Б?йр?м кич?се: Хуш кил?се?, К?з-сылу!


Хуш киләсең, Көз-сылу!
( Бәйрәм кичәсе)
Максат: 1. Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, тирә-
юньгә игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатларын арттыру;
2. Балаларда эстетик сыйфатлар тәрбияләү;
3. Укучыларның иҗади сәләтләрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен, сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау: бәйрәмгә багышлап чыгарылган фантазия өстәлләре, залны бизәү өчен кирәк-яраклар, конкурслар өчен кирәк-яраклар, чәй табынына төрле-төрле яшелчәләрдән ясалгаган салатлар, милли ризыклар, музыкаль үзәк, микрофон.
Бәйрәм барышы.
Бәйрәмне башлап җибәргәнче жюри билгеләнә.
Бәйрәмне ачып җибәрү.
(Кызлар башкаруында зонтик биюе белән башланып китә).
1 нче алып баручы:
Каурыйларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Урман буйлап алтын көз йөри.
Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,
Саламнардан зур эскертләр куеп,
Кара җирне уҗым белән каплап,
Кырлар буйлап уңган көз йөри.
2 нче алып баручы:
Безне җылы мәктәпләргә дәшеп,
Аяк асларына яфрак чәчеп,
Тәрәзәләрне яңгыр белән юып,
Күп кошларны җылы якка куып,
Урам буйлап наян көз йөри.
Көз турында җыр башкарыла.
1 нче укучы:
Бүген бит уңыш бәйрәме!
Мәктәптә бөтен халык.
Без күрсәткән тамашаны
Карыйлар хәйран калып.
2 нче укучы:
Әле генә килеп төштек
Көзге бал үзәгенә
Кызлар алтын күлмәк кигән
Охшап көз гүзәленә.
3 нче укучы:
Алтын көзнең кәрҗинендә
Җиләк-җимеш бик мулдан
Рәхим итеп, тизрәк
Алыгыз безнең кулдан!
4 нче укучы:
Эх, күңелле көзге бал!
Кем килмәгән, шул күрми,
Кунакларның бу бәйрәмнән
Бер дә китәсе килми.
(Шигырь сөйләгән укучылар кереп китә)
1 нче алып баручы:
- Исәнмесез, хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Без бүген сезнең белән көтеп алган уңыш бәйрәменә җыелдык.
2 нче алып баручы:
- Безнең бүгенге бәйрәм гади генә түгел, безгә бүген кунакка төрле илләрдән көз-сылулар килделәр. Күрәсезме, аларның һәрберсе шундый матур, сылулар. Сезнең һәрберегезнең дә алар белән танышасы киләдер, әйдәгез, сүзне аларга бирик.
I конкурс.
Көз-сылулар үзләре белән таныштыра, һөнәрләрен күрсәтә.
(Көз-сылулар һәрбер класстан алдан сайланып куела, алар конкурсларга алдан әзерләнә)
1 нче алып баручы:
- Беләсеңме, Камил, көз-сылулар бит үзләре генә килмәгәннәр.
2 нче алып баручы:
- Кемнәр белән килгәннәр соң алар?
1 нче алып баручы:
- Алар үзләренең дусларын да алып килгәннәр һәм алар буш кул белән килмәгәннәр. Безгә үзләренең күчтәнәчләрен дә алып килгәннәр.
2 нче алып баручы:
- Бик кызыксындырдың әле син мине,Ләйсән. Тизрәк аларның күчтәнәчләрен карыйсы килә. Әйдәгез, бергәләп карыйбыз!
II конкурс. Көз-сылуларны класс белән яклау.
(һәрбер класс үзенең көз-сылуын яклап бер концерт номеры күрсәтә)
2 нче алып баручы:
- Карале, Ләйсән, бик матур, бик сөйкемле икән бит безнең көз-сылуларыбыз. Тик минем бер нәрсәне генә беләсем килә?
1 нче алып баручы: - Нәрсәне ул?
2 нче алып баручы: - Уңган микән соң алар?
1 нче алып баручы:
- Менә безнең алдагы конкурсыбыз моны күрсәтә инде, Камил. Бу конкурсыбыз көз-сылуларның үзләренең уңышларыннан әзерләнгән ризык һәм аны яклау дип атала. Әйдәгез, аларга сүз бирик.
III конкурс. Көзге уңышлардан әзерләнгән ризыкларны яклау.
1 нче алып баручы:
- Күңелләрне хушландырып, әйдәгез, бер ял итик,
Егетләр һәм кызлар башкаруында бию карап үтик!
(Егетләр Һәм кызлар башкаруында татар халык биюе)
1 нче алып баручы:
- Кызларыбыз бу яктан да сынатмады, әйе бит, Камил?
2 нче алып баручы: - Әйе шул, барысы да бик уңганнар.
1 нче алып баручы: - Ой, уф. Нигәдер бик ямансу!
2 нче алып баручы: - Нәрсә булды, Ләйсән, нигә уфылдыйсың?
1 нче алып баручы: - И-и, беләсеңме, Камил, нигәдер бик күңелсез булып китте. Көз көне матур, яфраклар төрле төсләргә кереп уйнакласа да, уңышлар үсеп кешеләрне сөендерсә дә, барыбер моңсу.
2 нче алып баручы: - Туктале, алай димә әле, Ләйсән. Телисеңме мин синең күңелеңне күтәреп җибәрәм.
1 нче алып баручы: - Ничек?
2 нче алып баручы: - Дөресрәге мин түгел, ә безнең кунакларыбыз безгә үзләре белән булган кызыклы күренешләр алып килгәннәр. Әйдәле, карап китик, алар һичшиксез синең күңелеңне күтәрерләр.
IV конкурс. “Көзге бакчада” – класслар арасында скетч конкурсы.
2 нче алып баручы:
- Карале, Ләйсән, син көз көннәрендә нәрсәләр кияргә яратасың?
1 нче алып баручы:
- Минме, мин, җылы булса, җиңелчә куртка, чалбар, кайвакытта спорт киеме, ә суык булса, калынрак куртка, башка кепка яки башлык. И, туктале, нәрсә сөйләп торам соң, алдагы мода конкурсын кара һәм барысын да аңларсың.
V конкурс. Көзге мода күрсәтү.
1 нче алып баручы:
Көзге көннәр –
Аерылышудай моңсу,
Саубуллашу уза көз аша
Тау башында томан итәкләрен
Җыялмыйча озак маташа.
Ничек кенә кызганыч булса да, аерылышыр мизгелләр дә килеп җитте.
2 нче алып баручы:
Сезнең алдагы көннәрегез
Мактау белән үтсеннәр.
Барлык мәктәп балалары
Хезмәт сөеп үссеннәр!
1 нче алып баручы:
Узды да китте бәйрәмебез
Биеп-җырлап алдыгыз.
Күңел тулган минутларда
Сагынып искә алыгыз.
Бергә:
Ә хәзергә хушыгыз.
(Жюри конкурсларга нәтиҗә ясый, урыннар билгеләнә, бүләкләр тапшырыла)