Татар теле. Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?нешен кабатлау (3нче сыйныф)


Хөснелгатина Ләйсән Минәхмәт кызы, Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең I нче квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Башлангыч сыйныфларда гамәлгә кертелгән гомуми белем бирүнең яңа федераль стандартлары укучыларда универсаль уку гамәлләре формалаштыруны таләп итә. Әлеге дәрес эшкәртмәсендә балаларда универсаль уку гамәлләре формалашуын тикшерү өчен берничә эш формасы тәкъдим итәм.
Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау (3нче сыйныф)
Максат: Исемнәрне килеш белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү; сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү; укучыларда аралашу культурасы һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек (И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле. 3 сыйныф. 1 нче кисәк. Казан, “Мәгариф – вакыт”нәшрияты, 2013), тема буенча әзерләнгән слайдлар, карточкалар.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: Исемнәрне килешләр белән төрләндерә белү; исемнәрне тикшерә белү.
Шәхси нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; үз –үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту;
Коммуникатив УУГ: укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; үз фикереңне әйтә белү; үз фикереңне дәлилли белү; башкаларның фикерен тыңлый белү;
Регулятив УУГ: максат куя, үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү; үз эшеңне тикшерү; үз эшеңне бәяли белү;
Танып – белү УУГ: тексттан кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ, йомгак ясый белү.
Дәрес барышы
Оештыру.
Актуальләштерү.
Кроссворд чишү.
К А Р А О М О Н И М Н А Р
Б Е Л Е М И С Е М К У Ш М А Э Ш Л Ә Г А Р Ә П Т А М Ы Р
Әгәр түбәндәге сорауларга җавап биреп, кроссвордны чишсәгез, өстән – аска таба бүгенге дәреснең темасын укый алырсыз.
Антоним парын тап. Ак - ... (кара)
Бертөрле әйтелә һәм языла торган, әмма мәгънәләре башка булган сүзләр ничек атала? (омонимнар)
Мәкальне дәвам ит. Дөнья – йозак, ачкычы - ... (белем)
Предметны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап булып килә торган сүзләр кайсы сүз төркеменә керә? (исем)
Бер төшенчәне белдерү өчен, ике сүздән кушылып ясалган сүзләр ничек атала? (кушма)
Мәкальне дәвам ит. Аз сөйлә, күп ... (эшлә)
Дәрес – алынма сүз. Ул кайсы телдән кергән? (гарәп)
Сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле башка кисәкләргә бүленми торган кисәге ничек атала? (тамыр)
Әйе, бүгенге дәресебезнең темасы - исемне килеш белән төрләндерү. Максатыбыз - аны кабатлау. Моның өчен эшебезне планлаштыру сорала. Нәрсәдән башлыйбыз? (Һәр дәрестә иң беренче матур язу белән шөгыльләнәбез, аннан соң исемнәрне килеш белән төрләндерү буенча алган белемнәребезне ныгытабыз һәм соңыннан контроль эш, билгеләр кую).
Матур язу.
Бб
Беләге юан – берне егар, белеме булган – меңне егар.
Укучылар, сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? (Укучыларның фикерләре тыңлана, белем алуның мөһимлеге турында нәтиҗә ясала)
Әңгәмә (Коммуникатив УУГләрен тикшерү)
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше ни өчен кирәк?
Татар телендә ничә килеш бар? Ниндиләр?
Кайсы килешнең кушымчасы юк?
Сүзлекләрдә исемнәр нинди килештә языла?
Җөмләнең иясе булып килгән исем нинди килештә?
Ныгыту.
Белем сүзен килешләр белән төрләндерәбез.
Белем сүзен төрле килешләрдә кулланып, 3 җөмлә язабыз һәм укыйбыз.
Парларда эш. Карточкалар (Коммуникатив УУГләрен тикшерү). Төшеп калган килеш кушымчаларын куярга.
Мин бакча.. утырам. Күк йөзе чалт аяз. Бу җәйге көннәр.. ул юып куйгандай чип – чиста. Әнә ерак офык итәген.. бер болыт йөзеп чыкты. Әкрен генә, тыныч кына килә. Күңелем.. шатлык хисе биләп алды. Күрәм, ул болыт мәһабәт ир кеше.. охшаган иде.
Физкультминут
Исемнәрне тикшерү өчен, эш тәртибен билгелибез. Карточкалар ( Регулятив УУГләрен тикшерү). Җөмлә алдындагы шакмакка тәртип санын язарга.
3

2
Соравы.
4
Берлек яки күплек санда.
Килеше.
1
Уртаклык яки ялгызлык исем.
Тикшерү: Белемгә – уртаклык исем, берлек санда, Нәрсәгә?соравына җавап була, юнәлеш килешендә.
Тест биремнәре (74 бит)
Мөстәкыйль эш: Текст белән эш. Карточкалар (Танып – белү УУГләрен тикшерү)
Текст: Исемнәр предметны белдерә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Алар берлек һәм күплек санда киләләр. Исемнәр җөмләдә башка сүзләр белән бәйләнеп киләләр. Мондый бәйләнеш исемнәр килеш белән төрләнгәндә барлыкка килә. –ның/-нең – иялек килеше кушымчалары.
А – Дөрес, бу турыда текстта бар.
Б – Дөрес, ләкин бу турыда текстта юк.
В – Дөрес түгел, текстта моның киресе язылган.
Җөмләләр алдындагы буш шакмакларга хәрефләрне язарга.
А

В
Исемнәр кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.
Б
Исемнәр сан белән төрләнми.
А
Татар телендә алты килеш бар.
Исемнәр җөмләдә башка сүзләр белән бәйләнеп киләләр.
Б
Юнәлеш килешендә урынны белдергән сүзләргә кая? соравы куела.
Укучылар, әйдәгез, үзегезнең эшләрегезне экрандагы дөрес җаваплар белән чагыштырыгыз һәм үзегезгә билге куегыз, ни өчен ул билгене куйдыгыз, аңлатып бирегез.
Рефлексия.
Без бүген дәрестә нәрсә эшләдек?
Планлаштырылган эшләребезне эшләп, максатыбызга ирештекме?
Кемнәр бик яхшы эшләде?
Кемнәр дәрестә аз катнашты?
Дәрес ошадымы? Ни өчен?
Өй эше: төрле килештә килгән исемнәр кулланып, “Кышкы уеннар” темасына кечкенә хикәя язарга.