5 нче сыйныф, рус т?ркеме, татар теленн?н эш программасы ФГОС


Укыту фәне буенча планлаштырылган нәтиҗәләр (ФГОС буенча)
Бүлек исеме Предмет нәтиҗәләре Метапредмет нәтиҗәләр Шәхси нәтиҗәләр
укучы өйрәнәчәк укучы өйрәнү мөмкинчелеген алачак Графика, каллиграфия, орфография
- басымны дөрес куярга;
- татар теленә хас булган авазларны ишетә һәм дөрес әйтә белергә;
- татар алфавитыннан файдалана белергә, андагы хәрефләрнең тәртибен белергә;
- авазларны һәм хәрефләрне аера белергә;
- хәзерге әдәби татар теленең төп орфоэпик кагыйдәләрен сакларга;
- татар теленең орфоэпик кагыйдәләрен саклап сөйләшүнең мөһимлеген аңларга;
- хәрефләр белдергән авазларны транскрипция билгеләре белән язарга;
- җөмлә чикләрен таба алырга, язуда күрсәтә белергә;
- сүзләргә төшеп калган хәрефләрне куеп язарга;
- сүзләрне юлдан юлга күчереп язарга. - фонетиканың төрле сәнгатьле уку чараларын аеру;
- проза һәм поэзия жанрына караган текстларны сәнгатьле итеп уку;
- мультимедия формасындагы орфоэпик сүзлек һәм белешмә материаллардан кирәкле мәгълүматны эзләп табып, аны үзенә кирәк вакытта файдалана белү;
-транскрипция билгеләре белән язу.
Регулятив күнекмә.
1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, иң эффектив чишелеш юлын аерып ала, аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итә: булган белем нәтиҗәсен анализлый, киләчәк нәтиҗәне планлаштыру;
үз проблемаларын тиңләштерү, төп проблеманы билгеләү.
2. Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү: проблеманы чишү планын төзү (проект өстендә эш), уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишүнең шартларын, шулай ук бирелгән вариантлардан таба, белү.
3.Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү: педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү;
үз эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгеле бер системага салу (шулай ук өстен булганнарын сайлый белү);
үз эшчәнлегеңнең бәяләү инструментларын сайлау, тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында эшчәнлегеңә үзконтроль ясау.
4. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү: уку мәсьәләләрен бәяләү критерийларының дөреслеген билгели белү;максаттан чыгып, нәтиҗә һәм гамәл ысулларын аера, эшләнелгән бәя һәм үзбәя критерийларын иркен куллана белү.
5. Үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү: бер-береңне тикшерү процессында үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген күзәтә, анализлый белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү һәм җаваплылык хисе тою.
Танып-белү күнекмәсе.
6. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба, сәбәп-нәтиҗә элемтәләрен урнаштыра, логик фикерләү күнекмәләре: мөһим һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү;
ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату;
аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү; фикер йөртүне предметларны һәм күренешләрне чагыштыру һәм гомуми билгеләрне аерып алу нигезендә төзү.
7. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе: предмет һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгели; предмет һәм күренешләр арасындагы логик бәйләнешне билгели, аларны билге, схемалар аша күрсәтү; мәсьәләнең шарты яки чишелү ысулы нигезендә модель, схема төзү.
8. Аңлап уку: үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу.
9. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү: табигый тирәлеккә үзенең мөнәсәбәтен билгели белү;
экологик белемнәрне тарату,
проект эшләр, модельләр, сочинениеләр, рәсемнәр аша табигатькә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
10. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү: кирәкле мөһим эзләнә торган сүзләрне билгеләү; эзләү нәтиҗәләрен үз эшчәнлегең белән чагыштырып карау.
Коммуникатив күнекмә.
11. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү: бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү;
бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү; әңгәмәдәшченең позициясен аңлау һәм кабул итә белү; төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү (гомуми максатлар билгели белү, рольләрне бүлешү, бер-берең белән уртак фикергә килү.
12. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру; язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү: коммуникация бурычларын билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү; башка кешеләр белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү (парлы диалог, кече төркемдә); диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый белү.
13.Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү: уку һәм практик мәсьәләләрне чишү өчен кирәкле информацион ресурсларны ИКТ чаралары аша эзләргә һәм максатчан кулланырга; информацион һәм коммуникатив уку мәсьәләләрен чишү өчен,шулай ук: хат язу, сочинение, презентацияләүдә компьютер технологияләрен куллана белү) 1. Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою: ватандарлык, Ватанга, күпмилләтле Рәсәй халыкларының үткәненә, бүгенгесенә хөрмәт, рус теле һәм Рәсәй халыклары телләренең кулланылышта булуының әһәмияте.
Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; туган телеңнең, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәм мәдәни мирасын белү.
Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының  теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.
2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек.
3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль аң, үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру, кешеләрнең дини карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау.
Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт.
4. Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, дөньяга тулы бер караш булдыру.
5. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү.
6.Гомумкешелек нормаларын белү, төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;
төрле яшь кысаларында укучыларның мәктәп үзидарә эшендә һәм иҗтимагый тормышта катнашу;
яшүсмерләрнең иҗтимагый оешмаларында катнашырга әзер тору; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру;
башка шәхескә хөрмәт;
анализ ясау, проектлаштыру эшчәнлеген оештыру;
үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.
7. Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы; кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы (тудыручы) гадәттән тыш хәлләрдә коллектив һәм индивидуаль уз-узенне тоту, юлларда, транспортта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру.
8. Дөнья һәм Рәсәй халыкларының сәнгать мирасын аңлау, эстетик характердагы иҗади эшчәнлекне үзләштерү аша: төрле этномәдәни гореф-гадәтләрне чыгалдыручы әдәби әсәрләрне аңлау сәләте; гомуми рухи мәдәният, тормышны танып-белүнең үзенчәлекле ысулы һәм аралашуны оештыру чаралары буларак, укучыларда әдәби культура нигезләрен формалаштыру; әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау; үз-үзеңне күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби, әхлакый киңлегендә ориентлаша белү сәләте; кеше матурлыгын аңлау аша, үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу; мәгънәви, эстетик һәм шәхескә юнәлтелгән кыйммәт буларак, әдәби мәдәниятнең гореф-гадәтләренә актив мөнәсәбәт формалаштыру.
Сөйләмнең фонетик ягы
- татар теленең барлык авазларын дөрес әйтә белергә;
- сузык һәм тартык авазлар составын таный белергә;
- сүз, җөмлә, текст эчендә бирелгән авазларны күрсәтә белергә;
- телдән сөйләм яисә кычкырып уку барышында, татар теленә хас авазларның әйтелеш нормаларын сакларга;
- сүз, фраза басымын дөрес куеп укырга;
- җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләренә карап, төрләрен (хикәя, боеру, тойгылы) аера белергә. - фонетиканың төрле сәнгатьле уку чараларын аеру;
- проза һәм поэзия жанрына караган текстларны сәнгатьле итеп уку;
- мультимедия формасындагы орфоэпик сүзлек һәм белешмә материаллардан кирәкле мәгълүматны эзләп табып, аны үзенә кирәк вакытта файдалана белү;
транскрипция буенча сүзләрне уку.
Сөйләмнең лексик ягы
- гомуми (урта) мәктәптә аралашу темаларына караган 1000 гә якын лексик берәмлекне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерерә;
- телдән һәм язма сөйләмдә программага кертелгән лексик берәмлекләрне дөрес әйтергә һәм кулланырга;
- сөйләмдә коммуникатив максатка туры килгән гади тотрыклы гыйбарәләр, клишелар кулланырга;
- сүзләрне тематикага карап берләштерергә(аерып алырга);
- сүзләргә ялганган аффиксларның төрләрен танырга, аерырга. - сүзләрне тематик төркемнәргә берләштерү;
- сүзләрнең синонимнарын һәм антонимнарын табу;
фразеологик әйтелмәләрне тану;
телдән һәм язма сөйләмдә лексик нормаларны саклау;
сөйләмне бәйләнешле итү чарасы буларак файдалану.
