5нче сыйныфны? рус т?ркеме ?чен татар ?д?биятыннан эш программасы


Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“ Омар урта гомуми белем мәктәбе”

Каралды Килешенде Раслыйм
Методик берләшмә җитәкчесе Мәктәпнең укыту эшләре Мәктәп директоры
_______/Мусина Л.М../ буенча директор урынбасары _______/Мусин А.Н. /
ФИО _______/ Кирина Н.С. / ФИО
Беркетмә № __1_ ФИО Боерык №____
“ “ __август_ 2015 нче ел “ 29 ” нчы август 2015 нче ел
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мусина Лена Мәсхүд кызының
5 нче сыйныф (рус төркеме) өчен
татар әдәбиятыннан эш программасы
Беркетмә № 1
“ ” август 2015 нче елгы
педагогик киңәшмәдә каралды һәм
кабул ителде.
2015 нче ел
Аңлатма язуы
5 нче класс.
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1. “ Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы федераль закон № 273-ФЗ (29.12.2012 –кабул ителгән; 1.09.2013 -гамәлгә кергән);
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.
3. 1) “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү”;
“2014-2016 нчы елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру”;
“2014-2016 нчы елларга татар халкының милли үзенчәлеген саклау” ТР дәүләт программалары.
Бу программалар һәрберсе татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак төпле өйрәнүгә хокукый нигез булып торалар.
4. РФ мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән гомуми белем бирүнең өч (башлангыч белем бирү – № 373 06.10.2009ел; төп гомуми белем бирү - №1897, 17.12.2010ел; урта(тулы) гомуми белем бирү - № 413, 17.05.2012ел).федераль дәүләт мәгариф стандарты.
5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 нче ел 9 нчы июль 4154 /12 номерлы “ТР гомуми һәм төп белем бирү оешмалары өчен базис һәм үрнәк укыту планнарын раслау турындагы” карары.
6. Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының ” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”. Төзүче-авторлар –  Р.З. Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова – Казан, 2013
Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар) / Төзүчеләре: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан: Тат.кит. нәшрияты, 2011
7. Дәреслек: Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова “Татар әдәбияты” 5 сыйныф, 2 кисәктә, Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 ел.
8. 2015-2016 нче уку елына ТРның дәүләт аккредитациясе булган гомумбелем бирү учреждениесендә куллану өчен тәкъдим ителгән региональ дәреслекләр исемлеге. РФ Мәгариф һәм фән министырлыгының 2015 нче ел 8 нче июнь 576 номерлы боерыгы.
9. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “ Омар урта гомуми белем мәктәбе”нең 2015-2016нчы уку елына укыту планы.
Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп карала. Алар арасында шәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятив уку гамәлләре шәхес тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.
Федераль дәүләт стандартларына таянып, татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты – туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.
Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;
− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;
− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;
− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;
− татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.
Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принциплар истә тотылырга тиеш. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.
Төп мәктәп системасында 6 нчы сыйныф әһәмиятле урын алып тора. Бу сыйныф балаларының яшь һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән эш программасында “Үрнәк программа”га кертелгән (төзүчеләре:Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы (7әсәр) дәреслекнең ике кисәгенә дә бүлеп салынган: К. Насыйри, “Патша белән карт”; Г. Тукай, “Су анасы”; М. Җәлил, “Алтынчәч” (либреттодан өзек); Ф. Кәрим, “Кыр казы”; Ф. Хөсни, “Чыбыркы” (хикәясеннән өзек); М. Әгъләм, “Матурлык минем белән”; Н. Дәүли, “Бәхет кайда була?”.
Бу сыйныфта балалар халык авыз иҗаты өлкәсендә белемнәрен тирәнәйтеп, әкиятләр жанрын өйрәнәләр. Татар халык әкиятләре. Халык прозасының бер төре буларак әкиятләр. Әкиятләрнең хайваннар турында, тылсымлы, тормыш-көнкүреш төрләре булуы. Әкиятләргә салынган мәгънә, аларның әкият төзәтүгә юнәлдерелгән булуы, фәлсәфәсе өйрәнелә.
Алга таба укучылар танылган әдипләр, аларның бер яки берничә әсәре белән таныша, алар турында фикер әйтергә өйрәнә. Әсәр ахырына төзеп салынган сорауларга җавап биреп, биремнәр үтәп, башка телдә анализ ясау күнекмәләрен алалар.
