Открытый урок по татарскому языку Авылда кунакта


1 сыйныф рус группасында сингапур буенча үткәрелгән дәрес планы.
Укытучы: Ибрагимова Венера Аграфовна.
Тема : Авылда кунакта
Максат: 1) Йорт хайваннары темасы буенча укучыларның белемнәрен камилләштерү.
2)Йорт хайваннары турында җөмләләр төзеп сөйләтү.
3)Укучыларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.
4) Логик фикерләү сәләтен үстерү.
Дәрес тибы: Белемнәрне камилләштерү.
Материаллар: Дәреслек К.С.Фатхуллова, проектор, карточкалар,төсле рәсемнәр.
Дәрес планы:
1.Оештыру өлеше.
2.Актуальлләштерү.
3.Төп өлеш.
1) Әңгәмә.
2) “Куиз-куиз-тренд” структурасы.
3) Физкультминутка
4) « Джот-тотс» стуктурасы.
5) “ Тик-тэк-тоу” структурасы.
6) ”Раунд-робин” структурасы.
3. Йомгаклау
Рефлексия.
Дәрес барышы:
1.Оештыру өлеше.
-Исәнмесез балалар! Хәерле көн! Бүген безнең дәресебездә кунаклар.әйдәгез алар белән дә исәнләшик.
Дәресебезне фонетик зарядкадан башлыйк.
Җә-җә-җә – бу кәҗә,
Зау-зау-зау- бу бозау
Рык-рык рык бу сарык,
Чән-чән-чән- бу печән,
Рәм-рәм –рәм- бу чирәм.
2.Актуальләштерү.
Кереш әңгәмә. (1 слайд)
-Укучылар без кайда яшибез?
-Бу нәрсә?
-Бу шәһәр.
-Шәһәр нинди?
-Шәһәр зур,матур.
-Шәһәрдә нәрсәләр бар?
-Шәһәрдә машиналар, йортлар,музейлар, театрлар, кибетләр бар.(2 слайд)
-Ә сез нинди кибетләрне беләсез?
-Киемнәр кибете, уенчыклар кибете, ашамлыклар кибете.
-Укучылар,карагыз әле, бу әйберләрне кайсы кибетләрдән алалар.
( Рәсемнәр күрсәтелә . 3 слайд)
Балаларга кибет исемнәре таратыла . Алар бирелгән рәсемнәрне туры килгән кибеткә куялар.
-Ә хәзер шушы сүзләр белән җөмләләр төзибез һәм җилкә парлары белән җавапларны бүлешәбез.
-Балалар ,ә сөт ашамлыклар кибетенә кайдан килә соң?
-Авылдан.
-Ә хәзер бергәләп авылга кунакка барыйк.(4 слайд.Мультфильмнан өзек
“ Простоквашино”
3. Төп өлеш.
1.Әңгәмә.
- Менә без авылда.(5 слайд)
-Балалар авыл нинди?
-Сезнең авылда булганыгыз бармы?
-Ә сез нинди йорт хайваннарын беләсез? ( 6,7,8 слайд)
-Без сезнең белән дәрестә нәрсә турында сөйләшербез соң?
Әйдәгез йорт хайваннары турында белемнәрне ныгытыйк. Слайдларга карыйбыз һәм сорауларга җавап бирәбез.
-Бу нәрсә?
-Ул нинди төстә?
- Ул нәрсә ярата?
- Сыер нәрсә бирә?
( Шундый сораулар бозау, сарык,ат, колын,кәҗә,дуңгыз,эт, песи рәсемнәрен карагач бирелә)
Балалар кәҗә, песи турында шигырҗьсөйлиләр.
2. “Куиз-куиз-тренд” структурасы. Бер–берсенә хайван рәсемнәрен күрсәтеп сорау бирәләр. Дөрес җавап булса партнёрны мактыйлар.
Физкультминутка
«Микс –фриз-груп» структурасы.
Музыка уйный. Музыка туктагач ,балалар катып калалар.Укытучы сорау бирә,ә балалар җавап буенча парлашалар. Мәсәлән: Әбинең песие,сарыгы,эте,сыеры бар. Җөмләдә ничә хайван исеме ишеттегез? (4)
Балалар 4әр кеше булып парлашалар.
4. « Джот-тотс» стуктурасы.
Өстәлдә 9 карточка. Балалар түгәрәк буенча хайван исемнәрен язалар. Язганда һәрберсе әйткән сүзен пышылддап әйтә.
5. “ Тик-тэк-тоу” структурасы.
Шушу язылган сүзләрне 3 нче номерлы катнашучы 3Х3 формасында тезә.
Балалар диагональ яки вертикаль буенча җөмләләр төзиләр. Төзелгән җөмләләрне җилкә парлары белән әйтешәләр.
6.”Раунд-робин” структурасы.
Балар группаларда эшлиләр. Өстәлдә сүзләр язылган карточкалар. Алардан җөмлә төзергә кирәк.
1 номерлы укучы –сүзләрне укый.
2 номерлы укучы- сүзләрне тәрҗемә итә.
3 номерлы укучы- җөмлә төзи.
4 номерлы укучы- җөмләне тәрҗемә итә.
-Балалар бер-берегезне мактагыз.
Килеп чыкккан җөмләләр:
Әби авылда яши.
Бу ак кәҗә..
Сыер сөт бирә.
Сарык йон бирә.
5.Ситуатив күнегүләр эшләү.
3.Йомгаклау.
Рефлексия.
-Балалар бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
-Нинди йорт хайваннарын беләбез?
-Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?
Белемнәргә үзбәя бирү .(Бала лар смайликлар күтәрәләр)