Татар халык авыз и?атында урман образы


Научно-исследовательская работа
Татар халык авыз иҗатында урман образы
г. Нижнекамск МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №2», 8 класс
руководитель: Афанасьева Л.С.учитель татарского языка и литературы
Нижнекамск 2015
Эчтәлек.
I.Кереш
II.Төп өлеш
Урман – халык байлыгы.
Татар халык җырларында каен образы
Татар халык җырларында урман образының сагыну , билгесезлекне чагылдыруы.
Татар халык җырларында урман образының аерылу, шомлануны чагылдыруы.
III.Йомгак.
IV. Кулланылган әдәбият.
Кереш.
Актуальлеге: табигать ул - кешелек дөньясының мәңгелек сере, ә урман - ул жир планетасының чәчкәсе, жир бизәге. Без эзләнгән теманың актуальлеге да менә бүгенге көндэ шул жир бизәген ничек тә саклап калу юлларын табу, аны киләчәк буынга халкыбызның байлыгы, ядкаре итеп тапшыру - бүенге көндэ кешелек дөньясының ңң изге бурычы, дибез.
Урман - ул жир күрке. Ул - жирне яман жилләрдән, корылыктан, ә туфракны юылудан, елгаларны корудан саклый, басуларның бәрәкәтен арттыра, шәһәрләрнең һавасын сафландыра, кыргый җәнлекләрне үз ышыгына сыендыра, кешеләрне иркен кочагына тарта.
Урман - ул саулык чыганагы. Аның һавасы, шәһәр һавасына караганда, чама белән ике йөз тапкырга сафрак икәне билгеле.
Урман ничәмә-ничә гасырлар буена кешегә файда күрсәтеп килә
Шуның өчен дә халык үзенең күп кенә иҗатында урман образына мөрәҗәгать иткән.
Максаты:Бүгенге көндә эзләнүләребезнең төп максаты - гүзәл табигатебезне ярату, аңа карата сакчыл караш тәрбияләү. Халык авыз иҗатында урман образының чагылышын аңлату.
Обьекты: Эзләнүләребезнең обьекты булып татар халык авыз иҗаты һәм язучыларыбызның иҗаты тора.
I I.1 Урман – халык ил байлыгы.
Адәм баласына эшләргә көч-куәт биргән, аңа үзенең байлыгын бүләк иткән, гомер буена хезмәт кылган сихри урманнан башка тормышыбызны күз алдына китерүе кыен. Урман - җир кешесенең иң зур яшел байлыгы, аның да бәяләп бетергесез хәзинәсе - агач. Бер генә төзелеш тә агачтан башка алып барылмый. Җир йөзендә беренче суүткәргеч тә агачтан төзелгән. Мәскәү, Новгород, Киев һәм башка кайбер шәһәрләрнең Кремль стеналары агачтан салынган.
Урман дымны саклый, ул - кислород һәм озон чыганагы да. Белгечләр бер гектар урман бер сәгать эчендә ике килограмм углекислоталы газны йота, дип саныйлар. Ул агулы матдәләрне, авыр металларны үзенә ала. Ә менә җыелмыйча череп яткан агач ботаклары, еллар үтү белән, һавага углекислый газ тарата.
Башта аны умартачылыкны үстерү, аучылыкны алга җибәрү, дегет әзерләү, юкә кабыгы алу өчен файдаланганнар. XII гасырдан башлап урман Россиядә сумала кайнату һәм дегет ясау производствосы өчен хезмәт иткән. XVI гасырда агачтан селте үзлекләренә ия каты ак матдә ясый башлыйлар. Ул мануфактура промышленносте өчен кирәк булган. Нинди генә агач юк! Монда нарат һәм чыршы да, имән һәм усак та, юкә һәм карама да бар.
Иске китапларда язылганча, агачлар кадерле, яшәү өчен кирәкле нәрсә булып санала. Мәсәлән, агачтан ясалган тараклар чәчне үстерә һәм нерв системасына уңай тәэсир итә. Баш авыртканда усактан ясалган ятакта ятарга кирәк. Үлән белән дәвалаучылар, усак энергияне ала да бирә, дип исәпли. Чыршы энәләренә ятсаң, ул арганлыкны бетерә. Бармакларыгызны нарат күркәләре арасына тыгып, бер генә минут тотып карагыз әле, шунда ук үзегездәге начар хисләрнең китә баруын сизәрсез.
