М?кт?пк?ч? белем бир?не? со?гы этабында максат юн?лешл?ре (Педагогик ки??шм? ?чен чыгыш)


МБГБУ “Актаныш башлангыч мәктәп- балалар бакчасы”


Чыгыш: “Мәктәпкәчә белем бирүнең соңгы этабында максат юнәлешләре”
Педагогик киңәшмә өчен.
Тәрбияче: Әгъләмова Ф.Н.
23.03.2017 ел
2013 елның 1 сентябрендә “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы федераль закон кабул ителгәч, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына гомуми белем бирү системасының беренче баскычы статусы бирелде, һәм мәктәпкәчә белем бирү үсешендә яңа этап башланды.
      Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: социаль аралашу  үсеше, танып-белү үсеше, сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш, физик үсеш.Мин бүген танып – белү һәм сөйләм үсешенә тукталып китәрмен.
Балалар бакчасында  мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү Николай Евгеньевич Веракса, Тамара Семёновна Комарова, Маргарита Александровна Васильеваларның  үрнәк гомүмбелем бирү “Туганнан мәктәпкә кадәр”,  Резеда Камиловна Шаехованың “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү” милли-төбәк программалары нигезендә алып барыла. Федераль дәүләт мәгариф стандарты балаларның белем дәрәҗәсен баетуны эшчәнлекләрдә һәм көндәлек режим вакытларында дәвам итүне күз алдында тота. Балалар бакчасы белем бирү программасына нигезләнеп һәр төркемгә яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш программалары эшләдек. Социаль аралашу үсешен З. М. Зарипованың “Туган телдә сөйләшәбез” укыту- методик комплекты, К.В.Закированың “Балачак аланы” методик кулланмасы, Р.К. Шаехованың “Авазларны уйнатып” методик кулланмасы һәм эш дәфтәрләре, З.М. Зарипованың “Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге”,М.Ф.Кашапованың “Иң татлы тел туган тел” кулланмасы, танып - белү өлкәсенә кергән иң гади математик күзаллаулар формалаштыру эшчәнлекләрен З.Г.Шарафетдинованың “математикага өйрәнәбез” методик кулланмалары, И. А.Помараева, В.А.Позинаның “Формирование элементарных математических представлений” методик кулланмасы, В.П.Новикованың математика в детском саду авторлык программасына нигезләнеп эшләнгән эш дәфтәрләре, Нәфис- нәфасәти үсеш буенча Р.М.Зиннәтованың “Сүрәтләү һәм кору эшчәнлеге” методик кулланмасы белән эшлибез.
   Баланың аңы өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән уртак эшчәнлектә генә түгел, ә мөстәкыйль эшчәнлектә дә үсә. Шуңа күрә тәрбиячегә төркемдә баланың үзлегеннән үсеш процессына, мөстәкыйль иҗади башлангычларына этәргеч көч булып торган предметлы-үстерелешле мохит оештыру мөһим. Аның төп өлешен балаларны ана теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплекты(УМК) алып тора. УМКга методик әсбаплар,  программалар , хрестоматияләр ,эш дәфтәрләре,тематик картинкалар,күрсәтмә һәм тарату материаллары, мульти- медиа чаралары керә.Бу комплектларга балаларны татар һәм рус телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү ,балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру,сюжетлы  уеннар оештыру,гомумән, балаларның актив сөйләмен үстерү максаты куелган.
 Бала мәктәпкә укырга кергәнче, мәктәп белән бакча арасында һәрвакыт ныклы элемтә булырга тиеш. Мәктәп ягыннан караганда дәвамчанлык - балаларның балалар бакчасында алган беренчел белем һәм күнекмәләргә нигезләнеп һәм шул белемнәрне исәпкә алып барыла. Ә балалар бакчасы ягыннан караганда дәвамчанлык ул - мәктәп таләпләренә ориентлашу, мәктәптә белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләр формалаштыру. Мәктәпкә  укырга  керүче  балалар мәктәпкә  экскурсиягә  керәләр, класс, библиотека  һәм  музей  белән  танышалар. Узара дәресләргә керү, анализлау һәм бала белән индивидуаль эшләү дә зур нәтиҗәләр бирә.
