Башлангыч сыйныф укучыларыны? белем ??м к?некм?л?рен тикшер? ?чен эш т?рл?ре


ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНҮЧЕ
33 НЧЕ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
“ Башлангыч сыйныф укучыларының
белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен эш төрләре”
Түбән Кама шәһәре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышында ясалган чыгыш
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әһлиуллина Мәдинә Ибраһим кызы
2012 нче ел
Белем һәм күнекмәләрне тикшерү – уку-укыту процессының мөһим элементларыннан берсе. Аның төп максаты – уку материалын үзләштерү динамикасын бәяләүдә “кире элемтә” урнаштыру, белем һәм күнекмәләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү һәм шуның нигезендә укыту эшчәнлегенә үзгәртүләр, өстәмәләр кертү.
Контроль укучының нәрсә үзләштергәне, нинди күнекмәләр алганы турында гына мәгълүмат бирми, ә пробелларны да күрсәтә, укучыга шәхси якын килеп әлеге пробелларны юк итү юлларын табарга ярдәм итә, укытучы сайлаган метод һәм алымнарның нәтиҗәлелеген күрсәтә.
Белемнәрне тикшерүнең тәрбияви роле дә зур. Системалы контроль укучыны даими эшләргә, тәртипкә өйрәтә. В.А.Сухомлинский фикеренчә, белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең төп максаты – укучыда тормышны, хезмәтне, беренче чиратта уку хезмәтен, оптимистик рухта кабул итүне ныгыту.
Билгеле булганча, рус төркемнәрендә татар теленнән материал бүлекләп өйрәнелә.Һәр бүлек билгеле бер темага багышлана: “Көзге табигать”, “Кышкы уеннар”, “Хайваннар дөньясында” һәм башкалар.Теманы үзләштергәч, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен, үз тәҗрибәмнән чыгып, түбәндәге эш төрләрен тәкъдим итәм:
- тестлар үткәрү;
- кроссвордлар төзү;
- ребуслар чишү;
- перфокарталар белән эшләү.
Тестлар – укучыларның белем-күнекмәләрен тикшерүдә гадәти алымнарның берсе. Мондый төр тикшерү - вакыттан нәтиҗәле файдалану ягыннан да, укучыга шәхси якын килү мөмкинлеге буенча да уңайлы метод. Тест ярдәмендә белем һәм күнекмәләрне тикшерү чикләнгән вакыт дәвамында кыска һәм стандартлаштырылган сынау дигән сүз. Укучыларның җавапларын үрнәк белән чагыштырып, укытучы типик хаталарны, укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге кимчелекләрне ачыклый ала, укыту программасының аерым бер бүлегенә караган төшенчәләрнең үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү мөмкинлегенә ирешә. Болардан тыш, тест биремнәрен башкарганда укучылар үз – үзләрен тикшерү күнекмәләре дә ала һәм үзләренең белемнәрен, әзерлек дәрәҗәләрен мөстәкыйль рәвештә тикшерергә өйрәнә. Тест биремнәре аңлаешлы, укытучы ярдәменнән башка эшли алырлык булырга тиеш. Мондый төр биремнәр эш алымнарын гына төрләндереп калмыйча, баланы мөстәкыйль фикер йөртергә һәм үзенә – үзе бәя бирергә өйрәтергә тиеш.
Тестлар үткәрүне төрлечә оештырырга мөмкин.Биремнәр өйрәнелгән грамматик, лексик материалны, сүзләрне дөрес куллана белү юнәлешендәге күнегүләрне үз эченә ала. Шулай ук төрле вакыйга, әсәрләрне сурәтләүгә нигезләнгән коммуникатив биремнәр дә тәкъдим ителергә мөмкин.
4 нче сыйныфларда “Минем дусларым” бүлеген өйрәнүне тәмамлагач,укылган әсәрләрнең эчтәлеге буенча,түбәндәге тестны үткәрәм:
« Дуслык» темасы буенча тест

1. Бакчачы бабай Чулпанга нәрсә бирде?
а) уенчык; в) китап;
б) алма; г) бүләк.
2. Чулпан алманы кем белән ашады?
а) үзе генә; в) бабай белән;
б) дуслары белән; г) сыйныфташлары белән.