I I.2 Татар халык җырларында каен образы
Әнә каеннар. Кәүсәләре ерактан көзгедәй ялтырап тора. Төннәрен алар шәм яктысы сибелгәндәй, кешеләргә юл күрсәтә. Борынгы заманда бабаларыбыз каеннар дүрт төрле үзлеккә ия, дип уйлаганнар. Беренчедән, алар тирә-юньне яктыртып тора. Икенчедән, тавышны басу үзлегенә ия. Мәсәлән, каен агачы калдыкларыннан ясалган дегет белән арба тәгәрмәчләрен майлап шыгырдавын туктатканнар. Өченчесе - дәвалау үзлеге. Каен энергия бирә, организмны савыктыра, суы канны чистарта. Дүртенче үзлеге - чисталык саклау. Шушы дәвалау үзлегеннән файдаланып, каен калдыкларыннан диабет белән авыручылар өчен шикәрне алыштыручы ксилит ясыйлар.
Каеннарга булган хөрмәтен халык үзенең җырларында да чагылдырган.
“Яфраклары яшел ак каенның,Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,Гөрләп тора һәркөн тау ягы.
Яшь балалар, бигрәк матур кызларАк каенны мактап җырлыйлар.Язлар җиткәч, һәр ел саен аларАк каенда бәйрәм ясыйлар.
Ап-ак каен – инде бик карт каен,Яшәрә ул язлар килгәндә.Һәр ел саен яшел яфрак яра,Кояш җылы нурын сипкәндә.” (Татар халык җыры “Ак каен”)
Бу җырда халыкның каеннарга карата булган мәхәббәте, аларның матурлыгы турында сөйләнә. Ак каенның янында матур кызлар гына йөриләр, алар да ак каенны мактап бетерә алмыйлар, зифа матур кызлар белән чагыштырып бирә халык каенны.
“Яшь балалар, бигрәк матур кызларАк каенны мактап җырлыйлар.”
Каен үзе карт булса да ул елда яшәрә, матурлана, яшь балаларны үз янына җыя. Ул беркайчан да картаймый, барлык кешеләрне шатландырып ел саен яфрак яра.
“ Ап-ак каен – инде бик карт каен,Яшәрә ул язлар килгәндә.”
I I. 3. Татар халык җырларында урман образының сагыну , билгесезлекне чагылдыруы.
Гүзәл дә соң инде урман! Аның эченә кереп, бер хозурлануың ни тора!
Ә бит халык борынгы заманнардан ук урманга хөрмәт белән караган, аның турында төрле җырлар чыгарган, мәкальләр уйлап тапкан, аңа дан җырлаган. Хәзерге көндә дә язучылар, бигрәк тә шагыйрьләр бу темага еш кына әйләнеп кайталар.
Менә шул әйтелгәннәрне исәпкә алып, уз табигатебезне сакласак, без дә шагыйрьләр, язучылар кебек табигать жырчысы булыр идек.
Бу эшләрне тормышка ашырыр өчен без урманны, җәнлекләрне яратырга тиешбез.
“Урман эчләрендә урман,
Керсәм чыгалмам инде.
Төрле агачта төрле кошлар
Сайрар түзалмам инде.” – дип җырлаган халык. Ул бу җырга үзенең урман белән горурлануын, аның гүзәллегенә, куе булуына соклануын да салган. “Урман эчләрендә урман,” – дигән юллар аның калын, адашырлык калын булуы турында сөйли. Анда кошлар сайравы үзенә бер ямь биреп тора, аны гүзәл, сокландыргыч ясый.
Шул ук вакытта ул урманны моңсулык, сагыну дәрәҗәсен күрсәтер өчен дә кулланган. “Керсәм чыгалмам инде” – дигән юллары билгесезлеккә ишарә итү булып тора. Шул гүзәл билгесезлек моңланырга, сайрар кошлары сагышланырга мәҗбүр итә.
