Юлда й?рс?н бул ?лгер,юл кагыйд?л?рен нык бел.


"Юлда йөрсән бул өлгер, юл кагыдәләрен нык бел"КВН.
Максат: балаларның юл билгеләре турында белемнәрен камилләштерү.
Бурычлар: игътибарлыкларын, фикерли белү сәләтен үстерү , юл билгеләрен , махсус транспорт һәм аларның телефоннарын белүләрен һәм хәтерләрендә калдыру, командада уйный белү күнекмәләрен ныгыту, бер берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Хәзерлек: экран, проектор, ноутбук, музыка КВН, күрсәтмә юл билгеләре, подставкада юл билгеләре, светофор, плакатлар пдд га багышланган, флешмоб өчен юл билгеләре, конвертларда пазлы-юл билгеләре, х/уен өчен
6 туп-2кызыл,2 сары,2 яшел.
КВН музыкасына балалар залга керәләр һәм 2 колоннага тезелеп басалар.
Алып баручы: Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар hәм балалар!
Буген бездә КВН – зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе. Бу ярышта мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары үзләрен зирәклектә hәм тапкырлыкта күрсәтәчәкләр. Бәйрәмебезнең девизы: “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!”
Азалия: Безнең әти-әниләр
Бик борчылмасын өчен
Машинада шофер абый
Тынычлап барсын өчен,
Юл йөрү кагыйдәләрен
Әйбәт белергә кирәк.
Онытмыйча үтәргә,
Өйрәнергә бик кирәк!
Артем: Ярышларны башлыйбыз,
Барыбыз да тапкыр без.
Барыбыз да зирәк без,
Сынашыйк көчебезне!
Алып баручы: Бугенге КВН быз юл кагыйдәләренә багышлана Һәм анда ике команда көч сынаша: “Тапкырлар” һәм”Зирәкләр” командалары. Бәйрәмебезнең хөрмәтле кешеләре белән таныштырырга рөхсәт итегез-жюри әгъзалары б/н (таныштыру).
КВН бызны башлыйбыз командаларга сүз бирик.Рәхим итегез “Зирәкләр”
капитаны: Безнен команда –“Зирәкләр”. Г.Камилә.
Безнен девиз: “Без ярышта зирәкләр,
                              Тормышта без кирәклэр,
                              Без тиз фикер йөртәбез
                              Дусларга без кирәкләр!”
Алып баручы: Рәхмәт “Зирәкләр”. Рәхим итегез “Тапкырлар”.
Безнен команда- “Тапкырлар”. Нияз.
Безнен девиз:Ә без тапкыр балалар
Сынатмыйбыз беркайда
Нинди сорау бирсәгез дә
Әзер безнен җаваплар.
Бөтен бала бергә : “Юлда йөрсән бул өлгер,
                              Юл кагыйдәләрен нык бел!
                              Светофорнын hәрбер төсен
                              Юлнын билгеләрен бел!”
Җыр:Светофор”турында.
1.Если красный свет горит
Светофор нам говорит
“Погоди , не ходи”
Пешеходам нет пути.
2. Если желтый свет горит Он, как друг нам говорит
“ Пропущу скоро вас
Дам зеленый свет сейчас.
3. Вот зеленый вспыхнул свет
И машинам ходу нет
Проходи путь открыт
Светофор нам говорит.
Алып баручы: Командалар бер берсен сәламләделәр.Хәзер КВНбызның күңелле һәм мавыктыргыч мизгеле-ярышларга күчәбез.
1.“Җавабын бел”-дип атала беренче ярыш, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын әйтергә тиеш, дөрес булса экранда рәсеме чыгып барыр, Һәр дөрес җавап өчен балл куела.
1. Урам уртасында тора
    өч күзле бер командир
    Yзе усал, үзе кырыс,
     Yзе безгә якын дус(светофор).
2.Ике аяклы yгез, мангаенда куш мөгез(велосипед).
3. Барам- барам очы юк(юл).
4.Арбасы бар аты юк.
Утырсан алып китә, көче йөз атка җитә(машина).
5.Уф-уф сулар, уфтанса да алып китәр, барыр җиренә барып җитәр(поезд)
6. Узе тыр да тыр килә, бар эшне эшли белә.
Сукалый да,тырмалый да. Я нәрсә кем белә? (трактор).
7. Маңгаенда мөгезе бар,
Боргаласаң -үкерә
Менеп атлансаң биленә
Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)
8. Дүрт аяклы,
Кара тояклы, Бар ягы тәрәзәле, Нәрсә соң ул,бел әле?.( автобус).
