«Кышкы тамаша.Хуш кил?се? ,Я?а ел!»


Хуш киләсең, Яңа ел. (Башлангыч сыйныф укучыларына яңа ел тамашасы)
Катнашалар: Куян,Кыш бабай, Кар кызы, Шүрәле,Убырлы, балалар,2 алып баручы.
1 алып баручы Ишетәсезме, дуслар? Сизәсезме, дуслар?
2 алып баручы Сизәбез, ……..бик яхшы сизәбез.
1 алып баручы Нәрсә сизелә,…….?
2 алып баручы Яңа ел чыршысын әйтәм инде. Быел ул бигрәкләр хуш исле. Аны сизми калу мөмкинме соң? 1 алып баручы Тагын ниләр сизелә, дустым?
2 алып баручы Тәмле мандарин исе килә... 1 алып баручы Тагын? 2 алып баручы Тагын нәрсә сизеләме? Бүген кешеләр ягымлырак, күзләреннән нур ташып тора... 1 алып баручы Нигә шулай икән соң ул? 2 алып баручы Ничек шулай булмасын? Бүген бит бездә Яңа ел кичәсе. 1 алып баручы Башта ук шулай диләр аны. 2 алып баручы Әйдә,......... соравыңны яңадан кабатла. 1 алып баручы Ишетәсезме, дуслар? 2 алып баручы Сизәсезме, дуслар?
Бергә: Яңа ел килә! Яңа ел килә! (Шау-гөр килеп бәйрәмчә киенгән балалар керә)
1нче алып баручы: Исәнмесез, балалар!
2нче алып баручы: Яңа ел белән сезне! Яңа ел котлы булсын!
1нче а.б. Бәхетләр елы булсын! Шатлыклар елы булсын!
Хөрмәтле әти- әниләр, балалар исәнмесез! Яңа ел белән сезне!
Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап- ак кар бөртекләре, җемелдәвекле сихри утлар килеп баса.
Яңа ел диюгә- уен- көлке, җыр- бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.
1а.б.Туктагыз безнең бәйрәмебезгә кемнәрдер җитми бит.Әйеме балалар?
2а.б.Әйе шул.Ә кем җитми?Ягез әле,бергәләп искә төшерик.
Балалар: Кыш бабай һәм Кар кызы!
1а.б. Кайда йөриләр икән соң алар?
2а.б. Бая Кыш бабай белән телефоннан сөйләштем.Юлга чыктык,хәзер килеп җитәбез,көтегез диде.
1а.б .Шулаймыни?!Алайса алар килгәнче чыршы тирәли җыр җырлап әйләник.
Җыр._”Яшел чыршы”
Куяннар йөгереп керә.
1куян. Шундый рәхәт кыш көне
Кар буйлап йөгерергә.
Бер-береңне узышып,
Сикереп куышырга.
2куян. Без дускаем,мәктәпкә
Чыршы янына барыйк,
Чыршы әйләнәсендә
Бергәләп биеп алыйк.
3куян.Әй, күңелле Яңа ел.
4 куян. Нинди була Яңа ел? Тәмлеме ул Яңа ел?
5 куян. Тәмлесен бик тәмле дә , бик тиз бетеп китә ул.
Ямьлесен бик ямьле дә, бик тиз үтеп китә ул.
Уртага тагын бер куян йөгереп керә.Кулында хат.
Куян.Уф!Кечкә килеп җиттем.
1а.б.Ни булды куянкай?Артыңнан төлке куды мәллә?
Куян.Ку-ку-кумады.Бик нык йөгердем.
2а.б.Нигә йөгердең?Кемнән качтың?
Куян.Тизрәк килеп җитим дип ашыктым.Мине Кыш бабай белән Кар кызы җибәрде.Менә бу хатны сезгә бирергә куштылар.(конвертны а.б.бирә)
1а.б.Яле,нинди хат икән ул?(ачып укый.)
