Мероприятие Татар халык авыз и?вты


 
Тема “Балаларны халкыбызның онытылып беткән уеннары белән таныштыру”
3класс
Белем бирү өлкәләрен берләштерү: танып белү, аралашу, социальләштерү, физик тәрбия.
Бурычлар:
Халкыбызның уеннарына кызыксыну уяту, гореф – гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү.
Халык авыз иҗаты әсәрләрен сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
Халык уен төрләре белән таныштыруны дәвам итү.
Алдан эшләнгән эшләр: Халык иҗаты әсәрләрен (мәкальләрен, җырлы – биюле уеннарын, санамышлар), шигырьләр, җырлар өйрәнү.
Ярдәмлек: аю, куян, төлке, тиен битлекләре, бау, түбәтәй,
Техник чаралар: магнитофон, аудиодисклар.
Залның бизәлеше: Авыл өе күренеше.
Зал бәйрәмчә бизәлгән.Татар халык көе астында балалар залга узалар. Ярымтүгәрәк булып басалар.
Актив сүз: кулъяулык.
Ралина: Ал да булыр чагыбыз
Гөл дә булыр чагыбыз
Без уйнамый кем уйнасын
Безнең шундый чагыбыз.
А б: Балалар без бүген сезнең белән “Уеннар кичәсе”нә җыелдык. Без бүген татар халкының уеннарын уйнарбыз, җырларын җырларбыз, әкиятләрен тыңларбыз.
А б: Балалар, әйтегез әле, урамда нинди ел фасылы?
Әйе, яз. Көннәр нинди? (җылы, кояшлы). Кояш тагын да җылытсын өчен без ничек кояшны чакырабыз?
Кояш чык, чык, чык
Майлы ботка казанда
Тәти кашык базарда
Тәти кашык саф алтын
Кирәкми безгә салкын.
А б: Әйдәгез, яз турында җыр җырлап алабыз.
Җыр : “Яз җитә”
А Б: Балалар, нинди кошлар җылы яктан кайталар? (карлыгач, сыерчык, торна, һ б).Әйдәгез кошлар турында бармак уеннары уйнап алабыз.
Кар, кар, кар, кар
Мичтә бәлеш бар, бар
Кунакларым килә калды
Бәлеш пеш, сикереп төш
Тук, тук тукран
Тукылдатып утырам
Агачтагы кортларны
Барсын ашап бетерәм.
Карга ботка пешерә
Балаларны ашата
Монысына биргән
Монысына биргән
Монысына биргән
Монысына биргән
Монысыны бирмәгән
Син утын китермәдең, су ташымадың, ботка пешермәдең, сиңа юк, юк, юк. (балалар утыралар)
А б: Балалар, нинди йорт кошлары беләсез? (каз, әтәч, тавык, үрдәк). Хәзер безгә зурлар төркеме балалары
“Тилгән һәм чебиләр” дигән уен уйнап күрсәтерләр. (Чебиләр тавык артыннан тезелеп басалар, тилгән чебиләрне тотмакчы була, тавык бирми) Тавык бер чебиеңне бир әл? Бирмим.
А б: Әйдәгез балалар Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнап алабыз. Чума үрдәк, чума каз (2 тап)
Тирән күлне ярата, ярата (2 тап)
Лилия үзенә иптәш эзли.(2 тап)
Булатны ошата, ошата. (2 тап)
А б: Ә хәзер “Ике әтәч” уены уйнап алабыз.
(Идәндә түгәрәк сызылган . Ике уенчы шул түгәрәккә кереп, бер кулын артка куеп, икенче кулы белән тездән бөгелгән аякларын тотып, бер-берсеннән читтәрәк басалар. Сыңар аякта сикергәләп, җилкә белән этеп бер-берсен   түгәрәктән чыгара алган уенчы җиңүче була).
А б: Балалар, әйдәгез әби белән бабайга кунакка барабыз.
Дуслар кая барасыз?
Без урманга барабыз
Сез урманда нишлисез?
Әби белән бабайга җиләк җыябыз
Аю килеп чыкса нишлисез?
Аю белән уйныйбыз.
Әйдәгез җиләк җыябыз
Җиләк җыям, как коям
Әбиемә бүләккә
Монда җиләк күп икән
Аю бүре юк икән.
