“Тукай безне? к??елл?рд?” сценарий мероприятия для родителей воспитанников.


“Гомуми үсеш төрендәге 20 нче номерлы “Мозаика” балалар бакчасы”
муниципаль үзидарәле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Тукай безнең күңелләрдә”
Татар телле әти-әниләр белән бәйрәм кичәсе


Татар теле тәрбиячеләре
Сафина З.Г.
Нуриева К.М.
Музыка җитәкчесе
О.Н.Назарова
Апрель, 2015 ел
Әти – әниләр өчен бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм кичәсе.
Максат: Татар телле балаларны ана теленә өйрәтү буенча, балалар бакчасы һәм әти-әниләр белән бергәләп, ярдәмләшеп эшләүгә этәргеч бирү; әти – әниләрдә Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, үз халкың белән горурлану хисе, милли әдәбиятка, мәдәнияткә, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Алдан эшләнгән эш: Татар теле түгәрәгенә йөрүче балалар белән, Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкияте буенча спектакль әзерләү; Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча уен – эстафетага биремнәр.
Кирәкле җиһазлар: Спектакль өчен атрибутлар; әсәрләрдән өзекләр һәм аларга атрибутлар; чакыру билетлары, рефлексия кәгазьләре; җиңүчеләргә медальләр.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Габдулла Тукайның портреты, чәчәкләр. Ике якта Г. Тукайның иҗаты буенча үткәрелгән конкурста җиңүче балаларның рәсемнәре һәм эшләренең күргәзмәсе.
1 нче алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр! Сезнең барыгызга да хәерле, матур кич телибез! Без бүгенге кичәбезне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлыйбыз.
Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең – бөек – Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
2 нче алып баручы: Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта, Бөек шагыйребез Габдулла Тукай, 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә хәзерге Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа. Ләкин аның балачак шатлыгы озакка бармый, биш ай вакытта ук әтисе үлә, өч яшь тулгач әнисе дә үлеп китә. Балачак рәхәте дә күрмичә кулдан – кулга, берсеннән – берсенә кагылып – сугылып балачак еллары үтә.
Г. Тукай кыска гына гомере эчендә искеткеч әсәрләр язып калдырырга өлгерә, туган иленә, теленә, табигатенә дан җырлый. Шигырьләре аша шагыйрь үзенең милләткә тугрылыгын белдерә. Ничәмә - ничә буыннар Тукай әсәрләре аша тәрбияләнгән һәм бүгенге көндә дә тәрбияләнә. Бөек шагыйрьнең әкиятләрен безнең әби-бабайлар, әти-әниләр укыган, өйрәнгән, без укыдык һәм хәзер рәхәтләнеп безнең балаларыбыз, оныкларыбыз укый, өйрәнә.
1 нче алып баручы: Ә хәзер без Сезне “Театраль кунакханәгә” чакырабыз.
Татар теле буенча “Әкияттә кунакта” түгәрәгенә йөрүче балалар сезгә “Кәҗә белән Сарык” әкиятен тәкъдим итәләр.
“Кәҗә белән Сарык” әкияте.
Рольләрне башкардылар: Кәҗә – Диляра, Сарык – Вова, Ир – Владик, хатын – Алина, Бүреләр – Алмаз, Максим, Артур. Авторлар – Арина, Софья.
2 нче алып баручы: Хөрмәтле әти – әниләр, без сезне дә театраль кунакханәгә, бераз уйнап алырга чакырабыз.
Әйдәгез әле, алтышар кешедән торган ике төркемгә бүленик. Беренче өстәлдә Тукай әсәрләреннән атрибутлар, икенче өстәлдә әсәрләрдән өзекләр.
Беренче төркем Габдулла Тукайның әсәрләреннән өзек укый, ә икенче төркем шул өзеккә туры килгән атрибутны табып, уйнап күрсәтә.
“Әкият дөньясында” (әсәрләрдән өзекләр һәм аларга атрибутлар)
“Ах, уңмаган җүләр сарык ,надан сарык. Микикики – Микикики бүре башы бит унике”. “Кәҗә белән Сарык әкияте” (Кәҗә башлыгын киеп, уйнап күрсәтә)
Алтын тарак таптым, сусадым, ардым,мин бик озак чаптым. “Су анасы” (Түбәтәй, тарак) (Түбәтәйне киеп, таракны тотып, йөгерә.)
