Сценарий к сказке Куян кызы


БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ(Өйдә)
Автор: Борын-борын заманда матур бер урманда яшәгән ди куяннар гаиләсе: Ана Куян, Куян Кызы һәм Куян Малае. Алар бик тату яшәгәннәр һәм бер-берсен бик яратканнар.
Ана Куян: Балаларым, җан кисәкләрем, мин сезгә бүләкләр алып килдем.
Куян Кызы: Кишерме?
Ана Куян: Юк
Куян Малае: Кәбестәме?
Ана Куян: Юк.
(выходят из-за стола, әнисе янына киләләр).
Куян Кызы: Яңа матур күлмәкме?
Ана Куян: Юк. алар сездә тулып яталар.
Куян Малае: Ә, модный чалбар джинсымы?
Ана Куян: Юк, алар да бар бит инде.
Куян Кызы. Куян Малае (вместе): Нәрсә соң? Табалмыйбыз. Әйт, әнкәй! Әйт! Күрсәт әнкәй!
Куян Ана: (сумкадан итекләрне ала, күрсәтә) Менә сезгә киез итекләр. Тышта салкын, аякларыгыз өшемәсен.
Куян Кызы. Куян Малае (бергәләп): Ура! Ура! Яңа итекләр! (тиз кияләр дә шатлыктан бии башлыйлар).
Куян Малае: Кара әле, сеңлем! Нинди матур итекләр! Ә үзләре кап- кара.
Куян Кызы: Ә минеке матуррак. Үзем шикелле ап-пак, чиста.
(Балалар әнисе янына йөгереп киләләр, өелуют).
Куян балалары: Рәхмәт, әнкәй! Рәхмәт!
Куян Ана: Җылы тәнегездә тузсын! (Балаларын кочаклап сөя).
Куян Малае: Әни! Бу итекләрне яңартып аласы килә. Дусларга күрсәтергә кирәк, урманда әз генә йөреп керием әле.
Куян Кызы: Ә мин башта дәресләр хәзерлим.
Куян Ана: Ярар, улым! Тик озак йөрмә.
(Пәрдә төшә).
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ. (Урманда).
Автор: Шулай итеп, Куян Малае урманга чыгып китте. Анда инде дуслары көтеп торганнар: Бүрекәй, Төлкекәй, Тиенкәй.
(Пәрдә ачыла)
(Урман аланында куянның дуслары уйныйлар).
Куян Малае: Әй, дусларым, карагыз әле, миңа әнкәй нәрсә сатып алды?
Бүрекәй: Кайда? Күрсәт әле!
Төлкекәй: Нәрсә? Нәрсә?
Тиенкәй: Кайдан сатып алды?
Куян Малае: Менә (с гордостью күрсәтә) итекләр.
Бүрекәй: Ай-яй, матурлар!
Төлкекәй: Ай-яй, яңалар!
Тиенкәй: Гел килешеп тора инде үзеңә.
Куян Малае: Хәзер инде мин тышта озак уйнаячакмын. Аякларым өшемәс.
Бүрекәй: Әйдәгез, хәзер качышлы уйныйбыз. Кем саный?
Төлкекәй: Мин! Мин! Әлчи-бәлчи,
Әни күлмәк үлчи,
Әнә тора чыпчык,
Монда торма, тиз чык! (Тиен водит).
Тиенкәй: (закрыв глаза) Минем борыным сизгер,
Күзләрем дә үткен,
Аякларым да бик өлгер.
Хәзер барып тотармын,
Тоткач, кабып йотармын. (ищет)
(никого не видно,а у зайца на снегу черные валенки видны).
Тиенкәй: Ә менә монда куян утыра!
Куян Малае: Каян беләсең?
Тиенкәй: Итекләрдән белдем. Алар кап-кара, әллә каян күренеп тора.
Куян Малае: (с обидой) Мин алай уйнамыйм.
Төлкекәй: Алай булса, куышлы уйныйбызмы? Кем саный?
Бүрекәй: Мин! Мин!
Син ак куян,
Йомшак куян
Әбәк-әбәк
Син кач, куян!
(Төлкекәй водит, аннары Бүрекәй, барысы куянны тиз тоталар.
Ә Куян Малае никого не может поймать).
Куян Малае: Юк, кимим мин бу итекләрне. Рәхәтләнеп уйнап та булмый.
(Өйгә кайтып китә)
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ.
(Өйдә. Перед зеркалом Куян Кызы на валенки не насмотрится). Куян Малае: Әни! Әни!
Куян Кызы: Әни өйдә юк. Кибеткә китте.