3. Алма нинди иде?
а) кызыл hәм түгәрәк; в) сары hәм хуш исле;
б) матур hәм хуш исле; г) яшел hәм түгәрәк.
4. Айгөл белән Айсылу ( « Минем дустым») кайда таныштылар?
а) мәктәптә; в) авылда;
б) урманда; г) шәhәрдә.
5. Айгөл белән Айсылу кайда яшиләр?
а) Түбән Камада; в) Мәскәүдә;
б) Чаллыда; г) Казанда.

6. Айгөл белән Айсылу нинди түгәрәккә йөриләр?
а) бию түгәрәгенә; в) җыр түгәрәгенә;
б) рәсем түгәрәгенә; г) спорт түгәрәгенә.
7. Айсылу ничәнче сыйныфта укый?
а) 5че; в) 3че;
б) 4че; г) 6чы.
8. Айгөл ничәнче сыйныфта укый?
а) 5че; в) 4че;
б) 1че; г) 2че.
9. « Шыгырдавыклы башмаклар» әсәрен кем язган?
а) Д. Аппакова; в) М. Җәлил;
б) Р. Миңнуллин; г) Б. Рәхмәт.
10. Кемнең шыгырдавыклы башмаклары бар?
а) Ләләнең;
б) Гөлшатның;
11. Гөлшатның әтисе кайда?
а) эштә; в) фронтта;
б) авылда; г) өйдә.
12. Башмакларны Гөлшатка кем алды?
а) әнисе; в) апасы;
б) әтисе; г) әбисе.
13. Кемнең әтисе фронттан кайтты?
а) Ләләнең;
б) Гөлшатның.
14. Иптәш кызлары Ләләгә нәрсә бүләк иттеләр? ( Исключите лишнее слово)
а) туп; в) китап;
б) курчак; г) чәчәкләр.
15. Гөлшат бүлмәдә нәрсә эзләде?
а) китап; в) уенчык;
б) чәчәкләр; г) башмаклар.
16. Гөлшат Ләләгә нәрсә бүләк итте?
а) курчак; в) чәчәкләр;
б) башмаклар; г) уенчык.
17. Тыйнак сүзенең тәрҗемәсен тап.
а) хвастун; в) скромный;
б) шустрый; г) быстрый.
Шул ук сыйныфта “Яңа уку елы котлы булсын!” бүлегеннән соң, грамматик күнекмәләрне(татар телендә авазларларның дөрес әйтелеше, исемнәрдә килеш кушымчалары, саннар) тикшерү өчен түбәндәге тестны тәкъдим итәм:
Яңа уку елы котлы булсын!”
1. Сколько гласных и согласных звуков в татарском языке ? 1) 9 гласных и 28 согласных; 3) 3 гласных и 33 согласных;
2) 8 гласных и 29 согласных; 4) 7 гласных и 30 согласных;
2. Какая буква в татарском языке не может быть заглавной?
1) х; 3) ң;
2) һ; 4) ә;
3. В словах какого ряда произносятся твердые звуки [қ] и [ғ]?
1) каләм, гөл; 3) карга, суган;
2) күгәрчен, бака; 4) кишер, сөлге;
4. В словах какого ряда произносятся краткие звуки [ﬞо], [ﬞﬞы], [эﬞ]?
1) кыш, эт, озын; 3) сыр, оя, эре;
2) йокы, завод, эз; 4) ылыс, орден, эш;
5. В словах какого ряда произносятся мягкие звуки [к] и [г];
1) китап, гаилә; 3) кояш, гөлҗимеш;
2) кәбестә, гөл;4) гөмбә, каз;

6. Найди правильную транскрипцию слова көндәлек.
1) [қөндәлек ]; 3) [көндэлэк ];
2) [көндәлэк ] ; 4) [көндәлэқ ];
7. Назови учебные принадлежности по порядку.

1) татар теле китабы, математика китабы, дәфтәр, көндәлек;
2) көндәлек, татар теле китабы, дәфтәр, математика китабы;
3) китап, дәфтәр, көндәлек, математика китабы;
8. Подбери правильный порядок слов.