Исәнмесез дуслар, бүре әфәнделәр! “Кәҗә белән Сарык” әкияте
(Сарык башлыгын киеп, уйнап күрсәтә)
Ник газаплыйсың син мине, мин әле бик кечкенә, булыр миңа ике айлап , я өч кенә. “Кызыклы шәкерт” (Акбай, эт башлыгы киеп, уйный)
Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,- зурайгач җайсыз ул. “Кызыклы шәкерт” (Малай, түбәтәй киеп, уйный)
Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын? “Кәҗә белән Сарык” әкияте
( Бүре. Бүре башлыгын киеп, уйный)
Мин сине күргәч шатлыгымнан үкерәм. “Шүрәле” әкияте
(Шүрәле башлыгын киеп, уйный)
Кил әле, килче икәү уйныйк бераз кети – кети. “Шүрәле” әкияте
(Перчатка киеп, кети-кети уйный)
Әйтсәм әйтим чын атым Былтыр минем. “Шүрәле” әкияте
(Егет. Түбәтәй киеп, уйный)
И җүләр ! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел. “Шүрәле” әкияте
(Балта. Егет балта белән шыкылдый)
Качма – качма , тукта – тукта и карак , китер, ул минем алтын тарак.
“Су анасы” (Су анасы өчен парик киеп, йөгерә)
Туктагыз, мин тиз генә су алып килим. “Кәҗә белән Сарык” әкияте
( Бүре. Бүре башлыгын киеп, йөгерә – йөгерә кача)
1 нче алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләр, сезгә бераз ял итеп алырга тәкъдим итәбез.
Г. Тукай әсәрләренә бик күп көйләр язылган. Без сезне иҗат дөньясына күмелергә чакырабыз. Ольга Николаевна Г.Тукай әсәрләренә көй куя, игътибар белән тыңлыйбыз. Шушы көйне кабат тыңлаганда, көй буенча рәсем ясыйбыз.
Безгә өчәр кешедән торган ике төркем кирәк, әйдәгез әле, кем матур рәсем ясый белә, килегез өстәл янына. Көйне тыңлый – тыңлый рәсемгә төшерәбез. Менә булдырдыгыз да, беренче төркемнең рәсеме әзер! Сезгә бу көйнең нинди әсәргә туры килгәнен әйтергә һәм рәсем турында сөйләргә.
Беренче төркем: Бу Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте буенча яңгыраган көй. Безнең рәсемдә Шүрәле утын кисүче Егетне кети-кети уйнарга чакыра.
Икенче төркем: Безнең рәсемдә Шүрәле: “Былтыр кысты, коткарыгыз!”- дип акыра.
2 нче алып баручы: Менә булдырдыгыз! Нинди искиткеч рәсемнәр!
Бик тә дөрес бу көй Г. Тукайның “Шүрәле” әкияте буенча куелган балеттан.
Безнең музыка җитәкчебез Ольга Николаевна сезгә шушы көй турында бераз мәгълүмат бирер.
Музыка җитәкчесе: Балет Фарида Яруллина «Шурале» – первый татарский балет, гордость национальной музыки. Он создан в 1941 году за короткий срок молодым талантливым композитором на либретто Ахмеда Файзи по мотивам одноименной сказки Габдуллы Тукая. Балет завораживает яркостью музыкальных образов, оригинальностью и красочностью национального колорита. Премьера балета «Шурале» была приурочена к открытию Декады татарского искусства и литературы в Москве. Однако работа над постановкой была прервана из-за начавшейся Великой Отечественной войны. Композитора призвали в ряды Советской Армии. В 1943 году он погиб. Премьера балета состоялась в Казани только в 1945 году. В 1950 году балет с большим успехом был поставлен на сцене Ленинградского театра оперы и балета имени С.М.Кирова в оркестровой редакции В.Власова и В.Фере. В 1955 году была осуществлена новая постановка в Москве на сцене Большого театра, где партию главной героини исполнила Майя Плисецкая. Позднее она отмечала, что роль Сююмбике – одна из ее любимейших партий. Вскоре после премьеры в Москве балет «Шурале» начал свое триумфальное шествие по многим театральным сценам мира.
Шурале – это традиционный образ татарских народных сказок, леший, внешний вид которого напоминает причудливые лесные коряги и сучья, поэтому он воспринимается как порождение буйной народной фантазии.
Поэма – сказка классика татарской литературы Г. Тукая звучит как гимн родному краю, богатству и красоте его природы, поэтичности народной фантазии.
1 нче алып баручы: Ольга Николаевна, зур рәхмәт! Хөрмәтле әти-әниләр, әйдәгез әле балачагыбызга кайтыйк. Г. Тукай халык уеннарын уйнарга бик яраткан . Бүген без сезгә шундый уеннарның берсен “Миңлебай” уенын, бергәләп уйнарга тәкъдим итәбез. “Миңлебай” уенының тәртибе:
Түгәрәккә басабыз, уртада беребез Миңлебай була. Җыр җырлап әйләнәбез, уртадагы Миңлебай берәр төрле хәрәкәт ясый, без дә шуны кабатлыйбыз. Кем хәрәкәтне үти алмый, шул Миңлебай була, уен шулай дәвам итә.
