Фигыль темасына тест (4 нче сыйныфны? татар т?ркеме ?чен)


Фигыль темасына тест (4 нче сыйныф, татар төркеме)
А 1. Сүз төркеме – фигыльгә туры килгән дөрес җавапны табыгыз:
Предметның билгесен белдерә.
Предметны һәм затны белдерә.
Предметның эшен, хәрәкәтен белдерә.
Предметның санын, исәбен белдерә.
А 2. Черки безелди, чыпчык чыркылдый. Ә карга нишли?
сайрый;
каңгылдый;
кыткылдый;
каркылдый.
А 3. Боерык фигыльләр булган рәтне табыгыз:
Уйна, сөйлә, җырлама.
Очам, көлегез, буранлый.
Бардым, яздык, барыгыз.
Сөйлә, саныйлар, куркам.
А 4. Кайсы фигыльнең басымын үзгәрткәч исем барлыкка килә:
барма;
җәймә;
килмә;
китмә.
А 5. Фигыльнең юклык формасы кушымчалары булган рәтне табыгыз:
-гач, -гәч, -кач, -кәч;
-мый, -ми, -ма, -мә;
-ды, -де, -ты, -те;
-ган, -гән, -кан, -кән;
А 6. Хәзерге заман хикәя фигыльнең кушымчалары:
-ган, -гән, -кан, -кән;
-а, -ә, -ый, -и;
–ды, -де, -ты, -те;
–ачак, -әчәк, -ячак, ячәк.
А 7. Үткән заман хикәя фигыльләр булган рәтне табыгыз:
Эреде, йөгерде, түгелгән.
Бозлана, карланган, язачак.
Йөзәр, туктадым, китәчәк.
Укый, тикшерәм, тәрбияләнгән.
А 8. Киләчәк заман хикәя фигыльнең кушымчалары:
-ган, -гән, -кан, -кән;
-а, -ә, -ый, -и;
-ды, -де, -ты, -те;
А 7. Үткән заман хикәя фигыльләр булган рәтне табыгыз:
Эреде, йөгерде, түгелгән.
Бозлана, карланган, язачак.
Йөзәр, туктадым, китәчәк.
Укый, тикшерәм, тәрбияләнгән.
А 8. Киләчәк заман хикәя фигыльнең кушымчалары:
-ган, -гән, -кан, -кән;
-а, -ә, -ый, -и;
-ды, -де, -ты, -те;
-ачак, -әчәк, -ячак, ячәк.
А 9. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс ... Күпнокталар урынына кайсы сүзне язу уңышлы булыр?
куя;
китә;
куна;
оча.
А 10. Төшеп калган сүзне табыгыз:
“Фигыльләр ... белән төрләнмиләр”.
зат-сан;
заман;
барлык-юклык;
килеш.
В 1. Кем эшләми, шул ашамый. Фигыльләрне табып, морфологик анализ ясагыз.
В 2. Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез:
Эшлә, укы, кайт.
В 3. Җөмләләрне дөресләп языгыз:
1.Илдар мәктәп бара. 2.Сания биш китаплар, ун дәфтәрләр сатып алды. 3.Яз көне кошлар җылы як кайта. 4. Укытучы дәфтәр тикшерә. 5.Син кая яшисең? 6.Син кайда бара? 7.Син ничәнче сыйныф укыйсың?