Мәктәпнең гамәлдәге уку планы буенча татар әдәбиятына 2сәгать бирелә, 35 атна, ел буена 70 сәгать. Татар әдәбияты буенча эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы,эш программасының эчтәлеге, календарь-тематик план ,укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр, белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары ,кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары.
Эш программасынат татар әдәбиятыннан үзләштерү өчен мәҗбүри минимумга нигезләнеп А.Алиш. “Сертотмас үрдәк” әкияте, Ф. Яруллин. “Әдәпле бала”, Р. Вәлиев. “Икеле” әсәрләре кертелде.
Программаның эчтәлеге

№ Бүлекләр, темалар Сәгать саны Темага караган төп төшенчәләр
1 Борын-борын заманда. 6 Халык авыз иҗаты.
Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләрен башкаручылар (әкият сөйләүчеләр, чичәннәр һ.б.). Фольклор әсәрләренең төрләре, жанрлары. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр һ.б.).
Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.
Татар халык әкиятләре. Халык прозасының бер төре буларак әкиятләр. Әкиятләрнең хайваннар турында, тылсымлы, тормыш-көнкүреш төрләре булуы. Әкиятләргә салынган мәгънә, аларның әкият төзәтүгә юнәлдерелгән булуы, фәлсәфәсе.(1 сәг.)
«Ак бүре» (татар халык әкияте). Әкияттә яхшылык белән явызлык көрәше. Әкияттә халык морале, тылсым элементлары. Ак бүренең төрки халыкларның тотемы булуы. Әкияттәге традицион образлар. Тылсымлы әкиятләрнең поэтикасы. Тылсымлы әкияттә фантастика. (2 сәг.)
Татар халык әкияте «Абзар ясаучы төлке», «Өч кыз», «Башмак», «Куркак юлдаш», рус халык әкиятләре «Төлке белән Алёнушка», башкорт халык әкияте «Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?» Төрле халык әкиятләрендәге уртак һәм аермалы яклар. Әкиятләрдә халыкның яшәү рәвеше, менталитеты чагылышы. Әкият геройлары, аларга хас сыйфатлар. (2 сәг.)
Әдәбият теориясе. Әкият. Әкият төрләре. Әкиятләрнең теле. Гипербола, литота. Әкият формулалары. Чагыштыру.
2 Әкият яздым, укыгыз...
6 Халык әкиятләреннән үсеп чыккан автор әкиятләре турында мәгълүмат. Аларның уртак һәм аермалы яклары. Автор әкиятләрендә халык әкиятләренең мотивлары, образларының үстерелеше.
Каюм Насыйри. Тормыш юлы турында мәгълүмат.
«Патша белән карт» әкияте. Әкияттә ил белән идарә итүче образы. Халыкның бер вәкиле булган тапкыр карт образы, аның зирәклеге. Әкиятнең диалогка корылган булуы. «Күләгә» әкиятенә салынган мораль.
Габдулла Тукай. Әдип турында мәгълүмат.
«Су анасы» әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре. Су анасы мифик образы. Әсәрдә малай образының бирелеше, аңа салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы – Байназар Әлменов. Аның иҗаты, ачыш-табышлары.
Әдәбият теориясе. Әкият-поэма төшенчәсе.
А.Алиш. “Сертотмас үрдәк” әкияте.
Фәнис Яруллинның «Хәтерсез Күке» әкияте. Әкиятнең эчтәлеге. Күке образы. Авторның ачышы. Халык әкиятләре уртак яклары.
Владимир Дальның «Кар кызы» әкияте. Рус халык әкиятынең эчтәлеге. «Төлке белән Алёнушка» әкияте белән уртак яклары.
Ганс Христиан Андерсенның «Борчак өстендәге принцесса» әкияте. Әкиятләрдә төрле катлам халык вәкилләрен ачу үзенчәлеге. Әкияттә халык әкиятләренә хас үзенчәлекләр.
Туфан Миңнуллинның «Гафият турында әкият» әкият-пьесасы. Драматургиядә халык әкиятләренең мотивын куллану. Гафият исемле малай, әкиятче, мифик образлар, урман җәнлекләре образлары. Алар аша автор идеясенең ачылуы.
Әдәбият теориясе. Әкият-пьеса төшенчәсе.
«Әкият» курчак театры турында мәгълүмат. Театрлар тарихында курчак театрларының урыны, әһәмияте. Казандагы «Әкият» курчак театрының бинасы, репертуары, җитәкчелеге, режессёрлары, актёрлары.
