Программа Балалар бакчасында театр эшч?нлеген оештыру


«Теремкәй»5нче катнаш балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Программа
“Балалар бакчасында театр эшчәнлеген оештыру”
Методик кулланманы төзеделәр:
Курамшина Миләүшә Нәҗип кызы
татар теленә өйрәтүче тәрбияче

Яр Чаллы - 2015 ел.
1. Аңлатма язуы.
Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр мәктәпкәчә тәрбиягә дә зур йогынты ясый. Мәгарифтәге юнәлешләр үзгәреше- белем формалашу ориентациясе- күпкырлы үсеш күнекмәләре формалаштыру бурычы бөтен үсеш этабында да иң мөһим чара булып тора.
Мәктәпкәчә тәрбия- мәгариф өлкәсендә беренче һәм иң җаваплы звено булып тора. Мәктәпкәчә яшьтә туган телне белү, баланың иң мөһим табышы булып тора. Чөнки бу яшьтә бала бик тиз үзләштерә, истә калдыра.Шуңа күрә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм үстерү иң мөһим проблема. Халыкның рухи мирасы, күңел җәүһәрләре балага дөрес, нәтиҗәле тәрбия бирүдә бай хәзинә.Табигать тарафыннан кешегә сәләтләр төрлечә бирелә, ләкин даими күнегүләр ярдәмендә һәр баланың сәләтен үстерергә мөмкин.
Сөйләм телен үстерү- ул телнең образлы, эмоциональ булуын да ачыклый.Кешенең сөйләме образлы, сәнгатьле булырга тиеш.
Психолого-педагогик әдәбиятны анализлау, сөйләм сәнгатьлелеге интеграль характерны кирәклеген күрсәтә. Ул вербаль(мимика, ишарә,кыяфәт) һәм вербаль булмаган(интонация, лексика, синтаксис) чараларын үз эченә ала.
Без тиз арада балалар бакчаларына йөрүчеләргә татар һәм рус телләрен уңайлы һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлы.Телләр үзләштерү байлык! Республикабызның киләчәге булган балаларның дәүләт телләрен үзләштерү процессына мәктәпкәчә яшьтә үк старт бирү-мәктәп,югары уку йортларында белем алу этабы өчен яхшы фундамент әзерләү ул.Балаларга тәкъдим ителгән укыту-методик комплектлары нигезендә шөгыльләнүләрен,беренче чиратта,мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә профессиональ итеп оештыру зарурлыгын кабат-кабат ассызыкланды.Заманча педагогик технологияләр белән янәшә мультимедиа чараларын һәм Интернет мөмкинлекләреннән киң файдалану өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте мул ярдәм итте.
Сәнгатьле сөйләм формалаштырганда балага белем бирү шартлары гына түгел, ә аларны эшкәртергә һәм үзләренең карашын билгеләргә дә мөмкинлек бирә.Моның өчен иң әйбәт чара булып театральлештергән шөгыльләр тора.Чөнки уен- мәктәпкәчә яшьтәге балаларда иң әһәмиятлеләрдән санала.Ә театр иң демократик, яшь үзенччәлекләренә туры килерлек сәнгать төре. Ул педагогик һәм психологик актуаль проблемаларны хәл итәргә булыша. Алар әхлак тәрбиясе бирергә , коммуникатив шәхес формалаштырыга, күзаллау, фантазия, инициатива, фикер йөртүгә, туган телне яратырга ярдәм итә. Театральләштергән шөгыльләр аша балалар образлар, тавыш, буяу аркылы әйләнә-тирә белән танышалар.Театраль чара аша бала яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр, матур әдәбиятка кызыксыну, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерү зәвык һәм әхлак тәрбиясе алалар.
1.1.Актуальлеге.
Методик кулланма баланы индивидуаль, кабатланмас зыялы шәхес итеп тәрбияләүне күз алдында тота. Махсус театральләштерелгән шөгыльләр балаларның сөйләм үстерүдә зур чара. Ә сөйләм үстерү- зур проблемаларның берсе.
1.2. Яңалык.