“Кара урманнарның уртасындаТөлке уйный торган үрләр бар.
Кичтем карурман,Кистем пар каен,Сагынам көн саен.
Көйсен дә генә йөрәк, сүнмәсен дәрт,Дәртлеләргә якты юллар бар.
Кичтем карурман,Кистем пар каен,Сагынам көн саен.”
II.4. Татар халык җырларында урман образының аерылу, шомлануны чагылдыруы.

Бу халык җырында да урман ниндидер билгесезлекне, шул ук вакытта ниндидер өмет өсти торган бер объект булып тора. Монда да сагыну . сагышлану турында җырлана. Әле җыр сүзләрендә киселгән пар каен турында да сүз бара. Бәлки халык урманның нәкъ менә шул агачларын кисүне аерылу белән тиңләгәндер.
“Кара ла гына урман, караңгы төн,Яхшы атлар кирәк үтәргә.
Карурманны чыккан чактаКисеп алдым куш каен,Ай, аерылмаек, дускаем.
Заманалар авыр, еллар ябык,Дус-иш кирәк дөнья көтәргә.
Карурманны чыккан чактаКисеп алдым куш усак,Ай, аерылмаек, дус булсак.
Кара ла гына елан, ай туз башлыЙөридер лә камыш буенча.
Кара урманга кергән чактаКәккүк кычкырган чакта,Ай, бик ямансу шул чакта.
Ялгыз да гына башым, юк юлдашым,Йөримен лә язмыш буенча.
Кара урманга кергән чактаКәккүк кычкырган чакта,Ай, бик ямансу шул чакта.”(Татар халык җыры “Кара урман”)
“Урманнарга керсәң, агачларның
Кәкересен кисмә, төзен кис.
Гел генә дә бергә җыелеп булмый,
Утыраек әле бүген кич.
Урманнарга керсәм, хайран калам
Яшь имәннең бөгелгәненә.
Үз-үземә дуслар, хайран калам
Сезнең өчен өзелгәнемә.
Урманнарга керсәң, сызгырып кер,
Шауламаган агач калмасын.
Кай җирләрдә йөрсәк, яхшы булыйк,
Сокланмаган кеше калмасын.” (Татар халык җыры “Урманнарга керсәң”)
IV.Йомгак.
Урман hap вакыт «Мәңгелек булырга тиеш!» һэм «Урман мәңгелек». Табигать, урман мәңгелек булып калачак! Мин бу әйтелгән сүзләремә ышанам һэм ышаначакмын. Ногман Мусин кебек табигать жырчылары киләчәктә дә булырына һич тә шигем юк. Минем теләгем шундый: табигатьне, елга - кулләрне, урманнарны киләчәк буын өчен саклыйк Ьэм аларга мирас итеп калдырыйк! Халык әйтмешли: «Урман - ул жир планетасының чәчкәсе, жир бизәге». Урманыбыз яшел юрганыбыз!
Кулланылган әдәбият:
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. К., 1977. Т. 1;
Татар халык иҗаты: Йола һәм уен җырлары. К., 1980;
Халык тормышында ырымнар, ышанулар, юрауларның роле.
Эчтәлек
I.Кереш____________________________________________
II. Төп өлеш
1. Ырымнар____________________________________________
2. Юраулар_____________________________________________
3.Ышанулар____________________________________________
III. Йомгак__________________________________________
IV.Кулланылган әдәбият_______________________________
I.Кереш
Сайланган теманың актуальлеге: Кеше тормышында нинди генә вакыйгалар булмый. Һәрбер вакыйганы халык алдан ук нәрсәгәдер юрарга тырышкан, күп мәртәбәләр сынаган. Мәсәлән, аяк табаны кычытса, берәр җиргә барасың; каш кычытса, ояласың; сул кул кычытса, акча чыга; уң кул кычытса, акча керә; иреннәр кычытса, күчтәнәчкә; уң колак кычытса, җылыга; сул колак кычытса, салкынга. Хәзерге көндә дә күп кеше юраулар, ырымнарга ышана икән. Без шуның белән кызыксындык, шуңа күрә эзләнү, тикшеренү эшебезне юрауларга багышладык.
