Внеклассное мероприятие Что? Где? Когда?


Нәрсә? Кайда? Кайчан?
(Математикадан класстан тыш чара)
Максатлар: 1) укучыларның белемнәрен киңәйтү, кызыксыну булдыру;
2) команда белән эшләргә өйрәтү;
3) дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: әйләнә секторларга бүленгән, песоклы сәгать, 10 карточка.
Уен барышы.
Бүген бездә белгечләр тир түгеп көч сынаша.
Сигез, тугыз һәм уннар зирәклектә ярыша.
Кемдер җиңә, кем җиңел: ярыш шулай була гел.
Җиңү яулау җиңел түгел, ә син җиңелә дә бел.
(Көй яңгырый)
Хәерле көн укучылар, килгән кунаклар. Сезне барыгызны да үзебезнең интеллектуаль клубта – Белгечләр клубында булуыгыз белән сәламлим (укучылар белән таныштыру).
Ә хәзер мин сезне уенның кагыйдәләре белән таныштырам.
Уен 10 раундтан тора.
Һәр раундта белгечләргә сорау бирелә.
Бер минут уйлаганнан соң капитан җавап бирүчене әйтә.
Әгәр җавап әзерлексез, шунда ук бирелсә,1 минут вакыт сезнең файдага кала һәм теләсә кайсы раундта ала аласыз.
Дөрес җавап бирелсә, 1 очко бирелә.
Ике музыкаль тәнәфес ала аласыз.
Сектор №1.
Сезнең белән күрше авыл математика укытучысы Анвара Габбасовна уйный. “Хөрмәтле белгечләр, бөтенебез дә беләбез мең меңең миллион булуын. Ә менә алга таба зуррак разрядларны беләсезме икән? Мең миллион – биллион, мең биллион – триллион, алга таба квадрилион, квинтилион һ.б.
Игътибар, сорау!
Бу саннардагы “би”, “три”, “квадра”, “квинта” теркәгечләре нәрсәне аңлата?
Сектор №2.
Сезнең белән Нурвахит авылы кибетчесе Миләүшә апагыз уйный.
“Бервакыт малай кибеттән 6 перо, 30 тиеннән берничә дәфтәр, 3 карандаш сатып ала. Кибетче 2 сум 20 тиенлек чек бирә. “Сез ялгыштыгыз” – ди малай, чекка карау белән. Исәпләп тә тормыйча хата табуына кибетченең исе китә. Яңадан тикшергәннән соң малайның хак булуы беленә.
Сорау: “Малай ничек уйлап белгән?”
Сектор №3.
Сезнең белән авылыбызның өлкән укытучысы Фазлыев Рифкатъ Закиевич уйный. “Авырлыгы 1 кг булган каргага Аллаһе Тәгаләсе бер кисәк сыр җибәрә. Карга агач ботагында утыра. Карга һәм сыр авырлыгы агач ботагын сыгылдыра. Сыр капкан карга сыгылган ботакның тәэсир итүче эластиклык (сыгылучанлык) көче 10,8 Н га тигез.
Сорау: “Хәйләкәр, әмма физика һәм математика белемнәрен белүче төлке, бу тәмле сырның массасын исәпләп чыгара аламы?”
(Музыкаль тәнәфес).
Сектор №4.
Хөрмәтле белгечләр! Сезгә 1 минутта өч сорауга җавап бирергә кирәк. Һәр сорауга 20 секунд вакыт бирелә. Әгәр өчесенә дә дөрес җавап бирсәгез, 1 очко санала.
Мин санаган сүзләр арасында кайсы артык: тизлек, вакыт, юл, мәйдан, метр, секунд?
Уникенче ай бездә “декабрь” дип атала. Бу грек сүзеннән “дека” – десять, ун дигәнне аңлата. Бу туры килмәүчелекне ничек аңлатырга?
Барыбыз да беләбез: 22=4, 32=9, 42=16, ә почмак квадратта нәрсәгә тигез?
Сектор №5.
Бу сорауны сезгә үзебезнең ашханәдә эшләүче пешекчеләребез бирде. Шушы сорауны безгә чишсәгез иде. Табада бер үк вакытта 2 кәтлит кыздырып була. Һәр кәтлитне ике яклап һәм һәр ягын 2 шәр минут кыздырырга кирәк.
Сорау: “3 кәтлитне нинди иң кыска вакыт эчендә кыздырып була?”
Сектор №6 (супер-блиц).
Бер раундта минем белән бары тик бер генә уенчы калырга тиеш. Һәр өч сорауга да җавап бирергә тиеш.
2 м иңе, 2 м буе, 2 м биеклеге булган чокырда күпме җир бар?
Нәрсә елга дүрт тапкыр киемен алыштыра?
Әтәч бер аягында басып торганда 2 кг, әгәр ул 2 аягына да басса, күпме авырлыкта булыр?
Сектор №7.
Игътибар! Кара тартма! Бу тартмада ятучы әйберне дөньяда беренче булып пила һәм гончар түгәрәген уйлап чыгаручы бик талантлы егет уйлап тапкан. Археологлар бронзадан төзелгән мондый әйберләрне Помпей җимерекләре астыннан да тапканнар. Безнең илдә ул Түбән Новгород өлкәсендә барган археологик эзләнүләр вакытында да тапканнар. Борынгы Грециядә мондый предметны куллана белү, аның ярдәмендә мәсьәләләр чишү зур гыйлемлелекне белдергән. Бу предмет төзелеш эшләрендә алыштыргысыз. Күп гасырлар буена да аның конструкциясе үзгәрмәгән. Хәзерге вакытта ул предметны һәр өлкән класс укучысы куллана белә. Бу кара тартмада нәрсә ята?
(Музыкаль тәнәфес).
Сектор №8.
Сезнең белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Хәсбиевна уйный. “Һәрберебез С. Хәкимнең “Тегермән стенасындагы язулар” шигырен укыганыгыз бар.
Кадаклап һәм потлап үлчәнгән...
Бик сирәк чалына цетнерлар.
Авылның монда үз моңнары,
Юк, туган, юк монда чит җырлар.
Сорау: “Шагыйрь нинди үлчәү берәмлекләре кулланган һәм алар нәрсәне аңлата?”
Сектор №9.
Сезнең белән электрик Марат абыегыз уйный. “ 10 м лы баганага әкәм – төкәм менә. Көндез ул 5 м менә, ә төнлә 4 м га төшә.”
Сорау: “Ничә көннән әкәм- төкәм багана башына менеп җитәр?”
Сектор №10.
Соңгы раундта сезнең белән мин үзем уйныйм. “Борынгы грек галиме, б.э.к. 287 елда Сицилия утравының Сиракуза шәһәрендә туа. Математика, астрономия, физика белән шөгыльләнә. Аның турында бик күп легендалар йөри. Мәсәлән, ул урамга “Эврика” диеп чабып чыга. Чыннан да ул вакытта физикадан бик әһәмиятле закон ачкан була. Ул 22\7 вакланмасы белән П га якын сан тапкан. Ул Сиракуза шәһәре басып алганда б.э.к. 212 елда үлә.
Сорау: “Сүз кайсы бөек галим турында бара?”
Шуның белән уеныбыз тәмам. Сезне җиңүегез белән (уен бетү белән) тәбрик итәм. Яңа очрашуларга кадәр.