Сүз ясалышы
- сүзне морфемаларга бүлергә;
- өйрәнелгән сүз ясау ысулларын билгеләргә;
- бирелгән сүздән (тамырдан) төрле сүзләр ясарга;
- морфемика һәм сүз ясалышын өйрәнү укучыны дөрес язарга, сүз төркемнәрен һәм җөмлә кисәкләрен танырга;
- сүз ясалышы һәм морфемика буенча булган белемнәрне һәм күнекмәләрне дөрес язуда кулланырга;
- күп мәгънәле сүзләрне таный белергә. - тамырдаш сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен һәм чылбырын күрү;
- әдәби текстларда сүз ясау элементларының сурәтләү чарасы буларак та әһәмиятен аңлау;
- сүз ясалуга караган сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу. Сөйләмнең грамматик ягы. Исем.
- татар телендәге исем сүз төркемен аера белергә;
- исем сүз төркеменең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;
- исемнәрне берлек һәм күплек санда, тартым һәм килеш формаларында текстта тану һәм сөйләмдә кулланырга;
- исемнең сан, тартым, килеш кушымчаларын сөйләмдә урынлы кулланырга;
- ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне үзләштерергә;
- исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибен үзләштерергә. - грамматик омонимнарны аеру;
- публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда исемнәрне тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла белү;
- төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан исем сүз төркеменә караган мәгълүматны эзләп табу;
- кагыйдәгә нигезләнеп тамыр, кушма, парлы, тезмә исемнәр ясау һәм сөйләмдә куллану. Сыйфат.
- сыйфатның гади, чагыштыру һәм артыклык, кимлек дәрәҗәләрен ясый һәм аера белергә;
- өйрәнелгән сүз ясау ысулларын билгеләргә;
- бирелгән сүздән (тамырдан) төрле сүзләр ясарга;
- татар телендәге сыйфат сүз төркемен аера белергә;
- сыйфат дәрәҗәләрен ясарга текстта танырга һәм сөйләмдә кулланырга. - төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан сыйфатларга кирәкле мәгълүматны эзләп табу;
- кагыйдәгә нигезләнеп төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар ясау һәм сөйләмдә куллану.
Сан.
- микъдар саны белән исем рәттән торганда, исемнең берлек санда гына куллануына төшенү;
- татар телендәге сан сүз төркемен аера белергә;
- аерым сүз төркеменә керүе ягыннан (морфологик яктан) сүзләрне тикшерергә;
- сан төркемчәләрен (микъдар, тәртип, җыю) текстта танырга һәм сөйләмдә кулланырга. - публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белү;
- төрле сүзлекләрдән саннарга кирәкле мәгълүматны эзләп табу. Алмашлык
- татар телендәге алмашлык сүз төркемен аера белергә;
- татар телендәге алмашлык сүз төркемен килеш белән төрләнешен белергә;
- зат алмашлыкларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;
- зат, сорау, билгеләү (үз), тартым алмашлыкларын текстта танырга һәм сөйләмдә кулланырга. - төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан алмашлыкларга кирәкле мәгълүматны эзләп табу;
- алмашлыклар кулланып җөмләләр төзү;
- алмашлыклар кулланып, хикәяне тулыландыру.
Фигыль. Фигыль төркемчәләре.
- татар телендәге фигыль сүз төркемен аера белергә;
- фигыль сүз төркеменең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;
- хикәя һәм боерык фигыльләрне текстта тану һәм сөйләмдә куллану.
- хикәя фигыльнең заман формаларын аерырга;
- барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен белергә;
- боерык фигыльләрне дөрес басым белән әйтергә;
- инфинитив формасын модаль сүзләр белән (кирәк (түгел), тиеш (түгел), ярый (ярамый) актив сөйләмдә кулланырга;
- аналитик фигыльләр (эшләргә телим формасы). - публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне танырга, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белү;
- төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан фигыльләргә кирәкле мәгълүматны эзләп табу;
- хикәя фигыльнең биш заман формасын ясау;
- аналитик фигыльләрне танырга һәм сөйләмдә куллану.
Бәйлекләр
- татар телендәге бәйлекләр сүз төркемен аера белергә;
- бәйлекнең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;
- белән, шикелле, турында, өчен, кебек кадәр, соң, аша бәйлекләренең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланырга;
- бәйлек һәм бәйлек сүзләрне (алдында, артында, астында, өстендә, эчендә, янында) җөмләдә кулланырга. - төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан морфологиягә кирәкле мәгълүматны эзләп табу;
- бәйлекләр кулланып җөмләләр төзү;
- рус теленнән аермалы буларак, бәйлекләрнең сүздән соң килүен аңлау, сөйләмдә дөрес куллану. Кереш сүзләр
- бәлки, билгеле, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә, кызганычка каршы, бәхеткә каршы кереш сүзләрен сөйләмдә кулланырга;
- кереш сүзләр янында кирәкле тыныш билгеләрен куярга. - кереш сүзләр кулланып җөмләләр төзү;
- кереш сүзләр янында пунктацион нормаларны күрсәтү.
Кисәкчәләр мы/-ме, бик, түгел, тагын, әле кисәкчәләрнең дөрес язылышын анализларга, сөйләмдә кулланырга. - кагыйдәгә нигезләнеп төрле кисәкчәләрне сөйләмдә куллану;
- кисәкчәләр кулланып җөмләләр төзү. Теркәгечләр -теркәгечләрне (чөнки, ләкин) сөйләмдә кулланырга. - теркәгечләр кулланып, кушма җөмләләр төзү. Синтаксис -җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленешен аера белергә;
-раслау һәм инкяр җөмләләрне аерырга. - җыйнак һәм җәенке, бер составлы һәм ике составлы җөмләләрне тану, аера белү, язма сөйләмдә куллану. Укыту фәненең эчтәлеге
Бүлек исеме
Кыскача эчтәлек Сәгать саны
Графика, каллиграфия, орфография
Транскрипция билгеләре. Графика һәм орфография. Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Сузыкларның дөрес әйтелеше һәм язылышы. Тартыкларның дөрес әйтелеше һәм язылышы. Сүзне юлдан юлга күчер. 3
Сөйләмнең фонетик ягы
Сөйләмнең фонетик ягы. Татар телендә озын һәм кыска сузык авазлар. Татар теленең авазлар системасы: сузык һәм тартык авазлар составы. Татар телендә озын һәм кыска сузык авазлар. 3
Сөйләмнең лексик ягы
Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Лексика һәм лексикология турында төшенчә. Сүзнең лексик мәгънәсе. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе. 4
Сүз ясалышы
Сүзләрне морфемаларга бүлү. Күп мәгънәле сүзләр. Исем ясагыч кушымчалар: -чы, -че, - даш, - дәш, - лык, -лек. Сыйфат ясагыч кушымчылар: -лы, -ле, -сыз, - сез. 4
Сөйләмнең грамматик ягы. Исем.
Татар телендә исем сүз төркеме. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемгә кушымчалар ялгану тәртибе. I, II зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. III зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше. Ясалма исемнәр. Исемнең ясалыш ысуллары, исемнәрнең ясалышы (тамыр, парлы, тезмә, кушма, кыскартылма). 10
Сыйфат.
Сыйфатның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗә. Чагыштыру дәрәҗәсе. Артыклык дәрәҗәсе. Кимлек дәрәҗәсе. Сыйфат ясагыч кушымчылар: -лы, -ле, -сыз, - сез. “Яхшы хуҗа” текстында лексик-грамматик материал 7
Сан.
Санның лексик грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Сан төркемчәләре. Микъдар саны янында саналмыш. Вакытны белдерүче саннар. 6
Алмашлык
Зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларының сөйләмдә кулланылышы. Тартым алмашлыклары. “Акбай” текстында лексик-грамматик материал Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Сорау алмашлыклары. Билгеләү (үз) алмашлыгы. 10
Фигыль. Фигыль төркемчәләре.
Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльләрдә басым үзенчәлеге. Боерык фигыль һәм аның мәгънәләре. Хикәя фигыль. Аның заман формалары. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын зат-сан белән төрләндерү. Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Инфинитив, аның мәгънәләре, формалары. Инфинитивның дөрес язылышы һәм сөйләмдә кулланылышы. Инфинитив формасының модаль сүзләр белән сөйләмдә кулланылышы. 20
Бәйлекләр
Бәйлекләр турында гомуми мәгьлүмат. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы. Бәйлекләрнең килеш белән төрләнеше. 4
Кереш сүзләр
Кереш сүзләр. Кереш сүзләрнең төрләре. Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы. 2
Кисәкчәләр Кисәкчәләр турында гомуми мәгьлүмат.
