?д?би укудан д?рес конспекты И куян,куян…(3 класс)


Тема. Халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр).
И куян, куян...
Максат. Манси халык әкияте «Куянның колагы ни озын?», эстон халык әкияте «Куянның ирене нигә ярык? әсәрләренең ни өчен борынгы әкиятләр булуын аңлату.
Бурычлар:
Борынгы әкиятләрнең төп үзенчәлекләре белән таны тыруны дәвам итү. Аларның төп билгеләрен, төзү алымнар? аерып күрсәтә алуларына ирешү;
Чынбарлык һәм тылсым бәйләнешен аңлата белү осталыгын үстерү;
Төрле халыклар тормышына хөрмәт, аларга кара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Материал. Дәреслек, 1 нче кисәк, 60—61 нче бит, 3 н кисәк. «Куянның ирене нигә ярык?» әкияте, дәфтәр, «3 белән кыш нигә күрешми?», «Алтын алма» китабы.
Җиһазлау. Сары һәм зәңгәр карандашлар, уенчык куян! слайд (җәйге, кышкы күренешләр), глобус, «Кем ул, нәр ул?», III т., 201—202 нче битләр.
Дәрес барышы
Оештыру.
Укытучы: — Кадерле укучылар! Әйдәгез әле, бер генә мизгелгә күзләрне йомыйк та, вакыт машинасы безне борынгы заманнарга — кешеләр табигатьтәге төрле күренешләрнең каян килеп чыгуын аңларга тырышкан чорларга илтеп куйсын! Сез шундый сәяхәткә әзерме?
Укучылар күзләрен йомалар.
Әзер, әзер.
Алайса киттек.
Актуальләштерү.
Өй эшләрен тикшерү.
Борынгы әкиятләрдә нинди сорауларга җавап эзләнә? (Ңи өчен ни булган? Ни өчен нәкъ шундый? һ.б.)
Борынгы әкиятләр чылбыр формасында төзелгән.
Бала нинди авырлыклар белән очраша?
Борынгы чорны куз алдына китергәндә.
Билгеле бер тема буенча үзләре әкият иҗат иткәндә.
Чыгу юллары.
Борынгы чор турында өстәмә мәгълүматлар бирү аша. Әкият язу өчен сораулар яки кыскача план бирергә мөмкин.
Яңа материалны аңлату. Манси халкы турында кыскача мәгълүмат бирү.
«Куянның колагы нигә озын?» әкиятен яхшы укый торган укучыдан укыту.
Әкиятнең төрен билгеләү. (Борынгы, хайваннар турында.)
Әкиятләр турында дәреслектәге кагыйдәне укып өйрәнү.
Беренчел ныгыту.
Без укыган әкият ничек башлана?
Аны нинди һөнәр белән шөгыльләнүчеләр иҗат иткән?
Борынгы халыкларның төп һөнәре аучылык булган. Димәк, әкиятне аучылар иҗат иткән.
Әкият кыскамы, озынмы? Ни өчен кыска булды икән? (Җавапларны тыңлау.)
Күренешләргә фәнни аңлатмалар булмаган, шуңа кешеләр әкиятләр уйлап чыгарган.
Мөстәкыйль эш.
♦Җәй белән Кыш нигә күрешми?» әкиятен дәфтәрдән укып, биремнәрне үтәү.
Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.
Мөстәкыйль эшне тикшерү.
Әкиятне рольләргә бүлеп уку;
Әкият ничек башланган?
Кем көчле: кышмы, җәйме?
Кыш уңай героймы, тискәреме? Ни өчен шулай уйлыйсың?
Кешеләргә ачуыңны күрсәтсәң, начарлык эшләсәң, алар ничек җавап кайтара?
Кояшны күргәч, аучы ник елмая, көлә?
Бу әкиятләр кайчан барлыкка килгән?
Ике әкиятнең дә борынгы әкият булуын үз мисалларың белән дәлиллә.
Әкиятләр сиңа ошадымы? Ни өчен?
Дәрескә йомгак. Рефлексия.
Син дәрескә катнашуыңнан канәгатьме? Үз-үзеңә нинди билге куяр идең? Ни өчен? Тагын нинди күренешләр- аңлаткан әкиятләрне укыйсың килә?
Өй эше. I в. «Куянның ирене нигә ярык?» дигән эстон лык әкиятен укырга һәм эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә. II «Алтын алма» китабыннан куяннар турында ничә әкият булуын эзләп тап, үзеңә ошаганын сөйләргә әзерлән.