Тел, ?д?бият д?ресл?ренд?, сыйныфтан тыш чараларда патриотизм ??м гражданлык хисл?ре т?рбиял??


Заһидуллина Энҗе Габделхай кызы
Менделеевск муниципаль районы
3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тел, әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда патриотизм һәм гражданлык хисләре тәрбияләү
Бүгенге көндә мәгариф, белем бирү системасы алдында җәмгыятьтә яңа карашлы, үзгәчә фикер йөртә алырдай кешеләр тәрбияләү  -  заман  таләбе булып кала. Шуңа күрә һәр мөгаллим алдында укучыларда гомумкешелек сыйфатлары булдыру һәм һәр яктан мәгълүматлы, киләчәген алдан күрә, планлаштыра алган; рухи яктан бай, иҗади фикерләүче, милли үзаңга, патриотизм һәм гражданлык хисенә ия булган шәхес үстерү бурычы тора. Патриотик тәрбия бирү ул бала күңелендә туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, Туган илнең табигатенә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт белән бергә шәхесләр, Ватанга лаеклы уллар, кызлар итеп тәрбияләү. Туган җир! Һәр кеше өчен ата - анасы кебек үк кадерле. Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шунда аның теле ачыла, тәүге сүзен әйтә. Боларга шулай ук әти, әни, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел - безнең барлык якын кешеләребез керә. Үз төбәген, аның тарихын, белмәгән, өйрәнмәгән , аңа битараф кешене үз туган илен ярата дип әйтеп булмый. Димәк, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган төбәк материалларын белү, өйрәнү әһәмиятле.
Шулай ук халкыбызның милли мирасыннан файдалану балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә, милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләргә мөмкинлек бирә. 
Укыту һәм тәрбия - бердәм процесс. Шуңа күрә балаларга патриотик тәрбия бирү тел һәм әдәбият дәресләре белән бергә, сыйныфтан тыш чаралардан башка мөмкин түгел. Татар төркемнәрендә эшләүче һәрбер тел һәм әдәбият укытучысы аны 1нче сыйныфның 1нче дәресендә “ТУГАН ТЕЛ” шигыре белән башлый. Р Вәлиеваның “Иң матур җир”, Г.Афзалның “Ана теле”, Ш.Галиевның “Туган тел”, Н.Арслановның “Тел”, Х.Туфанның “Казан турында җырлар” Б. Рәхмәт “Алтын безнең җир” шигырьләре белән дәвам итә. Башлангыч сыйныфлар белән эш яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла.
Урта сыйныфларда патриот әдипләребез - Муса Җәлил, Абдулла Алиш кебек балалар өчен иҗат иткән шагыйрь, язучыларыбызның “Чәчәкләр”, “Кызыл ромашка”, “Тик булса иде ирек”, “Җырларым, “Бер үгет”, ”Имән”, ”Катыйльгә” шигырьләре; И.Газиның “Йолдызлы малай”, Л.Ихсанованың “Лачын кыз”, Г. Әпсәләмовның “Миңа 19 яшь иде”, Г. Кутуйның “Сагыну”, Ә. Еникинең “Кем җырлады?”, М. Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәрләре зур кызыксыну белән өйрәнелә.
Мәктәбебездә патриотик тәрбия, укучыларга белем бирү белән беррәттән, төрле сыйныфтан тыш чараларда: тәрбия сәгатьләре, әдәби кичәләр, шигырь конкурслары, әсәрләрне сәхнәләштерү, очрашулар аша да бирелә. Моның өчен төбәгебездә бөтен шартлар да бар. Бүгенге көндә районыбыз җирлегендә 36 элеккеге сугышчы - ветеран , Геройлар Аллеясы, Мәңгелек Ут һәм һәлак булган якташлар истәлегенә төзелгән мемориал, 7 Советлар Союзы Герое, Әфган сугышы ветераннарына багышланган мемориал, “Патриот” клубы – болар барысы да хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур ярдәм. Күптән түгел Сталинградны саклауда катнашкан ветеран Волков Александр Дмитриевич белән булып узган очрашу да балалар күңелендә тирән эз калдырды. Мондый чаралар укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү белән беррәттән хәрби - патриотик тәрбия биреп кенә калмый, Ватаннары белән горурлану, туган җиргә мәхәббәт, тәрбияләргә ярдәм итә.
Татар халкының тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре, милли киемнәре, бәйрәмнәре һәм Республикабызның иҗтимагый тормыш вакыйгалары, символикасы белән даими таныштырып тору гына түгел районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларының: рус, удмурт, мари һәм башкаларның үзләренә хас гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен өйрәнү дә бик кирәк. Менделеевск халкын өлге итеп куярлык. Гомер-гомергә төбәгебездәге татарлар, руслар, марилар, удмуртлар һәм башка милләт вәкилләре якын дуслар, туганнар булып яшиләр, тырышып хезмәт итәләр. Һәр халык үзенең гореф-гадәтләрен саклый һәм үстерә. Сабан туе, Семык һәм Гырон-Быдтон менделеевлыларның уртак бәйрәмнәренә әверелде.
Танылган якташларыбыз шагыйрь Марсель Гыймазетдинов белән шагыйрь-публицист Дифкат Сирайларның тормыш һәм иҗат юлы да мактауга лаек. Икесенә дә туган як табигатен, җирне, кешеләрне өзелеп ярату хисләре берсеннән-берсе матур шигырьләр иҗат итәргә этәргеч биргән. Кайда гына яшәсәләр дә, нинди генә эштә эшләсәләр дә туган як, туган авыл, аның халкына багышланган язмалары туа торган.
Алар җаннарын тынгысызлап торган: туган авыл, туган җир, туган туфрак, туган ил; табигать һәм тормыш; гаилә, ана белән бала; милләт язмышы, ил гаме кебек кешелекнең мәңгелек темаларын дәвам итәләр. Төбәгебез әдипләре кешеләр арасындагы: хезмәттәге һәм тормыштагы тырышлык, сабырлык, намуслылык; батырлык һәм куркаклык, мәхәббәт һәм нәфрәт, азатлык һәм коллык, сугыш һәм патриотизм, милли җанлылык кебек сыйфатларга аеруча игътибар итәләр. Шуңа күрә, якташ язучыларыбыз иҗатын өйрәнүнең әһәмияте гаять зур, чөнки укучыларның әдәбият өлкәсендә, төрле фәннәрдән алган белемнәре баеп, бу белемнәрен җәмгыятьтә файдалы эшләрдә кулланырга мөмкинлек туа; туган төбәгенә, Ватанына мәхәббәт арта, язучы якташлары белән горурлану хисләре уяна. Ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләүдә туган як тарихын өйрәнү зур ярдәм итә. Үз төбәген, аның тарихын, белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кешене үз туган илен ярата дип әйтеп булмый. Димәк, туган илне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган төбәк материалларын белү әһәмиятле. Менделеевск районының үсешенә бәйле гаҗәеп бай тарихы һәм туган якны өйрәнү музее бар. Ул - тарих һәм әдәбият укытуның аерылгысыз бер өлеше. Андагы күп санлы экспонатлар балаларга патриотик тәрбия бирүдә бик мөһим. Мәктәбебез укучылары музейда еш булалар.
Патриотик тәрбия бирүне әхлак, хезмәт, экологик һәм башка тәрбияләрдән аерып карарга ярамый. Алар үзара бәйләнештә бергә үрелеп алып барылса гына, патриотизм һәм гражданлык хисләре тәрбияләүдә уңышка ирешеп була.