1
Теркәгечләр Теркәгечләр турында гомуми мәгьлүмат (чөнки, ләкин).
1
Синтаксис Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше. Хикәя җөмлә. Сорау җөмлә. Боеру җөмлә. Тойгылы җөмлә. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Раслау һәм инкяр җөмләләр. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр. 8
Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре Контроль эшләр – 5, изложение – 2, сочинение – 1, диалог – 2, монолог – 2, эш кәгазьләре – 2, ситуатив күнегүләр – 3 19
Барысы 102
Календарь-тематик план ФГОС ООО
УМК : Р.З.Хәйдарова. Г.М.Ахмәтҗанова КҮҢЕЛЛЕ ТАТАР ТЕЛЕ. 5 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен).. Казан * "Татармультфильм" нәшрияты* 2014.

№№ Өйрәнелә торган бүлек,
дәрес темасы Сәгать
саны Үткәрү вакыты Укучыларның төп уку эшчәнлеге төрләре
Планлаштырылган вакыт Фактик
Вакыт Без мәктәптә (27 сәг.)
Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Транскрипция билгеләре. 1 03.09 Транскрипция билгеләрен өйрәнү. Татар теленең үзенчәлекле авазларын транскрипциядә күрсәтә белү.
Татар телендә исем сүз төркеме. 1 05.09 Сүз төркемнәре буенча өйрәнгәнне искә төшерү. Исәнләшү, саубуллашу, комплимент әйтү өчен кулланыла торган сүзләр куллану. Дәреслек һәм башка чыганаклар белән мөстәкыйль эш итү.
Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. 1 06.09 Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне ситуатив күнегүләрдә аеру һәм аңлату. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу. Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.
Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. 1 10.09 Фикерләрне логик чылбырга салу. Тартым кушымчаларын сөйләмдә куллану.
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. 1 12.09 Килеш кушымчаларын сөйләмдә куллану.
Исемгә кушымчалар ялгану тәртибе. 1 13.09 Мәктәптә белем бәйрәме турында сөйләү. Исемнәргә кушымчалар ялгау тәртибе белән танышу. Үрнәк буенча эшләү.
I, II зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. 1 17.09 I, II зат тартымлы исемнәрне килешләрдә төрләндерү. Исем темасы буенча кагыйдәләрне сөйләмдә куллану.
III зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. 1 19.09 Күнегүләрне мөстәкыйль эшли белү.
Кереш контроль эш. Исем. 1 20.09 Дәреслек белән эшләү.
Хаталарны төзәтү өстендә эш. Исемнең ясалыш ысуллары, исемнәрнең ясалышы (тамыр, парлы, тезмә, кушма, кыскартылма) 1 24.09 Исемнәрнең төрле ысуллар белән ясалуы. ясалма, кушма, тезмә, кыскартылма, парлы булулары турында нәтиҗә ясый белү.
Исем ясагыч кушымчалар: -чы, -че, - даш, - дәш, - лык, -лек. 1 26.09 Тамыр һәм ясалма исемнәрне аеру, ясалма исемнәрне дөрес тәрҗемә итү. Чагыштырып эшләү.
Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше. 1 27.09 Кагыйдәләрне аңлап куллану.
Боерык фигыль турында төшенчә. 1 01.10 Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен системалаштыру.
Монолог. “Миңа мәктәптә нинди дәресләр ошый?”. 1 03.10 Эшчәнлеккә үзбәя кую, фикерләрне логик чылбырга салу.
Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. 1 04.10 Боерык фигыльне зат-сан белән төрләндерерү. Дәреслек белән эш итә белү.
Боерык фигыльләрдә басым үзенчәлеге. 1 8.10 Боерык фигыльләр кергән текстны дөрес интонация белән уку.
Боерык фигыль һәм аның мәгънәләре. 1 10.10 Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны, чакыруны, өндәүне, үтенү-ялынуны, искәртүне белдерүен ситуатив күнегүләрдә куллану.
Боерык фигыльнең үтенү формасы ( бар әле, барчы конструкциясе)
1 11.10 Әйт әле, әйтче ...әйтегез әле, әйтегезче итәгатьле сөйләм төзелмәләрен дөрес куллану. Үтенүне белдерүче боерык фигыльләрне сөйләмдә куллану.
Хикәя фигыль. Аның заман формалары. 1 15.10 Бирелгән тексттан хикәя фигыльләрне табу. Нәтиҗә ясау.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. 1 17.10 Гомумиләштерү, системалаштыру.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын зат-сан белән төрләндерү. 1 18.10 Хәзерге заман хикәя фигыльләр кертеп җөмләләр төзү. Үрнәк буенча эшләү.
Контроль эш. Фигыль. ( Боерык фигыль, хәзерге заман хикәя фигыль). 1 22.10 Боерык фигыль, хикәя фигыль темалары буенча белемнәрне куллану.
Хаталарны төзәтү өстендә эш. Санның лексик грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. 1 24.10 Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәшәр? сорауларына җавап булган сүзнең сан дип аталуын ситуатив күнегүләрдә куллану.
Сан төркемчәләре. Микъдар саны янында саналмыш. 1 25.10 Микъдар саны белән исем рәттән торганда, исемнең берлек санда гына килүен күнегүләр эшләгәндә куллану.
Тәртип саны. 1 29.11 Күнегүләрне мөстәкыйль эшләү. Сөйләмдә саннарны дөрес куллану.
Җыю саны. 1 07.11 Дәреслек, сүзлек белән эшләү. Микъдар, тәртип, җыю саннарын аеру.
Теркәгечләр турында гомуми мәгьлүмат (чөнки, ләкин). 1 8.11 Теркәгечләрне тану.Теркәгечләрне рус теле белән чагыштырып (союз) куллану. Үрнәк буенча эшләү.
Мин – өйдә булышчы (22 сәг.)
Алмашлык турында төшенчә. 1 12.11 Бирелгән тексттан алмашлыкны табу.
Зат алмашлыклары. 1 14.11 Үрнәк буенча эшләү. Башка сүзләр арасыннан алмашлыкны табу, җөмләләр төзү.
Мин, син, ул алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. 1 15.11 Мин, син, ул алмашлыкларының килеш белән төрләнешен җөмләләр төзегәндә дөрес куллану. Мин, син, ул зат алмашлыкларының, төшем килешләрендә сөйләмдә куллану. Зат алмашлыкларын урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллану.
Үз (билгеләү) алмашлыгының килеш белән төрләнеше. 1 19.11 Күнегүләрне мөстәкыйль эшләү.
Сорау алмашлыгы (ничә? ничәдә?) 1 21.11 Дәреслек, сүзлек белән эш итү.
Алмашлык (минем өчен, мин үзем конструкциясе). 1 22.11 Алмашлык сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен ситуатив күнегүләрдә куллану.
Монолог. “Минем көндәлек режимым” 1 26.11 Өйрәнелгән лексик-грамматик струк-тураларны сөйләмдә дөрес куллану.
Билгеле үткән заман хикәя фигыль. 1 28.11 Бирелгән тексттан билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне табу.
Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең (барлык формасы) зат-сан белән төрләнеше. 1 29.11 Уку мәсьәләсен мөстәкыйль билгеләү.
Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең (юклык формасы) зат-сан белән төрләнеше. 1 03.12 Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне юклык формада, төрле затта җөмләләр төзегәндә дөрес куллану.
Изложение. “Кунак апа”. 1 05.12 План буенча эзлекле фикер йөртү.
Хаталарны төзәтү өстендә эш. Кереш сүзләр. Кереш сүзләрнең төрләре. 1 6.12 Кереш сүзләрнең раслауны, шикләнүне, икеләнүне, үтенүне, үз фикереннән чигенүне, фикер чыганагын, фикер нәтиҗәсен һ.б. белдерүен куллану.
Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы. 1 10.12 Бәлки, билгеле, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә, кызганычка каршы, бәхеткә каршы, әлбәттә, риза – кереш сүзләрен җөмләдә, сөйләмдә куллану.
Инфинитив, аның мәгънәләре, формалары. 1 нче кагыйдә. 1 12.12 Эш-хәлнең максат, тиеш булу мәгънәсендә белдерелүе, ясалышы, сораулары, юклык формасын аеру. Текстта инфинитив фигыльне тану.