Методик кулланмада зурлар төркемендәге балаларның сөйләм телен үстерү театраль һәм уен эшчәнлеге чаралары һәм методлары системага салынган.
1.3. Максат.
Театральләштергән шөгыльләрдә зурлар төркемендәге балаларның вебаль һәм вербаль булмаган сөйләм телен үстерү.
1.4. Бурычлар.
Театр уеннарына уңай караш, укыту методик комплекты буенча ясалган аннимацион сюжетларныуйнау теләге, яшьтәшләренә эмоциональ уңай караш, Идел буе халыклары культурасына, гореф-гадәтләренә, үз-үзләренә ышану хисе, ихтыяр көче тәрбияләү.
Психофизик процесслар (хәтер, танып-белү, фикерләү сәләте), вербаль һәм вербаль булмаган сөйләм теле, иҗади сәләт(рольләрне башкарырга), махсус күнекмәләр(актер, тамашачы) үстерү.
Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларны театр культурасына якынайту, театр төрләре, халык авыз иҗаты, укыту методик комплекты буенча аннимацион сюжетларны, вербаль һәм вербаль булмаган сөйләм төрләре аша образларны сүрәтләргә өйрәтү.
1.5. Яшь үзенчәлеге.
Театр эшчәнлегендә 6-7 яшьлек балалар катнаша. Чөнки бу яшьтә балалар актив һәм мөстәкыйль уеннарга иҗади карыйлар.
1.6. Дәвамлылыгы.
6-7 яшьлек балалар белән ел дәвамында шөгыльләнү.
1.7.Шөгыльләр формасы һәм режимы.
Шөгыльләр атнага бер тапкыр, төркемнәргә бүлеп уздырыла.Шөгыльнең озынлыгы-25 минут. Структурасы шөгыльнең максатыннан чыгып төзелә. Һәр шөгыльдә нинди дә булса яңалык булырга тиеш: күнегү, бирем яки уен.Шөгыль һәрвакытта , укыту методик комплектыннан аннимацион сюжет карау белән тәмамлана.Театр курчаклары кулланган шөгыльләрдә бармак гимнастикасы файдалыныла.Шөгыльләрне үткәрү формалары төрлечә: теоретик шөгыльләр(уку, тәрбияче сөйләме, балалар белән әңгәмә, балалар сөйләме, тәрбияче үрнәге), практик шөгыльләр(курчак спектакльләренә әзерләнү һәм үткәрү, әкиятләрне сәхнәләштерү)
1.8. Көтелгән результат
Шөгыльләрне уздырганна соң балаларда билгеле бер белемнәр, күнекмәләр, вербаль һәм вербаль булмаган сөйләм теле, үз-үзенә ышанучанлык, сәләтләрен ачыклау барлыкка килә,татар теле буенча белемнәрен ныгыту.
1.10. Методик кулланманы ассызыклау ысуллары.
КВНнар, әдәби викториналар, конкурслар, ачык шөгыльләр,
Балалар өчен уздырылган бәйрәм чараларында катнашу,
Җәй аларында уртанчылар төркемендәге балаларга спектакль күрсәтү,
Театр көненә спектакль күрсәтү,
Педагоглар киңәшмәсендә иҗади отчет ясау,
Методик берләшмәләрдә катнашу.
2. Ата-аналар белән эш юнәлешләре.
Ата-аналарны ачык шөгыльләргә чакыру,
Ачык ишекләр көненә чакыру,
Гомуми ата-аналар җыелышларында балалар белән чыгышлар ясау,
Курчаклар тегүгә ата-аналарны җәлеп итү.
3.Укыту-тәрбия процессын оештыру методлары һәм алымнары.
Театр шөгыльләрен оештыруда практик методлар киң кулланыла: аннимацион сюжет ,уен, уенны импровизацияләү методы(баланың көнкүрештән театр сәнгатенә күчү күпере), күнегүләр, сәхнәләштерү һәм драматизацияләү.
Сүзләр методы: сөйләү, тәрбияче укуы, балалар сөйләве, әңгәмәләр, халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү.
Бөтен методлар да комплекслы кулланыла.
Тематик план.
