“Шигърият кунакхан?се” (Зурлар ??м м?кт?пк? ?зерлек т?ркеменд? шигырь б?йгесе)


“Шигърият кунакханәсе”
(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә шигырь бәйгесе)
Тәрбияче: Әгъләмова Ф.Н.
3.03.17
«Туган ил». Сәхаб Урайский.
Нинди матур, иркен, саф һавасы,
Нинди күркәм безнең языбыз!
Кайда бар соң бездәгедәй язлар?
Гүзәл дә соң туган ягыбыз!
Һәр почмагы аның, һәр сукмагы,
Тиңсез матур, чиксез ягымлы,
Җирнең һичбер гүзәл урынына да
Алыштырмам туган ягымны.
Хәерле көн балалар, хөрмәтле кунаклар! Урамда яз сулышы; яз кояшы күзләребезне чагылдыра,битләребездән иркәли. Яз килгәч , күңелләрдә шигырь туа. Без дә бүген хисләргә бирелеп, шигърият кунакханәсе үткәрергә җыелдык.Бәйгенең максаты: ата-аналар белән берлектә балаларыбызны шигърияткә, туган илебезгә, ана телебезгә ярату,матурлыгына соклану,горурлану хисләре тәрбияләү.Сөйләм теленең үсешен, сәнгатьле сөйләү осталыгын үстерү.Шагыйрьләребезгә, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү.Киләчәктә үзебез тәрбияләгән балалардан да шагыйръләр үсеп чыксын иде дигән теләктә калам. Балалар күңеленә алтын бөртекләр чәчсәк, ул шытып чыгар.
Шигырьләр бит, балалар,
Витамин кебек алар:
Күңелләрне үстерә,
Йөрәкләргә көч бирә.
Бәйгене бәяләүче жюри әгъзалары белән таныштырып үтәм.
Мәктәп- бакча директоры Хузахметова Гөлназ Фирдәвисовна,
Жюри рәисе: укыту эшләре урынбасары Фазаелова Дилбәр Робертовна
Жюри әгъзасы: сәхнә осталыгын караучы Мухаметдинова Ләйсән Сириновна
Без бүген балаларның әниләре белән төрле темаларга багышланган матур шигырьләрен тыңлап үтәрбез.
Балалар сүзне сезгә , әниләрегезгә тапшырам.Рәхим итегез.Барыгызга да уңышлар телибез!
1.Ахмадгалиев Әмир “Батыр һөнәр”
2.Муллаяров Рамазан “Минем әти”
3.Гилязова Зәлия:”Солдат күңеле”
4.Хисматуллин Мансур “Минем бабай”
5.Нигматдинов Раяз”Солдат булдым”
6.Маликова Асылъяр “Рәхмәт төшкере”
7.Мирзашарипова Алия “Чебиләр сөенделәр”
8. Мансуров Эмиль
9.Мухамаева Сөмбел “Самый лучший”
10.Саетгараева Ләйлә “Әти дә көлеп торсын”
11.Минигалиев Артем
12. Саетгараева Ләйлә “Часовой”
13. Камалов Ильяс “Әтиемә”
Равил Фәйзуллин
Киләчәкнең башы - бүгенгедә.Нинди шатлык картлык көнеңдә -Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,Матур итеп туган телеңдә!
Хөрмәтле кунаклар, балалар бәйгебез тәмам, Хәзер сүзне жюри рәисе мәктәп- бакча директоры Хузахметова Гөлназ Фирдәвисовнага бирәбез.
Рәхим итегез.(Җиңүчеләрне грамоталар белән котлыйбыз). Җиңүчеләрне котлап, җыр башкарабыз.
Нигматдинов Раяз “Көчегем”
Гилязова Айзәдә, Гилязова Зәлия “Әтиемә”
Хөрмәтле кунаклар, баллаарыбызга киләчәктә дә төрле телләрдә шигырьләр өйрәтик, бигрәк тә үзебезнең ана телебезне кадерлик, яклыйк, саклыйк! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Бәйгебезне халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел”җыры белән тәмамлыйсы килә.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!