Инфинитив формалары. 2-5 нче кагыйдә. 1 13.12 Инфинитивның ясалышын һәм язылышын үзләштерү. Инфинитивның кушымчаларын дөрес куллану. Төшенчә, кагыйдә, закончалыкларны аңлау.
Инфинитивның модаль сүзләр белән кулланылышы. 1 17.12 Инфинитивның ясалышын һәм язылышын үзләштерү. Инфинитивның кушымчаларын дөрес куллану.
Инфинитивның дөрес язылышы һәм сөйләмдә кулланылышы. 1 19.12 Инфинитивны дөрес язу һәм сөйләмдә куллану.
Контроль эш. Сан. Алмашлык. Инфинитив. 1 20.12 Инфинитивның кулланылышы: икенче фигыльгә ияреп килүе, кирәк, тиеш, мөмкин, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән килүен ситуатив күнегүләрдә куллану. Алгоритм буенча эшләү.
Хаталарны төзәтү өстендә эш. Диалог. “Өлкәннәргә ярдәм”. 1 24.12 Тәрҗемә итү. Үз-үзеңә контроль ясау.
Бәйлекләр турында гомуми мәгьлүмат. 1 09.01 Бәйлекләрнең 3 төркемгә бүленүе. Б.к. (белән, өчен, кебек, аркылы, аша), Ю.к. (таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле), Ч.к. (башка, бирле, соң, элек) сораучы бәйлекләрне сөйләмдә куллану.
Сочинение. “Мин – өйдә булышчы”. 1 10.01 Кереш сүзләрне һәм бәйлекләрне куллану. Эзлекле һәм бәйләнешле сөйләү һәм язу күнекмәсе.
Хаталарны төзәтү өстендә эш. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы. 1 14.01 Минем өчен, минем белән, янымда һ.б. конструкциясен ситуатив күнегүләрдә куллану.Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.
2. Мин – өйдә булышчы (9 сәг.)
Уку һәм язу кагыйдәләре. 1 16.01 Фонетиканың сөйләм авазларын, орфоэпиянең авазларның дөрес әйтелешен өйрәнүен куллану. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясен дөрес куллану.
Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре). 1 17.01 Сөйләмдә тыныш билгеләренең дөрес әйтелеше һәм язылышын дөрес куллану.
Сөйләмнең фонетик ягы. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Кыска һәм озын сузыклар. 1 21.01 Сүз, җөмлә, текст эчендә бирелгән авазларны күрсәтү. Авазларны ишетә һәм аера белү.Кыска һәм озын сузыкларны аеру, рус һәм татар телендә дөрес куллану.
Кисәкчәләр турында гомуми мәгьлүмат. 1 23.01 Кисәкчәләр турында гомуми мәгьлүмат алу. Кагыйдәгә нигезләнеп төрле кисәкчәләрне сөйләмдә куллану. Кисәкчәләр кулланып җөмләләр төзү.
Аналитик фигыльләр (алып бара... конструкциясе) 1 24.01 Фигыльнең үзенчәлекләрен билгеләү:татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавына һәм аның аналитик формалар белән бирелешенә күнегүләр эшләү.
Билгесез үткән заман хикәя фигыль. 1 28.01 Хикәя фигыльнең заман формаларының мәгънәви үзенчәлекләрен ситуатив күнегүләрдә куллану.
Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең (барлык формасы) зат-сан белән төрләнеше. 1 30.01 Бирелгән тексттан билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне табу.
Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең (юклык формасы) зат-сан белән төрләнеше. 1 31.01 Грамматик кагыйдәләрне дөрес куллану.
Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен кабатлау.. 1 04.02 Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәви үзенчәлекләрен ситуатив күнегүләрдә куллану.
Дуслар белән күңелле (20 сәг.)
Сыйфат турында төшенчә. 1 06.02 Сыйфатның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре турында нәтиҗә ясау.
Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗә. 1 07.02 Сыйфатларның дәрәҗәсе ничек ясалуын ситуатив күнегүләрдә куллану.
Сыйфат дәрәҗәләре. Чагыштыру дәрәҗәсе. 1 11.02 Сыйфатларның дәрәҗәсен кулланып, җөмләләр төзү.
Сыйфат дәрәҗәләре. Артыклык дәрәҗәсе. 1 13.02 Күнегүләрне мөстәкыйль эшләү.
Сыйфат дәрәҗәләре. Кимлек дәрәҗәсе. 1 14.02 Кагыйдәгә таянып гади нәтиҗәләр ясау.
Сүзлек диктанты.Сыйфат ясагыч кушымчалар: -лы, -ле, -сыз, - сез. 1 18.02 Кагыйдә буенча сүзләрне дөрес язу . ус теле белән чагыштырып эшләү.
Хаталарны төзәтү өстендә эш. Антоним, синоним сыйфатлар. 1 20.02 Сыйфатларны кулланып, җөмләләр төзү.
“Яхшы хуҗа” текстында лексик-грамматик материал 1 21.02 Төп фикерне табу. Тест сорауларына җавап бирү.
Фигыль сүз төркемен кабатлау. Хикәя фигыльнең заманнары. 1 25.02 Таблицаны тутыру. Зат-сан белән төрләнешне кабатлау.
Боерык фигыль. 1 27.02 Боеру һәм үтенечне дөрес куллану. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта 2 нче затта төрләнешен сөйләмдә куллану.
Татар сөйләм этикеты берәмлекләре. (Телефоннан сөйләшү этикеты). 1 28.02 Җөмләләр төзү, тәрҗемә итү күнекмәсен булдыру. Үрнәк буенча диалог төзү, сөйләү. Сүз байлыгын киңәйтү.
Диалог. “Татар халык ашлары кибетендә” 1 04.03 Татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып, аралашу калыбын төзү.
Исем сүз төркемен кабатлау. Тартымсыз исемнәрнең килеш белән төрләнеше. 1 06.03 Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларны татар һәм рус телләрендә чагыштыру.
Изложение. “Үкенеч”. 1 07.03 План буенча эзлекле фикер йөртү һәм үтелгән кагыйдәләрне куллану.
Хаталарны төзәтү өстендә эш. Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау. 1 11.03 Күнегүләрне мөстәкыйль эшләү.
Контроль эш. Сүз төркемнәре. Фигыль. Сыйфат. 1 13.03 Үз-үзеңә контроль ясау.
Хаталарны төзәтү өстендә эш. Эш кәгазьләре стиле. Чакыру кәгазе. 1 14.03 Эпистоляр жанр текстларын дөрес язу.
Диалог. “Туган көн – күңелле бәйрәм”. 1 18.03 Уку хезмәтендә үзеңә максат кую, бурычларны билгеләү.
Бәйлекләрне кабатлау. 1 01.04 Бәйлекләрне, бәйлек сүзләрне сөйләмдә урынлы куллану.
Бәйлекләрнең килеш белән төрләнеше. 1 03.04 Бәйлекләрнең төрләнешен куллану (янына, янында, яныннан)
Дүрт аяклы дусларыбыз (11 сәг.)
Алмашлыкларны кабатлау. Зат алмашлыклары. 1 04.04 Дәреслек белән эш итү.
Тартым алмашлыклары. 1 08.04 Күнегүләрне мөстәкыйль эшләү.
“Акбай” текстында лексик-грамматик материал 1 10.04 Тексттан мәгълүмат алу техникасын булдыру.
Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. 1 11.04 Әңгәмәдә катнашу. Алган белемнәрне системалаштыру.
Сорау алмашлыклары. 1 15.04 Сорау алмашлыкларын сорау җөмлә төзегәндә куллану.
Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше. Хикәя җөмлә. 1 17.04 Берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмләнең хикәя җөмлә дип аталуын сөйләмдә дөрес куллану.
Сорау җөмлә. 1 18.04 Әйтү максаты ягыннан бүленешкә күнегүләр эшләү.
Җөмлә төрләре. “Этләр турында ниләр беләсең?" 1 22.04 Татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып, аралашу калыбын төзү. Сорауны дөрес формалаштыру.
Боеру җөмлә. 1 24.04 Боеру җөмләне тану һәм куллану.
Тойгылы җөмлә. 1 25.04 Тойгылы җөмләне тану һәм куллану. Тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясен куллану.
Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. 1 29.04 Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрне дөрес итеп укый, яза белү.
Без спорт яратабыз (13 сәг)
Раслау һәм инкяр җөмләләр. 1 02.05 Инкяр җөмләләрне юклык кушымчасы, түгел, юк сүзләре белән төзелгәнен аңлап куллану.
