Сау бул, башлангыч!


Сау бул , Башлангыч!Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар , чәчәкләр белән бизәлә. Укучыларның кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.Талгын музыка уйный .” Укытучыма “ җыры .
Укытучы: - Хәерле көн,хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар,укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.
Без бүген башлангыч мәктәп белән хушлашу бәйрәменә җыелдык. 4 ел буе шатлыкларыбыз да , борчуларыбыз да уртак булды,бер гаилә булып яшәдек. Бүген безгә күңелле дә, бераз гына моңсу да. Күңелле,чөнки башлангыч мәктәпне тәмамлау көнен бәйрәм итәбез. Моңсу,чөнки бер-беребез белән хушлашабыз.
Кадерле балалар! 4 ел үтеп тә китте. Инде без зур үстек, бишенчегә үк күчтек дип сөенеп әйтә аласыз. Сезне бу зур уңышыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә сезгә тагын да зур уңышлар телим. Үзегезне һәр җирдә үрнәк тотыгыз. Укыган мәктәбегезне, укыткан укытучыларыгызны беркайчан да онытмагыз.
Ә хәзер әйдәгез , бергәләп 4 еллык мәктәп тормышын күз алдыннан үткәрик.
“Беренче тапкыр мәктәпкә” . Слайд.
1 укучы : Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек . Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә ничә тапкыр киеп карадык. “1нче сентябрь кайчан җитә дип ? “- дип әти - әниләребезне аптыратып бетердек . Мәктәптә безне укытучы апабыз каршы алды , җитәкләп “Белем иле”нә алып керде.2 укучы: Әйе, хәтердә ул көн . 2010 нчы елның 1 нче сентябре әти -әниләребезнең якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап шушы матур бина безнең икенче туган йортыбызга әйләнде, менә 4 ел инде без анда теләп , яратып белем серләренә төшенәбез .Рәхмәт сиңа , яраткан мәктәбебез , зур рәхмәт ! җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
1 укучы: Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым ,
Сумка тотып белем алырга дип ,
Борма сукмак буйлап атлавым .
2 укучы: Исемдә алтын сукмакка
Тәүге аяк баскан көнем.
Тәүге башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
укучы: Истә әле каләм тоткан кулым
Бармый иде дәфтәр юлыннан
Өйрәттегез безне укытучым,
Тотып башта нәни куллардан
4 укучы: Беренчегә килгән чагым истә
Бөтерчектәй нәни малайны
Каршы алды серле белем йорты ,
Дулкынланып түргә уздырды....
1 укучы: Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың , Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә  Син инде уйнарга бармыйсың , Кыңгырау чакыра мәктәпкә....(Бер укучы кыңгырау чылтыратып әйләнеп чыга )
Укучы: Кадерле,дуслар. Кыңгырау безне иң беренче дәрескә дәште. Ә анда безне укытучы апабыз елмаеп каршы алды.
Укучы : Дөрес. Аннары укытучы апабызга ияреп чиста, якты сыйныфка кердек. Дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндек. Исегездәме?
Җыр “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”
Сүз беренче укытучыга бирелә
Укытучы : Әйе укучылар , беренче кыңгырау , беренче дәрес , аннан икенчесе , өченчесе һәм бик күп дәресләр . Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре , очрашулар , бәйрәм- кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме , ачык дәресләр үткәрү , төрле бәйгеләр , атналыклар , һич кенә санап бетерерлек түгел . Кыскасы , 4 ел гомеребез заяга узмаган . Кадерле укучыларым ! Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә ныклы нигез , гүзәл башлангычлар булса иде дигән теләктә калам.
Минем укучыларым.
5нче класска җиттегез,
Кадерле укучыларым.
Ә бит сез минем күптәнгеНәни беренчеләрем.
Бер гөнаһсыз самими күзләр,
Төбәлделәр үземә.
Сезнең белән мин дә чумдымСабыйлар дөньясына.
Онытылды борчуларым,
Дөнья мөшәкатьләреСезнең белән бәйле тормышныңИң матур мизгелләре.
Тиктормаслар,шаян , шукларИдегез сез барыгызТиз арада үзегезнеЯратттыра алдыгыз.