Максаты: татар халкында борынгылардан килеп, хәзерге көндә дә яшәп килгән ырым, ышанулар, юраулар һәм аларның хәзерге көндә роле. Аларның халык тормышында чагылышы, тәэсире.
Объекты: татар халкында борынгылардан килеп, хәзерге көндә дә яшәп килгән ырым, ышанулар, юраулар.
Бүгенге әдәбиятның нигезе халыкның поэтик иҗатына, аның сүз сәнгатенә, фольклорга барып тоташа. Фольклор сүзенең асылы “халык акылы” дигәнне аңлата. Ә халык акылы, белгәнебезчә, бик күп гасырлар дәвамында формалашкан. Бүгенге көндә халык авыз иҗатында күптөрле жанрлар бар. Аларның күпчелеге барлык халыклар өчен дә уртак, шул ук вакытта теге яки бу милли фольклор өчен генә хас булган жанрлар да бар. Татар халык авыз иҗатында киң таралган жанрлар рәтенә җырлар, мәкаль- әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, мәзәкләр, бәетләр, дастаннар, риваятьләр һәм легендалар керә. Галимнәр фикеренчә, бу жанрлар борынгы ышану- ырымнардан үсеп чыккан.
Тамырлары белән мәҗүсилек заманнарына барып тоташкан хорафатлы йолалар халык арасында яшәп килә. Бу йолаларның традицион калыпка салынган сүзләрен халык арасында ырым, им-том, әфсен-төфсен исемнәре белән йөртәләр.
II.1. Ырымнар
Ырым, им-том (русча заговор) – борынгы ышанулар буенча халык иҗатының магия, ягъни сүз һәм йола кодрәтенә ышану белән бәйләнешле борынгы жанры, хыялый көчләргә һәм ияләргә тәэсир итү өчен чыгарылган һәм шул максатта кулланылган тылсымлы сүз формуласы. Алар борынгылар өчен тормышны, чынбарлыкны, табигатьне кабул итү, танып белү һәм аңларга тырышу чарасы булып хезмәт иткәннәр. Борынгылар предмет һәм күренешләрне янәшә кую һәм чагыштыру аркасында берсенең сыйфатларын икенчесенә күчереп була дип исәпләгәннәр.
Ырымнардагы фикер логикасының тагын бер үзенчәлеге шунда: алар борынгылар фикеренчә, табигать көчләрен һәм күренешләрен җанлы дип санау белән сугарылганнар, ягъни бөтен нәрсәне җанлы итеп күз алдына китерүгә корылганнар. Борынгылар өчен бөтен нәрсә: чир, курку, кайгы, сагыш, бизү, сөю тойгылары күчеп йөри ала торган, ягъни кешегә оялый торган җисми нәрсә булып тоелганнар. Тәннән чир чыгып китү өчен халәткә үгет, юмалау сүзләре белән мөрәҗәгать иткәннәр.  
Ырымнарның иҗтимагый функциясе кешенең практик – утилитар ихтыяҗларына хезмәт итүгә кайтып калса да, алар сүз сәнгате әсәре булып исәпләнәләр һәм шигъри ритмга, аһәңлеккә, образлы янәшәлеккә һәм ассоциатив образларга корылуллары белән аерылып торалар  
         Практик ихтыяҗ таләбеннән чыгып, ырымнар ак һәм кара ырымнарга бүленәләр.
       Ырымнар тематикалары, функциональ табигатьләре ягыннан да аерылалар. Бу яктан, ягъни нинди максатта башкарылуларыннан чыгып, алар өч төркемгә бүленәләр:
-Дәвалау ырымнары яки им-томнар. Кешеләрне һәм мал-туарны төрле авырулардан дәвалауга хезмәт иткәннәр. Арпа, чуан, тиф, бүсер, эт имчәге, бизгәк, сары кебек авыруларны, йөрәк, эч һәм баш авыртуын, шулай ук төрле имгәнүләрне һәм күз тиюне дәвалуга юнәлтелгән им-тор ырымнары шушы төркемгә карый.