3 Хыял канатларында 4 Адлер Тимергалин Адлер Тимергалин турында белешмә.
«Сәер планетада». Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. Әсәрдәге фантастик алымнар.
Теоретик төшенчә. Фантастика. Фантастик элементлар.
Рудольф Эрих Распе. «Сигез аяклы куян». Барон Мюнхгаузен маҗараларының берсен өйрәнү. Әсәрдәге чынбарлык белән фантастиканың нисбәте
4 Белем баскычлары.
8 Белемгә омтылу. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында мәгълүмат. Мәдрәсәнең 1882 нче елда Казанда ачылуы. Анда белем алучыларның шәкертләр дип аталуы.
Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында мәгълүмат. Аның 1876 нчы елда ачылуы. Дүрт ел дәвамында белем алган укучыларның рус теле укытучысы булып китүе. Аларны Василй Радлов, Василий Богородицкий, Каюм Насыйри укытуы.
Казан университеты турында мәгълүмат. Аның 1804 нче елның 17 нче ноябрендә ачылуы. Анда Карл Фукс, Илья Березин, Николай Лобачевский эшләве. Анда белем алган атаклы кешеләр. Хәзер аның Казан (Идел буе) федераль университеты дип аталуы.
Гаяз Исхакый. Язучы турында мәгълүмат.
«Мөгаллим» пьесасы. Салих образы. Аңа салынган автор идеалы.
Дәрдемәнд. Дәрдемәнд турында мәгълүмат.
«Кил, өйрән...» шигыре. «Кил, өйрән...» шигыренә бәйләп телләр белүнең әһәмияте турында сөйләшү.
5 Балачак — хәтерләрдә мәңге калачак...
8 Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәреннән өзек. Әсәрдә кечкенә Тукай образының бирелүе. Автобиографик әсәр герое белән Тукай арасында уртак һәм аермалы яклар. Кечкенә Габдулланың Хаҗиморат Казаковның «Бәләкәй Апуш» картинасында сурәтләнеше.
Рабит Батулла.«Тукай-Апуш» әсәре. Кечкенә Апушка хас сыйфатлар. Аның иптәшләреннән аермалы ягы – сәләтле булуы.
Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее. Музей урнашкан төбәк. Андагы истәлекле экспонатлар.
Теоретик мәгълүмат. Мемориаль комплекс.
Ибраһим Газның «Илдус» әсәре. Малайның үз-үзен тотышы. Лагерьда Илдус белән бәйле вакыйга турында сөйләшү.
«Салават күпере» журналы. Аның тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат.
6 Ватаным өчен.
14 Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повестеннан «Әби әкияте», «Яз җиткәч», «Сихерле чәчәкләр», «Расад» бүлекләрен уку. Рөстәм образы турында сөйләшү. Малайга хас сыйфатларны табу. Хыял белән чынбарлык арасындагы аерманы табарга өйрәнү.
Муса Җәлил. «Сагыну», «Соңгы җыр» шигырьләре. Аларга салынган хисне аңлау. «Алтынчәч»либреттосыннан өзек өйрәнү. Либреттоның әкияткә һәм дастанга нигезләнеп язылган булуы. Аның төп каһарманнары: Тугзак ана, Җик, Алтынчәч. Нәҗип Җиһановның либреттога музыка язуы. Композиторның иҗаты.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында мәгълүмат.
Җырчы Мөнирә Булатова иҗаты. Ул башкарган арияләр. Язмышының опера сәнгате белән бәйле булуы.
Фатих Кәримнең «Кыр казы», «Ватаным өчен», «Сөйләр сүзләр бик күп алар...» шигырьләрен уку. Аларда Туган илне саклау, ярату хисләренең салынган булуы.
Лев Кассильнең «Мәңгелек хәтер». Мәскәү Кремле янындагы мәңгелек ут.1965 нче елда Мәскәүгә герой-шәһәр исеме бирелүе.
Фаил Шәфигуллин. «Сугышчан бурыч» хикәясе. Әсәрдә Нәбир исемле малайның үз-үзен тотышы. Малай кылган гамәлләр.
Шәүкәт Галиев. «Аталы-уллы солдатлар» балладасы. Илне басып алучыларга көрәштә халыкның фидәкарьлеге. Ил батырларына хөрмәт.
Әдәбият теориясе. Баллада.
7 Кояшлы ил – бәхет иле.