Алып баручы: Рәхмәт балалар булдырдыгыз .
2. Алдагы конкурс “Сорау-җавап” ярышы.
Кайсы команда сорауларга тулы итеп җавап бирә, шул җиңүче була.
“Зирәкләр” командасына сораулар:
Машинаның ничә тәгәрмәче бар?
Җиңел машиналарны әйтегез.
Һава транспортларын әйтеп үтегез.
Нәрсә салмыйча машина йөрми?
Машинага утыргач ин беренче нишләргә кирәк.Һәм ни өчен?
Машина йөри торган юл кырында уйнарга ярыйма? Ни өчен?
“Тапкырлар” командасына сораулар:
1. Җәяүлеләр йөри торган юлның өлеше ничек атала?
2. Нәрсә ул светофор?Һәм нәрсә өчен кирәк ул?
3. Светофорның нинди төсенә  юлны аркылы чыгарга ярый?
4.Машина йөртүче кешене кем дип атыйлар?
   5.Кем ул җәяүлеләр?
6.Җәяүле кеше юлнын кайсы җиреннән йөрергә тиеш? 
Жюрига нәтиҗә ясау өчен сүз бирелә.
Балалар урындыкларга утыралар.
(Самолет очкан тавыш,себеркегә утырып Убырлы карчык очып керә)Убырлы карчык: Күрегез, нинди шәп минем машинам. Шәпме? Шәп! Утырыгыз. Бер әйләндереп киләм үзегезне.Авыл өстеннән оча идем,транспортым ватылды.Урманга җәяү кайтырга туры килде.Юл аша чыга идем,полиция туктатты.Тотынды мине ачуланырга. Синең аркада авария була язды ди. Юлны светофор,”зебра” булган җирдән генә чыгарга кирәклеген белмисеңмени ди.Нәрсә миңа зебраны үзем белән алып йөрергәме? Юлга җәеп өстеннән чыгаргамы? Тагын әллә нинди юл кагыйдәләре өйрәнергә кушты.Нинди кагыйдәләр икән инде ул?Менә тагын! Мин болай да күп беләм.Ә сез монда нишлисез? Ниндидер юл билегеләре....(себеркесенә утыра, көй яңгырый,зал уртасына җитә, каршысында Светофорны күрәМонысы нинди өч күзле карачкы тагын? (светофорны карый).Безнең урманда мондый әйбер юк.Ш.Мәрьям:Урам уртасында тора Өч күзле бер командир. Үзе усал, үзе кырыс, Үзе безгә бик якын. Аның күзләреннән чыга Кызыл, сары, яшел ут. Безгә чиратлап чәчә ул, Төрле күздән төрле ут.
А.Б.Балалар әйтегез әле Убырлыга бу өч күзле предмет нәрсә ул? (Балалар җавабы)Ул нигә кирәк? Светофорны кайда куялар?Убырлы: Әй, башымны катырмагыз әле. Ә менә мин кызыл төсне яратам, hәм китеп тә барам.Алып баручы:Ай-яй! Син юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй белмисең, ахрысы.Убырлы:Шуннан ни булган ди. Моның ние бар инде. Өч күз, янәсе. Менә миндә икәү генә. Миңа шул да җиткән.Алып баручы: Ярар убырлы, әйдә безнең монда КВНбара балалар юл билгеләре,юл кагыйдәләре турында сорауларга җаваплар әйтәләр .Син дә безнең белән шул сорауларга җавапларны тыңлап , уеннарда катнашып өйрәнерсен һәм үзеннен дусларыңа да өйрәтерсен.
3бирем: Мин сезгә юл билгеләрен күрсәтәм, ә сез аларның нәрсә аңлатуларын әйтеп бирерсез.
(юл билгеләрен күрсәтү стендта һәр командага 5әр билге).
Булдырдыгыз.
Ә хәзер әйдәгез уйнап алыйк.
“ Светофорны яндыр”. 3төрле туп:кызыл-сары-яшел.
Максаты:светофор сигналларын белүне , тупны өстән бирүне ныгыту, командада уйнарга күнектерү.
Барышы: балалар 2 колоннада, сигнал буенча капитан тупларны төсләре буенча өстән уенчыларга бер берсенә җибәрә, сонгы уенчы тупны тотып тезелеп баса ,шулай итеп икенче тупны җибәрә, өченчене- светофорны яндыралар.Кем беренче тупларны күтәрәп тезелеп баса -шул команда җиңүче була.
Алып баручы: Менә уйнап та алдык, ә хәзер биремнәрне дәвам итәбез.