 -   Хуҗалык ырымнары. Болары игенчелек, терлекчелек, кошчылык, балыкчылык белән бәйләнгәннәр.Мәсәлән, чәчүгә, урып – җыюга, корылыкка, мал үләтенә, терлекне көтүгә чыгаруга, бозауна яки сарык бәтиләрен имидән аеруга, тилгән кууга, сунарчылыкка, балык тотуга караган ырым – текстлар.
         Иҗтимагый һәм шәхси мөнәсәбәтләрне җайга салуга яки бозуга юнәлтелгән ырымнар. Бу төркемгә солдат һәм йомышлы хезмәткә бәйләнешле ырым – текстлар, мәхәббәт ырымнары – сөйдергечләр, бозым ясау яки бозым кайтару теле керә. Баланы беренче башлап мунча кертү, елаудан туктату, үсүен теләүгә бәйләнешле ырым – арбаулар да әлеге төр үрнәкләре буларак карала ала. Хәзер дә кешеләр бу ырымнарга ышанып яшиләр.
Ышанулар буенча кеше иң күп зыянны күз тию аркасында күрә. Шуңа бәйле рәвештә күз тиюгә каршы төрле ырымнар, сүз тезмәләре бар. Мәсәлән,
“Төтәс-төтәс хатыннан, кыздан,
кара күздән,
коңгырт күздән,
картлардан, яшьләрдән, ятлардан,
дуслардан; тфү, тфү,
бетсен, китсен җитмеш агач башына;
азганга, тузганга,
тигәнәккә. туфракка,
җилгә очкан яфракка, тфү, тфү, үтсен, китсен!..”
«Ак күздән, күк күздән,
Кара күздән, сары күздән – тос, тос, тос.
Ала күздән, соры күздән,
Кара күздэн, зәңгәр күздән – Тфү, тфү, тфү.
Күзе артына китсен,
Уңнан килсә уңга китсен,
Сулдан килсә – сулга китсен.
Яман күзе – бүтәнгә! Тфү, тфү, тфү»– дигән әфсен текстлары күз тиюдән саклау өчен кулланыла.
Күз тиеп, зәхмәт кагылып, каргыш төшеп авырган балаларга өй ишекләренең, өйалды, келәт, чолан ишекләренең, капкаларның тоткаларын чайкап, юып бөркиләр, шул су белән аларның йөзләрен, башларын чылаталар, аннары бу суны, урамга чыгып, юл өстенә түгәләр, кайчакта елга - инеш аша сибеп җибәрәләр. Болай эшләүнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлаталар: бала яшәгән йортка каты күзле, авыр сүзле, зәхмәтле-гөнаһлы кешеләр кергәнгә күрә генә бу бала авырган, димәк, ул кешеләрнең рухыннан, исеннән, зәхмәтеннән тизрәк котылырга кирәк. Шуңа күрә өйгә кергәндә тотынып үтелә торган һәрбер нәрсә, шулай ук бала йөзенә “кунып калган” зәхмәтле караш та юылырга тиеш. Бу зәхмәтле карашлар, сүзләр, уйлар ераграк китеп олаксын дип, җыелган юынтык суны юл өсләренә чыгарып түгәләр. Кайвакыт, зәхмәтне судан курка дип уйлаганга күрә, елга- инеш аша да чыгарып түгәләр.
Бер апа: “Улымның кулын сөял басты, бернинди дә даруның файдасы тимәде. Имче карчык безгә, сөял өстендә күк җептән кырык бер төен төйнәп, чери торган җиргә ташларга кушты. Җеп череп бетүгә, сөялләрнең дә бетәчәген әйтте. Бу карчыкның сүзенә тәмам ышанып җитмәсәм дә, ул кушканча эшләп карарга булдым. Бер-ике атнадан соң, сөялләрнең эзе дә калмады”, - дип гаҗәпләнеп сөйләгән иде.