Балалар мәктәпкә әзерлекнең соңгы этабында иң гади математик күзаллаулар формалаштыру эшчәнлеге буенча түбәндәге белемнәргә ия булалар.
Микъдар һәм исәп. Күплек турында гомуми күзаллаулар: билгеләнгән нигезләр буенча күплекләр формалаштыру, күплекнең предметлары аерым бил- геләре буенча аерылучы өлешләрен күреп ала белү сәләте формалаштыру. Күплекләрне берләштерергә, тулыландырырга, күплектән аның бер өлешен яки аерым өлешләрен алырга өйрәтү. 10 чикләрендә микъдар һәм тәртип буенча санау күнекмәләрен камилләштерү. Саннар белән гамәлләр башкармыйча гына 20 чикләрендә санау белән таныштыру. Икенче дистә саннары белән таныштыру. Натураль рәт саннары арасындагы чагыштырманы аңлауны (6 дан 7 1гә зуррак, 7 дән 6 1 гә кечерәк), һәр санны 1 гә кечерәйтә һәм зурайта белүне ныгыту (10 чикләрендә). Саннарны уңай һәм кире тәртиптә санарга (телдән), аталган яки цифра белән билгеләнгән санның алдындагы һәм артындагы саннарны, төшеп калган санны атарга өйрәтү. 10 чикләрендә саннар составы белән таныштыру. Санны ике кечерәк санга бүләргә һәм ике кечерәк саннан зур сан төзергә өйрәтү (10 чикләрендә, күрсәтмә әсбап нигезендә). 1, 5, 10 тиенлек, 1, 2, 5, 10 сумлык акчалар белән таныштыру (акчаларны аеру, туплау һәм ваклау). Күрсәтмә әсбаплар нигезендә кушу (зурга кечкенә кушыла) һәм алу (киметүче калдыктан кечерәк) гамәлләре буенча гади математик мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәтү; мәсьәләләрне чишкәндә гамәл билгеләре: кушу/плюс (+), алу/ минус (–) һәм тигезлек (=) билгеләрен куллану.
Зурлык. Санау берәмлеге буларак бер генә түгел, берничә предмет яки предмет өлеше кабул ителгән зурлык буенча санарга өйрәтү. Предметны (кәгазь, тукыма һ.б.) бөкләү юлы белән, шулай ук шартлы зурлыкны кулланып, предметны 2–8 һәм күбрәк тигез өлешләргә бүлү; бербөтеннең өлешләрен дөрес билгеләү (ярты, ике өлешнең берсе (икедән бер), дүрт өлешнең икесе (дүрттән ике) һ.б.); бербөтеннең һәм өлешнең, өлешләр зурлыгының чагыштырмасын ачыклау; бербөтеннең өлешләрен һәм билгеле өлешләр буенча бербөтенне таба белү. Балаларда башлангыч үлчәү күнекмәләре формалаштыру. Шартлы үлчәү берәмлеге (шакмаклы кәгазь) ярдәмендә предметларның озынлыгын, киңлеген, биеклеген (туры сызык кисемтәләре) үлчәргә өйрәтү. Шартлы үлчәү берәмлеге ярдәмендә балаларны сыек һәм бөртекле матдәләр күләмен үлчәргә өйрәтү. Предметларның авырлыгы һәм аны үлчәү ысуллары турында күзаллаулар булдыру. Учка салып үлчәү юлы белән предметларның авырлыгын чагыштыру (авыррак — җиңелрәк). Үлчәү белән таныштыру. Үлчәү нәтиҗәсенең (предметларның озынлыгы, авырлыгы, күләме) шартлы үлчәү берәмлеге зурлыгына бәйле булуы турындагы күзаллауны үстерү.
Форма. Билгеле геометрик фигураларны, аларның элементларын (түбәләр, почмаклар, яклар) һәм башка кайбер үзлекләрен белүне ачыклау. Күппочмаклык (өчпочмак һәм дүртпочмаклык мисалында), туры сызык, туры сызык кисемтәсе турында күзаллау булдыру. Тирәлектә урнашуларына бәйсез рәвештә фигураларны танырга, яссылыкта сурәтләргә, урнаштырырга, зурлыклары буенча тәртипкә салырга, классификацияләргә, төс, форма, зурлык буенча төркемләштерергә өйрәтү. Геометрик фигураларны модельләштерү; берничә өчпочмактан — күп- почмаклык, берничә кечкенә квадраттан — бер зур турыпочмаклык, түгәрәк өлешләреннән — түгәрәк, дүрт кисемтәдән — дүртпочмаклык, ике кыска ки- семтәдән бер зур кисемтә һ.б. төзергә өйрәтү; телдән тасвирлау һәм характерлы үзлекләрен санап чыгудан фигуралар конструкцияләү; фигуралардан үзең уйлаганча тематик композицияләр төзү. Предметларның гомуми формасын һәм аларның аерым өлешләрен анализлау; контурлы үрнәкләр, тасвирлаулар, күзаллаулар буенча аерым өлешләрдән катлаулы формалы предметларны яңадан ясау. Тирәлектә ориентлашу. Чикләнгән территориядә (кәгазь бите, уку тактасы, дәфтәр, китап бите һ.б.) ориентлашуга өйрәтү; предметларны һәм аларның сурәтләрен билгеләнгән юнәлештә урнаштыру, сөйләмдә аларның тирәлектә урнашуын чагылдыру (өстә, аста, өстәрәк, астарак, сулда, уңда, сулдарак, уңдарак, сулдагы өске (уңдагы аскы) почмакта, алда, артта, арасында, янәшә, янәшәсендә һ.б.). План, схема, маршрут, карта белән таныштыру. Тирәлектә объектлары арасындагы бәйләнешләрне рәсем, план, схема рәвешендә модельләштерү сәләтен үстерү. Объектларның тирәлектәге бәйләнешләрен һәм аларның тирәлектәге хәрәкәтен белдерүче иң гади график мәгълүматны «укырга» өйрәтү: сулдан уңга, уңнан сулга, астан өскә, өстән аска; шартлы билгеләргә (тамгалар һәм символлар) ориентлашып, тирәлектә мөстәкыйль хәрәкәт итү.
Вакыт буенча ориентлашу. Балаларда вакыт турында элементар күзаллаулар: аның узучанлыгы, периодиклыгы, кире кайтмаслыгы, атнаның барлык көннәренең, айларның, ел фасылларының эзлеклелеге турында күзаллаулар булдыру. 1 Билгеләмәләр бирелми. Сөйләмдә «башта», «аннары», «кадәр», «соң», «элегрәк», «соңрак», «шул ук вакытта» төшенчәләрен кулланырга өйрәтү. «Вакытны тою», вакытны саклау, үз эшчәнлегеңне вакытка туры китереп көйли белү сәләтен үстерү; аерым вакыт интерваллары дәвамлылыгын (1 минут, 10 минут, 1 сәгать) аеру. Сәгатькә карап, вакытны 1 сәгатькә кадәр төгәллек белән билгеләргә өйрәтү.
Үсешкә булышлык итүче сөйләм мохите. Балаларны — булачак укучыларны яңа белемнәр алу максатында инициатива күрсәтергә өйрәтү. Аралашу чарасы буларак сөйләмне камилләштерү. Балаларның үз күзләре белән нәрсә күрергә теләүләрен, нәрсә турында белергә теләүләрен, нинди өстәл уеннары һәм интеллектуаль уеннар уйнарга өйрәнергә теләүләрен, кайсы мультфильмнарны кабат һәм ни өчен карарга теләүләрен, нинди хикәяләрне (нәрсә турындагы) тыңлауга өстенлек бирүләрен һ.б. ачыклау. Балаларның тәҗрибәсенә таянып һәм аларның теләкләрен исәпкә алып, мөстәкыйль рәвештә аңга кабул итү, алга таба тәрбияче һәм яшьтәшләре белән уртага салып тикшерү өчен күрсәтмә материаллар сайлап алу.
Балаларның әйткәннәренә төгәллек кертү, аларга объектны, хәлне төгәлрәк тасвирларга булышу; фаразлар әйтергә һәм фикерләрен тирәлектәгеләр өчен аңлаешлы бәян итәргә өйрәтү. Үз фикереңне яклый белү сәләте формалаштыруны дәвам итү. Сөйләм этикеты формаларын үзләштерергә ярдәм итү. Кызыклы фактлар һәм вакыйгалар турында балаларга эчтәлекле, тәэсирле итеп сөйләүне дәвам итү. Балаларны фикерләү мөстәкыйльлегенә өйрәтү. Сүзлек формалаштыру. Балаларның көнкүреш, табигать һәм җәмгыятькә кагылышлы сүз запасын баету эшен дәвам итү. Балаларда сүзнең мәгънәсе белән кызыксыну теләге уяту. Төрле сүз төркемнәрен мәгънәләренә һәм фикерне җиткерү максатына төгәл туры китереп куллана белү сәләтен камилләштерү. Балаларга телнең сәнгатьле чараларын үзләштерергә ярдәм итү.
Сүзнең аваз культурасы. Ишетү һәм әйтелеш буенча туган телнең барлык авазларын аера белүне камилләштерү. Дикцияне камилләштерү: балаларны сүзләрне һәм сүзтезмәләрне табигый интонацияләр белән аңлаешлы һәм ачык әйтергә өйрәтү. Фонематик ишетү сәләтен камилләштерү: билгеле бер аваз кергән сүзне аерып әйтергә, җөмләдә бу аваз булган сүзне табарга, сүздә авазның урынын билгеләргә өйрәтү. Сөйләмнең интонация тәэсирен камилләштерү. Сүзнең грамматик төзелеше. Балаларны җөмләдә сүзләрне яраштыруга өйрәтүне дәвам итү. Тамырдаш сүзләр (үрнәк буенча), исемнәр, фигыльләр, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләрендә сыйфатлар ясый белүне камилләштерү. Иярченле кушма җөмләләрне дөрес төзергә, аларның өлешләрен бәйләү өчен тел чаралары (өчен, дип, вакытта, чөнки, әгәр, әгәр дә һ.б.) кулланырга булышу.
Бәйләнешле сөйләм. Сөйләмнең диалог һәм монолог формаларын камилләштерүне дәвам итү. Тәрбияче һәм бала, балалар арасында диалог алып бара белү сәләтен формалаштыру; дустанә һәм әдәпле әңгәмәдәшләр булырга өйрәтү, сөйләшеп аралашу культурасы тәрбияләү. Әдәби текстларның эчтәлеген тулы һәм сәнгатьле итеп сөйләп бирергә, аларны уйнап күрсәтергә өйрәтүне дәвам итү. Предметлар турында, картинаның эчтәлеге турында, вакыйга эзлекле рәвештә сурәтләнгән рәсемнәр буенча хикәяләр төзи белү сәләтен камилләштерү. Хикәянең планын төзергә һәм шул планнан чыкмаска ярдәм итү. Үз тәҗрибәңә нигезләнеп хикәяләр төзи белү сәләте үстерү. Бирелгән темага кыска әкиятләр иҗат итү сәләтен камилләштерүне дәвам итү.
Укырга-язарга өйрәтүгә әзерләү. Җөмлә турында күзаллаулар булдыру (грамматик билгеләмәдән башка). Җөмләләр төзү, гади җөмләләрне (теркәгечләрдән һәм бәйлекләрдән башка), эзлеклелекне күрсәтеп, сүзләргә бүлү буенча күнекмәләр уздыру. Балаларны ачык иҗекләрдән торган ике иҗекле һәм өч иҗекле сүзләрне (без-дә, ча-на,
бә-рәң-ге, ма-ши-на) өлешләргә бүләргә өйрәтү. Иҗекләрдән сүзләр төзергә өйрәтү (телдән). Гади сүзләрдә авазлар чиратлашуын аерырга өйрәтү.