Зур өметләр баглап озатамСезне бүген 5нче класска.
Туры килсен иде сезнең хактаМактау сүзе генә ишетергә.
Бер баскычка бүген күтәреләсез,
Алда әле юлның озыны.
Начар гадәтләргә иярмичәСезнең юлыгыз булсын турысы.
Акыллы, тәртипле булыпҮсәрсез дип ышанам.
Сөйкемле сөякләремМин сезне бик яратам.
Балачакның гүзәл мизгелләре.Слайдлар.
- Балалар, мин әле сезне болай гына үз янымнан җибәрмим. Сез башта миңа «Имтихан « ташырачаксыз. Шуннан соң мин сезгә махсус таныклыклар, дипломнар бирермен. Таныклык алган бала гына 5нче сыйныфка күчә ала. Бүген безнең 4 дәрес һәм тәнәфесләр.
1 дәрес- татар теле.
Сораулар:
1. Ул укый да, яза да белми. Ул язарга, китап укырга, рәсем ясарга өйрәнә. Я,кем ул? (1 сыйныф укучысы)
2. Аңа барысы да йөгерәләр. Ул барганда тыныч кына утыралар.
Нәрсә ул? (дәрес)
3. Анда ясарга мөмкин, тик ярамый, аның өстендә кайберәүләр йоклап та алалар.(парта)
4. Аны мәктәпкә алып килергә кирәк, аны әти-әниләр карый, укучы өчен ул паспорт кебек. Укытучылар да аны еш сорый, тик ул кайчакта югалып тора.(көндәлек)
5. Анда тәрәзәләр, буяулар, пумалалар бик күп. Анда малайларга, кызларга“2”леләр, “5”леләр куялар. Анда балалар акыллы, игътибарлы, йомшак күңеллегә әвереләләр. Бу кайда була? (мәктәптә)
6. Ул җәй дә, кыш та, яз да, көз дә була. Укучылар аны көтеп ала, бик ярата.(каникул)
7. Ул беренче дә, соңгы да була ала. (кыңгырау)
Музыкаль тәнәфес.
2 дәрес – рус теле.
- Ә хәзер рус теленнән белемнәрегезне тикшереп китим әле.Сезне бәйрәм белән котлап телеграмма килгән. Ләкин ул бик хаталы язылган . Шул хаталарны төзәтергә кирәк.(Дорогия рибята! Я рат поздраветь вас с празником.Жилаю вам харашо пависилится найти сваи оценки и пирийти в пятым клас.)
(укучылар телеграммадагы хаталарны төзәтәләр)
Музыкаль тәнәфес.
3 дәрес – математика.
Математик табышмаклар.
1.) Ике сигез – уналты, 8+8=16
Тагы сигез,тагы алты. (30)
2.) Өчәү,өчәү өч төштә,
Берәү генә бер төштә. (10)
3.)Ун карлыгач тезелгән
Телефон чыбыгына,
Тагын өчәү өстәлде
Көткәндәй шуны гына.
Бераз сайрап утыргач,
Очын ките бишәве.
Сана әле, чыбыкта
Калды икән ничәве? (8)
4.)Егерме чиянең
Өчесен энемә,
Бишесен ашатсам
Бәләкәй сеңлемә,
Дусларга өләшсәм
Әгәр дә сигезен,
Чиясез калмыйммы
Шуннан соң мин үзем? (4 чия кала)
дәрес – музыка.
Җырлы ярыш .
1 укучы : Килеп җитте тәнәфес , тәнәфес , Көтеп алган тәнәфес  Уйнап калыйк , шаярышыйк Яңалыклар алышыйк .
Укытучы: - Ә хәзер бераз ял итеп,уйнап алыйк.
1 уен . Мәктәптә эшләүче берәр кешенең портретын ясарга.
2 уен . Тапкыр музыкант. Уен коралында уйнаганда,музыкантларның ике куллары да эшли. Ә шул вакытта аның белән нинди дә булса көтелмәгән хәл килеп чыкса? Түбәндәге очраклар булган дип уйлап,музыкантларның хәрәкәтләрен сурәтләп күрсәтегез.