Икенче бер апа тагын шул сөял белән бәйле бер ырымны сөйләде. Ул үзе ырымлый белә икән. Сөял бетсен өчен суганны урталай бүлеп сөялгә түбәндәге сүзләрне әйтеп өшкерүе турында сөйләде. “Үтсен - бетсен, очсын - китсен”,- дип өч тапкыр әйтәм дә тиз чери торган җиргә күмеп куярга кирәк, файдасы тия, 2-3 атнадан сөял юкка чыга икән. Ул бу ырымны әбисеннән өйрәнгән.
Гомумән алганда, ырымнар, им-томнар элек тә кешенең көндәлек тормышында шактый зур урын алып торганнар, хәзерге көндә дә үз көчләрен югалтмыйлар.
II.2. Юраулар
Халыкта төрле ияләргә, ырымнарга, им-томнарга, әфсен-төфсеннәргә ышану хәзергә кадәр яшәп килә. Тормышта ышану-юраулар тулып ята. Алай гына да түгел, һәр ым-хәрәкәтне, төчкерү-йөткерүне ниндидер ышануга бәйлибез, нәрсәгә дә булса юрыйбыз. Иртән караватның кайсы ягыннан, кайсы аяктан торып басудан башлап, көн дәвамында ниләр кылуыбыз, нәрсәләр күрүебез, ничек ятып йоклавыбыз — барысы да диярлек ниндидер юрау-ышануларга барып тоташа.
Кайбер күренеш һәм вакыйгаларда киләчәкне алдан хәбәр итә торган, уңышка яки уңышсызлыкка сәбәпче була ала торган тылсым көче бар дип юрауларны да ырымнарга кертеп карыйлар. Мондый ырым-юрауларны бүгенге көндә еш ишетергә туры килә. Мәсәлән:
- тоз чәчелсә, өйдә ызгыш- талаш чыгачак;
- кая да булса барганда кирәкле әйберен онытып калдырган кеше кире өенә керергә тиеш түгел, юлы уң булмаячак;
- кабат өйгә керү бик мәслихәт булса, кергән кеше көзгегә карап телен чыгарып күрсәтергә яисә бисмилласын әйтеп су эчәргә тиеш;
- юлыңда буш чиләк-көянтәле кеше очрау яки кара мәче юлыңны кисеп чыгу да юлыңның, көнеңнең уңышсыз булуына сәбәп булачак;
- эт уласа, үлем-җитемгә; көзге ватылса, бәхетсезлеккә;
- песи ишеккә карап битен юса, кунак киләчәк һ.б. шундый ырым-юрауларның һәркемгә таныш булуына шик юк.
Кешеләрне тәртипкә, чисталыкка өйрәтә торган ырымнар да тормышыбызда еш очрый. Мәсәлән:
- чәчне тараганда коелган чәчләрне теләсә кая ташларга ярамый, юкса, аны кош алып китеп, үзенә оя ясар, бу синең башың авыртуга сәбәп булыр;
- баш киемеңне әйләндермә, башың авыртыр; тырнагыңны кискәч, теләсә кая ташлама, чирләрсең;
- ашаганда аягыңны селкемә, ашаганыңны шайтан алыр;
- ризыкның өстен каплап куй, шайтаннар юына;
- төнгә юылмаган савыт-саба калдырма, җеннәр ияләшер;
- өстәл сөрткәндә чүп калдырсаң, киявең шадра булыр;
- чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коелыр;
- өстәлгә кием куярга ярамый — чир иярер;
- киемне кигән килеш тексәң, бәхетеңне тегәсең;
- киемне югач, уң ягы белән эләргә ярамый, киемең мәет тели.
- уянгач, уң аягың белән тор, югыйсә, көнең уңышсыз булыр һ.б.
Баш түбәсендә ике бөтерчеге булса... «Баш түбәсендә ике бөтерчеге булса, ике мәртәбә өйләнәсең», – дип юраганнар әби-бабайлар. Түбән Кама якларында, киресенчә бу юрау гел икенче төрле. Түбәсе ике булган кеше бик бәхетле була дип саныйлар аларда. Үземнең эзләнү эшен эшләгәндә менә шундый каршылыклы юраулар да очратырга туры килде.