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. 1 06.05 Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне рус теле белән чагыштырып өйрәнү, сөйләмдә дөрес куллану.
Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр. 1 08.05 Татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку.
Йомгаклау тикшерү эше. 1 13.05 Синонимнар сүзлеге белән эш итү.
Хаталарны төзәтү өстендә эш. Синонимнар. 15.05 Лексикология буенча алган белемнәрне куллану.
Антонимнар. 1 16.05 Лексикология буенча алган белемнәрне куллану.Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясен текстта һәм сөйләмдә куллану.
Омонимнар. 1 20.05 Үз-үзеңә контроль ясый белү. Сүз ясалышы буенча алган белемнәрне системага салу.
Сүз ясалышы бүлеген кабатлау. Исем ясагыч кушымчалар. 1 22.05 Сүз ясалышы буенча алган белемнәрне системага салу.
Хаталарны төзәтү өстендә эш. Сыйфат ясагыч кушымчалар. 1 23.05 Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен системалаштыру.
Синтаксис бүлеген кабатлау. 1 27.05 Тест биремнәрен үтәү.
Саннарны кабатлау. 29.05 Ситуатив күнегүләрдә сан төркемчәләрен дөрес куллану.
Вакытны белдерүче саннар. 1 30.05 ... нче биш минут, ... туларга биш минут, ...нче ярты төзелмәсенсөйләмдә куллану.
Эш кәгазьләре стиле. Хат. “Җәйге каникуллар җитте”.Уку елын йомгаклау. 1 31.05 Җәйге каникул белән котлау һәм спорт белән шөгыльләнү турында киңәшләр бирү хаты язу.
5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары
5 класс өчен кереш контроль эш (тест) №1.Тема: Исем
1. Сүзләрне тәрҗемә итегез
Бүген, котлый, бәхет, уңышлар, дәреслек, бетергеч, шакмаклы дәфтәр
2. Тартым белән төрләндерегез
Мәктәп, сумка
З. Ситуативные задания
Спросите, в каком классе он учится.
Узнайте, есть ли у него тетрадь в линейку.
Попросите у друга тетрадь в клетку
Сообщи о том, что тебе купили новый портфель.
4. "Мәктәптә Беренче сентябрь"дигән темага хикәя языгыз. (5 җөмлә) 1. Сүзләрне тәрҗемә итегез
Кичә, котлый, сәламәтлек, уңышлар, уку-язу әсбаплары, тели, сызыклы дәфтәр
2. Тартым белән төрләндерегез.
Дәреслек, апа
3. Ситуативные задания
Скажите о том, что вы учитесь в 5 классе.
Узнайте, есть ли у него тетрадь в клетку.
Попросите у друга стерку.
Сообщи о том, что тебе купили новый костюм.
4. "Мәктәптә Белем бәйрәме"дигән темага хикәя языгыз. (5 җөмлә)
Контроль язма эшне бәяләү критерийлары:
1 бирем– 8 балл2 бирем– 12 балл
3 бирем –8 балл 4 бирем - 10 балл
Барысы – 38 балл 34 - 38 балл - «5»ле куела
29 - 33 балл - «4»ле куела
24 - 28 балл - «3»ле куела
23 тән түбән - «2»ле куела. 90-100%- «5»ле куела
69 – 89%- «4»ле куела
50 – 68%- «3»ле куела
49 % тан кимрәк - «2»ле куела.
5 класс өчен контроль эш №2.Тема: Фигыль.( Боерык фигыль, хәзерге заман хикәя фигыль).
1 вариант
Юклык формасында яз. (Напиши в отрицательной форме)
Укы -..., яз -..., кил -..., аша -..., йөгер -... .
Алмашлыклар өстәп яз. (Добавь местоимения)
... укыйм, ... белә, ... язасың, ... китәсез, ... барабыз, ... уйныйлар, ...киләләр ...ашыйм, ... сөйли, ... эшлисез.
Фигыльләрне тап, кушымчаларын билгелә. (Найди глаголы. Как они образованы?)
Катя иртә тора. Ул иртәнге ашны ашый һәм мәктәпкә китә. Балалар сыйныфка керәләр. Дәрестә Катя шигырь сөйли. Мин әкият сөйлим.
Ситуатив биремнәр.
Попроси у друга тетрадь.
- Скажи, что ты учишься в 44 школе.
- Спроси у друга, где он живет. 2 вариант
Юклык формасында яз.(Напиши в отрицательной форме)
Сөйлә-..., эшлә-..., кит-..., йокла-..., сикер-... .
Алмашлыклар өстәп яз.(Добавь местоимения)
... укый, ... беләсең, ... язасыз, ... китәләр, ... барабыз, ... уйныйм, ...киләбез, ... ашыйлар, ... сөйлисез, ... эшлисең.
Фигыльләрне тап, кушымчаларын билгелә.(Найди глаголы. Как они образованы?)
Без болынга бара. Иртәнге ашны ашыйбыз һәм юлга чыгабыз. Болында тәмле җиләкләр һәм матур чәчәкләр үсә. Катя җиләкләр җыя. Мин чәчәкләр яратам.
Ситуатив биремнәр.
- Попроси у друга ручку.
- Скажи, что ты учишься в пятом классе.
- Спроси у друга, сколько завтра уроков.
Контроль язма эшне бәяләү критерийлары:
1 бирем – 5 балл
2 бирем - 10 балл
3 бирем –6 балл
4 бирем - 6 балл
Барысы - 27 балл 23 - 27 балл - «5»ле куела
18 - 22 балл - «4»ле куела
13 - 17 балл - «3»ле куела
12 дән түбән - «2»ле куела. 90-100%- «5»ле куела
69 – 89%- «4»ле куела
50 – 68%- «3»ле куела
49 % тан кимрәк - «2»ле куела.
5 класс өчен контроль эш №3.
Тема: Сан. Алмашлык. Инфинитив.
1 вариант
1. Төшеп калган репликаны өстәгез.
- ____________________________________ ?
- Бүген 5 дәрес була.
2. Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар өстәп яз.
(-ырга/-ергә,-арга/-әргә, -рга/-ргә)
Миңа бүген иртә тор… кирәк.
Озак телевизор кара... ярамый.
Безгә кунакка әби кил... тиеш.
3. Скажи сестренке, что
-дома нельзя прыгать
-надо помочь маме, бабушке
4. Тәрҗемә итегез.
В одной неделе семь дней.
В одном месяце двадцать восемь, двадцать девять, тридцать,
тридцать один день бывает.
В одном году триста шесьтдесят пять дней.
5. Как скажешь о том, что:
- надо сходить в магазин.
- дома нельзяпрыгать.
6. Похвали братика за его хорошие дела. 4 җөмлә. 2 вариант
1. Төшеп калган репликаны өстәгез.
- ____________________________________________?
- Бүген рус теле өченче дәрес.
2. Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар өстәп яз.
(-ырга/-ергә,-арга/-әргә, -рга/-ргә)
Миңа бүген иртә ят…. кирәк.
Озак салкында йөр... ярамый.
Безгә кунактна әби кайт... тиеш.
3. Скажи сестренке, что:
- надо бегать на улице;
- надо сходить в библиотеку.
4. Тәрҗемә итегез.
В одной неделе семь дней.
В одном месяце двадцать восемь, двадцать девять, тридцать,
тридцать один день бывает.
В одном году триста шесьтдесят пять дней.
5. Как скажешь о том, что:
- нельзя громко разговаривать;
- надо помочь маме (бабушке).
6. Похвали сестренку за его хорошие дела. 4 җөмлә.
Контроль язма эшне бәяләү критерийлары:
1 бирем –2 балл2 бирем - 3 балл
3 бирем – 4 балл4 бирем - 6 балл
5 бирем - 4 балл6 бирем - 8 балл
Барысы - 27 балл 23 - 27 балл - «5»ле куела
18 - 22 балл - «4»ле куела
13 - 17 балл - «3»ле куела
12 дән түбән - «2»ле куела. 90-100%- «5»ле куела
69 – 89%- «4»ле куела
50 – 68%- «3»ле куела
49 % тан кимрәк - «2»ле куела.
5 класс өчен контроль эш №4. Тема:. Үткән заман хикәя фигыль. Сыйфат.
1. Текстны укыгыз. Фигыльләрне үрнәк буенча языгыз.
Үрнәк: Нишләде? - Нишләгән?