4 бирем: Уен:“Билгеләрне дөрес җый” (өстәлләрдә пазлылардан юл билгеләрен җыю һәр командага 5әр юл билгесе), җыелган юл билгеләрен кайсы җирләргә куюларын әйтеп китү.
Музыкаль пауза. Флешмоб “Дорожный знак.”(юл билгеләре 2 кулда, “Дорожный знак”- заставка экранда)
Алып баручы: Ял итеп алдык, ә хәзер бирегә капитаннарны чакырыйк.
5бирем: Капитаннар ярышы. 2шәр сорау
    1.Тротуар булмаган жирдә каян йөрергә?
    2. Светофор кем өчен командалар бирә?
    3. Юл нинди өлешләргә буленә?
    4. Машинанын уңга борылганын каян белеп була?
Булдырдыгыз , рәхмәт капитаннарга.
Хөрмәтле уенчылар, 6нчы биремне нидән гыйбәрәт булуын табышмактан белерсез.
Үзе монда утыра,
Сүзне тегендә тутыра. (телефон)
- Әйе, дөрес җавап бирдегез. Бу табышмакның җавабы –телефон. Ә хәзер дөрес телефон номерларын әйтсәгез, табышмакка җавап тапсагыз экранда машиналар рәсемнәре чыгып барыр.
1 нче сорау.Әгәр кеше авырый икән.
Күрсәт ярдәмне.
Телефоннан җый син һәрвакыт 0... (3) не.
2 нче сорау. Газ белән уйнама, шаярма бер дә,
Газ исе килсә, шалтырат 0...(4) кә.
3 нче сорау.Шырпы белән уйнама син, калырсың көл—күмергә,
Әгәр янгын чыга калса, шалтырат син 0...(1) гә.
4 нче сорау. Тап булсаң әгәр, шикле кешегә,
Кичекмәстән шалтырат син 0...(2) гә.
Молодцы булдырдыгыз балалар.
7 бирем Юлдагы ситуацияләрне чишү.(стендта эшләү) 4бала чакырыла.
Алып баручы: Убырлы менә син балаларның ярышларын карап ,бирелгән сорауларга җавапларын тыңлап ,карап тордын , юл кагыйдәләре ,юл билгеләре турында үзеңә күп белемнәр алгансындыр дип уйлыйбыз.Хәзер курыкмыйча юлны зебрадан чыга беләсен инде,светофорнында яшел төсе янгач кына чыгарга яраганны белден.Урманга кайткач дусларынга да сөйләрсен монда кургәннәрне. Сау бул. Рәхмәт сина.
Җюри әгъзалары очколарны санаган арада безнең балалар өйрәнгән шигырьләр сөйләп күрсәтерләр.
Зөбәрҗәт: Юлларда йөрү бик авырТыз-быз килә машинаЮлда булсаң, сак йөр, яме,Чыкма алар каршына.
Юл аша үтәргә әгәрТеләсәң исән-иминЮл кагыйдәсен һәрвакытБиш бармагындай син бел.
Энҗе:Зур теләк белән син
Өлкәннәрне карап тор.
Машина узганын көтми-
Йөгермә син тизерәк,
Моны белү hәр балага
Кайда йөрсә дә кирәк.
Зарина:Карап-карап торам да мин
Уйлап-уйлап торам да,             
Куркып куям: ай-hай кыен
Йөрүләре урамда!
 Урамнын теге ягына
 Мөмкин түгел үтүе:
 Урам тулы машиналар котуе.
Рамазан:Юл буенда була аларДөрес юлны күрсәтә.
“Юлда кагыйдәләрне
Бозма”,- диеп кисәтә.
Нәфисә: Берсе, боера,
Берсе, кисәтә.
Ә монысы, ялт ит, диеп
Безгә урын күрсәтә.
Алсу:Бик кечкенә булса да улТөгәл үтәгез.
Һәрбер юл билгесен сез,
Хөрмәт итегез!
Г Камилә:Очрашмасын сикәлтәләр Барасы юлыгызда. Тик яшел ут янып торсын, hәрвакыт алдыгызда.
Юлда тәртипле булуның Файдасы күп, белегез. Хәерле юл барчагызга, Исән-имин йөрегез.
Җюри нәтиҗә ясый. Балаларга медальләр тапшырыла.
Йомгаклау. Менә безнең уеныбыз тәмамланды. Балалар үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен әйбәт белүләрен күрсәттеләр . Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.
Әйдәгез, командаларны көчле алкышлар белән котлыйк. Хөрмәтле балалар , юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: яшенә карамастан - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. . Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш . Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.
Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!