«Исәнмесез,балалар.Без юлда бәлагә очрадык,Убырлы һәм Шүрәле тозагына эләктек.Сезгә куян аша табышмакларҗибәрәбез.Әгәр шуларга дөрес җаваплар язып,кире җибәрсәгез,Убырлы һәм Шүрәле безне азат итәчәкләр.»
1а.б.Менә кайгы,менә бәла.Нишләргә инде?
2а.б.Ничек инде нишләргә?Табышмакларга җавап язып җибәрегез дигәннәр бит.Язабызмы, балалар?Табышмакларны чишәбезме?
1а.б.Яле, нинди табышмаклар ул?(укый)
Елга ул тик бер килә.
Ул килсә,җир гөр килә.
Яшел чыршы әйләнә
Якты заллар күренә.
-Нәрсә икән соң бу елга бер генә тапкыр килә торган?Яле балалар,уйлап карыйк әле.(Яңа ел).
1а.б.Дөрес.Яңа ел.Куянкай,син җавапларны язып бар.
Менә икенче табышмак:
2)Килә бары кыш җиткәч,
Иске ел үтеп киткәч.
Үзе белән һәрвакыт
Яңа ел алып килә.
Бүләк тулы капчыгынИңенә салып килә.(Кыш бабай)
1а.б.Өченче табышмакны да укып карыйк инде.
Кыш бабайның юлдашы,
Аның белән гел бергә.
Шуңа аны җәй көне
Мөмкин түгел күрергә.
Җәй көне ул бөтенләй
Мөмкин хәтта эрергә,
Суга әверелергә.
1а.б.Монысын да беләбез,әйе бит,балалар.Монысы Кар кызы була.Яле,дүртенче табышмакны укып карыйк.
4)Яши диләр урманда,
Кемнең дә юк күргәне.
Былтыр гына күргән ди.
Аның исеме-….(шүрәле)
1а.б.Дөрес, шүрәле.Тагын бер генә табышмак калды.
5)Бер карчык яши, кара урмандаНичек курыкмый,яши ул анда?
Аның үзеннән,күрсәң куркырлык.
Куркыныч карчык була-….(убырлы)
1а.б.Дөрес,убырлы карчык булла монысы.Менә булды,биш табышмакка да җавап таптык.Мә,куянкай,йөгер,тапшыр җавапларны Убырлы белән Шүрәлегә.
Куян.Йөгердем.(китә.)
2а.б.Ә без Кыш бабай белән Кар кызы килеп җиткәнче җырлап,биеп алыйк.
Җыр “ Бәйрәм киче саф һава”
Куян килеп җитә.
1а.б.У-у!Куян килеп тә җитте.Я,куянкай,тапшырдыңмы безнең җавапларны?
Куян.Тапшырдым.Дөрес җавап биргәнсез.Убырлы белән Шүрәле Кыш бабай белән Кар кызын җибәрәбез диделәр.
2а.б.Бик әйбәт.Әйдәгез Кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк.
1а.б.Ягез әле,бергәләп: 1,2,3.Кыш бабай! Кар кызы!
2а.б.Күренмиләр.Ягез әле тагын бер тапкыр.Кыш бабай!Кар кызы!
Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән Шүрәле һәм Убырлы керә.
1а.б.Менә килделәр!Исәнмесез, Кыш бабай!Исәнмесез Кар кызы!
Шүрәле:Исәнмесез,пәри балалары!
Убырлы(аның җиңен тарта):Исәнмесез,нәни дусларым.Исегез китмәсен,шулай шаяртырга ярата ул Кыш бабай.
2а.б.Хуш килдегез,Кыш бабай!Хуш килдегез Кар кызы!
Сезне озак көттек без,бик сагынып беттек без.
Шүрәле: Сезнең янга килгәндә
Очрадык без бәлагә
Убырлы һәм Шүрәле
Корган явыз хәйләгә.
