Фигыль юн?лешл?ре 7 нче сыйныф татар т?ркеме ?чен д?рес эшк?ртм?се ?рн?ге


Фигыль юнәлешләре 7 нче сыйныф татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе үрнәге
Әлфия Мөнировна АЙЗАТУЛЛОВА,
Казан шәһәре Совет районы МББУ “8нче гимназия”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Айзатуллова Ә.М – татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: Укучыларның фигыль турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, фикер йөртү сәләтен үстерү; фигыль юнәлешләре турында гомуми төшенчә бирү; укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү
Дәрес тибы: яңа материал аңалату
Укыту методы. Аңлату, әңгәмә, демонстрация.
Җиһазлау: Мультимедиа проекторы, слайдлар, таблицалар.
Дәрес барышы
I. Оештыру моменты. Хәерле көн, укучылар! Бер-берегезгә елмаю бүләк итик, каршыдагы иптәшләребезне сәламлик (кул болгыйлар), яныбыздагы иптәшебез белән күрешик (иңбашлары белән кагылалар), бер-беребезгә матур теләкләр әйтик әле. Афәрин! Дәресебезне башлыйбыз. Бүген без сезнең белән фигыль турында алган белемнәребезне ныгытып, юнәлеш катерогиясе турында сөйләшербез. Әгәр дә дәрес ахырына куйган максатыбызга ирешсәк, димәк без бик нәтиҗәле эшләгәнбез була.
II.Актуальләштерү.
Бирем.
Эй ар гайд структурасы
Дәрес башындаРаслауДәрес ахырында
Фигыльләр предметның яки затның эшен, хәрәкәтен белдерә торган сүзләр
Барлык фигыльләр өчен дә барлык-юклык категориясе хас
Фигыльләрнең 3 заманы бар
Фигыль юнәлешләре бишәү
III. Яңа теманы аңлату.
Бирем. ПЛЕЙСМЕТ КОНСЕНСУС структурасын кулланып, укучылар алларында торган юнәлеш таблицасы буенча эшлиләр. Һәр укучы битнең үз өлешендә фикерләрен яза. Аннары фикер алышу башлана. Килешкән кешеләр “ВО” күрсәтәләр. 1 укучы уртак фикерләрне уртадагы квадратка яза. Бу команданың нәтиҗәсе була.
№1 №2

..........
№3 №4
Уртак нәтиҗә тактага язып куела. Үтәүченең (кемнең яки нәрсәнең) эшкә (яки хәлгә) төрлечә катнашуыннан чыгып, фигыльләрдә биш юнәлеш була.
Төп юнәлеше - яба
Кайтым юнәлеше – ябына
Төшем юнәлеше – ябыла
Уртаклык юнәлеше – ябыша
Йөкләтү юнәлеше – яптыра
Нәтиҗә:
1. Һәр фигыль берәр юнәлеш формасында була!
IV. Күнекмәләр камилләштерү.
87 нче күнегү
Төп юнәлеш үтәүче эшне үзе башкара
Кайтым юнәлеше эш үтәүченең үзенә кайта
Төшем юнәлеше эш кешегә яки предметка читтән төшә
Уртаклык юнәлеше үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли
Йөкләтү юнәлеше үтәүче эшне кемгәдер кушып эшләтә, эш үтәлүенә сәбәпче була
Берничә юнәлеш кушымчасы алган
Кайт-ты-ларБизә-н-әУтыр-т-ыл-маган Йөгер-еш-епСиз-дер-ми Йомша-р-т-ыл-ган
Үс-миЯса-н-аУта-л-ганСайра-ш-аУй-ла-н-ыл-ган
Көт-мә-гән Кара-н-ып Көт-ел-мә-гән
Чык-мыйТот-ын-аСуз-ыл-ды
Бул-ма-ган Баш-ла-н-ыпСуз-ыл-мый
Кит-ә Тот-ын-ды-лар Тапшыр-ыл-ган
Кил-деТәмам-ла-н-ачаг-ынАктар-ыл-ды
НАМБЕ АП. Күнегүне тикшерү. Бу структураны кулланыр өчен без тылсымлы сан сайлыйбыз, ул – “5”. Бишкә бүленә һәм бишкә бетә торган сан чыккан укучы басып җавап бирә.
Бирем. Төрле юнәлеш формаларына куеп языгыз: актару, бизәү, казу, карау
Актару, актарылу, актарыну, актарышу, актарту
бизәү, бизәлү, бизәнү, бизәшү, бизәтү
казу, казылу, казыну, казышу, казыту
карау, каралу, карану, карашу, карату
Токин мэт. №3 кәгазь уртасына “Фигыль” дип язып куя. Аны шакмак эченә ала. Ничек башкарабыз әле без бу эшне? (тынлыкта) Ә без әлеге тема буенча белгән бөтен мәгълуматны да 2 минут эчендә язып куябыз. Аннары урыннарны алышабыз, күрше өстәлдәге эш белән танышабыз, сорауларыбызны язабыз, идеяләребезне җиткерәбез (2 мин.) 1-2 өстәл сөйли, 3-4 өстәл сөйли. 1 укучы гомумиләштерә. Күренеп торсын өчен урнаштырабыз.
Бергә эшләгәч күп мәгълумат алдыкмы? Тулыландырдыкмы?
Мин сезне сынап карыйм әле.
Сорау-җавап. ТЕЙК ОФ ТАЧ ДАУН структурасы (басарга һәм утырырга)
•Фигыль нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? сорауларына җавап бирә (басалар)
•Барлык фигыльләр дә зат-сан белән төрләнә (утыралар)
•Барлык фигыльләргә дә барлык-юклык категориясе хас (басалар)
•Юклык формасы эш-хәлнең үтәлүен белдерә (утыралар)
•Юклык формасы -ма, -мә кушымчасы ярдәмендә ясала (басалар)
•Башлангыч форма боерык фигыльнең II зат берлек сан формасы белән аваздаш (басалар)
•Эшнең кайсы вакытта үтәлүен заман категориясе билгели (басалар)
Эй ар гайд структурасы (Дәрес ахырында дигән өлеше тутырыла)
V. Йомгаклау.
Экранда бирелгән фигыльләрнең грамматик категорияләрен билгеләргә кирәк:
Яшердем, кайтса, барырмын, киләләр, укы, язарлар, өздегез, тырышса, сагынырбыз, сөйлибез, утыр, очканнар, язса, елмая.
Дәрес материалын искә төшерү.
-Сезгә дәрес ошадымы? Бик матур эшләдекме? Ә командада ничек эшләдек? Үз-үзебезне мактап китәргә кирәктер инде, әйеме?
-Сез бүгенге дәрес темасын үзләштердек дип уйлыйсызмы? Моны белер өчен мин сезгә чәчәк таҗлары белән эш итәргә тәкъдим итәм. Кемнәр бүгенге дәрес буенча бөтен сорауларга да җавап бирә алам дип саный, алар ал таҗны ябыштыра, кемнәр 1 соравым калды дип уйлый, алар сары таҗны ябыштыра.
VI. Өй эше
“Бүгенге көн”турында 80 сүзлек хикәя язып килергә. Язмага фигыль темасы буенча без өйрәнгән барлык материалны да кертергә тырышырга.