1) мәктәпкә бара, мәктәптә укый, мәктәптән кайта;
2) мәктәптә укый, мәктәпкә бара, мәктәптән кайта;
3) мәктәптән кайта, мәктәпкә бара, мәктәптә укый.
9.Подбери правильное окончание к выделенному слову.
Марат урман... бара.
1) –да; 3) – тан;
2) – га; 4) – гә.
10. Подбери правильное окончание к выделенному слову.
Марат урман... кайта.
1) –дан; 3) – нан;
2) – га; 4) – да.
11. Подбери правильное окончание к выделенному слову.
Марат урман... җиләк җыя.
1) –тә; 3) – дә;
2) – га; 4) – да.
12. В каком ряду написаны порядковые числительные?
1) ун, сигез, алты;
2) алтынчы, сигезенче, унынчы;
3) алтау, дүртәү, унау.
13. Во сколько встает Алёша( из рассказа «Көндәлек режим») ?
1) кич сәгать биштә; 3) сәгать сигезенче яртыда;
2) иртән сәгать җидедә; 4) сәгать сигездә;
14. Какие из этих качеств подходят Оле (из рассказа “Эш урыны”)? Исключите лишнее слово.
1) тәртипле; 3) тырыш;
2) ялкау; 4) эшчән;
15. Алсу какая девочка (из рассказа “Контроль эш”)?
1) эшчән; 3) ялкау;
2) тырыш; 4) игътибарлы;
16. По какому предмету была контрольная работа (из рассказа “Контроль эш”)?
1) математика; 3) рус теле;
2) татар теле; 4) физкультура;
17. На каком уроке была контрольная работа (из рассказа “Контроль эш”)?
1) беренче; 3) дүртенче;
2) өченче; 4) бишенче;
Әгәр дөрес җаваплар саны 60 процент һәм аннан да күбрәк булса “3”ле, 75 процент һәм аннан да күбрәк булса “4”ле,95 процент һәм аннан да күбрәк булса “5”ле билгесе куела. Шәхси биремнәр биреп, телдән сорап, укучы белән аерым эшләгәннән соң, шул ук тестны кабат үткәрү мөһим.
Ә өйрәнелгән лексик материалны тикшерү өчен күбрәк ребуслар, кроссвордлар төзү һәм чишүне уңышлы дип саныйм.Мондый төр эшләр укучылар өчен дә кызыклы, укытучыга да эш алымнарын төрләндерергә ярдәм итә, укучының уйлау – фикерләү сәләтен үстерә, игътибарлылыкны арттыра.
1нче сыйныфта түбәндәге төр ребуслар бирергә була:
1. Бу нинди сүз? Рәсемдә күрсәтелгән предметларның беренче хәрефләреннән сүз җыю.( 2 нче слайд)Рәсемдә күрсәтелгән сүзләр укучыга таныш булырга тиеш, таныш булмаса укытучы бу сүзне тактага яза.
2. Рәсемнәргә карап, буш шакмакларга предмет исемнәрен язу.(3,4нче слайдлар) Сүзләрнең беренче хәрефе язылган, укучы рәсемнәргә карап, буш шакмакларны тутыра.
3. Билгеле бер темага караган сүзләрне эзләп табу.( 5нче слайд) Укучы горизонталь яки вертикаль рәвештә хәрефләрдән сүзләр төзи.
Биремне катлауландырып, грамматик күнекмәләрне дә тикшерергә мөмкин:
-килеп чыккан сүзләрдә калын һәм нечкә сузыкларның астына сызу;
- яңгырау һәм саңгырау тартыкларның астына сызу;
-сүзләрне иҗекләргә бүлеп язу;
-юлдан –юлга күчерү өчен бүлеп язу;
- килеп чыккан сүзләрне күплек санга кую;
- килеш кушымчалары белән әйтү;
Мәсәлән, “Гаилә” темасы буенча эзләп тапкан сүзләрне кемгә? соравына җавап бирерлек итеп әйтергә:әтигә, әнигә, бабайга, әбигә, апага, сеңелгә, абыйга; яисә, “Яшелчәләр” темасы буенча буш шакмакларга язган сүзләрне күплек санда әйтергә: кәбестәләр, кыярлар, бәрәңгеләр, суганнар, шалканнар, һ.б.