Убырлы: Сезгә,дуслар,зур рәхмәт!
Бик тапкырлар икәнсез
Бөтен табышмакларгаДөрес җавап биргәнсез.
1а.б.Балалар тырыштылар инде,Кар кызы.Сездән башка нинди Яңа ел бәйрәме булсын ди инде?!
Шүрәле:Нәрсә,әллә сез белмисезме?
2а.б.Нәрсәне?
Убырлы: Ничек нәрсәне?Быел Яңа ел булмый ди бит.Сезгә шуны әйтергә ашыкканда Шүрәле белән Убырлы тотты безне.
1а.б.Ничек инде булмасын?Иске елның көннәре бетеп бара бит.
Шүрәле:Бетмәде.Бүген менә ничәсе?(27)Аннары 28,29,30.31Шулаймы?(шулай)
Аннары 32,33,34.
2а.б.Алай булмый ул,Кыш бабай.Декабрь ае 31еннән генә килә.Аннары гыйнвар ае башлана.Ә 1нче гыйнвар-Яңа елның беренче көне!Әйе бит балалар?(әйе)
1а.б.Кара әле,болар әллә Кыш бабай белән Кар кызы түгел микән?Кыш бабайның итәк астында койрыгы күренә.
2а.б.Кар кызының да борыны кәп-кәкре.Нәкъ Убырлыныкы кебек.
1а.б.Кыш бабай,нишләп синең итәк астында койрык күренә
Убырлы:Бау бит ул.
1а.б.Кызык.
2а.б.Ә синең борының нидән кәкре,Убырлыныкы кебек?
Шүрәле: Грузиядә туган Кар кызы ул.Грузин кызларының борыннары шундый була.
2а.б.Алай икән..Балалар,ә сез ни дисез?Чын Кыш бабай белән Кар кызымы соң болар?(Чын түгел !Шүрәле белән Убырлы!
1а.б.Шулай бугай шул.Әйдәгез без аларны тикшереп карыйк.
2а.б.Ничек итеп?
1а.б.Ничекме?Чыршыбызның утларын кабызып күрсәтсеннәр.
2а.б.Әйе шул.Кыш бабай күрсәт һөнәреңне.Кабыз әле яшел чыршыдагы җем-җем утларны.
Шүрәле:Утларнымы?(Убырлыга)Кара әле кызым,ничек кабызырга икән моның утларын.
Убырлы:Ничек булсын,шырпы сызып!Кайсыгызда шырпы бар?(беребездә дә юк)
2а.б.Чыршы утларын кабызыр өчен тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк бит!Әллә белмисеңме,бабакай?
Шүрәле:Онытканмын шул.Картлык галәмәте,склероз.Әйтеп җибәр әле.
1а.б.Аңлашылды,бернинди дә Кыш бабай да,Кар кызы да түгел болар,Шүрәле белән Убырлы болар.
Куян:Әйе,алар Шүрәле белән Убырлы.Мине куркытып,сезгә әйтмәскә куштылар.Кыш бабай белән Кар кызының киемнәрен салдырып үзләренә киделәр.Ә аларны Убырлы өендә бикләп калдырдылар.(Алдакчыларны чишендерәләр.)
1а.б.Аһ,сез әле шундый явызлармы?
Шүрәле:Тимәгез миңа.Минем гаебем юк.Әнә ул котыртты.
Убырлы:Алдашма.Үзең гаепле.Син алдап керттең Кыш бабайны минем өйгә.
2а.б.Ярар,бу ике алдакчы сугыша торсыннар.Ә без Кыш бабай белән Кар кызын коткарырга Кеше җибәрик.
Куян:Үзем барам.Убырлының өе кайда икәнен мин яхшы беләм.
1а.б.Ярар ,бар йөгер куянкай.Төлке белән бүрегә эләкмә.
