Выступление на тему ?хлак т?рбиясене? т?п урыны – гаил?.


Әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә.
Чистай шәһәре 2нче гимназиясенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Вәлива Нурия Зөфәр кызы
“Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак
ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә
бигрәк артка калып яши”
Борынгы грек философы Сенека
Шәхеснең формалашуында һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек – электән исбатлап – раслап килгән.
Әхлакый тәрбия педагогик теориядә һәм мәктәп эшчәнлегендә иң төп проблема булды һәм ул шулай булып калачак. Әхлакый тәрбия дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, этик нормалар булдыру һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерү максатыннан, яшь буынга системалы тәэсир итүне аңлыйбыз. Әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата-ананың шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгамәләсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ни кызганыч, хәзер күп гаиләләрдә нәкъ шулар җитешми. Ата-аналарның күбесе “дөнья куа”, баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә, тукландырырга тырыша. Шуңа күрә аларның тәрбия белән шөгыльләнергә вакыты да калмый.
Һәр ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Холык-фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында һәр ата-ана да вакытында уйлана микән?
Мәгълүм ки, әхлак тәрбиясенә нигез гаиләдә салына. Ата-ана үз хезмәтен яратамы? Алар башка кешеләр турында ниндирәк фикердә? Болар берсе дә бала игътибарыннан читтә калмый. Шулар йогынтысында акрынлап баланың дөньяга үз карашы формалаша.
Әлбәттә, балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән-үзе генә килми. Матур гадәтләр яшьтән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч, тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе шуны таләп итә.
Бер акыл иясе, тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш, дигән. Ә ата-ана- үз баласы өчен иң беренче тәрбияче ул. Гаилә - ул һәр җәмгыятьнең йөзе, милләтнең таянычы. Башка халыклар кебек үк, татар халкы да, милләт булып оешуның беренче баскычы итеп гаиләне күргән. Ата-ана – гаилә тоткасы, балаларга һөнәр бирү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, тискәре йогынтылардан саклау, рухи һәм физик сәламәтлекләре турында кайгырту өчен җаваплы. Бу урында күпкырлы талант иясе - Ризаэддин Фәхреддиннең акыллы сүзләрен искә төшерү яхшы булыр: “Гаилә өчен куела торган кагыйдәләрне элегрәк белеп, вакыты җиткәндә аларны кулланган кешеләр үз гаиләләренең әдәп вә сәясәт хәлләрен күркәм рәвештә төзерләр, икенче төрле әйткәндә, “гаилә” дип аталган кечкенә дәүләтне идарә итү юлларын табарлар. Бу сәбәптән, азмы-күпме яшәячәк гомерләре, хәтта мәшәкать эчендә булса да, рәхәт үтәр, санаулы булган сәгатьләре дә бәрәкәтле булыр”. Шул вакытта галим безне кисәтеп куя: “Гаилә – кагыйдәсез булса, яки булган кагыйдәсе бозылса, аның яман тәэсире бөтен милләткә таралыр, вә шул сәбәпле өстенлек урынына- түбәнлек, алгарыш урынына – артта калу нигез корыр”. Бала тирә-якны танып белергә дә иң башлап гаиләдә өйрәнә. Гаиләдән урамга, олы дөньяга чыга. “Оясында ни күрсә, очканда шулай” дигән мәкаль дә шуннан тугандыр, күрәсең. Бала нинди генә нәселдән булуга карамастан, һәр гаиләнең үз тарихы бар, һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек, гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя, үсә, ныгый. Һәр гаиләнең үз эчке кануннары бар, үз тәртип-кагыйдәләре бар. Балалар - шул гамәлләрне көзгедәй чагылдыручылар. Гаилә тәрбиясенең төп йөге ата белән ана җилкәсенә төшә. Шуңа күрә тәрбия эшендә үзәккә ата-ана абруе куелырга тиеш. “Ата-ана әхлаклы булса, бала бәхетле була”, дигән бит халык. Гаиләдә кыз бала өчен үрнәк – әни кешенең холык-гадәтләре. Балага ана әхлагы туганнан алып ана сөте белән керүен дәвам итә. Әнкәсе борчылса, аның бу халәте балага да күчә, ана шатланса, бала әнисенә карап елмая башлый. Бала үсә төшкән саен, әни кешенең алдына кыз баланы әдәпле итеп тәрбияләүгә карата яңа бурычлар туа. Чисталыкка, тыйнаклыкка, сөйләм әдәпләренә өйрәтү, киләчәк тормышка әзерләү – иң мөһимнәре. Чөнки, Ризаэддин Фәхреддин әйткәнчә, “анадан алган тәрбиясен бала үзенең гомере буенча ташлый алмыйдыр“.“Тәрбияле ана” исемле хезмәтендә без истә тотарга тиешле акыллы киңәшләрен бирә: “Дөньяга килгән сәгать белән балалар-тәрбиягә мохтаҗлардыр. Боларны тәрбияләүчеләр дә-аналардыр. Аналар балаларның һәр эшләрен гадәткә салырлар. Тәрбияле аналар-олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар. Шулай ук балаларның хәйләгә, ялган сөйләргә өйрәнүләренә сәбәп булырдай нәрсәләрне кылмаслар.” Балага әхлак кагыйдәләрен өйрәтүдә ата тәрбиясенең дә роле зур. Аеруча ир баланы тормышка әзерләүдә әти кешенең әхлакый кыйммәтләре әһәмияткә ия.
Бу фикерне мәгърифәтче галим Р. Фәхреддин сүзләре белән исбатларга мөмкин. “Бу дөньяда адәмнәрнең кыйммәтләре – фәкать үз тырышлыклары белән булганлыгын, һәркем үз эшен үзе күрергә бурычлы икәнлеген балагызга аңлатыгыз, кешегә таянырга вә – фәкать бәхет, вә хәер догаларга ышанып торырга өйрәнмәсеннәр. Көчләре җитешерлек булганда, балаларыгызга үз эшләрегезне вә һөнәрләрегезне өйрәтегез, дөнья көтү өчен аларның күзләрен ачыгыз, тормыш кагыйдәләрен аңлатыгыз, (...) зиһеннәрен ачарлык нәрсәләр сөйләгез, кәсеп вә һөнәрләр белән әшнә-дус итегез. Балаларыгызны кеше дип санап, аларның адәм булуларын теләсәгез, аналары белән гүзәл вә шәригать әдәбе белән мөгаләмә итегез. Бала мәхәббәте – ата белән ана арасында уртак икәнен балаларыгызга гамәлләрегез белән белдерегез. Әгәр дә алар сездән мондый нәрсәләрне күреп үсәр булсалар, үзләре дә сездән алган гыйлем вә тәрбияләре күләгәсендә, үз хатыннары белән гүзәл тормыш итәрләр, үз балаларын тәрбияләүдә дә кимчелек күрсәтмәсләр”, дип яза ул “Тәрбияле ата” исемле хезмәтендә. Әйе, гаиләдәге әхлаклы мөнәсәбәтләр кеше күңеленә гомерлек эз салып калдыралар; алар, гадәттә, артык нечкә һәм даими булалар; әлеге мөнәсәбәтләр барлык әхлакый мөнәсәбәтләнең нигез ташына әвереләләр. Мәхәббәт дигән олы, бөек хис тә иң әүвәл нәкъ менә гаиләдә барлыкка килә. Ата-анага мәхәббәт, туганнарны ярату, ихтирам хисе бала тормышында киләчәктә дә, аның алдагы язмышында да мөһим роль уйный. Шулай ук гаилә әхлагы иманга корылган булуын онытмаска кирәк. Иң мөһиме: балалар иманлы булып үссеннәр иде. Иманлы бала беркайчан да начарлык кылмас, якыннарына авырлык китермәс. Балаларны тәрбияләүдә әби-бабаларыбызның бай тәҗрибәсеннән, әхлак кануннарыннан, тәрбия ысулларыннан файдалансак кына, безнең балаларыбыз әхлаклы, миһербанлы, инсафлы, тәрбияле булырлар. “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”,- ди мәгърифәтче-галим, олуг дин әһеле, педагог Ризаэддин Фәхреддин.
Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара. Бары тик рухи-әхлакый яктан камил шәхес кенә җәмгыятьтә үз урынын табып, гаиләсе, дуслары, башка кешеләр белән дөрес мөгамәлә урнаштырып, тормышта уңышка ирешә алачак.