Выступление на тему: Тормыш—мог?иза ул. ??м бу мог?иза — ??ркайсыбызны? ?з кулында


Тормыш—могҗиза ул. Һәм бу могҗиза — һәркайсыбызның үз кулында. Һәркемнең сау-сәламәт буласы килә һәм моңа төрле юллар белән ирешә ала. Кемдер ныклап спорт белән шөгыльләнә, ә кемдер ничек туклануын ныклы контрольдә тота. Бу очракта бар да: яшәү рәвеше дә, туклану да, кешене чолгап алган мохит тә зур әһәмияткә ия. Тормыш — иң зур хәзинә ул! Аек фикерле һәркем гомерен бәхетле һәм файдалы итеп уздырырга тели. Аңлашылганча, озын гомерле булу һәм ныклы сәламәтлек һәркем өчен кагыйдә булырга тиеш тә, тик чынлыкта гел алай түгел шул.
“Әллә нәрсә булды: әле чуан, әле арпа чыгып тилмертә, суыгы да гел миңа гына каныкты”, – дип зарланабыз кайчак. “Иммунитетың төшкән, иммун системаң какшаган синең”, – диләр безгә. “Иммунитет” сүзен һәрвакыт аңлап кулланабызмы соң?Иммунитет – организмның үзен генетик ят матдәләрдән саклавы, ягъни, вируслардан, микроорганизмнардан, чит аксым һәм күзәнәкләрдән арынуы. Сулыш алган, ризык капкан саен безнең организмга “дошманнар” үтеп керә, тиребезгә бактерия, вирус, гөмбәчекләр “һөҗүм итә”. Ә эчебездә бертуктау-сыз үрчеп торучы зарарлы күзәнәкләр үз эшләрен эшләп ята. Арада яман чир тудыручы күзәнәкләр дә шактый: сәламәт дигән кешедә дә алар 10-20 миллионлап була. Шушы “дош-ман армиясе”нә каршы көрәшүче көч “иммун системасы” дип атала.Иммун системасы организмны сакласа да, үзе какшап китәргә мөмкин. Сәнәгать үскән, техноген һәлакәтләр ешайган, табигатькә корткычларча караш көчәйгән заманда һава, су, туфрак, торак йортыбыз үзләре үк зыянлыга әйләнә һәм организм үзен үзе саклый алмас хәлгә килә. Кеше сәламәтлегенең ниндилеге аның тормыш рәвешеннән (хезмәт, ял, ашау-эчү тәртибе, спортка мөнәсәбәте һ. б.), ул яшәгән төбәктәге экология торышыннан, нәселдән килгән үзенчәлекләрдән һәм медикаментлар, дару үләннәре кулланудан тора. Спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотиклар, физик активлык кимү, йокы җитмәү, дөрес тукланмау, витаминнар һәм минераллар кытлыгы, антибиотикларны чамасыз куллану – болар һәммәсе дә орга-низмның яшәү көченә турыдан-туры йогынты ясаучы факторлар. Даими рәвештә киеренкелектә яшәүчеләр еш авырыйлар, көр күңелле, тормыштан, иҗаттан, эштән ләззәт алып, гаиләләрендә бәхетле яшәүчеләр сирәк авырый һәм озаграк яши. Организмыбызны ныгыту һәм авыруларга каршы торучанлыгыбызны арттыру өчен без ниләр эшли алабыз? Иң элек, табигатькә якынрак торырга – җылыдан һәм суыктан, судан һәм яктылыктан, һавадан һәм кояштан, витаминнарга бай ризыклардан файдалана белергә. Җылы һәм салкын суны чиратлаштырып коену, чыклы үләндә яланаяк йөрү, мунча сихәте, фитотерапия, массаж, тынычландыргыч күнегүләрне дә онытмаска кирәк.Чыныгу – гади дә, көчле дә чара. Контраст душ алганда бер минут чамасы өстән җылы су коясы (бу вакытта киерелеп, җилкәләрне җәеп җибәрергә кирәк), аннары тән түзәрлек дәрәҗәдәге салкын суны башта уң аяк балтырының тышкы ягына, аннары эчке ягына юнәлтәсе, ун секундтан соң шуны ук сул аякта кабатлыйсы, шулай ук итеп кулларны коендырасы да тиз генә күкрәк, корсак, баш артына һәм йөзгә сирписе. Бу процедураны берничә тапкыр кабатларга кирәк. Кыш көне төбенә салкын су салынган ваннада атлап йөрергә була. Һәр адым саен аяк судан тулысынча чыгарга тиеш. Аннары аны тиз генә корытып, җылы оекбаш кияргә кирәк.Иммун системасы өчен С, А, Е витаминнары да бик файдалы. Алар цитрусларда, кивида, помидорда, кызыл төстәге җиләк-җимештә, үсемлек мае һәм чикләвектә күп.