Ай ШөгыльләрШөгыльләр эчтәлеге.
октябрь1 шөгыль“Теремкәй” әкиятен бармак театры аша күрсәтү.(УМК)
“Күңелле хәрәкәтләр” уены.
“Хайваннар дөньясында” көенә импровизация.
Хәрәкәтле уен “Катып кал”
2 шөгыльТеатр төрләре белән таныштыру.
Мини-сценка «Аш бүлмәсе»
Тавышны үзгәртүгә күнекмәләр “Хайваннар тавышы”
Уен “Ак куян”(УМК)
3 шөгыль 1 .Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату, “тамашачы”, “актер” төшенчәләрен бирү.
2.Рифмада уеннар.
3.Эмоция тәрбияләү өчен күнекмәләр(шатлану, шаккату)
4.Уен “Яфрак бәйрәме”(УМК)
4 шөгыльАртикуляцион гимнастика.
«Ишарә» тәшенчәсен бирү.
Уен “Ишарәне танып бел”
“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.(УМК)
ноябрь
ноябрь 1 шөгыльТеатр профессияләре белән таныштыру (Актер, драматург, режиссер)
Сәхнә пластикасы турында аңлату.
Уен “Геройның мимикасын аңлат”
«Кем эшләми-шул ашамый” мини-сценкасынсәхнәләштерү(УМК)
2 шөгыльТелгә гимнастика.
Эчтәлек сөйләү ”Туган көн”(УМК)
Мини-сценка “Акбай туган көнгә бара”(УМК)
Хәрәкәтле уен “Тавык һәм чебиләр”
3 шөгыльТеатраль күнегү.
Театраль уен “Син нишлисең”
Ритмопластика (“Хайваннар дөньясында” көенә)
Хәрәкәтле уен “Утырып туйдык”
4 шөгыльТел шомарткыч.
“Тәрҗемәче” уены.
Уен “Көзге”
“Насос”, “Шарны кабарт” күнегүләре.
Мини-этюдлар “Бармак театры”
декабрь 1 шөгыльТеатрпрофессияләре (композитор, бутафор, ут бирүче, гример).
Уен “Исемеңне чәбәклә”, “Баскыч” (тавыш югарылыгы өчен)
Уен “Кем икәнен әйт”
Мини сценка“Куянкайга кунакка” сәхнәләштерү (УМК).
2 шөгыль Сулыш гимнастикасы.
Уен “Тылсымлы таяк”
Аннимацион сюжет «Уенчыклар үпкәләгән сәхнәләштерү” (УМК)
Уен “Кем артта”, “Кем кычкырды”
3 шөгыльТизәйткеч.
Рифма уеннары.
Уен “Агач курчаклар”
Аннимацион сюжет “Кафега барабыз” сәхнәләштерү (УМК)
Уен “Очты-очты”
4 шөгыль 1.Уку һәм импровизация“Кар бабай.”
2. Кыш турында мәкальләр һәм әйтемнәр.
3. Пантомимик этюдлар “Кар бабай ясыйбыз”, “Карлы Уены”
4.Уен “Туңдырам”
январь 1 шөгыльАннимацион сюжет “Батыр Мияу беллән куркак куян сәхнәләштерү” (УМК).
“Тәрҗемәче “уены.
Кышкы уеннар.
2 шөгыльТел шомарткычны төрле интонациябелән әйтү.
Түгәрәктә күнегүләр “Йөрү үзенчәлекләре”, “Егылу”
Уен “Нәрсә дөрес түгел-төзәт”
Сулыш хәрәкәтләре.
Уен-импровизация «Кар ява»
3 шөгыльТелгә гимнастика.
Уен “Кем күбрәк исем әйтә”
Бармак уены.
Мини-сценка“Мияу адашкан”(УМК)
Уен “Катып кал”
4 шөгыльСөйләм тренингы., туп белән.
Татар халык әкияте “Кем нәрсә” ярата сәхнәләштерү.
Уен “Кәеф ничек”
Хәрәкәтле уен “Үз урыныңны тап”
февраль 1 шөгыль Дикциягә күнегүләр.