2 нче сыйныфтан башлап ребусларны катлауландырырга мөмкин. ( 6нчы слайд) һәм укучыларның үзләренә дә ребус төзеп карарга тәкъдим итәргә була.Мондый төр эшләрдә әти-әниләр дә кызыксынып катнашалар. 3 нче сыйныф укучысы Зарипова Камилла, әбисе белән бергәләп, “җәй” сүзенә түбәндәге ребуслар төзеделәр (7, 8нче слайдлар)
Кроссвордлар төзүне укучылар аеруча кызыксынып эшлиләр. Кроссворд – ул вертикаль һәм горизонталь кисешкән сүзләрне уйлап табуга нигезләнгән сүзләр уены. Ул укучыларның уйлау-фикерләү эшчәнлеген активлаштыра, хәтерне ныгыта, күреп истә калдыру сәләтен үстерә.Кроссворд төзү сүзләрне орфографик дөрес язуны таләп итә, игътибарлылык сорый.
Рус төркемендә укучы балалар тематик кроссвордлар төзиләр.Эшне берничә төрле башкарырга мөмкин:
1. Буш шакмакларга рәсемдә күрсәтелгән сүзләрне язу.(9нчы слайд) Билгеле бер темага караган сүзләрне укучы горизонталь һәм вертикаль рәвештә урнаштыра, аннан шул сүзләрнең рәсемен ясый.
2. Буш шакмакларга сүзнең тәрҗемәсен язу.(10нчы слайд)
Мондый төр кроссвордларны укучылар 2 нче сыйныфта эшлиләр. Сүзләр саны 5-7дән артмаска мөмкин. 4нче сыйныф укучысы Демахина Аделина әнисе ярдәме белән “Яз” темасы буенча 34 сүздән торган кроссворд төзеде.
Кроссворд төзегәндә укучы сүзләрне горизонталь һәм вертикаль рәвештә урнаштыра ала яки бер сүзне вертикаль рәвештә яза калган сүзләрне горизонталь рәвештә тоташтыра. Киләсе кроссворд шундый.
3.Буш шакмакларга биремнәр буенча җавап язу.(11нче слайд)
Мондый кроссвордлар төзегәндә иң элек сүзләрне сайларга кирәк, шуннан соң ул сүзләргә биремнәр уйларга.Мәсәлән, 3 нче сыйныфта “Татарстан –туган ягым” бүлеген тәмамлагач, Татарстандагы шәһәр һәм елга исемнәрен алабыз: Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Казан, Агыйдел, Чистай, Нократ, Чулман. Бу сүзләрне вертикаль һәм горизонталь рәвештә урнаштырабыз, аннан соң һәр сүзгә бирем уйлыйбыз:
1.Шин тәгәрмәчләре кайсы шәһәрдә чыга?
2.Татарстанның башкаласы. 3.Нефтьчеләр шәһәре. 4.Тәрҗемәсен яз:Белая(река). 5."КамАЗ" машиналары кайда чыга?
6.Татарстанда сәгать заводы кайсы шәһәрдә?
7.Вятка елгасының татарча исеме.
8.Ул балык исеме дә, шәһәр исеме дә.
9.Кама елгасының татарча исеме.
3 нче сыйныф укучысы Белова Таня төзегән әлеге кроссворд “Чулман энҗеләре” газетасының 2011нче елгы 5нче номерында басылып чыкты.
4.Нинди дә булса укылган әсәр буенча кроссворд төзү.