Нәрсә соң ул прививка? Алардан куркырга кирәкме? Әйдәгез, бу сорауга җавапны бергәләп эзлик.
Прививкаларны йогышлы авыруларга (инфекцияләргә) каршы ясыйлар, ләкин бөтенесенә дә түгел, бары тик куркыныч, тиз тарала торган һәм өзлегү, хәтта үлемгә китерә торган инфекцияләргә каршы гына. Балаларга беренче чиратта еш очрый торган йогышлы авыруларга каршы прививка ясыйлар. Бума ютәл (коклюш), дифтерия, кызылча (краснуха), кызамык, паротит эпидемиясе, полиомиелит һәм шулай ук зурлар арасында еш очрый торган туберкулез, гепатит вирусы, столбняк, грипп авыруларына каршы да үткәрәләр.Прививкалар ясауның төп максаты — иммунитет (яки авыруга бирешмәүчәнлек) булдыру. Прививка ясау нәтиҗәсендә организмда авыруларга каршы ак кан тәнчекләре ясала. Алар организмга кергән микробларны юк итәләр яисә көчсезләндерәләр. Хәзерге вакытта төрле авырулары булган балаларга ясый торган яңа төр вакциналар чыгарылды. Прививкалар үткәрү нәтиҗәсендә дөньяда чәчәк (оспа) авыруы бетерелде, кызамык — 500, паротит эпидемиясе — 150, дифтерия авыруы — 200, бума ютәл — 40, столбняк 50 тапкырга азайды. Ләкин әле тынычланырга иртә.1990нчы елларда дифтерия авыруы баш күтәрде. Рәсәйдә 100 меңгә якын кеше авырды, үлем очраклары да булды.Соңгы елларда прививка алмаган балалар арасында бума ютәл авыруы күп булды. Бу авыруны бигрәк тә 1 яшькәчә балалар авыр кичерә, чөнки сулыш туктау куркынычы бар, бала үләргә мөмкин.Туберкулез авыруы турында әйтәсе дә юк, чөнки ул тирә-якта киң таралган авыру. Бигрәк тә прививка алмаган 3 яшькәчә балалар арасында авыр үтә торган пневмония, менингит, остеомиелит авырулары булырга мөмкин, алардан үлем очраклары да юк түгел.Күп кенә әти-әни уйларга мөмкин, мин баланы чыныктырам, төрле витаминнар бирәм. Шуның белән авыру минем баланы читләтеп үтәр дип, бәлки шулай булыр да, ләкин бу бернәрсәне дә расламый, бары тик аларга бәхет елмайган, алар авыру кешеләр белән очрашмаган (бәлки бу прививка алган кешеләр аркасындадыр?).-Вакциналаштыру нәтиҗәсендә полиомиелит, дифтерия, кызамык, туберкулез, коклюш кебек каты авырулар саны кимеде. Ә бит бер яшькә кадәрле балалар арасында туберкулез менингиты эләктергәннәрнең барысы да үлеп бара иде. Соңгы ун елда кызамык белән авыручылар да юк. Димәк, вакциналаштыруның файдасы күз алдында.
-Вакциналаштыру, киресенчә,  шикәр диабетын, отитларны булдырмаска ярдәм итә. Ә менә таралган склероз авыруы “яшәрде”. Элек ул 35 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә булса, хәзер сирәк кенә үсмерләрдә дә очрый. Хәзер бит склерозга диагноз кую мөмкинлекләре дә үсте.Бездә озакка сузылган сары авыруын В гепатитына каршы вакциналаштыруга сылтарга тырышулар булды. Ә сары авыруын төрле сәбәпләр китереп чыгара, әйтик, авырлы вакытта әни кешедә күзәтелгән анемия яки аналыктагы төрле инфекцияләр.