Куян Малае: (шатланып) Бик яхшы! Хәзер мин бу итекләрне яшерәм, берсе дә табалмас.
(Урындык астына качыра. Куян Кызы наблюдает. Куян Малае урамга йөгереп чыгып китәргә тели. Каршысына әнисе килеп чыга).
Куян Ана: Улым, син кая барасың?
Куян Малае: Уйнарга чыгам.
Куян Ана: (башын тота) Яланаякмы?! Итекләрең бар ич! Ки әле хәзер үк!
Куян Малае: Алар белән уйнарга уңайсыз. Йөгерә дә алмыйм, кача да алмыйм.
Куян Ана: Кимәсәң-чыкмыйсын! Тышта салкын, салкын җил дә исә.
Куян Малае: Ә мин аларны каядыр куйдым. Оныттым.
Куян Кызы: Менә алар, урындык астында. (Урындык астыннан итекләрне алып, абыйсына бирә).
Куян Малаь: (с обидой) Ярар инде, киям...
(Аңа Куян һәм Куян Кызы икенче бүлмәгә чыгып китәләр).
Куян Малае: Әһә, киттеләр.
(Итекләрен диван астына яшерә һәм тиз генә урманга чыгып китә. Куян кызы керә һәм идәнне себерә башлый. Диван астыннан итекләрне табып ала).
Куян Кызы: Нәрсә бу? Итекләр! Әни, ул тагын итекләрен кимәгән.
(Әнисенә итекләрен бирә).
Ана Куян: (тәрәзәне ачып чакыра) Улым! Итекләреңне ки!
Автор: Әнисе кидерә, ә Куян Малае сала. Әнисе кидерә, ә Куян Малае сала. Боз өстеннән дә, кар өстеннән дә яланаяк йөгерә. Бер көн йөгергән, ике көн йөгергән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.
(Пәрдә ачыла)
Куян Малае: Әни! Әни! (елый) Минем аякларым бик авырта.
Куян Ана: (диванга утырта, аякларын карый, җәлли) Әй, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич.
Тиенкәй: (тәрәзәгә шакый) Әй, Куянкай, әйдә уйнарга. Сине генә көтәбез.
Куян Кызы: Ул авырый.
Төлкекәй: Ни булган аңа?
Куян Малае: АякларЫ бик авырта.
Бүрекәй: Безнең урманда табиб бар. Аның исеме Айболит.
Ана Куян: Ул кайда яши?
Бүрекәй: Хәзер саесканны чакырам. Ул белә, (тәрәзәне ачып чакыра) Саескан түтәй! Кил әле монда!
Саескан: Нәрсә кирәк? Барысын да беләм. Барысын да сөйлим.
Ана Куян: Безгә Айболит кирәк. Син юлны беләсеңме?
Саескан: Беләм! Беләм! Әйдәгез киттек!
(Җәнлекләр Куян Малаен күтәреп алалар һәм Айболитка алып китәләр).
(Пәрдә төшә).
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ.
(Айболит янында)
Автор: Ә доктор Айболитның эше бик күп. Аңа төрле җәнлекләр килгәннәр.
Айболит: Кем керә?
(животные по очереди ).
Авыру Телке: Ах, мине шөпшә тешләде.
Күбәләк: (янган канатын күрсәтә) Минем канатыма ут тиде.
Аю: (йөткәрә) Минем тамагым авырта.
Керпе: (елап) Минем тешләрем авырта.
Эт: Бер тавык минем борынны чукыды.
Песи: Минем эчем авырта.
Ябалак: Минем күзләрем бернәрсә күрми.
(каждому Айболит градусник куя).
(Менә Куян Малаен алып керәләр).
Айболит: (куянны күрә) Бәләкәй балаларны чиратсыз карыйм мин. Сөйләгез әле, ни булган.
Төлкекәй: Аның аяклары авырта.
Бүрекәй: Ул кар өстеннән ялангач йөгергән.
Тиенкәй: Ул итекләрен яшергән.
Куян Малае: Бүтән алай эшләмим.
(Табиб зур банкадан май ала, куянның аягына сөртә).
Айболит: Салкын көннәрдә җылы киен! Олыларны тыңла! Ә менә сиңа күчтәнәч! (Кишер бирә).
Куян Малае: Рәхмәт сезгә.
Бар җәнлекләр: Рәхмәт! Рәхмәт!
Айболит: Сау булыгыз!
(Пәрдә төшә)
Автор: Өч көн үтте. Куяннын аягы төзәлгән. Ул хәзер киез итеген бер дә салмый икән.