тордылар - торганнар
Бүген Алсуның туган көне. Кызның әбисе белән әнисе иртә тордылар. Әбисе баллы чәк-чәк, ә әнисе бәлеш пешерде. Алсу аларга өстәл әзерләргә булышты. Кичен дуслары килделәр һәм аңа бүләкләр бирделәр. Алсу бик шатланды. Ул әбисен, әнисен һәм дусларын бәйрәм өстәленә чакырды.
2. Исемнәргә сыйфатларны уйлап языгыз.
Нинди? Туган көн, иртә, чәк-чәк, бәлеш, дуслар, бәйрәм
3. Җөмләне дәвам итегез (Продолжите предложение)
Алсуның әбисе белән әнисе иртә тордылар, чөнки ...
4. Как ты скажешь, что:
Сегодня Алсу помогала маме и бабушке.
5. Напишите рассказ о своем друге (подруге) (5 җөмлә) 1. Текстны укыгыз. Фигыльләрне үрнәк буенча языгыз.
Үрнәк: Нишләде? - Нишләгән?
әйтте - әйткән
Укытучы балаларга яз темасына рәсем ясарга әйтте. Руслан үләнне дә, агач яфракларын да яшел төскә буяды. Ләкин кояшны буярга сары карандашы юк иде. Ул дустыннан карандаш сорады. Дусты: “Үземә кирәк, ” - диде. Оля бу сүзләрне ишетте һәм үз карандашын бирде. Руслан Оляга рәхмәт әйтте.
2. Исемнәргә сыйфатларны уйлап языгыз.
Нинди? Яз, үлән, агач, кояш, карандаш, дус
3. Җөмләне дәвам итегез (Продолжите предложение)
Руслан кояш рәсемен буямады, чөнки ...
4. Как ты скажешь, что:
Оля дала Руслану желтый карандаш.
5. Напишите рассказ о своем друге (подруге) (5 җөмлә)
Контроль язма эшне бәяләү критерийлары:
1 бирем – 7 балл
2 бирем – 12 балл
3 бирем – 2 балл
4 бирем - 2 балл
5 бирем - 10 балл
Барысы - 33 балл 29 - 33 балл - «5»ле куела
23 - 28 балл - «4»ле куела
17 - 22 балл - «3»ле куела
16 дән түбән - «2»ле куела.
49 % тан кимрәк - «2»ле куела. 90-100%- «5»ле куела
69 – 89%- «4»ле куела
50 – 68%- «3»ле куела
5 класс өчен контроль эш №5. Йомгаклау
1. Сүзләрнең антонимнарын тап.
зур – чиста –
тәрбиясез – начар –
кыска – калын –
Сүзләр:тәрбияле, яхшы, пычрак, кечкенә,озын, нечкә
2. Бирелгән сүзләр белән җөмлә төзе.
Казанда, яшәгән, Габдулла Тукай, бөек шагыйрь.
3. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куй.
Нишли? нишләргә? нишләде? нишләмәде?
Язарга(нишләргә?),
Әнисе балаларга әкият укыды.
Алсу китап укымады.
Әлфия әнисен ярата.
Марат йокларга ярата.
4. Фигыльләрне үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасында яз.
Уйла-уйлады, уйламады.
Кер, бар, эшлә,утыр,яз.
5. Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар өстәп яз.(-ырга/-ергә,-арга/-әргә, -рга/-ргә)
Миңа бүген иртә тор….кирәк.
Озак телевизор кара... ярамый.
Бүген безгә кунакка әби кил... тиеш.
6. Сүзләрне тәрҗемә ит.
Тәпиен суза, башым әйләнә, бозыла, күз табибы, бөтерелә .
7. Сорауларга җавап яз.
1. Рамай – нинди малай?
2. Ул кешеләр белән ничек исәнләшә?
3. Рамай Карабайны нинди гадәткә өйрәткән? 1. Сүзләрнең синонимнарын тап.
тырыш – яхшы –
бәләкәй – матур –
зур – шапшак –
Сүзләр:гүзәл, әйбәт, пычрак, кечкенә, эшчән, олы
2. Бирелгән сүзләр белән җөмлә төзе.
Минзәләдә, яшәгән, Муса Җәлил, герой шагыйрь.
3. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куй.
Нишли? нишләргә? нишләде? нишләмәде?
Язарга(нишләргә?),
Укытучы балаларга хикәя укыды.
Алсу кагыйдәне укымады.
Марат әнисен ярата.
Песи йокларга ярата.
4. Фигыльләрне үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасында яз.
Уйла-уйлады, уйламады.
Йөгер, кит, уйна,укы,сөйлә.
5. Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар өстәп яз.(-ырга/-ергә,-арга/-әргә, -рга/-ргә)
Миңа бүген иртә ят… кирәк.
Озак компьютерда уйна... ярамый.
Бүген безгә кунакка абый кайт... тиеш.
6. Сүзләрне тәрҗемә ит.
Тәпиен суза, башым әйләнә, бозыла, күз табибы, бөтерелә .
7. Сорауларга җавап яз.
1. Рамай – нинди малай?
2. Ул кешеләр белән ничек исәнләшә?
3. Рамай Карабайны нинди гадәткә өйрәткән?
Контроль язма эшне бәяләү критерийлары:
1 бирем – 6 балл2 бирем – 2 балл
3 бирем – 4 балл4 бирем – 10 балл
5 бирем – 3 балл6 бирем – 5 балл
7 бирем – 3 балл
Барысы - 33 балл 29 - 33 балл - «5»ле куела
23 - 28 балл - «4»ле куела
17 - 22 балл - «3»ле куела
16 дән түбән - «2»ле куела. 90-100%- «5»ле куела
69 – 89%- «4»ле куела
50 – 68%- «3»ле куела
49 % тан кимрәк - «2»ле куела.
Изложение №1 Изложение №2
Кунак апа.
Бүген безгә кунак апа килде. Ул миңа матур курчак бүләк итте. Курчакның күзләре зәп-зәңгәр, чәчләре озын һәм сап-сары. Күлмәге дә бик матур. Мин кунак апага рәхмәт әйттем. Миңа бүләк бик ошады.
Безгә дус кызым Оля керде. Оляга да курчак ошады. Без курчакка Алсу исеме бирдек. Без икәү бергә уйнадык. Безгә бик күңелле булды. Иртәгә Оляга үзем кунакка керәм. (55 сүз). Үкенеч.
Бүген без математика дәресендә контроль эш эшләдек.Олег мисалларны да, мәсьәләләрне дә дөрес эшләде. Ә Саша ике мисалны дөрес эшләмәде, бер мәсьәләне дөрес чишмәде. Аның кәефе юк. Ул үкенде, чөнки кичә өй эшен эшләмәде. Башта дуслары белән бик озак урамда уйнады, өй эшләре турында гел онытты. Аннан соң телевизордан кызыклы кино карады. Сашаның өй эше эшләргә вакыты калмады. Ә өй эшен вакытында эшләргә кирәк. ( 65 сүз).
Изложениеләрне бәяләү
Билге Рус телле балалар
«5» Текстның эчтәлеге тулы, эзлекле, дөрес; 1/1 пунктуацион яки грамматик хата.
«4» Текстның эчтәлеге эзлекле, дөрес язылган; 1 -2 эчтәлек ялгышы; 2-3/3-2 пунктуацион яки грамматик хата.
«3» Өлешчә эзлекле язылган; 4-5/4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хата.
«2» Эчтәлек бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хата.
Сүзлек диктанты №1. Тема:
Без мәктәптә.
Сүзлек диктанты №2. Тема: Мин – өйдә булышчы. Сүзлек диктанты №3. Тема:
Дуслар белән күңелле Сүзлек диктанты №4. Тема: Дүрт аяклы дусларыбыз.
1. Сүзләрне тәрҗемә итегез.
Укытучы, укучы, дәрес, дәфтәр, мисал, күнегү, сүзлек, өй эше, мәктәп, каләм. (10 сүз)
2. 3-4 җөмлә төзеп языгыз.
1. Сүзләрне тәрҗемә итегез.
Юына, сәгать җиде, иртәнге, көндезге, булышчы, үтүкли, себерә, тыңлаучан, минемчә, ялкау. (11 сүз)
2. Фигыльләрне табып, үткән заманда языгыз. 1. Сүзләрне тәрҗемә итегез.
Ярдәмчел, намуслы, шаян, бергә, күңелле, киңәш, дуслык, иптәш, өстәл янында. (10 сүз).