Аю килә. (аю балаларны куа) (балалар өй янына киләләр)
А б: Менә әби белән бабайның өенә килеп тә җиттек.
Булат: Исәнмесез, саумысез!
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган
Нигә чыгып алмыйсыз?
Әби: Әтәч күкәй саламени
Нигә безне алдыйсыз?
Булат: Әбекәй, бабакай,
Һич кенә дә алдамыйбыз
Шаяртырга яратабыз.
Әби, бабай: Исәнмесез оланнар. Ничек килеп җиттегез?
Булат: Әбекәй, бир әле бер йомырка.
Әби: Ак тавыгым бар иде
Йомыркасы пар иде
Минем дә бит сезнең кебек
Яшь чакларым бар иде.
Балалар утырыгыз, ял итегез. Хәзер мин сезгә йомырка бирәм.
“Йомырка әйләндереш”.( Санамыш белән ике уенчы сайланыла.Команда булуга уенчылар үзләренә  бирелгән йомырканы бөтереп җибәрәләр, кемнеке озаграк бөтерелә?)
Бабай: Минем дә бит яшь чакларым искә төшеп китте әле.
Эх, без кызлар белән такмаклар әйтешә, җырлар җырлый идек. Малайлар, әйдәгез әле җырлап алабыз.
Җыр: “Эх, сез матур кызлар!”
Бабай: Малайлар, әйдәгез уйнап та алыйк әле.
Уен:“Түбәтәйле”(Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда, уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар.   Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә).
А б: Бабай, без дә түбәтәй турында уен беләбез.
Уен: “Түбәтәй”
Түбәтәеңне кигәнсең
Бик ераклардан килгәнсең
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм дигәнсең.
Түм, түм, түм, түгәрәк түбәтәй (2 тап)
Түбәтәем энҗеле дә укалы
Түбәтәем менә кемдә туктады. (уртада икәү бииләр)
Бабай: Сезнең белән уйнап тирләп беттем. (битен кулъяулык белән сөртә)
А б: Бабакай, кулъяулыгың бигрәк матур, безгә биреп тормассыңмы икән уйнарга?
Бабай: Матурмы, әбиегез бүләк иткән иде. (бирә)
А б: Уен:”Яулык салыш”(зурлар төркеме)
А б: Әбекәй, бабакай, без тагын бик күп уеннар беләбез, уйнап күрсәтикме?
"Миңлебай” уены.
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада Миңлебай.
Син нишлисең, ни кыласың,
Без кыланырбыз шулай.
-Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.
-Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. (уртадагы бала артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)
Уен: Тимербай”(зурлар төркеме)
Уен: ”Кәрия-Зәкәрия”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:
         Бу бик яхшы биюче,
         Бу бик яхшы биюче,
         Аның биюе матур,
         Аннан үрнәк алыгыз.
Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:
          Кәрия-Зәкәрия, коммая,
          Кәрия-Зәкәрия, коммая,
          Кәри комма, Зәкәр комма,
          Зәкәрия коммаяБу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана.
Әби: Балалар, тагын бер уен искә төште. Исеме: “Йөзек салыш” дип атала. (Күршедәге балалар йөзек салынган баланы тотып калырга тиешләр, сикереп чыга алмаса җәза бирелә)
Әби: Сезнең белән шундый күңелле. Яшь чакларым искә төшеп китте.
А б: Без сезгә шигырьләр дә сөйләп күрсәтәбез әле.
Булат Ш: “Кәләпүшем, кәләпүш” Р.Вәлиева.
Илзирә: “Энҗе мәрҗән калфагым” Р. Вәлиева.
Җыр: “Кояшлы ил” (Ә. Рәшит сүзләре. Луиза Батыр – Болгари көе)
Әби: Балалар, ә сез әкиятләр беләсезме?
А б: Телисезме, хәзер татар халкының “Өч кыз”дигән әкиятен күрсәтәбез.
Татар халык әкияте: “Өч кыз”
Әби: Бабай, әйдә балаларны шундый матур җырлар җырлаганнары, уеннар уйнаганнары өчен күчтәнәчләр белән сыйлыйк инде.