Татар теленн?н чыгыш «Укучыларны? б?йл?нешле с?йл?мен ?стер?д? коммуникатив к?нег?л?р куллану»


Тема: Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерүдә коммуникатив
күнегүләр куллану.

Коммуникатив принцип нигезендә татар телендә ачык,аңлаешлы,иркен сөйләшергә,аралашырга өйрәтү ята.Коммуникатив компетенция-аралашу максаты һәм сферасыннан чыгып ,үз сөйләмеңне булдыру өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләргә ия булу дигән сүз ул.
Рус балаларына татар теле өйрәтүнең төп максаты-аларны бу телдә сөй-
ләшергә өйрәтү.Шуңа күрә ,яшь үзенчәлекләрен искә алып һәм дәресне оештыруның төрле алымнарын кулланып,укучыларны мөмкин кадәр активрак сөйләмгә тартырга кирәк.Икенче телдә аралашу алу өчен,укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш:1)аралашу шартларын белү; 2)сөйләмне дөрес оештыра алу; 3)тел берәмлекләреннән урынлы файдалану; 4)кире бәйләнеш булдыру. Хәзерге көндә мәктәптә рус телле укучыларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү,камилләштерү бик мөһим мәсьәлә.Укучылар 11 нче сыйныфны тәмамлаганда татарча бәйләнешле сөйләм төзи алсыннар өчен укытучыга күп көч куярга,күп эзләнергә туры килә.Мин 2,4,6,9 нчы сыйныфларда эшлим.Һәрбер сыйныфның үз үзенчәлеге.Һәр сыйныфта 12-15% кадәр материал бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелә.
Программада һәр сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү өчен аерым эш төрләре һәм темалар тәкъдим ителә.Укытучы укучылардан сүзлек булдыруларын һәм өйрәнелә торган сүзләрне махсус дәфтәргә язып баруларын таләп итәргә тиеш.Еш кына шул сүзләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзетү,аларны диалог һәм монологлар төзүдә файдалану укучыларның сүз байлыгын арттырачак, бәйләнешле сөйләм оештыруга ярдәм итәчәк.
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла.Сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар,укытучы биргән җөмләләрне,текстны күчереп язу,матур язу күнегүләре кебек эшләр дә ярдәм итә.
Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алуга,укуга дәртләндерә,анда фән белән кызыксыну уята. Санап чыккан күнегү төрләреннән эзлекле һәм системалы файдалану укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә,аларны ирекле аралашуга күнектерергә мөмкинлек бирә.