Куян:Эләкмәм(Киемнәрне алып китә)
2а.б.Бу ике явызга җәза бирергә кирәк.Нинди җәза бирик икән
1а.б.Биетергә кирәк аларны.(Бию көе яңгырый)
Әйдә биегез.сез дә биегез балалар.(Шүр.Убырлы арыйлар)
Шүрәле:Уф,уф!Арыдым.Кызганыгыз.Бүтән алдамам.
Убырлы:Аякларымның хәле калмады.Кызганыгыз мине дә.
2а.б.Ә,ә,шулаймыни.Бүтән алдашмыйсызмы?
Шүрәле:Кызганыгыз.
2а.б.Кызганабызмы үзләрен.Бәйрәмебездә калсыннармы?
1а.б.Ә хәзер әйдәгез .чын Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга әзерләник.
Музыка яңгырый.Куян.Кыш бабай,Кар кызы күренә.
Куян:Килеп җиттек.
2а.б.Исәнмесез, Кыш бабай!Исәнмесез, Кар кызы!
1а.б.Исән-саумы,бабакай?Сезне сагынып көттек без.
Кыш бабай: Сезнең белән очрашуга
Көчкә килеп җиттек без
Кайда әле үзләре
Убырлы һәм Шүрәле?
Качтылар безне алдапӨлгерми калдык аңлап
1а.б. Җәзасын алды алар,
Көлкегә калды алар.
Кыш бабай: Ярар инде алайса,
Бүген бәйрәм ләбаса!
Онытыйк борчуларны,
Бәйрәм итик булмаса!
Исәнмесез кунакларым,
Исәнмесез балаларым.
Яңа ел белән сезне,
Яңа ел белән сезне!
Танышыйм әле башта
Һәр берегез белән мин
1,2,3 диюгә
Һәркем әйтсен үз исемен
1,2,3
К.б. Менә рәхмәт, кара нинди матур исемнәр.
Кар кызы: Кешеләргә Яңа ел
Алып килгән бәйрәм бу!
Котлы булсын Яңа ел!
Тотышыгыз кулга кул,
Ясап бәйләм-түгәрәк.
Җырлап- биеп әйләник
Яшел чыршы тирәли.
2а.б.Тукта,тукта,Кар кызы,
Оныттык без бер эшне.
Балкып торырга тиешБезнең Чыршы бу кичне!
Вакыт җитте,Кыш бабай,
Кабыз Чыршы утларын.
Җем-җем итеп балкысынНурга төреп Җир шарын!
Кыш бабай: Яшел Чыршы,бизәнеп
Быел тагын килгәнсең.
Синсез бәйрәм күңелсез
Булыр иде,беләмсез?
Җырлап-биеп тирәңдә
Әйлән-бәйлән уйнарга Күрәсеңме.никадәр
Нәни дустың җыйналган?!
Бизәкләрең тагын да
Матуррак балкысын,
Сәйләннәрең нур сипсен,
Җем-җем утлар кабынсын!
Чыршыда утлар кабына.
1а.б.Бәхетле булсын бала чагыгыз!
Рәхмәт,Чыршыкай!Рәхмәт,Кыш бабай!
Җырларга оста барча кыз-малай!
Куллар тотыштык,Дуслар,әйдәле,
Чыршы тирәли җырлап әйләник.
Җыр. «В лесу родилась елочка»
2а.б.Кыш бабай,балаларның сез биегәнне дә күрәсе килә.Бер биеп аласыз мәллә?
Кыш бабай:Була ул.Шундый көндә нишләп бер биеп калмаска
Яле,музыка!
Бию.Кыш бабай һәм Кар кызы бииләр.
1а.б.Булдырдыгыз,молодцы!Ә хәзер Кыш бабайга үзебез белгән шигырьләребезне сөйләп күрсәтик.Я,кем башлый?
Балалар, Кыш бабагыз арыгандыр, ул бераз ял итсен, аңа урындык китереп бирегезче. Хәзер сез үзегезнең нәрсәгә оста булуыгызны күрсәтегез.