9 Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» «Мин җирдә калам»шигырьләрендә бәхет эзләү һәм табу кебек фәлсәфи мәсьәләнең чишелеше. Лирик герой өчен бәхетнең үзе яшәгән җирдә булуы.
Теоретик төшенчә.Шигырь. Ритм. Рифма.
Мәдинә Маликованың «Оҗмах балалары». Пьесада кешенең үз илендә, туганнары янында гына бәхетле була алуы.
Фатих Хөсни. Автор турында белешмә.
«Чыбыркы» хикәясе . Хикәядә малайның үз эшләре өчен җавап бирүе. Авторның бала психологиясен ачу үзенчәлеге.
Әдәбият теориясе. Сюжет. Сюжет элементлары (экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш).
Фоат Садриевның «Көнбагыш чәчәге» хикәясе. Яхшылыкның нәтиҗәсе яхшылык булуын аңлау.
Әхмәт Рәшитов. « Кояшлы ил – бәхет иле» шигыре. Туган ил кадерен белергә өйрәтү. Лирик геройның кичерешләрен ачу.
Мәгъсүм Хуҗин. «Туган көн» хикәясе. Олыларга игътибарлы булырга өйрәтү. Кешеләрнең күңелен күтәрү – зур бәхет булуын ачыклау.
8 Кеше – табигать баласы.
7 Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигыре. Шигырьдә табигатьне саклау, аны ярату хисләре өстенлек итүен ачыклау.
Мөдәррис Әгъләмовның «Матурлык минем белән» шигыре, «Җир-ана, кояш һәм башкалар» балладасы. Матурлыкны табигатьтән эзләү мотивы. Табигатьнең кешеләргә мәрхәмәтле булуы, аны сакларга кирәклеге.
Рәссам Иван Иванович Шишкин иҗаты. Аның Татарстан белән бәйле язмышы. Иҗаты.
Нури Арслановның «Ринат авылда» шигыре. Лирик геройның авыл табигате, мохите белән танышуы.
Гәбделхәй Сабитов.«Чәчәк нигә боекты?» хикәясе. Кызчыкның әнисенә ярдәм итүе, табигатьне яратуы.
Борис Вайнерның «Искиткеч китап». Елның дүрт фасылы. Аларның һәрберсе үзенчә матур булуы.
9 Эш беткәч, көләргә ярый.
6 Ләбиб Леронның «Пирамида» хикәясе. Укучыларда белем алуга теләк тудыру. Укымыйча гына белемле булып булмавын ачыклау.
Теоретик төшенчә. Юмор.
Алмаз Гыймадиев. «Зөлфия + ... мин» хикәясе. Яшүсмерләрне беренче мәхәббәт хисләренең сурәтләнеше. Язуда гына түгел, тормышта да хаталар җибәрергә ярамавын ачыклау.
Шәүкәт Галиев.«Ул кем?» «Әлләкем», «Мәрзия мәсьәләсе» шигырьләре. Шагыйрьнең табышмак, юмористик шигырьләрендә бала хисләренең ачылышы.
10 Йомгаклау. 1 1 Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:
Дәрдемәнд, “Кил, өйрән...”.
Ф.Кәрим, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”.
Р.Фәйзуллин, “Табигать кочагында”.
Татар әдәбиятыннан календарь-тематик план
План : Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының ” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на нигезләнгән.. – Казан, 2013

Предмет Сыйныф Барлык сәгатьләр саны Атнага сәгатьләр саны диалог Тест Шигырь
ятлау Проект Дәреслекнең авторы, елы
Татар әдәбияты 5 70 2 3
8 4 4 Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова “Татар әдәбияты” 5 сыйныф, 2 кисәктә, 2014 ел.
5нче сыйныф (рус төркеме) татар әдәбиятыннан тематик план.
