Музыкально — литературное мероприятие Безне? к??елл?рд? син, Тукай!


Безнең күңелләрдә син, Тукай!
          (Әдәби-музыкаль кичә)
 Максат: Тукай иҗаты буенча мәгълүмат бирү; сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен, артистлык сәләтен, сөйләм телен үстерү; Тукай шәхесе белән горурлану; туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
 Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Габдулла Тукай портреты, китаплар күргәзмәсе, Тукайга багышлап язылган сүзләр.
Әкрен генә “Туган тел” көе яңгырый.
Алып баручылар чыга.
1 алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Бүген без бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнненә багышланган “ Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичәгә җыелдык. Моннан 130 ел элек, 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә дөньяга килеп, 103 ел элек, ягъни 1913 нче елның 15 апрель иртәсендә дөньядан китеп тә барган Тукай бүген дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда.
2 алып баручы. Тормышта бик күп авырлыклар, югалтулар күргән ул. Бик яшьли ятим калган. Аның балачагы да төрле кешеләр кулында үтә. Ләкин зур сәләте, тырышлыгы нәтиҗәсендә халкыбызның иң зур, иң бөек шагыйре, язучысы, журналисты һәм тәнкыйтьчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Ә хәзер Габдулла Тукайның тормыш юлына багышланган презентациясия карап үтик.
(1 слайд) Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай;
Шаулы язның сүнмәс тугаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
(2 слайд)Тукай портреты.
(3 слайд) Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы , Мәмдүдә - Габдулланың анасы.
(4 слайд) Кечкенә Тукай дүрт айда әтисез, дүрт яшьтә әнисез кала. Ятимлек ачысын бик иртә татый.
(5 слайд)Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре шунда үтә.
(6 слайд) Кечкенә Габдулланы бервакыт Өчиледән Казанга алып киләләр дә Печән базарында берәр кешегә асрамага бирмәкче булалар. Яңа Бистәдә яшәүче Мөхәммәтвәли белән Газизә апаның балалары юк икән: ятим Габдулланы алар уллыкка алалар.
(7 слайд) Ләкин бу бәхет озакка бармый: Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа икесе берьюлы авырый башлыйлар. Малай яңадан Өчилегә кайтарыла. 1892 елның җәендә Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абзый аны үзенә уллыкка ала.
(8 слайд) Кырлай авылы. Сәгъди абзый йорты. Хәзер анда Тукай музее – йорты.
(9 слайд) 1894 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар Госманов янына күчеп килә һәм Почталинин урамы, 66нчы йортта яши башлый.
(10 слайд) Җизнәсе Тукайны «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле була. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.
(11 слайд). 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Ул үлемсез әсәрләренең күбесен шушында яза; профессиональ революционерлар даирәсенә керә; татар культурасының революцион-демократик канатын җитәкләүгә алына. Шагыйрьнең сугышчан шигърияте һәм иҗтимагый, әдәби процессларның иң четерекле проблемаларына багышланган публицистик чыгышлары әдәби-мәдәни хәрәкәтнең төп юнәлешен билгеләүче көчкә әверелә. Тукай Казанга килүгә «Әл-ислах» газетасында, «Яшен» журналында актив катнаша башлый. Казанда Тукайның энергиясе яңа, киң мәйдан сорый. 1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г.Коләхмәтов, Ф.Әмирхан, Ф.Агеев, С.Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 
(12 слайд)Кулъязма “Әлгасрелҗәдид” журналының тышлык бите. Бу журналны мәдрәсәдә укыган вакытта Габдулла иптәшләре белән чыгарган. Журналның һәр бите Габдулланың үз кулы белән язылган.
Тукайның журналистик эшчәнлеге Камил Мотыйгый белән бергә башлана. 1906 – 1907 елларда Мотыйгый “Фикер” газетасын һәм “Әлгасрелҗәдид”, “Уклар” журналларын чыгара. Тукай дусты Камил Мотыйгый белән Уральскида.
(13 слайд)1907 елда Г. Тукай Казанга кайткач, үз фатиры булмаганга күрә, ул “Болгар” һәм “Амур” кебек кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтләнеп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган.
(14 слайд)
(15 слайд)Габдулла Тукай. 1912 елгы фоторәсем. Бу вакытта инде Тукай халык тарафыннан танылган шагыйрь һәм публицист. Аның егерме бишләп китабы чыккан, аның әсәрләре матбугатта даими рәвештә чыгып тора, ул һәрвакыт халык игътибарында.
(16 слайд) Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры.  1907 елның көзеннән Тукайның — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.   Шул чорда Тукай белән Ф.Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур рольне, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фатих Әмирхан уйнаган.
(17 слайд )Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын ярата, аларны хәтеренә сеңдерә, язып бара.1910 елда ул “Шүрәле” псевдонимы белән “Халык моңнары” исемендә татар халык җырлары җыентыгын бастыра. Анда 28 җыр язылган )
(18 слайд)1909 елда Тукай үзенең үткән балачагы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повесть яза.