скрипкачының маңгаенда чебен йөри;
гармунчының аягын чебен тешли;
гитарачының башы кычыта;
пианистның кисәк кенә эче авырта башлый.
Иң истәлекле чаклар. Скетч.
-Әле безнең мәктәп музеена тапшырырга истәлекле бүләкләребез дә бар.
 -Илнур, син нәрсә тапшырасың?
  -Мин көндәлегемне бирергә диеп уйлыйм.
 
-Шаштыңмы әллә? Синең шалама көндәлегең нәрсәгә инде мәктәпкә?
 -Әй аның көндәлеге түгел, эчендәгеләре кыйммәтле. (Көндәлек эченнән билгеләр коела.
  - Менә минем кадерлеләрем (икелеләрне җыя), рәхмәт сезгә, утыртып йөрүегезгә.
  - Менә минем таянычларым (өчлеләрне җыя). Рәхмәт сезгә коткаруыгызга.
  - Менә минем ышанычларым (дүртлеләрне җыялар). Рәхмәт сезгә эләгүегезгә.
  - Менә минем шатлыкларым (бишлеләр). Рәхмәт сезгә, җиңүегезгә.
  (бишлене тотып) Үземә дә берәү генә иде, бирергә дә кызганыч инде.
 
.-Ә син нәрсә бирәсең? (өстәлгә капчык китереп куя. Тышына "Әшәке сүзләр”, һ.б.ш. язылган) Шаштыңмы әллә?
 -Без барыбыз да бу сүзләрнең мәктәп тормышыннан гомерлеккә югалуын телибез. Шуңа күрә бу сүзләрне мин мәктәп музеена тапшырып калдырам.
 
-Ә синең өчен нәрсә кадерле, Раилә?
 (Сумкадан шпаргалкалар тартып чыгара)
   -Шпаргалкалар? Кайсы фәннән?
   -Универсаль алар. Бөтен фәннән. Күпме генә тырышып язсак та, төннәр буе йокылырны калдырып утырсак та, укытучы апалар барыбер күчертмәделәр. Шуңа мәктәп музеена тапшырырга булдым.
Таныклыклар, дипломнар тапшыру
Уку елы тәмам булды,
Без җыелдык бәйрәмгә.
Шатлыгыбыз эчкә сыймый,
Ничек сезгә сөйләргә.
Нигә бүген куанмаска,
Без бит инде зур үстек.
Башлангычны тәмамлап,
5нче класска күчтек.
Тик елыйсы килә ми нем,
Инде ни хәл итәсе.?-
Башлангычтан - балачактанБер дә килми китәсе.
Бик моңсу булса да бүгенЯрамый боегырга.
Дәвам итәрбез укуны Шушмабаш мәктәбендә.
Әгәр ничәү дисәгез : Коллективта дүртәү без . Аерылмас дус булып , Тату булып үсәбез ... Ничек охшап туганбыз , Әйтерсең бертуган без . Дүрт почмаклы классыбызның Дүрт почмагы сыман без , Барыбыз да уңган без ,  Җырларга да оста без
Биергә дә оста без .
Концерт номерлары.
Саубуллашу бигрәк моңсу икән,
Бүгенгәчә аны белмәдек.
Шат яшәдек укытучыбыз,
Кырыс йөзегезне күрмәдек.
Баш иябез бүген сезнең алда,
Бурычлыбыз сезгә гомергә.
Өйрәттегез дус һәм тату булып,
Яшәгез!-дип шулай гел бергә.
Чәчәкләрдән җем-җем итеп,
Якты нурлар бөркелә.
Бүген укытучыларыбызга
Рәхмәт әйтәсе килә:
- Безгә белем биргән өчен,
- Кадерләп үстергән өчен,
- Назлы карашыгыз өчен,
- Дөрес тәрбиягез өчен,
- Икенче әни булган өчен,
- Барысы, барысы,барысы өчен,
- Рәхмәт ,сезгә,укытучым.
Җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”
Җитте хушлашу сәгате,
Сау бул, башлангычыбыз.
Һәм мондагы бик кадерлеБарлык апаларыбыз.