Баланың беренче теше каян чыгуга карап гомернең озынлыгын да билгеләгәннәр. Теш нең өстәгесе беренче булып чыкса баланың гомере кыска була, тешның беренчесе астан чыгарга тиеш дигәннәр. Бу чыннан да шулай дип берничә кеше бу юрауга ышанулары турында мисал да китерделәр.
II.3.Ышанулар
Көзгегә кагылышлы ышанулар бик күп. Шуларның әбиләр телендә еш кулланыла торганнары:
- көзгеңне кешегә бирергә ярамый, бәла килер;
- бер көзгегә иптәш кызың белән икәү карарга ярамый, сөйгән яр уртак булыр:
- ватык көзге кыйпылчыгыннан карама, чирләрсең;
- кечкенә баланы көзгегә каратма, сөйләшә алмый яки тотлыга торган булыр.
- көзге ватсаң, бәхетсезлеккә;
- юлга чыгып киткәндә, кире керергә туры килсә, көзгегә карап йорт иясе белән исәнләш.Яшь балага кагылышлы ышануларны авыл әбиләре бик теләп кулланалар.- күлмәк белән туган бала — бәхетле, озын гомерле була.
-күз тимәсен өчен бала башына тоз сибәләр;
- яшь бала киемен йорт эшләре өчен тотсаң, бала авырый;
- буш бишекне тирбәтергә ярамый, бала елак булыр;
-бала озак сөйләшмәсә, баш түбәсендә яңа пешкән ипи сындыралар;
- баланың беренче чәчен әтисе алырга тиеш, әнисе алса, бәхетсезлеккә;
-яшь баланы тәрәзә төбенә бастырып каратсаң, кәтүк булып калыр.
Кызыклы ышанулардан тагын мондыйлары да бар. Мәчегә бәйле юраулар да төрлечә аңлатыла, кайсыбер милләтләрдә кара мәчегә юлыгу уңышсызлык билгесе дип кабул ителсә, мисырлылар мәчене, нинди генә төстә булуына карамастан, яхшылык кына китерүче хайван дип саныйлар. Элек-электән халыкта яңа йортка иң беренче итеп песи керткәннәр. Хәзер бу йоланың мәгънәсе онытылып бара. Күпләр кулларына мәче алалар да, үрелеп ишек аша кертеп җибәрәләр, яисә бөтенләй үк кертеп куялар. Бу дөрес түгел. Чөнки өйгә мәче кертүнең мәгънәсе дә шунда: яңа өйгә мәче керерме? Моны белү өчен мәчене ишекнең тышкы ягына, тупса (бусага) төбенә куялар. Мәче кереп китсә, өйдә шатлык-иминлек булачак, кермичә борылып китсә, өйдә нидер бар, анда ниндидер явыз рухлар кереп өлгергәннәр инде. Мәче керергә теләмәгән өйне “сафландырырга” кирәк, явыз көчне, рухны артыш агачы ярдәмендә куып чыгарырга кирәк. Мәсәлән, өй почмакларына артыш ботаклары элеп калдырырга мөмкин. Кайчакта артыш агачын яндырып, ыслап та алалар. Ә керәшеннәрдә ладан яндырырга кушалар. Болай эшләгәндә өйдән кара көчләр чыгып китә дип санала. Моннан соң мәчене тагын кертеп карыйлар. Шунысы да мөһим: мәче хуҗаларның үзләренеке булырга тиеш.
Баланы мунча керткәндә исә тагын үзенчәлекле такмак. Бу такмак теләк кенә түгел, ә баланы миннек белән чапканда аңа шайтаннар тимәсен дигән ышануга да бәйле, бала еламасын өчен тынычландыру буларак тәрбияви характерны да үз эченә алган.
“Бисмилләхир-рәхмәнни-рәхим әгүзү билләхи минә шайтаннир раҗим. Әннәң яккан мунча түгел ул, әттәң ташыган су түгел. Аю баласы кебек тә, бүре баласы кебек, 70 тимер ташлары кебек, тәгәрәп-тәгәрәп үссен минем кызым (улым), Бәхетле, тәүфиклы, алтын канатлы булсын.”