Уен “Тавыш белән әйтеп бетер”
Мини-сценка «”Тәмле” кафесында сәхнәләштерү»(УМК)
Җыр “Матур күлмәк”(УМК)
2 шөгыль”Ике ялкау “ әкиятен уку һәм эчтәлеген сөйләү.
Уен “Кем оча”
Хәрәкәтле уен “Песи һәм тычканнар”
3 шөгыльТизәйткеч.
Этюд “Бу мин!”, “Бу минеке”, “Бир миңа!”
Күнегү “Ишарәләп күрсәт”
Хәрәкәтле уен “Кем тизрәк”
4 шөгыльТел шомаркыч.
Бит мускулларына тренировка “Боз сөнгесе”, “Шалтай-балтай”.
Уен “Әйтеп бетер”
Хәрәкәтле уен “Буяулар”
1 шөгыль“Пантомима” төшенчәсен бирү.
Пантомимик этюдлар “Мин туңдым”, “Ми н ашханәдә”, “Мин караңгы бүлмәдә”
“Юмарт аю” аннимацион сюжетын сәхнәләштерү
Уен “Яңгыр һәм кояш”
март 2 шөгыльИнтонациягә күнегүләр.
Этюдлар “Әбинең куллары пычранган”,”Теш сызлый”.
Уен-күнегү “Күршеңә бир”
“Урманда зур концерт” инсценировкасы. (УМК)
3 шөгыльНәүрүз бәйрәме турында сөйләү.
Эндәш өйрәнү.
Уен “Без-без идек”
4 шөгыльТеатр көне (эчтәлеге)
Мини-сценка“Урман китапханәсендә”сәхнәләштерү (УМК)
Уен “Тәрҗемәче”, “Киресен әйт”
Уен “Интервью”
апрель 1 шөгыльАртикуляцион гимнастика.
Ихтибарлылыкны үстерүче уеннар.
Сәхнә сәнгате белән таныштыру.
“Кем нәрсә ярата ?”аннимацион сюжетын сәхнәләштерү.
2 шөгыльТизәйткеч.
Күнегүләр “Кайтаваз”, “Баскыч”,”Каурыйны өреп төшер”
Г.Тукай “Кәҗә белән сарык” әкиятен драмалаштыру.
3 шөгыль Әдәби викторина “Тукай әкиятләрен беләсеңме?”
4 шөгыль 1.Сөйләм тренингы.
2.Хайваннарны импровизацияләү.
3.”Циркта”аннимационсюжетынсәхнәләштерү
4.Курчаклар белән мини-этюдлар.
5.Уен “Песи һәм тычканнар”
май 1 шөгыль Тел шомарткыч.
Иҗади бирем “Күңелле сәяхәт”
Уен “Кем ничек йөри”
Уен “Чума үрдәк,чума каз”
2 шөгыльӘңгәмә “Шатлана беләсеңме?”
Рифма уеннары.
Уен “Сихерле әйләндерү”
Уен “Тәрҗемәче”
3 шөгыль Тизәйткечне төрле интонациядә әйтү.
Кызыклы шигырьләр уку.
Уен “Тасвирлау буенча тап”
Уен “Йөзә, оча, үрмәли”
4 шөгыльА.Алишның “Сертотмас үрдәк әкиятен ” сәхнәләштерү.
Файдаланылган әдәбият.
1.Борһанова Р.А., Юсупов Ф.Ф. Балалар бакчасында татар теле өйрәтү программасы, 2004.
2.Борһанова Р.Г. “Туган як табигате белән таныштыру”
3.Гөлбакча (хрестоматия)
4.Закирова К., Гаффарова С. “Әткәм-әнкәмнең теле”, 2010.
5.Зөлфәт. “Матур бабай”., 2012.
6.Зарипова З.М., Хәмитов И.М. “Бал бабай”.
7.”Иң матур сүз" (хрестоматия)
8.Исмәгыйлова С.Г. “Туган тел-очар канат”, 1994.
9.Ибраһимов Ф. Балалр бакчасында нәфис сүз., 1985.
10. Шәрәфетдинов З.Т. Балалар бакчасында татар теле өйрәнү.