Разработка урока по татарскому языку для 2 класса


Разработка открытого урока по татарскому языку на тему: "Җ хәрефе” Учитель татарского языка и литературы Садыртдинова Гульназ ИрековнаТема: Җ авазы һәм хәрефе. (2нче сыйныфның татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе) Максат: 1)Җ хәрефенең дөрес әйтелешенә һәм язылышына ирешү; 2)Фонематик ишетү сәләтен,сөйләм сәнгатьлелеген үстерү; 3)Игътибарлылык,табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Җиһазлау: Җ хәрефе таблицасы,”Җәй” картинасы ,курчак,уен моментлары,табышмаклар,шигырьләр,тизәйткечләр,мәкальләр. Дәрес барышы 1.Дәресне оештыру -Исәнмесез,укучылар!Бүген бездә кунаклар бар.Без килгән кунакларга үзебезнең осталыгыбызны күрсәтербез.Дәрестә уйнарбыз,уйларбыз,күңелле әдипле итеп сөйләшербез.Менә шушы зур эшләрне башкару өчен бүген безгә тагын да активрак,тәртиплерәк булырга кирәк булачак. 2.Фонетик зарядка. -Укучылар,әйдәгез әле,(дәресне башлагач) Яңа темага керешкәнче,фонетик зарядка ясап алыйк.Укучылар,тактада бирелгән сүзләрне хор белән дөрес итеп укып чыгарга кирәк(слайд) Карга кыш агач Гөмбә кәбестә гүзәл Дөге кош яңгыр -Молодцы,авазларны дөрес итеп әйтеп сүзләрне укып чыктык. -Укучылар,әйдәгез әле,телдән генә сүзләрне тәрҗемә итик.(слайд шоу) һәр сүз аерым ачылып бара Карга -ворона Гөмбә -грибы Дөге -рис Кыш -зима Кәбестә - капуста Кош -птица Агач - дерево Гүзәл - красивый Яңгыр - дождь -Молодцы,бик яхшы итеп җавап бирдегез. 3.Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне камилләштерү. -Укучылар,яхшы гына итеп фонетик зарядканы уздырып алдык.Ә хәзер бераз ял итеп алыйк.Безнең ялыбыз пассив түгел,ә актив булачак.Шуның өчен мин сезгә табышмаклар тәкъдим итәчәкмен,сез аларның җавапларын табарга тиеш булачаксыз. 1*Мәскәүдә бер дә юк Казанда икәү. 2*Казанның уртасында ни бар? 3*Җирнең уртасында ни бар? 4*Безнең хокукларыбызны Шулкадәрле кысканнар, Беренче иҗектә генә Язылырга гына кушканнар. (ө,о) 5*Алфавитта алты хәреф Иң дуслар һәм туганнар. Татар сүзләрендә генә Кулланыла торганнар. (ө,ң,һ,җ,ү,ә) -Молодцы,укучылар.Ә хәзер карыйк әле тактада бер нинди хәрефләрне язып алдык.Укып чыгыйк әле. Ә А О Ө Ң Һ -Молодцы. -УКучылар,әйдәгез әле, Ә,А,О,Ө,Ү нинди авазлар?(сузык авазлар)
-Сузык авазлар безнең нинди төркемнәргә бүленә?(калын –нечкә)
-Калын сузык авазларны санап чыгыйк әле: а,у,о,ы.
-Нечкә сузык авазларны да искә төшерик инде.Аларга ниндиләр керә:ү,и,ө,ә,э.
-Яхшы,бик яхшы укучылар. -Тактада нинди хәрефләр игътибарсыз калды,кайсыларын без карамадык,укучылар? Ң,Һ,Җ -Болар нинди авазлар?(тартык) -Тартыклар үзләре нинди авазларга бүленәләр?