Дә
рес № Дәрес темасы. Сәгать саны Көтелгән нәтиҗәләр. Үткәрү вакыты Искәрмә
метапредмет предмет шәхескә кагылышлы Планлаш. Фактик Борын-борын заманда. 1. Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау булдыру, әкият турында белем бирү. 1 Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәнү. Татар һәм рус әкиятләрен чагыштырып өйрәнү. Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау, әкият турында белем алу. Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү. 3.09 3.09 2. «Ак бүре» әкияте белән танышу. Әкиятне уку 1 Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү. «Ак бүре» әкиятен укып үзләштерү, аның кайсы төргә керүен билгеләү. Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү. 5.09 5.09 3 «Ак бүре» әкияте буенча эш. 1 Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү. «Ак бүре» әкиятен укып үзләштерү, аның кайсы төргә керүен билгеләү. Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү. 10.09 10.09 4. «Абзар ясаучы Төлке» татар халык әкиятен өйрәнү. 1 Уңай һәм тискәре сыйфатларны бил-гели алу, чагыштрып нәтиҗә ясый белү. «Абзар ясаучы Төлке» татар халык әкиятен өйрәнү. Балаларда намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү. 12.09 12.09 5. «Өч кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү. 1 Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү. «Өч кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү, кызлар га сыйфатнамә бирү. Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү. 17.09 6 Борын-борын заманда... (Кабатлау дәресе) Тест. 1 Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.
Әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру. Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү. 19.09 Әкият яздым, укыгыз... 7* К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты, «Патша белән карт» әкияте. 1 Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.
Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Патша белән карт» әкиятен өйрәнү; «автор әкияте», «әдәби герой» төшенчә-ләрен аңлату. Балаларда кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү. 24.09 26.09 Корбан бәйрәм
8* Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты, «Су анасы» әкиятен өйрәнү.
1 Рус әдәбияты белән чагыштырып, мифик образлар сурәтләнгән әсәрләрне анализлау. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләш-терү, «Су анасы» әкиятен өйрәнү;
«шигъри әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен аңлату. Укучыларга, әсәрдән чыгып, кеше әйберен сораусыз алырга ярамаганлыкны аңлату. 26.09 1.10 9 Рәссам Б.Әлменовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. «Су анасы» картинасы 1 Укучыларда рәсем сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү. Рәссам Б.Әлме-новның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү. Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту. 1.10 3.10 10*. Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты. “Сертотмас үрдәк” әкияте. 1 Кирәкле мәгълүмат-ны аерып алып, нәтиҗә ясый белү А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләш-терү, «Сертотмас үрдәк» әкиятен өйрәнү; Укучыларга, әсәрдән чыгып, сер тота белмәүнең нәрсәгә китергәнлеген аңлату. Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. 3.10 8.10 11. Т.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты , «Гафият турында әкият» әсәрен өйрәнү. 1 Укучыларда театр сәнгате аша әкиятләр укуга кызыксыну уяту. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Гафият турында әкият» әсәрен өйрәнү, «әкият-пьеса», «драма әсәре» төшенчәсен аңлату. Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык, олыларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү. 8.10 10.10 12 «Әкият» курчак театры 1 Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү. «Әкият» курчак театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу. Балаларда театр сәнгатенә карата кызыксыну, ихтирам уяту. 10.10 10.10 Хыял канатларында 13 А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, «Сәер планетада» әсәре белән танышу. 1 Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту. А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, «Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү. Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. 15.10 15.10 14 «Сәер планетада» әсәре буенча эш. 1 Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту. А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, «Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү. Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. 17.10 17.10 15. Әкият һәм фантастика темаларын гомуми-ләштереп кабатлау. Тест 1 Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң
мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру. Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү. 22.10 22.10 16 БСТҮ: Дәрес-проект. 1 Үз куллары белән китапчык ясау, команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру. Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру. Укучыларда хезмәткә мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру. 24.10 24.10 Белем баскычлары. 17 «Белемгә омтылу» белешмәсен уку 1 Татар әдәбиятының үсешен тарих белән бәйләп өйрәнү. «Белемгә омтылу» белешмәсен уку; татар халкының
белемле булуы
турында сөйләшү, «мәгърифәтчелек хәрәкәте» төшенчә сен аңлату. Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.
29.10 29.10 18 «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе 1 Укыган текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку; татар халкы ның белемле булуы турында сөйләшү. Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү. 31.10 31.10 19. Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында уку. 1 Укучыларда белем алуга, укымышлы булуга кызыксыну уяту.
Казанның Татар укытучылар мәктә- бе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү. Балаларда белемгә омтылыш, укытучы һөнәренә ихтирам тәрбияләү.
12.11 12.11 20. Казан университеты. 1 Казан университеты тарихы белән таныштыру. Казан университе ты турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү. Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү. 14.11 14.11 21. Г.Исхакыйның «Мөгаллим» әсәрен
уку 1 Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү. Г.Исхакыйның «Мөгаллим» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.
Балаларда укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.
19.11 19.11 22 Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, «Кил, өйрән…» шигыре.