Шагыйрь исән вакытта ук басылып чыккан повестьның беренче битләре
.
(19 слайд)Соңгы сулыш
Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы булды. Шагыйрь  иҗтимагый  прогресска  хезмәт  итүне  үзенең  гражданлык бурычы итеп санады; кыска гына гомер юлында күпкырлы иҗаты белән татар культурасы тарихында яңа эпоха ачты.
(20 слайд)Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай
1913 елның 15 (2) апрелендә кичке 8 сәгать 15 минутта күзләрен мәңгегә йома .
(21 слайд)Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагырьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр.
1 алып баручы.Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык-шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр калдырган. Бигрәк тә аның«Су анасы»,«Шүрәле»”,“Кәҗә белән сарык”әкиятләре,“Карлыгач”,“Кошчык”,“Фатыйма белән сандугач”,”Эш беткәч, уйнарга ярый”,”Бала белән күбәләк”, “Туган авыл”, “Гали белән Кәҗә”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләре киләчәк буынга мирас булып калган.
2 алып баручы.  Еллар үткән, ара ерагайган саен Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала.Төптән уйлап карасаң, без чыннан да гомер буе Габдулла Тукай белән бергә яшибез. Җаныбыз аның шигырьләреннән, ул тудырган гаҗәеп дөньядан аерыла алмый. Аның туган көне көнне, әйдәгез, бәләкәй Апуш артыннан йөрик, олы шагыйрьгә ияреп шигърият дөньясына үтик , Г.Тукай шигырьләрен искә төшереп китик әле.
6 сыйныф укучысы Абзалова Аилия башкаруында “Кызыклы шәкерт “ шигыре.(инглиз телендә)
1 алып баручы. Шагырьнең күп әсәрләре  туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый. (”Туган авыл” шигыре укыла.)
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. – ди Тукай Туган авылы” шигырендә.
2 алып баручы.Тукай балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели, аның гүзәл шигырьләре балаларны батыр, кыю, тугрылыклы булырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга чакыралар.
11 сыйныф укучысы Кавыева Эльвина башкаруында шигырь “ Эш беткәч уйнарга ярый”)
2 алып баручы: Әкиятләрдәге Шүрәлеләр
Кырлаеңда яши бүген дә.
Шигырь чишмәләре җырга күчеп,
Яши сандугачлар телендә.
Ничә буын сине иң кадерле
Бер кешесе итеп сагына.
Син остаз да, мөгаллим дә булып,
Яшисең күк туган ягыңда.
Шигырь “Леший”. Исламгулова Диана башкара.
1 алып баручы
Су анасы, шүрәлеләр белән
          Әкият дөньясында югалдым.
          Укый-укый синең шигырьләрне
          Олы тормышка мин юл алдым.
2 алып баручы:. Иң матур җир кайда дисез,
           Билгеле Кырлай җире,
           Барча әкият геройлары           Кырлайда туган инде.
           Су анасы, шүрәлеләр
           Ел да җыела бире.
Ә хәзер сезнең алдыгызда “Шүрәле”әкиятеннән күренеш.
1алып баручы: “Балаларыбызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы нәрсәләр иснәргә ияләшсен”, - ди, Г.Тукай. Ул балалар өчен күпсанлы әсәрләр иҗат итә, җыентыклар бастырып чыгара. Менә хәзер берничәсен искә төшереп китик әле. Мин табышмаклар әйтәм, ә сез аларның кайсы әсәргә туры килгәнен әйтергә тиеш. Игътибар белән тыңлагыз:
1. Нәкъ кеше кебек үзе
Бар маңгаенда мөгезе.
“Былтыр кысты” дип кычкыра,
Туганнарын чакыра. (“Шүрәле әкияте”)
2.Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә.
Тоягы була ярык,
Исеме аның ... (“Кәҗә белән сарык”)
3.Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. (“Карлыгач” шигыре)
4.Кешенең якын дусты,
Йортның тугры сакчысы.
Аннан гел игелек көт,
Ә исеме ничек? (“Кызыклы шәкерт”)
5.Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәге.
Тоттырмый китә очып,
Я кала җирдә коелып. (“Бала белән күбәләк”)
2 алып баручы.Рәхмәт. Г.Тукай әсәрләрен яхшы беләсез икән.
 1 алып баручы.Тукай исән, Тукай йөрәкләрдә
           Аның шигырьләре дан алган.
           Шуңа күрә халкым күңелендә ул           Мәңгелек булып калган.
           Ярата сине халкым,Тукай,
           Һәм онытмас мәңгегә.
2 алып баручы. Халык моңы синең җырың булды,
          Халык күңеле –синең күңелең.
          Ил гомере, халык гомере кебек,
          Озын булыр, шагыйрь гомерең!
(“Туган тел” җыры башкарыла.)