-Укучылар,Җ, Ң нинди авазлар?(яңгырау)
Һ- саңгырау тартык аваз. -Яхшы,молодцы! 4.Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру. -Балалар,без бүген Җ авазы һәм хәрефе белән танышабыз,дөрес язырга һәм укырга өйрәнәбез. -Балалар,менә безгә Җәмилә күчтәнәч итеп җиләк калдырып киткән.Каян алган соң ул җиләкне?Тышта елның кайсы вакыты?(көз) -Әйе,көз көне җиләкләр юк. -Ә кайчан соң урманнарга барып чиләкләрне тутырып җиләк җыеп кайтабыз?(җәй) -Бик дөрес,укучылар. -Укучылар,әйдәгез тактадагы рәсемгә карыйк Сорауларга җавап бирү,әңгәмә кору: 1.Рәсемдә елның кайсы вакыты сурәтләнгән? 2.Табигать нинди? 3.Нинди агачлар сурәтләнгән? 4.Сез нинди үсемлекләрне беләсез? 5.Малайлар нишлиләр? 6.Кызлар нишлиләр? 7.Җәй көне нинди кошлар тавышын ишетәбез без? 8.Рәсемдә тагын нәрсәләр күрсәтелгән? -Укучылар,ә хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм мин әйткәннәрне күз алдына китерегез. Җәй.Кояш кыздыра.Табигать йокысыннан уянып,яшел киемгә киенгән.Болын.Болында чәчәкләр үсә.Чәчәкләрне бөҗәкләр ярата.Бөҗәкләр "җ-җ-җ” дип җырлыйлар. -Укучылар,без дә бөҗәкләрнең җырларын җырлап карыйк әле.(җ-кабатлау). -Бөҗәкләр җырлаганда тел алга килә,ә тешләр ябыла.Тел күренми,аны тешләр каплый.Телне тешләр арасында хәрәкәтләндерәбез. -Балалар,Җ хәрефенә башланган яки ул кергән сүзләрне беләсезме?(сүзләр әйттерелә) -Яхшы,молодцы! -Укучылар,әйдәгез без сезнең белән дәфтәрләрне ачыйк та,бүгенге числоны язып куйыйк.Языйк теманы”Җ хәрефе”.Шулай ук матур язу күнекмәләре өчен Җ,җ хәрефләрен языйк. 5.Физкультминутка.Җә-җә-җә-җә! Бакчада йори кәҗә! Җә-җә-җә-җә! Кәбестә ашый кәҗә!
Җи-җи-җи-җи! Кызарып пеште җиләк! Җи-җи-җи-җи! Җый син аны бер чиләк!
Җы-җы-җы-җы! Җәйге көн бигрәк җылы! Җы-җы-җы-җы! Бу сандугач җыры! 4.Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту. -Балалар,әйдәгез әле,Җәмилә җиләк җыйган урман аланына барыйк.Ул җиләкне кайдан җыйган дидек әле?(урманнан) -Киттек,Җәмиләнең юлы буйлап сәяхәткә!!! -Укучылар,аңа беренче карама агачы очраган.Агач куышында ниндидер бирем бар,әйдәгез укыйк әле. 1* "Җ” хәрефеннән башланган сүзләрне табу. -Киемнең бер өлеше (җиң) -Көйгә салынган шигырь(җыр) -Атнаның бишенче көне (җомга) -Кошларга җим салу урыны (җимлек) Урманда күл очраган.Биремне үтәмичә күл аша чыга алмыйбыз. 1*Җөмләләрдә төшеп калган хәрефләрне кую. Казан шәһәре зоопаркында ...ираф яши. ...әмилә бер ...иләк ...иләк ...ыйды.Урамда ...ылы ...ил исә. ...иләк ...әе тәмле була. -Молодцы,укучылар!Менә без җиләкле аланга килеп җиттек.Матур мы соң алан? -Җәй фасылын сагынып алдыгызмы? -Яхшы -Укучылар,экранда бер төзелмә бирелгән?Укып чыгыгыз . Бу нәрсә? (мәкаль) Җәй эшләсән,кыш ашарсың? -Мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? 6.Йомгаклау -Укучылар,без бүген дәрестә нинди хәрефне әйтергә һәм язырга өйрәндек?(Җ) - Җ яңгыраумы - саңгыраумы? -Рус телендә бу хәреф бармы? 7.Өй эше бирү 133нче күнегү 8.Укучыларның белемнәрен бәяләү. -Укучылар,бүген дәрестә бик актив катнаштыгыз.Молодцы!Барыгызга да яхшы билгеләр булыр.Дәрес тәмам,чыгарга мөмкин.Саубулыгыз!