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада, Миңлебай,
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.
Бер болай, бер болай,
Йә, кыланагыз шулай.
Бер болай, бер болай,
Моны эшләү бик уңай.
2 нче алып баручы: Арымадыгызмы әле? Сезгә тагын бер кызыклы уен-эстафета тәкъдим итәбез. Әйдәгез әле, бергәләп парлашып утырыйк. Безнең эстафета “Күп белүче” дип атала, эстафетаның темасы кем турында дип уйлыйсыз?
Әйе, Бөек язучыбыз Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты.
1. Габдуллы Тукайның туган авылы:
А.  Арча                                 В.  Кушлавыч
Б.  Кырлай                            Г.  Менгер
      2. Кечкенә Апушның әнисенең исеме:
А.  Бибинур                                В.   Газизә
Б.  Бибимәмдүдә                       Г.  Зәйтунә
      3.   Сагди абзый кайсы авылда яшәгән?
А.  Кушлавыч
Б.  Өчиле
В.  Кырлай
      4. Г. Тукай иҗатының төп темасы:
А.  Кызлар, мәхәббәт                            В.  Өйрәтү
Б.  Милләт һәм ирек                             Г.   Хатын-кыз иреге
      5.Габдулла Тукай  “Шүрәле” әкият – поэмасын ничәнче елда язган?
А.     1886.                                                         В.   1907.
Б.     1913                                                         Г.   1905
     7. Утын кисүче егет Кырлай урманында нинди урман куркынычын очраткан ?
А.  Су анасы                                       Б.  Шурәле
В.  Кыш бабай                                    Г.  Аждаха
    8. Егет бүрәнәгә Шүрәленең нәрсәсен кыстырган?
А.   койрык                        Г.   борын
Б.   аяк                            В.   бармаклар                     
9. Кырлай авылындагы күлдә кайсы әкият герое яши?
А.    Кар кызы                                                Б.   Русалка
В.    Су анасы                                                  Г.  Водяная
   10. Тукайның “Су анасы әкиятендәге малай нәрсә урлый?.
А.  карона                    Б.   тарак
В.   йөзек                      Г.  купальник                
  11.  Тукай кайсы рус язучыларының әсәрләрен татар теленә күчерергә яраткан?
А .  Пришвин, Чарушин, Паустовский, Бианки
Б.   Лермонтов, Пушкин,  Некрасов, Крылов
В.   Михалков,  Барто. Маршак
     13. Үзенең кыска гына гомерендә Тукай күп телләр өйрәнгән. Ул ничә тел белгән һәм ниндиләр?
А.   5 тел – татар, рус, гарәп, төрек, фарсы
Б.   4 тел – рус, немец, инглиз, француз
В.   5 тел– татар, рус, башкорт, немец,  казах
      14.  Тукай үзенең иҗатының иң матур чорында үлеп китә. Ул ничә ел яшәгән?
А.   40                                            Б.  18
В.   27                                             Г.   35
      15. Быел Г. Тукайның тууына ничә ел була?
А. 119 В.129
Б. 125 Г. 111
Менә булдырдыгыз!
Иң күп белүчеләр менә шундый медальләр белән бүләкләнә.
1 нче алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләр! Бөек шагыйребезне искә алып, татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын, бергәләп җырларга тәкъдим итәбез.
Г.Тукайның халык көенә язылган “Туган тел” җыры.
2 нче алып баручы: Менә безнең бөек шагыйребез, милләтебезнең , татар теленең бөек әдибе булган Габдулла Тукайга багышланган кичәбез ахырына якынлашты.
Шушы кичәгә карата булган мөнәсәбәтегезне белдерүче кечкенә генә рефлексия
үткәреп алыйк әле. Сезне, шушы матур кәгазьләргә, үзегезнең бер-берегезгә булган теләкләрегезне һәм бүгенге кичәдәге иң якты мизгелне, Тукайның иң яраткан әсәрен, оештыручыларга булган тәкъдимнәрегезне язуыгызны сорыйбыз.
Сөекле шагыйребез, Тукай абыебызның туган көненә багышланган кичәбезгә килүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә.
Апрель кичләре, кошлар авазы, беренче умырзая чәчкәләре, юмарт кояш нурлары сезгә бары тик бәхет-шатлык кына алып килсен!
Көннәр үтә, еллар үтә,
Бик тиз генә гомер уза.
Ә шулай да  йөрәкләрдә
Тукай  исеме мәңге кала.