(Балалар Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәтәләр)
2.а.б.Балалар, туңмадыгымы? Әйдәгез җылынып алыйк ,берәр уен уйнап алыйк. (Уен.)
Алайса болай эшлик: Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез.
Сораулар:
-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?
-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?
-Кыш бабай - әйбәт бабай, әйеме?
-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?
-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?
-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?
-Чыршыбыз бик матур, әйеме?
-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?
-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?
-Помидорлар да үсә, әйеме?
-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?
-Кыш бабай суыктан курка, әйеме?
-Ул Кар кызы белән дус, әйеме?
Кыш бабайдан уен!
К.б. “туңдырам”уены -
Кулыгызга, борыныгызга
Кар бөртекләре кундырам
Кем миннән качып өлгерми
Салкын өреп туңдырам.
Сез бик батыр икәнсез, Һич тә салкыннан курыкмыйсыз икән. Миңа бик ошадыгыз.
К.б. Туктагыз әле балалар, минем Кар кызының да һөнәрен күреп калыгыз.
(Кар бөртеге булып киенгән кызлар белән “Кар бөртекләре” биюен башкаралар)
К.б. Чыршы янына чакырам,
Матур итеп басыгыз.
Яңа елда әйлән- бәйлән,
Җырлап, биеп алыгыз!
(Җыр “Яңа ел”)
К.б. Түгәрәктә калыгыз,
Бер- бер артлы басыгыз,
Кыланыгыз минемчә,
Тырышыгыз ничек тә
(Төрле хәрәкәтләр күрсәтә, көй уйнатыла)
Почтальон керә
Салкынбаев Кыш бабай
Ул сез буласыз бугай.
Сезгә телеграмма бар.
Кыш бабай:
Кая, кая, каяле
Нәрсә язалар икән? (укый)
Кыш бабай: Вакыт дигән нәрсә,сизелми дә уза.Инде саубуллашыр вакыт та җиткән икән.Башка балаларның да күңелен күрик, аларны да сөендерик. Хушыгыз балалар, бәхетле булыгыз, яхшы укыгыз, әти- әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз.
Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына.
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә.
Кар кызы:
Кояшлы көннәрнең җылысын,
Бәхетнең, шатлыкның олысын.
Күтәреп көннәрнең иңенә
Рәхим ит туган ил түренә.
Яңа ел керә
Дөнья әйләнеп,
Мин килдем менә.
Урман-кырларга,
Чиксез бай җиргә.
Монда-матурлык!
Монда- батырлык!
Зур төзелешләр-
Шаклар катырлык!
Картлары да шат,
Җитсә дә йөзгә,
Яңа бәхетләр
Китердем сезгә!
К.к. Эш сөеп үсегез.
Яңа ел. Дус, бердәм булыгыз.
А.б2. Рәхмәт, сиңа Кыш бабай!
Рәхмәт, сөекле Кар кызы!
Балалар. Сау бул, Кыш бабай!
Сау бул, Кар кызы. Хәерле юл сезгә!( Кыш бабай һәм Кар кызы чыгып китә)
(Чыршы әйләнәсендә күмәк җыр башкарыла)
А.б1. Сау бул инде, хуш Иске ел,
Син дә тарихка күчтең!
Хөрмәтле балалар, әти- әниләр, сезгә киләсе елның һәр көне бәхет- шатлыклар гына китерсен!
Яңа ел котлы булсын!
Күңелегез шатлык белән тулсын!
Өстәлегез ризыклы булсын!
1 алып баручы
Зур өметләр белән каршылыйбыз
2014 нче ел башын
Игелек һәм миһербанлык кына
Булсын иде синең юлдашың!
2 алып баручы
Яңа елда исән-мул тормышка
Аяк бассак иде, йа Рабби!
Кил, Яңа ел, изгелегең белән,
Явызлыкны беркем яратмый.
(Бәйрәм дискотекасы)