Укытучы белән бергәләп әсәрдән кроссвордка урнаштыра алырлык сүзләр аерып алына. Д. Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясеннән түбәндәге сүзләрне бүлеп чыгардык: Гөлшат, Ләлә, фронт, танкист, Мәскәү, туп, курчак, чәчәк, сары, дуслар.Һәм шул сүзләргә укучы биремнәр уйлый:
Гөлшатның әтисе фронтта кем? (танкист)
Гөлшатның дус кызының исеме. (Ләлә)
Күзләре ачыла да йомыла.Ул нәрсә? (курчак)
Гөлшатның әтисе кайда танкист?(фронт)
Башмакларның хуҗасы. (Гөлшат)
Башмакларны әтисе кайдан җибәрде? (Мәскәү)
Ләләгә өченче дус кызы нәрсә бирде? (чәчәк)
Гөлшат белән Ләлә кемнәр? (дуслар)
Башмаклар нинди төстә? (сары)
Идәннән түшәмгә кадәр сикерә.Ул нәрсә(туп)
Кроссвордларда сүзләр саны 10-15 булырга мөмкин. Укучылар үзләре төзегән кроссвордларны бер –берсе белән алышынып чишәләр.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә шулай ук дәресләрдә перфокарталардан куллануны уңышлы дип саныйм. Перфокарталарны дәреснең теләсә кайсы этабында, төрле максат белән кулланырга мөмкин: алдан өйрәнелгән кагыйдәне искә төшерү, яңа теманы ныгыту һ.б. Алар укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә. Укытучыга кыска вакыт аралыгында укучыларның белемнәрен фронталь рәвештә тикшерергә мөмкинлек бирә, уку процессын кызыклы итә, эш алымнарын төрләндерә.Әлеге эш алымының тагын бер үзенчәлеге шунда – бер үк перфокартаны төрле сыйныфта,төрле максат белән күп тапкырлар кулланырга мөмкин.Мәсәлән, 1нче номерлы перфокартаны 1нче сыйныфта түбәндәге максатларда кулланам: (13нче слайд)
- сүзләрнең тәрҗемәсен язарга;
-күплек сан кушымчалары белән язарга;
- минем алмашлыгы белән язарга; һ.б.
Ә 4нче сыйныфта биремнәр катлаулырак:
-сүзләрнең транскрипциясен язарга;
-килеш кушымчалары белән язарга;
- безнең, сезнең, аларның алмашлыклары белән язу.һ.б.
Перфокарталар укучыларга таратыла. Астына чиста дәфтәр бите куела. Укучы кисеп алынган тәрәзә эченә биремнең бирелешенә карап, сүзне яза.
Фигыль заманнарын өйрәнгәндә 3нче номерлы эшне кулланам. Укучы кисеп алынган тәрәзә эченә бирелгән боерык фигыльләрдән хикәя фигыльнең төрле заманнарын яза.Шулай ук хәзерге һәм үткән заманда фигыльнең юклык формасын язарга була.
Югарыда санап кителгән эш төрләрен – тестлар үткәрү, ребуслар чишү, кроссвордлар төзү, перфокарталар белән эшләү – укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә уңайлы ысул дип саныйм. Бу төр эшләр укучылар өчен кызыклы.Аларда дәрескә карата гына түгел, ә телне өйрәнүгә дә кызыксынучанлык уята, укучыга шәхси якын килеп эшләргә мөмкинлек бирә. Укучыларны олимпиадаларга, төрле конкурсларга әзерләгәндә тестлар үткәрү, перфокарталар белән эшләү нәтиҗәле алым. Татар теленнән уздырылган шәһәркүләм олимпиадада 2008-2009нчы уку елында 3 нче сыйныф укучысы Борисова Анастасия призлы урынга лаек булды, ә 2010-2011нче уку елында 4нче сыйныф укучысы Усманова Лилия җиңүче булды.
Югарыда әйтелгәннәрне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: укытучы укучыларның белем һәм күнекмә дәрәҗәләрен яхшы белгән очракта гына укыту эшчәнлеген дөрес һәм файдалы итеп оештыра ала. Шуңа күрә, ачык планлаштырылган, алдан уйланылган, формаль булмаган контроль системасы укыту процессының нәтиҗәлелеген күтәрүдә мөһим шарт булып тора.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Амонашвили Ш.А. Воспитательная и образовательная функция оценки учения школьников. –М., 1984.
2. Болдырев Н.И. Педагогика. –М.: Просвещение, 1968.
3.Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар. –Казан, “Яңалиф”нәшрияты, 2005.
4.Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. – Казан, “Яңалиф”, 2007.
5. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар.- Казан, Мәгариф, 2002.
6. Матис Т.А. Контроль и оценка результатов обучения в начальной школе. // Начальная школа, 1999, №4.
7. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1-11нче сыйныфлар. Казан, Мәгариф, 2003.
8. “Мәгариф” журналы, №5, 2007, №1, 2006.