-Кайсы балаларга прививкалар ясарга ярамый?
Һәр прививка төренең ярамаган яклары бар. Бу исемлек куллану инструкциясендә күрсәтелгән. Беренче чиратта прививкаларны авыру балаларга ясарга ярамый. Прививка ясау вакытына хроник чирле бала да сәламәт булырга тиеш.
-Бу очракта ОРЗ күздә тотыламы...
-ОРЗ яки ОРВИ гына түгел, бәлки йогышлы авыруларның барысы да, шул исәптән, кискен-эчәк авырулары, җил чәчәге, пневмония, бөерләр ялкынсынуы һәм кискенләшү стадиясендәге теләсә кайсы авыру. Бу очракта авыру балага билгеле бер вакыт бирелә, аның дәвамлылыгын участок табибы үзе һәм иммунологик комиссия билгели.
Үпкә, йөрәк-кан тамырлары, бронхиаль астма, кан авырулары, хроник пиелонефрит белән авыручы балалар да куркыныч төркемгә керә. Бу группа балаларга прививка индивидуаль календарь буенча ясала.
-Күп кенә ата-аналарны прививкадан соң температура күтәрелү, аллергия, салкын тию билгеләре куркыта. Болар барысы да прививкадан соң хәлнең катлаулануына керәме?
-Организмның прививкага җавап бирүе белән хәлнең катлаулануы икесе ике нәрсә. Коклюш, дифтерия, столбнякка каршы прививка ясалганда температура 38,5-39га кадәр күтәрелергә, шулай ук гомуми көйсезлек күзәтелергә  мөмкин. Әмма кагыйдә буларак, бу билгеләр өченче көнгә бетә. Ә менә аллергия белән интегүче балалар да бар. Тикшерүләр күрсәткәнчә, вакциналаштыру аллергия куркынычын һич тә арттырмый. Катлауланулар булганда бала ашаудан баш тартырга, температура 39га күтәрелергә мөмкин.
Мондый очраклар үзәк нерв системасы авырулары булган балаларга карый. Аларга прививка невропатолог белән киңәшкәннән соң гына ясала.
-Шулай да вакцинацияләүдән соң организмның җавап бирүе түгел, нәкъ менә катлаулану очраклары еш буламы?
- бары җиңел һәм уртача формадагы гомуми һәм урынлы характердагы реакцияләр генә.
-Прививкага алдан ничек әзерләнергә?
Һәр вакциналаштыру алдыннан бала билгеле бер стандарт нигезендә тикшерелә: кан,сидек, анализы алына, иммунолог, невропатолог, окулист, педиатр тикшерүе аша уза. Прививка ясар алдыннан температурасы үлчәнә, сулышы, пульсы тикшерелә, табиб тикшерү үткәрә.
-Россиядә, прививкалардан баш тарту фактлары бармы?
-Бүген биш ел элек вакыт белән чагыштырганда прививкалардан баш тарту өч тапкыр артты. Бу бездә генә түгел, Россия, Татарстан буенча да шулай. Мәсәлән, балалар бакчасындагы мөселман группасына йөрүче балаларның берсенә дә прививка ясатылмаган, чөнки ата-аналары рәсми рәвештә баш тартты. Андый очракларда баланың язмышы өчен ата-ана җаваплы.
Әмма шуны истә тотарга кирәк, прививка ясалмаган бала потенциаль инфекция учагы булып тора.
×××
Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турындагы  РФ Законы нигезендә ата-аналарның прививкалардан баш тартырга тулы хокукы бар һәм мондый очракларда да аларның хокукы чикләнми – аларның балалары балалар бакчасына, мәктәпкә алынырга тиеш.Әгәр әйләнә-тирәдә прививкалар ясатмаган балалар күбәеп китсә, авыру белән очрашу бу бала өчен бик начар тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә балага прививка ясатмау турында кәгазьгә кул куйганчы, һәрбер әти-әни шуны онытмаска тиеш: авыруны булдырмау, дәвалауга караганда җиңелрәк. Мин һәрберебезгә дә балаларыбызның таза-сау булып үсүләрен телим. Моның өчен безгә көчтән килгәнчә тырышырга кирәк.