Без дә үсеп җиттек менә
Зур мәктәпкә барабыз.
Тик менә шунысы кызганыч
Сез биредә каласыз.
Укулар инде артта калды,
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итепТаулар, диңгезләрне кичәргә.
Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдәХис ташкыны дулый күкрәктә.
Укытучының моңсу карашларыОзату сүзен яза йөрәккә.
Онытмамын, укытучым,
“ Бәхетле бул!”-диеп әйткәнең.
Яшь аралаш кабатлыймын:
“Хуш,мәктәбем, хуш, мәктәбем!”
Бу бәйрәмне котлап яңгырасын,
Ашкынулы шатлык җырлары.
Күңелләрдә онытылмаслык булсынГөрләп үткән мәктәп еллары.
Укытучы : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым. Чәнки алар кебек җитез , актив, тапкыр,сөйкемле , тыйнак, сабыр укучылар тагын бар микән?
Миңа сорау бирсәләр:- Сөенечең ни ? – дисәләр ,Сөенечем – таңнан торып ,Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
Шатлыгың ни ? – дисәләр ,Шушы мәктәп сукмакларыШатлыгыма илтәләр .
Миңа сорау бирсәләр :-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,Бәхет – шушы укучылар Кеше булып үссәләр.Укучы: Мәктәптә укытучыларыбыз белем нигезләренә төшендерсә, өйдә әти-әниләребез икенче мөгаллимнәребез булды. Алар безнең белән укыды, сочинение язды, гомумән, мәктәп тормышы белән яшәделәр. Хөрмәтле әти-әниләребез Сез безне җил-яңгыр тидермичә, сау-сәламәт
итеп үстердегез, тәрбияләдегез. Без сезнең каршыда гомеребез буена бурычлы. Сезгә бездән бары тик куанычлы хәбәрләр генә ирешсә иде.
Әти белән әнинең
Без кадерле баласы
Туганнарым белән мин
Күзләренең карасы.
Безне кеше итү өчен
Китә бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кешесез.
Сез булганда без дә бәхетлебез,
Бөтен яме сездә дөньяның.
Сәламәтлек, тигез тормыш,
Бәхет тели ул һәм кызларың.
Рәхмәт әни , сиңа барсы өченСабырлыгың белән үрнәк син.
Шатлык белән тулы, куанычлы,
Озын гомер сиңа телим мин.
Ә хәзер сүзне укучыларны котлау өчен әти- әниләргә бирик .
Чәчәк тотып әле бүген генә Моңаймагыз әле, укытучылар,
Килгән кебек сиңа, мәктәбем Сагынып без сезгә килербез.
Инде менә сезнең барыгызга Шушмабаштан кайтышлый кергәләп,
“Сау булыгыз” диеп әйтәмен Сезнең хәлегезне белербез.
Ел да шулай очар кошлар кебек Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар,
Озатып кала мәктәп – изге йорт. Туган оясын онытмый кошлар.
Сабый чакны эзләп бер килербез әле, Соңгы кыңгырау, еракта калып,
Онытма син, мәктәп,безне көт! Еллар узгач та колакта чыңлар
Укытучы: Әйе , сез мәктәбегезгә , белем биргән укытучыларыгызга рәхмәтле булырга тиеш . Алдагы уку елларында да мин сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып калам . Ә уңышларга ирешкәндә иң беренче чиратта иптәшләрең арасында дуслык , татулык булырга кирәклеген сез үзегез дә беләсез .
Укучылар, сезнең барыр юлларыгыз таң нурыдай якты, салават күпередәй нурлы, керсез күңелегез эчкерсез, хыялларыгыз татлы булсын. Хәерле юл сезгә укучылар,бәхетле,сәламәт булыгыз.
Сүз бирәбез укытучым
Укырбыз “4” кә, “ 5 “ кә
Җиң сызганып өйрәнербез
Өйрәткән һәрбер эшкә.
Без үсәрбез укытучым
Белемнәрне нык туплап
Әйтерсең” уңганнарым”,- дип
Һәрберебезне хуплап.
Җыр.” Саубуллашу “.
Тәмам . Соңыннан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырыла .