?д?би уку д?ресен? технологик карта. 4 класс Тема: Язгы мо?. В.Хайруллина “Наз”


    Әдәби уку дәресенә технологик карта. 4 класс
Тема: Язгы моң. В.Хайруллина “Наз”
Максат. Язгы табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләр уку, рәссам М.Хәйретдинов иҗаты белән танышу.
Бурычлар: 1) Р. Гыйззәтуллиннның «Язгы моң» хикәясе аша табигатьнең матур һәм ямьсез яклары бирелешен аңлату. 2) М. Хәйретдинов иҗаты белән танышуны дәвам итү. 3) Әсәрләрдә бирелгән күренешләрне аңлый белергә өйрәтү, йөгерек, аңлап уку күнекмәләре булдыру.
Материал. Дәреслектә 17—20 нче битләр. Р. Гыйззәтуллинның «Язгы моң» хикәясе, дәреслектәге М. Хәйретдиновның «Ана булу. Назлылык» картинасы. Дәфтәрдән В. Хәйруллинаның «Наз» шигыре.
Җиһазлау. Электрон дәреслек, Р. Гыйззәтуллин портреты, «Язгы моң» исемле аудиоязма.
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.
ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.
РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.
Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда.
 
Дәрес этаплары 
   Дәрес этабының максаты  Укытучы эшчәнлеге
  Һәр этапның  белем бирүче үстерешле биремнәреУниверсаль уку гамәлләре (УУГ)
 
1 этап. Оештыру өлеше.
укучыларны  уку эшчәнлегенә мотивлаштыру. Көтелгән нәти җә:дәрескә уңай психологик халәт булдыру.  Укытучыга игътибар итү. Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре формалаштыру. Инструктаж үткәрү,балаларны эшкә әзерләү. 1 этап.Оештыру.
Илүсә Нәбиуллинаның «Бәхет утравы» китабыннан «Сөекле анам теле» хикәясен уку һәм фикер алышу. (35 нче бит)
Коммуникатив эшчәнлек.
Шәхси эшчәнлек.
2 этап. Белемнәрне  актуальләштерү. Максат: алдагы дәрестә алган белемнәрне  искә төшерү. Хикәядә үзеңә ошаган өзекнең эчтәлеген сөйләү.
  Фронталь  эш оештыру. 2 этап. Белемнәрне  актуальләштерү.
Табигатьтә ел фасыллары турында сөйләшү.
Табигать календаре үзенең яңа исәбен марттан башлый.
Апрель — табигать контрастлары бәрелешкән ай.
Язның яңа туган һәр көне табигатькә яңа бизәкләр өсти.
 Регулятив (укучылар тарафыннан белгән күнекмәләрне үзара бәйләү).
 
3 этап. Бала нинди авырлыклар белән  очраша?
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 ФизминуткаШәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли.
 
 
 
 
 Практик эзләнү эшендә катнашу.
Парларда эшләү. Үзара ярдәмләшеп эшләү.
Тикшерү.Кара-каршы.
 
 ФизминуткаБиремнең үтәлешенә контроль булдыру.
 
 
 
 
 
 
Практик эзләнү эшен  оештыра.
Биремнең үтәлешенә контроль булдыру. Балаларның контраст күренешләр турында белемнәре җитәрлек түгел.
 
Физминутка. Шәхес буларак эшчәнлек.
 
 
 
 
Коммуникатив эшчәнлек 
 
Танып- белү эшчәнлек.
 
 
 
 
Коммуникатив эшчәнлек 
4 этап.  Яңа материалны аңлату.
Максат: уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру.
Максат: таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен истә калдыру. Текст белән танышу.
 
 
 
 
 
 
 
 
Гөжләп уку.
Абзацлап   кычкырып уку 
Сорау-җавап бирүдә катнашу. Текстның эчтәлеген  укучыларга  дөрес дикция, аһәң  белән җиткерү.
Сүзлек өстендә эш .(Экранда) Биремнең үтәлешенә контроль булдыру 
Үз фикерләрен әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтү. 1)Р. Гыйззәтуллин турында укытучы аңлатуы, портретынкарап, авторны танырга өйрәнү.
2)«Язгы моң» хикәясен уку.
3) Сораулар буенча эчтәлекне ачыклау.
Яшь рәссам кайсы ел фасылын рәсемгә төшерә?
Ни өчен Рәшидәгә Рәхим язган этюд ошамый?
Рәссам үз эшенең нинди булуын тели?
Бу очракта «Татлы ялганга караганда, ачы дөреслек яхшырак» мәкале туры киләме? Җавабыңны текст сүзләре белән дәлиллә.
Яз һәм көзне үзара чагыштырып, контраст билгеләрне тап.
Танып-белү эшчәнлекне  формалаштыру.
 
 
 
 
 
 
шәхси универсал. укыту  гамәлләрен формалаштыру.
 
 
 
5 этап. Белемнәрне беренчел ныгыту.
Максат –  ишетеп,күреп тану күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү. Текст белән танышу.
 
Текстны “гөжләп” укып чыгу.
               Сәнгатьле уку Сорау-җавап бирүдә катнашу. Укучыларны активлаштыру. М. Хәйретдиновның «Ана булу. Назлылык» картинасын өйрәнү.
Картина үтә дә зәвыклы төсләр белән язылган. Саф һава, үлән исе, кояш, иге-чиге булмаган иркен дала — үзеңне әкият патшалыгында итеп тоярга була, Биредә автор халкыбызның буйсынмас холкын да, читтә йөреп, туган якларына әйләнеп кайткан баланы да күрсәтергә тели. Хайваннар образы аша ярату, бер-береңә кадер-хөрмәт күрсәтелә. Шушы картинасы аша автор үзенең дә Татарстанны сагынып кайтуын сурәтли. Ат — татар халкында төп фигура. Биредә дә ул кешелек һәм табигатьне бербөтен итеп бәйли.
Танып-белү эшчәнлекне  формалаштыру 
 
 
 Коммуникативэшчәнлек.
6 этап. Мөстәкыйль эш.
:укучыларның  игътибарлылыгын тикшерү, хаталарны төзәтү. Практик эзләнү эшендә катнашу.
Парларда эшләү. Үзара ярдәмләшеп эшләү. Практик эзләнү эшен  оештыра.
Биремнең үтәлешенә контроль. булдыру. В. Хәйруллина. «Наз» шигыре (дәфтәр) өстендә эш:
шигырьне сәнгатьле уку;
биремнәр үтәү;
а)Автор табигатьнең матурлыгын нәрсәләр аша тоя?ә) Җирнең сулыш алганын ничек белеп була?б)Кешенең табигать белән бербөтен икәне кайсы строфадачагыла?
 
 
Танып- белү эшчәнлек7 этап. Белемнәрне гомумиләштерү. Максат:  алган белем һәм күнекмәләрне  ныгыту һәм гомумиләштерү. Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли.
  Укучыларны активлаштыру. Язгы табигать сурәтләнгән әсәрләр турында искә төшерү.
Коммуникатив эшчәнлек Шәхес буларак эшчәнлек.
8 этап.
Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлекция.
Максат:дәрестә эшләнгән  эшләргә нәтиҗә ясау.  
Мин нәрсә белдем?
Ничек бәяләдем? Үз фикерләрен 
әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтә. Дәрес турында фикерләреңне иптәшләрең белән урта-клаш.
Смайликлар белән эш.
Өй эше.. «Язгы моң» әсәренең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә. Коммуникатив эшчәнлек Шәхес буларак эшчәнлек.
Регулятив эшчәнлен.