«Сау бул , башлангыч!»


Сау бул , Башлангыч!
Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар , чәчәкләр белән бизәлә. Укучыларның кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.

Талгын музыка уйный .” Укытучыма “ җыры .

1 укучы : Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек . Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә
Ничә тапкыр киеп карадык. “ 1нче сентябрь кайчан җитә дип ? “- дип әти - әниләребезне аптыратып бетердек . Мәктәптә безне укытучы апабыз каршы алды , җитәкләп “Белем иле”нә алып керде.
2 укучы: Әйе, хәтердә ул көн . 2010 нчы елның 1 нче сентябре әти - әниләребезнең , якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап бу ике катлы таш бина безнең икенче туган йортыбызга әйләнде, менә 4 ел инде без анда теләп , яратып белем серләренә төшенәбез .
Рәхмәт сиңа , яраткан мәктәбебез , зур рәхмәт !
“ Мәктәп “ җыры ф. Мортазин музыкасы , А. Хәмзин сүзләре.
1 кучы: Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым ,
Сумка тотып белем алырга дип ,
Борма сукмак буйлап атлавым .
2 кучы: Чәчәкләр тотып кулга ,
Без чыктык матур юлга
Һәркем белә әлбәттә ,
Без барабыз мәктәпкә !
Өйрәтәләр әниләр
Әйбәт булыгыз , диләр
Дәү әти , дәү әниләр :
- Хәерле юл , хуш ! – диләр.
3 укучы: Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,
Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә
Син инде уйнарга бармыйсың ,
Кыңгырау чакыра мәктәпкә....
(Бер укучы кыңгырау чылтыратып әйләнеп чыга )
1 кучы: Беренчегә килгән чагым истә
Бөтерчектәй нәни бер кызны
Каршы алды серле белем йорты ,
Дулкынланып түргә уздырды....
1 укучы: Әйдәгез әле дусларым , кунаклар , шул елларның ничек узуын хәтергә төшереп китик .
Укытучы : Әйе укучылар , беренче кыңгырау , беренче дәрес , аннан икенчесе , өченчесе һәм бик күп дәресләр . Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре , очрашулар , бәйрәм кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме , ачык дәресләр үткәрү , төрле бәйгеләр , атналыклар , һич кенә санап бетерерлек түгел . Кыскасы , 4 ел гомеребез заяга узмаган . Кадерле укучыларым ! Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә ныклы нигез , гүзәл башлангычлар булса иде дигән теләктә калам . Ә хәзер әйтегез әле укучылар , 4 ел буе сез аеруча кайсы фәннәрне үз иттегез?
1 укучы: Шушы еллар эчендә мин уку , татар теле фәннәрне бик теләп укыдым .
2укучы : Ә минем өчен математика , физкультура яраткан фәннәрем булды .
3 укучы: Рус телендә аралашу
Миңа җиңел бирелә ,
Ана телен дә яратам
Ул бит безгә бер генә .
4 укучы: Рәсем ясыйм матур итеп ,
Канатка оста менәм ,
Татар телен , рус әдәбиятын
Мин әле якын күрәм .
Барысы бергә : 4 ел буе иң югары
Өлгереш бездә булды ,
Үрнәк тәртип һәм чисталык
Классыбызга нур бирде !
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә “ җыры .
1 укучы : Килеп җитте тәнәфес , тәнәфес ,
Көтеп алган тәнәфес
Уйнап калыйк , шаярышыйк
Яңалыклар алышыйк ,
Җырлап алыйк , әйдәгез !
Аерым номерлар :
Малайлар җыр . “ Шофер буласым килә “
2. шигырь.” Колаклы коймаклар “
Йолдыз Шәрәпова.
3. җыр . “Балачак – бәхет иле “
4.җыр . “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй “
5.Малайлар шигырь. “ Тынычлык телим “
6.Кызлар җыр . “ Хуш , балачагым “
1 укучы: Әгәр ничәү дисәгез :
Коллективта җидәү без .
Аерылмас дус булып ,
Тату булып үсәбез ...
Ничек охшап туганбыз ,
Әйтерсең җиде туган без

Җырларга да оста без ,
Биергә дә оста без .
Укучылар башкаруында татар халык биюе .
1укучы : Әллә каян белә апа
Өй эшен онытканны
Кайту белән сумкамны да
Почмакка ыргытканны .
Әллә каян белә апа :
- Син бит надан түгел ,- ди,
Әйдә әле дәресеңне
Әзерлә син бүген ,- ди.
Әллә каян белә әни
“5 “ алган көнемне.
Ул көн минем үземә дә ,
Әнигә дә күңелле.
Укытучы : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым. Чәнки минем Илнурым, Риназым, Динарым кебек җитез , тапкыр , игътибарлы укучы тагын бар микән ?! Сиринә кебек сөйкемле , тырыш укычы да башка юк кебек . Ә Ландыш һәм Рәфидә кебек үтә тыйнак укучыны да ишеткәнем юк . Айсинә кебек бар яктан да килгән үзе тырыш , үзе чибәр , укуда да , класстан тыш эшләрдә дә үрнәк булган укучылар да юк кебек .
Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни ? – дисәләр ,
Сөенечем – таңнан торып ,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
Шатлыгың ни ? – дисәләр ,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр .
Миңа сорау бирсәләр :
-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,
Бәхет – шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
Ә хәзер сүзне укучыларны котлау өчен әти- әниләргә бирик .
Котлаулар.
Талгын музыка.
1укучы : Мәктәбемә озын гомер телим ,
Чылтырасын мәңге кыңгырау
Шул тавышка кушылсын тик бары
Шат тавышлар , серле яңгырау .
2укучы : Инде менә 4 ел вакыт узган
Бусагаңны синең атлауга.
Хәзер инде без бурычлы сине
Күз карасы кебек сакларга .
Укытучы: Әйе , без мәктәбебезгә , белем биргән укытучыларыбызга рәхмәтле булырга тиеш . Алдагы уку елларында да мин сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып калам . Ә уңышларга ирешкәндә иң беренче чиратта иптәшләрең арасында дуслык , татулык булырга кирәклеген сез үзегез дә беләсез .
“Дуслык турында җыр” җыры.
Тәмам . Соңыннан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырыла .