Статья на тему: Укучыларыбыз белемле д?, ?хлаклы да булсын!


Укучыларыбыз белемле дә, әхлаклы да булсын!Мәгариф системасы зур үзгәрешләр кичерә. Илебездә укыту һәм тәрбия системасының эчтәлеген яңарту процессы бара. Ул яңа баскычка аяк атлады. 2011нче елның 1 нче сентябреннән гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыра торган барлык башлангыч гомуми белем бирү оешмалары ФДББС нигезендә укытуга күчте. Үз-үзен үстерүгә сәләтле, җәмгыятькә файдалы, белемле кешеләр тәрбияләүче система гамәлгә керде. Квалификацияле яңа кадрлар әзерләнә, яңача түләүләр керә. Яңа стандартлар нигезендә белем алып, яңа УУГ ия булган I төркем укучылар 2014–2015 нче уку елында башлангыч мәктәпне тәмамлап, белем бирү системасының икенче баскычына аяк бастылар.
Яңа белем бирү системасы дәвамчанлыкка корыла. Бүген ФДББС укытучыларга зур таләпләр куя. Замана шартларында югалып калмастай ныклы белемле, конкурентлыкка сәләтле булган, һәркемгә үрнәк югары әхлаклы, зәвыклы, зыялы шәхесләр тәрбияләү эше дәрестә генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлекләрдә дә үз югарылыгында алып барылырга тиеш.
Укучыларны белемле итү, фәннәр буенча БДИ ны югары дәрәҗәдә биреп чыга алуларына ирешү өчен басым күбрәк ясалып, тәрбия эшчәнлеге икенче урында кала килә иде. Бүгенге яңа буын стандартларында каралган дәрестән тыш эшчәнлеклекнең рухи-әхлакый юнәлеше тәрбия эшчәнлегенә ныклап тотынуга зур мөмкинлекләр ача.
Укыту һәм тәрбия бер-берсен тулыландырып, бер максатка барганда гына югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Соңгы елларда илдә барган вәзгыятькә күз салсак, тәрбия эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе ачык күренә. Өлкәннәр, балалар һәм яшүсмерләр арасында тәртип бозуларның күбәюе, кешеләр арасындагы тупас мөнәсәбәтләрнең артуы, гаиләдә бала хокуклары бозылу очраклары игътибарны җәлеп итә. 2010 елдан алып 2016 нчы елның августына кадәрге мәгълүматларга игътибар итсәк, Рәсәй буенча җинаятьләр динамикасы тирән уйлануларга этәрә.
2010 нчы елдан соң илдәге җинаятьләр саны кими барып, 2015 нче елда кабаттан үсүе күренә, 85 регион арасында Татарстан республикасының 12 нче урында булуы аянычлы.
Рәсәй буенча бәлигъ булмаган балалар арасындагы җинаятьләр статистикасын күзәтсәк, 2016 нчы елның гыйнвареннан августына кылынган 174 җинаять нәтиҗәсендә Татарстан республикасы регионнар арасында 9 нчы урында торуын күрәбез. (https://мвд.рф/reports/item/8922474)
Югарыда китерелгән фактлар балаларга тәрбия бирү мәсъәләсенә ныклап тотыну ихтыяҗын тудыра.
Әлбәттә, тәрбия гаиләдән башлана. Әхлакый тәрбия бирү- яшь буынга системалы рәвештә бай рухи сыйфатларны, этик нормаларны һәм җәмгыятьтә, кешеләр арасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерү ул. «Баланы тәрбияләү - кара күңеллелек, катылык белән түгел, бәлки йомшаклык, сабырлык, шәфкатьлелек, аңлылык белән буладыр», - дигән Ризаэддин Фәхретдин. Гаилә тәрбиясе бүген ни дәрәҗәдә?
Эш тәҗрибәмнән мисаллар китерәм:
Әти-әниләрең синең белән тәрбияле булу турында сөйләшәме?
Сорау- анкетадан. Укучылар арасында уздырган анкетаның гади генә соравыннан әти-әнинең балалар белән аралашырга вакыты җитмәве, балаларның алар белән аралашуга ихтыяҗы зур булуы күренә.
Анкета үткәрелгән сыйныфтагы 25 баланың 3 сенең әти-әнисе бала белән тәрбия турында сөйләшми, 14 әти-әни - сирәк сөйләшә, 8 әти-әни –бик еш сөйләшә.
Икенче сорау: Әти-әниең сиңа матур сүзләрне еш әйтәме?
Матур сүзләр әйтеп иркәләүче әти-әни- 6, матур сүзләрне сирәк әйтүче әти-әниләр- 12, бөтенләй матур сүзләр әйтмәүче әти-әниләр-7.
Димәк, гаиләдә балаларга игътибар җитеп бетми.
Мәктәптә тәрбия мәсьәләсе ничек тора? Укытучының максаты- белемле генә түгел, әхлаклы һәм тәрбияле шәхесләр үстерү! Тәрбия эше өй белән генә чикләнмичә, мәктәптә дәресләр вакытында да, дәрестән тыш эшчәнлекләрдә дә дәвам итәргә тиеш. Әлеге сораштырулардан әти-әниләр һәм мәктәп берлеге эшчәнлеген арттыру кирәклеге күренеп тора!
Тәрбия эшчәнлеген планлаштырган программалар бар, тик җитәрлек күләмдә түгел. ФДББС на нигезләнеп, дәрестән тыш эшчәнлек өчен төзелгән тәрбия программаларын күп дип әйтмәс идем. Бигрәк тә башлангыч гомуми белем бирү баскычыннан төп гомуми белем бирү баскычына күтәрелгән укучылар өчен алар аз күләмдә. Шуннан чыгып, тәрбия өлкәсендә ФДББС на нигезләнеп, замана таләпләренә туры китереп, әти-әниләр белән тыгыз элемтәне күздә тотып планлаштырылган программалар булдыру кирәк.
Тәрбия программалары әхлак кагыйдәләрен колачларга, “Әхлак дәресләре”н үз эченә алырга, тәрбия эшчәнлеген “гаилә һәм мәктәп берлеге”ндә оештыруны күздә тотып төзелергә тиеш.
Бүгенге көндә җәмгыятебезгә югары әхлаклы балалар кирәк. ФДББС шартларында дәрестән тыш эшчәнлекнең рухи-әхлакый юнәлешенә басым ясалып, балаларга әхлак тәрбиясе бирү мөмкинлеге барлыкка килү- бик куанычлы хәл. Җәмгыятебезгә әхлаклы балалар тәрбияләү форсатын максатчан кулланыйк!