1 Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү. Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләш терү, «Кил, өйрән…» шигырен өйрәнү. Укучыларда телләр өйрәнүгә кызыксыну тудыру.
21.11 21.11 23* Р. Вәлиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. “Ике”ле шигыре. 1 Укучыларда белем алуга, укымышлы булуга кызыксыну уяту.
Р. Вәлиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләш терү, «Ике»ле шигырен өйрәнү. Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү. Укучыларда тырыш -лык, җитдилек, мак- сатка ирешүчәнлек, игътибарлылык сый- фатлары тәрбияләү. 26.11 26.11 24. Укысаң – белерсең... Кабатлау. Тест. 1 Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң
мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Мәгърифәтчелек чоры һәм әдәбияты белән танышуны гомумиләштереп кабатлау. Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү. 28.11 28.11 Балачак — хәтерләрдә мәңге калачак... 25.* Г.Тукайның «Исемдә калганнар» авто-
биографик әсәре. 1нче бүлек 1 Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату.
Г.Тукайның «Исем- дә калганнар» авто- биографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру. Укучыларда әти-әниләргә карата
ихтирам тәрбияләү.
3.12 3.12 26. Г.Тукайның «Исемдә калганнар». 2 нче бүлек буенча эш. 1 5.12 5.12 27 Г.Тукайның «Исемдә калганнар» авто-
биографик әсәрен анализлау. 1 10.12 10.12 28 Бөек Тукай һәм Бәләкәй Апуш. Рәссам
Х.Казаковның тормыш юлы һәм иҗаты 1 Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.
Рәссам Х.Казаков- ның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белеш мә һәм өстәмә мате риаллар аша таны -шу; рәсем сәнгате турында сөйләү. Балаларда Г.Тукайның балачагына, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.
12.12 12.12 29. Музейларда — хәтер. Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее 1 Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.
Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу. Балаларда Г.Тукай белән бәйле истәлекләргә карата кызыксыну, ихтирам уяту. 17.12 17.12 30 Ямьле балачак . Кабатлау дәресе. Тест. 1 Укыганны гомуми ләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгъ-
лүматны аерып ала белү. Укыганнарны гомумиләштереп кабатлау. Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү. 19.12 19.12 31 «Салават күпере» журналы 1 Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.
«Салават күпере» журналы белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу. Балаларда «Салават күпере» журналына карата кызыксыну уяту. 24.12 24.12 32 Проект-дәрес «Салават күпере — дуслык күпере». 1 Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү. «Салават күпере» журналы белән таныштыру, сөйләм телен үстерү. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну булдыру, үзара сөйләшеп, күмәк эшләргә өйрәтү. 26.12 26.12 Ватаным өчен!
33 Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, «Рөстәм маҗаралары» әсәре. Әби әкияте. 1 Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату.
Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату. Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү. 14.01 14.01 34 «Рөстәм маҗаралары». Сихерле чәчәкләр 1 16.01 16.01 35 «Рөстәм маҗаралары». Расад. 1 21.01 21.01 36. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, «Сагыну» шигырен сәнгатьле уку. 1 Балаларга язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату. Муса Җәлилнең
«Сагыну»
шигырен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату. Балаларда азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.
23.01 23.01 37. БСҮ: Гомере аның моңлы бер җыр иде... 1 Сугышчыларның батырлыгына ихтирам, фашизмга
карата нәфрәт хисе тәрбияләү.
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту. Балаларга язучының үлем куркынычы астында да туган илгә, халкыбызга тугрылык саклап калган шагыйрь икәнлеген аңлату.
28.01 28.01 38* Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү, «опера», «либретто» төшенчәләре. 1 Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү; М.Җәлилнең татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеген аңлату. Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү.
Укучыларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту.
30.01 30.01 39. «Алтынчәч» әсәре буенча эш. 1 4.02 4.02 40. Опера ничек туа? Композитор Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты 1 Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү. Композитор Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу. Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну уяту.
6.02 41. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры 1 Театр, балет, опера сәнгате белән әдәбиятны бәйләп өйрәнү.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу. Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну, ихтирам уяту.
11.02 42*. Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты. «Кыр казы» шигырен өйрәнү. 1 Сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен укучыларга аңлату.
Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, Фатих Кәримнең «Кыр казы» шигырен өйрәнү. Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.
13.02 43 Фатих Кәрим «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен сәнгатьле итеп уку. 1 Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.
Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүне дәвам итү, «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен сәнгатьле итеп уку. Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.
18.02 44 Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. «Аталы-уллы солдатлар» балладасы ; «баллада» төшенчәсе. 1 Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң
мөһим мәгълүматны
аерып ала белү.
Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләш терү, шагыйрьнең «Аталы-уллы сол- датлар» балладасын өйрәнү; «баллада» төшенчәсен аңлау. Укучыларда илебез халкының фашистлар- га каршы гомерләрен дә кызганмыйча көрәш алып барулары турын-да фикер алышу, ветераннарга багыш ланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү. 20.02 45 Кабатлау дәресе. Сугыш кайтавазы. тест 1 Укыганны гомуми ләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып
ала белү. Укыганнарны гомумиләш-
тереп кабатлау. Укучылар белән тынычлык өчен көрәш алып баручылар турында фикер алышу, аларга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү. 25.02 46 Дәрес-проект «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...» 1 Команда белән эшләү күнекмәләрен
булдыру. Әдәбиятта сугыш сурәтләнешен бәяләү. Укучыларда көрәшче ләргә ихтирам, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру. 27.02 Кояшлы ил – бәхет иле. 47* Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты , «Бәхет кайда була?» шигырен сәнгатьле уку. 1 Укучыларга хезмәтнең, тырышлык-
ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату.
Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәр- не үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү. Балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.
3.03 48 «Бәхет кайда була?» шигырен анализлау. 1 5.03 49 Нәби Дәүли. «Мин җирдә калам» шигырен сәнгатьле итеп уку. 1 Укучыларга әдәби әсәр аша туган илнең кадерен төшендерү.
«Мин җирдә калам» әсәрен өйрәнү, шигырьне сәнгатьле итеп уку.
Балаларда туган якка, табигатькә ихтирам тәрбияләү.
10.03 50* Фатих Хөснинең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. «Чыбыркы» әсәре. 1 Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану. Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү, сюжет элементларын өйрәнү. Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.
12.03 51 «Чыбыркы» әсәрен уку. 2нче бүлек. 1 17.03 52 «Чыбыркы» әсәре. 3-4 нче бүлекләр 1 19.03 53 «Чыбыркы» әсәрен анализлау, сюжет элементлары. 1 31.03 54* Фәнис Яруллин. “Әдәпле бала” шигырен ятлау. 1 Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.
Ф. Яруллин иҗатын өйрәнү , «Әдәпле бала» шигырен сәнгатьле итеп уку. Укучыларны әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү, әдәпле лек кагыйдәләрен төшендерү. 2.04 55 Кабатлау дәресе. Кояшлы ил — бәхет иле.
Тест. 1 Укыганны гомуми ләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Укыганнарны гомумиләш-
тереп кабатлау. Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.
7.04 Кеше – табигать баласы. 56 Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү. 1 Укучыларга экологик тәрбия бирү. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Табигать кочагын- да» әсәрен өйрәнү. Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.
9.04 57* Мөдәррис Әгъләмнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, «Матурлык минем белән» шигыре. 1 Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.
Шагыйрьнең тор- мыш юлы һәм иҗа- ты белән дәреслек тәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү. Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.
14.04 58 «Матурлык минем белән». Хикәя буенча фикер алышу. 1 16.04 59 Мөдәррис Әгъләмнең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәре. 1 Экологик тәрбия бирү. Мөдәррис Әгъләм-нең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрен өйрәнү, «баллада» төшенчә сен кабатлау. Укучыларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү.
21.04 60 Рәссам И.И.Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. 1 Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.
Рәссам
И.И. Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәрес лектәге белешмә һәм өстәмә матери аллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү. Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата
кызыксыну уяту. 23.04 61 Кабатлау дәресе. Туган илем —иркә гөлем. Тест. 1 Укыганны гомуми ләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Укыганнарны гомумиләштереп кабатлау. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. 28.04 62 Дәрес-проект «Гүзәл табигатьле туган җирем». 1 Команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру. Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау. Картина аша әйтергә теләгән фикерләрне сүз бе- лән әйтергә өйрәтү. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. 30.04 Эш беткәч, көләргә ярый. 63 Л.Леронның тормыш юлы һәм иҗаты , «Пирамида» әсәрен өйрәнү. 1 Укучыларда укуга, фәннәргә карата кызыксыну уяту.
Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Пирамида» әсәрен өйрәнү, «юмор» төшенчәсен аңлату. Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү. 5.05 64 «Пирамида» әсәре буенча эш. 1 7.05 65 А.Гыймадиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, «Зөлфия +...мин» әсәрен өйрәнү. 1 Әдәби әсәрләрдә укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана белү. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Зөлфия +...мин» әсәрен өйрәнү. Укучыларда бер-бер ләренә карата ихтирам, дуслык хисләре тәрби яләү, әдәплелек кагыйдәләрен төшендерү. 12.05 66 А.Гыймадиевның «Зөлфия +...мин» әсәре буенча эш. 1 14.05 67 Ш.Галиевнең «Ул кем?», «Әлләкем» шигырьләрен өйрәнү. 1 Укучыларга эстетик тәрбия бирү.
Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерү, «Әлләкем» шигырен өйрәнү. Укучыларның
хайванннарга карата игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын үстерү, матурлыкка омтылыш тәрбияләү. 19.05 68 Минем яраткан әсәрем. 1 21.05 69 Кабатлау дәресе. Уйныйк та көлик! Тест. 1 Укыганны гомуми ләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Укыганнарны гомумиләш-
тереп кабатлау. Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәү сыйфатын тәрбияләү. 26.05 70 Йомгаклау дәресе 1 28.05 Бәйрәм көннәре эш көннәренә туры килү сәбәпле, дәресләр һәм темалар берләштерелә , шуңа карамастан Дәүләт стандартының үтәлеше саклана.
5 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
– әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;
– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
– әдәби – теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;
– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
– 8 − 10 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗатын турында мәгълүматлы булу;
– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;
– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;
– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;
– мәкаль белән әйтем, фантастика белән әкият арасындагы аерманы белү;
– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;
– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, кирәкле материалны таба белү;
– төрле темаларга проект эше яклау;
– әдәби әсәргә, тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.
Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.
5 нче сыйныф.
1. Тыңлап аңлау- 0,5 – 0,7 минут.
2. Диалогик сөйләм- 5 -6 реплика.
3. Монологик сөйләм- 7-8 фраза.
4. Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү- 4.
5. Уку- 55-60 сүз.
6. Язу: - сочинение- 5-7 җөмлә.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.
Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл дөрес җавап бирелмәгән, 5 орфо график, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфо график, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегендә, “3” ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2” ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5” ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4” ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3” ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2” ле куела.
Укуны бәяләү.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, “5”ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3 орфоэпик хата булганда, “4”ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, “3”ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйәләрне озып укыгаәләрне озып укыганда, “2”ле куела.
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
Программа: - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “ Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”. Төзүче-авторлар –  Р.З. Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова – Казан , 2013.
Дәреслек: Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова “Татар әдәбияты” 5 сыйныф, 2 кисәктә, Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 ел.
Укытучы өчен методик әдәбият: 1. Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова , Л.М. Гыйззәтуллина “Татар әдәбияты” 5 сыйныф, рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап, Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 ел.
2 “Татар әдәбияты” Теория. Тарих. Казан. “Мәгариф” нәш. 2006.
4. С.Г.Исмәгыйлова “Мәктәптә әдәби әсәрләргә анализ ясау алымнары”. Алабуга
5. Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов “Татар әдәбияты” Казан, 2007
6. Д.Ф.Заһидуллина “Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы” Казан, 2007
7.Р.З.Хәйдарова “ Научно- педагогические аспекты билингвального образования в РТ” Н Челны, 2007
8. «Мәгариф» журналлары, “Гаилә һәм мәктәп”, “Ачык дәрес” гәҗитләре..
Укучылар өчен әдәбият: Дәреслек: Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова “Татар әдәбияты” 5 сыйныф, 2 кисәктә, Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 ел.
2.Р.Р. Нигъмәтуллина “ Татарча да яхшы бел” Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче классы өчен татар теле дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 2 кисәктә. Казан “Мәгариф” нәшрияты 2007.
3. Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2010.
4. Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова , Л.М. Гыйззәтуллина “Татар әдәбияты” 5 сыйныф, рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре. Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 ел.
Интернет ресурслар: - http://www.openclass.ru//Родной - http://tatar.com.ru/belem.ru; - tatarile.org.com; -“АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.
- Электрон дәреслек “Татар телле заман” из серии “Я изучаю татарский язык.”
-“Габдулла Тукай” Энциклопедия. (дисклар коллекциясе).
- Татар әдәбияты дәресләре. Презентацияләр.
- Татар теле. 5-11кл.
- Р.Р. Нигматуллина дәреслеге буенча “Татарча да яхшы бел” (дисклар)