Ә коендырган вакытта керәшеннәрдә мондый сүзләр сөйләгәннәр. Ул балага сәламәтлек бәхет теләү дә булып торган.” Аюдай ала булсын, бүредәй бүгә булсын, таштай таза булсын, судай сылу булсын, талигалы – тәүфыйкьлы булсын, аналы – аталы, алтын канатлы булсын.Кибәндәй юан, киртәдәй озын булсын.”
Халык бит үзенең яңа туган баласына бары изгелек - игелек кенә теләгән. Бу әле күп гаиләләрдә хәзер дә шулай.
III. Йомгак.
  Бөек шагыйребез Г.Тукайның: “Халык зур ул, көчле ул, бөек ул, шагыйрь ул, әдип ул”, – дигән сүзләренә тагын бер кат ышандым. Күп гасырлар дәвамында тупланып килгән гүзәл җәүһәрләр әдипнең алтын сүзләрен раслый. Газиз туган телем үзенең яшерен хәзинәләрен, байлыкларын ачып бирә.
   Хәзерге елларда татар халык иҗаты онытылмаган. Мәктәптә дә, балалар бакчасында да, төрле бәйрәмнәрдә дә, иҗатта да, көнкүрештә дә без шушы гүзәл җәүһәрләрдән еш файдаланабыз.                              
Юраулар, ырымнар, ышанулар халкыбызның ерак тарихын, милли үзенчәлекләрен, аларның тормыш-көнкүрешен, яшәү кагыйдәләрен, дөньяга карашларын, йолаларын, гореф-гадәтләрен, тел үзенчәлекләрен өйрәнү чыганагы булып торалар. Аларда борынгыларның фәне дә, сәнгате дә, педагогикасы да чагылыш таба. Шуңа күрә аларда аңлату да, кисәтү дә, тәрбия дә бар. Алар аша кешеләрдә тәртип, чисталык, саклык, уяулык, алдан күрүчәнлек, уйлап эш итү, зирәклек кебек сыйфатлар тәрбияләнә, үткән заманны бүгенге һәм киләчәк белән тоташтыра, буыннарның рухи бәйләнешен тәэмин итә.Халыкның үткәнен белмичә, өйрәнмичә, киләчәге турында сүз йөртеп булмый.
Юрауларны, ырымнарны, ышануларны өйрәнеп, мин шундый нәтиҗәгә килдем: әби-бабаларыбыздан сакланып калган, хәзерге көнгә кадәр җиткән рухи байлыкны югалтырга, онытырга тиеш түгелбез. Теләгем: боларны кызыксынып өйрәнеп, тормышта кулланырга мөмкин, әмма аларга илаһи канун итеп карамаска кирәк. Борынгы юрамышларны, ырымнарны, ышануларны бүгенге яшәешебезгә көйләргә өйрәник. Шулай да, онытмыйк: алар — ата-бабалар сүзе, халык акылы, өлкәннәр кисәтүе, ягъни күп мәртәбәләр сыналган һәм инанылган тормыш, яшәеш дәресе. Юрау-ышануларга ышану-ышанмау — һәркемнең үз эше, билгеле. Безнең дин юк-бар ырымнарга ышанырга да кушмый. Догалар белсәң, күбрәк укып, хорафатларга бирелмичә, яхшы уй-ниятләр белән генә йөрсәң, серле дөнья ямьле күренер, гомер матур, мәгънәле узар дип уйлыйм мин.
IV.Кулланылган әдәбият
1. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары / Ф.С. Баязитова. – Казан, 1995.
2. Исәнбәт Н. Балалар дөньясы / Н. Исәнбәт. – Казан, 1970.
3. Бакиров М.Х. Татар халык авыз иҗаты / М.Х. Бакиров. – Казан, 1988.
4. Шакирҗанова Ә.Б. Мәктәптә халкыбызның йола-бәйрәмнәре / Ә.Б. Шакирҗанова. – Казан, 2004.
5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан, 2005.
6. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары.Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980 нче ел.
7.Белов А.В. Их, бу кара мәче! Хорафатлар турында очерклар / А.В. Белов. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1982.