Татар теле 4 сыйныф д?рес эшк?ртм?се Сыйфат


Тема: Сыйфат.Кабатлау.
Максат: 1.белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу;
2. укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
3. каллиграфия өстендә эшләү;
4. информацион технология кулланып, балалар белән интерактив тактада эшләргә өйрәнү;
Җиһазлау: “Сыйфат” моделе өчен слайдлар, индивидуаль карточкалар, тест, интерактив такта,плакат
Материал: Татар теле,И.Х.Мияссарова ,К.Ф.Файзрахманова 4 класс, “
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
– Хәерле көн, балалар! -- Хәерле көн!
-- Хәерле көн, миңа! Хәерле көн, сиңа! Хәерле көн, барыбызга да!
Матур язу күнегүе. ( 2 җөмлә әйтеп яздыру, ия һәм хәбәрен табу)
Тиздән ямьле яз җитәр. Җылы яклардан кошлар кайтыр.
Дивергентное ,конвергентное мышление Нэрсэ ул ия,хэбэр? Ни очен баш кисэклэр дип атыйбыз?
3) Дәреснең темасын ачыйк. Ачкычы: татар телендә генә очрый торган хәрефләр. ( әсөыүйҗфңаһт.) сыйфат (Рефрейминг )
II. Материалны хәтердә яңарту.
1) ( санамыш әйтәм, саныйм)-- Син – ак куян, -- Мин – күк куян,
Йомшак куян, Йөгерек куян;
Әбәк, әбәк! Әбәк, әбәк!
Син кач, куян! Син тот, куян!-- Санамыш нәрсә турында? ( куян )
-- Нинди куян турында? ( ак, йомшак, күк, йөгерек )
Лестница абстракции Ни очен сыйфатлар кулланабыз?Сыйфатлар булмаса безнен жомлэбез,сойлэмебез ничек булыр иде?,
1 нче слайд . “Сыйфат” моделе.
-- Нинди сүзләрне сыйфат дибез?
( предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә, җөмләдә иярчен кисәк һәм хәбәр була, төрле дәрәҗәдә килә, сөйләмне матурлый )
Язылган җөмләләрдә сыйфатларны табу. (ямьле, җылы)
III. Сыйфат темасы буенча белемнәрнең үзләштерелүен тикшерү.
1) 2 нче слайд. -- Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә? Финкин Мэпс
Карта- шар
( төс, тәм, форма, характер, вакыт, табигать күренешләре )2) Карточкалар белән мөстәкыйль эш.
... яфрак. ... юл.
... бүре. ... лимон.
... яңгыр. ... көн.
( предметның тиешле билгеләрен куеп язу )Нәтиҗә: Сыйфат предметның төсен, тәмен, формасын, характерын, вакытын, табигать күренешләренең билгеләрен белдерә) --Балалар, Безнең иң кадерле кешеләребез кемнәр? (җаваплар) Әйе, алар безнең өчен барысын да эшләргә әзер. Әниләребез безнең турыда һәрвакыт кайгырталар. Без аларны хөрмәт итәргә, сүзләрен тыңларга тиеш.
-- Ә хәзер игътибар һәм хәтер өчен бирем эшләп алыйк. (шигырь 1 кат укыла, балалар дәфтәрләрдә искә төшереп язалар, такта янында сыйфатларны табып сызалар)
Төркемнәрдә эш. ( шигырь тактада тулысынча язылган, карточкаларда сыйфатлар төшерелеп калдырылган )
1 төркемгә бирем: сыйфатларны табып сызарга.2 төркемгә бирем: шигырьне тулыландырып язарга.
Әнием минем матур, Мин елышам әнигә,
Күзләре якты, көләч. Әни миңа елыша.
Шундый күңелле була, Битләре аның кайнар,
Ул өйгә кайтып кергәч. Ә куллары йом-йомшак.
( тактадагы һәм дәфтәрләрдәге эшләр тикшерелә )Нәтиҗә: Сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җавап булып килә.
3 нче слайд.
-- Сыйфат нинди дәрәҗәләрдә килә? Финкин Мэпс Сыйфат
Карта дерево (Гади Чагыштыру Артыклык Кимлек)- мисаллар язарга сыйфатларны төрле дәрәҗәдә куеп язарга.
Гади Чагыштыру Артыклык Кимлекавыр яшел биек гадидөрес
сарыНинди сыйфатлар була? Асыл Нисби (карта дерево)
ФИЗКУЛЬТМИНУТ ( Чоп чилли чоп)
4 нче слайд. “Артыгын әйт” уеныа) 1. матуррак б) 1. карт в) 1. аксыл
2. тазарак 2. яп-яшь 2. иң эшчән
3. алсу 3. чип-чиста 3. зәңгәрсу
4. яхшырак 4. йом-йомшак 4. Әчкелтем
Нәтиҗә: Сыйфатлар гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләрендә килә. Асыл ,нисби була.
5 нче слайд.
1) -- Сыйфат җөмләдә нинди кисәк булып килә?
Әнием мине җылы кочагына алды. Аның куллары йом-йомшак.
( баш кисәкләрне табарга, сыйфатны табарга; кайсы сүз төркемен ачыклый?)
Нәтиҗә: Сыйфат җөмләдә хәбәр һәм иярчен кисәк ( 5 класста аергыч) булып килә.
IV. Рефлексия
2) Тест эшләү. Тактадагы плакат белән тикшерү.
V. Өй эше: 19 нчы кунегу телдэн VI. Билгеләр кую. Йомгаклау.