2. Кешенең холкын сурәтләгән сүзләрне табыгыз, 3—4 җөмлә төзеп языгыз. 1. Сүзләрне тәрҗемә итегез.
Йорт эте, юаш, усал, ягымлы, ут яна, исәнләшә, саубуллаша, бөтерелә. ( 10 сүз)
2.Сүзләр белән 3-4 җөмлә төзеп языгыз.
Сүзлек диктантының күләме Сүзлек диктантын бәяләү Рус телле балалар
Сыйныф Рус телле балалар Хатасыз, пөхтә Билге
V 9-10 1-2 хата «5»
VI 10-15 3-5 хата, 4-5 төзәтү «4»
VII 15-18 6 һәм күбрәк хата «3»
VIII 18-22 «2»
IX 22-25 Тыңлап аңлау №1. Тыңлап аңлау №2.
“Яхшы хуҗа”.
Исәнмесез!
Килдеңме, Гүзәл, әйдә уз. Әйдә чәй эчәбез. Менә әни белән гөбәдия пешердек.
Бик зур рәхмхт, мин ашыгам. Кибеткә барырга кирәк. Әйдә, Ләйсән, бергә барабыз.
Ярар, әйдә бер чынаяк чәй эчик әле.
Рәхмәт, Ләйсән. Мин тук.
Юк. Утыр. Әнием, син дә Гүзәлне кыстаинде.
Гүзәл, кызым, утыр әле, бик тәмле гөбәдия пешердек. Менә ашап кара.
Рәхмәт, Зәйтүнә апа, гөбәдия дә, чәй дәбик тәмле булды.
Зур үс, кызым. Әдәпле бала икәнсең. “Акбай”
Минем этем бар. Аның исеме – Акбай. Мин этемне бик яратам. Ул башка малайларны яратмый, мине генә ярата. Мин этемә ашарга бирәм, этемне уйнарга алып чыгам. Минем этем – ишегалдыбызда иң матур эт.
Бирем.
Тыңланган текстларның эчтәлеге буенча укытучы әзерләгән 5-6 сорауга тулы җавап язарга.
Тыңлап аңлауны бәяләү критерийлары:
Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу. Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 5 сыйныф – 0,5-0,7 минут, 6 сыйныф – 0,7-0,8 минут, 7 сыйныф –0,8-0,9 минут, 8 сыйныф – 1,0 -1,2 мин, 9 нчы сыйныф – 1,2-1,5 минут.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга тулы, эзлекле һәм дөрес җавап бирсә, “5”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга тулы һәм дөрес җавап биреп, 3-4 грамматик хата җибәрсә, “4”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга өлешчә җавап биреп, 4-5 грамматик хата “3”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга бөтенләй җавап бирми яки 5-6 фактик хата җибәрсә “2”ле куела.
Укып аңлауны бәяләү
5-9 сыйныфларда уку күнекмәсенә таләпләр. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү. Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияләр, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып aлy, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.
Уку өчен текстның күләме: 70 сүзгә кадәр - 5 нче сыйныф; 100 сүзгә кадәр - 6 нчы сыйныф; 150 сүзгә кадәр - 7 нче сыйныф; 200 сүзгә кадәр - 8 нче сыйныф; 300 сүзгә кадәр - 9 нчы сыйныф; 400 сүзгә кадәр - 10 нчы сыйныф; 500 сүзгә кадәр - 11 нче сыйныф.
№ Таләпләр Билге
1 Программада куелган таләпләр үтәлсә, биремнәрдә 1 хата җибәрелсә. "5"ле куела
2 Программада куелган таләпләрдә артык әһәмиятле булмаган житешсезлекләр булса, биремнәрдә 2-3 хата җибәрелсә. "4"ле куела
3 Программада куелган таләпләрдән мөһим читләшүләр булса, биремнәрдә 4-5 хата җибәрелсә. "3"ле куела
4 Программада куелган таләпләр тулаем үтәлмәсә, биремнәрдә 6-7 хата җибәрелсә. "2"ле куела
Сочинение.
1. Тема: “Мин – өйдә булышчы”.
2. Тема: “Туган көн – күңелле бәйрәм”.
5-9 сыйныфларда сочинение язу күнекмәсенә таләпләр. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша h.6.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар h.6.) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү. Өйрәнү характерындагы сочинение 5 сыйныфта – 6-7 җөмлә, 6 сыйныфта – 7-8 җөмлә, 7 сыйныфта – 8-9 җөмлә, 8 сыйныфта – 9-10 җөмлә, 9 сыйныфта – 10-12 җөмлә. Контроль язма эшнең күләме: 70 - 80 сүзгә кадәр (9 нчы сыйныф).
Сочинениене бәяләү нормалары.
Билге Рус телле балалар
«5» Эзлекле язылган һәм эчтәлек тулысынча ачылган; 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хата.
«4» Тема эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата.
«3» Тема өлешчә эзлекле язылган; эчтәлек тулысьнча ачылмаган; 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион хата.
«2» Тема эзлекле язылмаган һэм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хата
Монологик сөйләмне бәяләү
Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8-10 фраза (5-7 нче сыйныфлар), 10-12 фраза (8-9 нчы сыйныфлар). Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы -1,5-2 мин (9 нчы сыйныф).
№ Таләпләр Билге
1 Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен "5"ле куела
2 Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен "4"ле куела
3 Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнеңәйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен "3"ле куела
4 Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда "2"ле куела
Диалогик сөйләмне бәяләү
Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: hәp катнашучы ягыннан кимендә 5 сыйныф – 5-6 реплика, 6 сыйныф – 6-7 реплика, 7 сыйныф – 7-8 реплика, 8 сыйныф – 9-10 реплика, 9 сыйныф – 9-10 реплика.
№ Таләпләр Билге
1 Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә "5"ле куела.
2 Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата жибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә "4"ле куела.
3 Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегәндә "3"ле куела.
4 Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда "2"ле куела.
Туган көнгә чакыру үрнәге.
Алина! Мин сине туган көнгә чакырам. Туган көн бүген кичке сәгать алтыда башлана. Рәхим ит.
Даша.
Хат язу үрнәге. Хат Начало
Исәнме, дустым Алия! Күп сәлам белән сиңа дустың Марина хат яза. Әти-әниеңә, әбиеңә, дусларыңа миннән күп сәлам әйт.
Алия, мин синең хатыңны алдым. Бик зур рәхмәт.
Основная часть
Мин хәзер синең сорауларыңа җавап бирәм...
КонецАлия, үзеңнең хәлләрең ничек? Җәйгә планнарың нинди? Җәй көне безгә кил. Барысы турында да яз, мин синнән хат көтәм.
Сагынып, дустың Марина.
25 нче апрель, 2016 нчы ел.
Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре (ФГОС буенча)
ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ (РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ БАЛАЛАРГА)
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек 5 класс 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс Барлыгы
Графика, каллиграфия, орфография 3 3 3 9
Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Транскрипция билгеләре. 1 1 1 Татар алфавиты. 1 Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу. 1 Уку һәм язу кагыйдәләре. (Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе). 1 1 Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре). 1 1 Сөйләмнең фонетик ягы 3 5 4 12
Сингармонизм законы. 1 2 2 Сингармонизм законына буйсынмау очраклары (-су, -мыни). 1 2 Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. 1 Кыска һәм озын сузыклар. 1 Авазлар өстәлү күренеше (дус-дусты). 1 Авазларның чиратлашуы (чәчәк – чәчәге, китап – китабы). 1 Сөйләмнең лексик ягы 4 2 6 4 16
Лексика һәм лексикология турында төшенчә. 1 1 Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр. 1 Алынма сүзләр һәм интернациональ сүзләр. 1 Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану. 1 Сөйләмнең лексик ягы. Гади тотрыклы гыйбарәләр. Үтенечне белдерү формалары. 1 Гади тотрыклы гыйбарәләр, клишелар. Теләкне белдерү формалары. Гади тотрыклы гыйбарәләр, татар сөйләм этикеты берәмлекләре. (Телефоннан сөйләшү этикеты, хат язу кагыйдәләре). 1 1 Синонимнар. 1 1 Антонимнар. 1 1 Омонимнар. 1 1 гомуми (урта) мәктәптә аралашу темаларына караган 1000 гә якын лексик берәмлекне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү; төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдалану; 1 1 Сүз ясалышы. 4 5 1 1 6 17
Исем ясагыч кушымчалар: -чы, -че, - даш, - дәш, - лык, -лек һ.б.. 1 1 1 Исемнең ясалыш ысуллары, исемнәрнең ясалышы (тамыр, парлы, тезмә, кушма, кыскартылма) 1 1 Сыйфат ясагыч кушымчылар: -лы, -ле, -сыз, - сез һ.б. 2 1 1 1 1 Фигыль ясагыч кушымчалар. 1 Рәвешләрнең ясалыш ысуллары. 1 Рәвеш ясагыч кушымчалар. (-ча, -чә, -дай, -дәй, -лап, -ләп, -лата, - ләтә). 1 1 Алмашлыкларның ясалышы. 1 1 Морфология. 1 1
Мөстәкыйль сүз төркемнәре. 1 Сөйләмнең грамматик ягы. Исем. 10 14 1 4 29
Татар телендәге исем сүз төркеме. Исемнең лексик-грамматик мәгънәсе. 1 4 Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. 1 Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. 3 1 Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. 2 Исемгә кушымчалар ялгану тәртибе. 2 1 1 Тартымлы исемнең килеш белән төрләнешен үзләштерү. 1 2 1 1 Изафә бәйләнеш. 5 1 Изафә бәйләнешле исемнәрнең килеш белән төрләнүе. 1 1 Сыйфат. 6 8 4 2 20
Сыйфат турында төшенчә. 1 2 1 Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗә. Чагыштыру дәрәҗәсе. Артыклык дәрәҗәсе. Кимлек дәрәҗәсе. 4 4 1 1 Төсне белдерүче сыйфатлар. 1 Кеше тышкы кыяфәтен белдерүче сыйфатлар. 1 Кеше характерын белдерүче сыйфатлар. 1 Антоним, синоним сыйфатлар 1 2 Сан. 6 4 1 2 13
Санның лексик грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. 2 1 1 Сан төркемчәләре. Микъдар саны янында саналмыш. 3 3 1 Вакытны белдерүче саннар. 1 1 Алмашлык. 9 10 1 3 2 25
Алмашлык турында төшенчә. Алмашлык төркемчәләре. 1 2 1 2 Зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. 3 Үз (билгеләү) алмашлыгының килеш белән төрләнеше. 1 1 Сорау алмашлыгы, вакытны сораучы сорау алмашлыклары (ничә? ничәдә?), 2 1 Алмашлык (минем өчен, мин үзем конструкциясе). 1 Тартым алмашлыклары. 1 1 Күрсәтү алмашлыклары. 1 Билгеләү алмашлыклары. 1 1 1 Билгеләү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. 1 Билгесезлек алмашлыклары. 1 Юклык алмашлыклары. 2 Рәвеш 9 2 1 12
Рәвеш турында төшенчә. Төркемчәләре. 3 1 1 Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре. Саф рәвешләр. 1 1 Охшату-чагыштыру рәвешләре. 1 Урын рәвешләре. 1 Вакыт рәвешләре. 1 Күләм-чама рәвешләре 1 Сәбәп-максат рәвешләре 1 Фигыль. Фигыль төркемчәләре. 23 38 29 11 15 116
Фигыль турында төшенчә. 1 1 Фигыльләрнең юклык кушымчасы. 2 Затланышлы фигыльләр. 2 1 1 Боерык фигыль турында төшенчә. 2 1 1 Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. 1 1 1 1 Боерык фигыльләрдә басым үзенчәлеге. 1 Боерык фигыль һәм аның мәгънәләре. 1 Боерык фигыльнең үтенү формасы ( бар әле, барчы конструкциясе). 1 Хикәя фигыль. Аның заман формалары. 2 1 1 1 Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. 1 2 1 1 Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын зат-сан белән төрләндерү. 1 2 1 Билгеле үткән заман хикәя фигыль. 1 1 Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең (барлык формасы) зат-сан белән төрләнеше. 1 1 1 Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең (юклык формасы) зат-сан белән төрләнеше. 1 1 Билгесез үткән заман хикәя фигыль. 1 1 Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең (барлык формасы) зат-сан белән төрләнеше. 1 Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең (юклык формасы) зат-сан белән төрләнеше. 1 1 Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль. 1 1 Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең (барлык формасы) зат-сан белән төрләнеше. 1 1 Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең (юклык формасы) зат-сан белән төрләнеше. 1 1 Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. 1 Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең (барлык формасы) зат-сан белән төрләнеше. 1 Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең (юклык формасы) зат-сан белән төрләнеше. 1 1 Теләк фигыль. 1 1 1 Шарт фигыль турында төшенчә. 1 Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. 1 1 1 Затланышсыз фигыльләр. 1 1 Инфинитив, аның мәгънәләре, формалары. 3 1 Инфинитивның дөрес язылышы һәм сөйләмдә кулланылышы. Инфинитивның модаль сүзләр белән кулланылышы. 2 1 1 1 1 Сыйфат фигыль. 1 1 Сыйфат фигыльнең заман формалары. 1 1 1 Сыйфат фигыльнең исемләшүе һәм исемгә күчүе. 1 Исем фигыль. 1 2 Исем фигыльне тартым белән төрләндерү. 1 1 Исем фигыльне килеш белән төрләндерү. 1 1 Тартымлы исем фигыльне килеш белән төрләндерү. 1 1 1 1 Исем фигыль+өчен төзелмәсе. 1 Хәл фигыль турында төшенчә. 1 1 Хәл фигыльнең 4 төре. 3 1 1 Фигыль юнәлешләре. 4 1 1 Аналитик фигыльләр (алып бара... конструкциясе) 1 Аналитик фигыльләр (... беләм) 1 Аналитик фигыль. Теләкне белдерүче фигыль (барырга телим). 2 1 Аналитик фигыльләр (барыйм инде, барыйм әле, бара алам, барасым килә конструкцияләре) 2 Аналитик фигыльләр (инфинитив + яратам төзелмәсе). 2 Аналитик фигыль. (кем булырга телим? төзелмәсе). 1 Сәбәп белдерү формасы. (авырганга күрә) 1 1 Теркәгечләр 1 1 1 2 1 6
Теркәгечләр турында гомуми мәгьлүмат (чөнки, ләкин). 1 1 1 1 1 Теркәгеч төркемчәләре. 1 Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр. 4 2 1 1 8
Бәйлекләр турында гомуми мәгьлүмат. 1 1 1 1 Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы. 1 1 Бәйлекләрнең килеш белән төрләнеше. 1 Кереш сүзләр. 2 2 1 1 1 7
Кереш сүзләр. Кереш сүзләрнең төрләре. 1 1 1 1 1 Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә). 1 1 Кисәкчәләр. 1 1 1 1 4
мы/-ме, бик, түгел, тагын, әле кисәкчәләрнең дөрес язылышын анализларга, сөйләмдә куллану; 1 1 1 1 Синтаксис. 8 4 10 13 9 44
Татар җөмләсендә сүз тәртибе; сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе; 1 1 Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше. Хикәя җөмлә. 1 Сорау җөмлә. 1 1 Боеру, өндәү җөмлә. 1 1 Тойгылы җөмлә. 1 Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. 1 Раслау һәм инкяр җөмләләр. 1 1 Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. 1 1 1 Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр. 1 1 1 Җөмләнең баш кисәкләре. 1 2 Җөмләнең иярчен кисәкләре. 8 3 1 Ия белән хәбәр арасында сызык. 1 1 Иярчен сәбәп җөмлә (шуңа күрә, чөнки) гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм); 3 1 исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату); 1 1 тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмлә; 1 1 тиңдәш кисәкле җөмләләр; 1 1 Кушма җөмләләр; 25 25
Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә. 1 Тезмә кушма җөмләләр: теркәгечле, теркәгечсез төрләре;тыныш билгеләре. 3 Иярчен кушма җөмләләрнең киң кулланылышта йөргән аналитик һәм синтетик төрләре; тыныш билгеләре. 9 Иярчен ия җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре; 1 Иярчен хәбәр җөмләләрнең аналитик төрләре; 1 Иярчен аергыч җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре; 1 Иярчен тәмамлык җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре; 1 Иярчен хәл җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре: иярчен урын җөмлә 1 иярчен вакыт; 1 иярчен рәвеш; 1 иярчен күләм; 1 иярчен сәбәп; 1 иярчен максат; 1 иярчен шарт; 1 иярчен кире җɵмләләр; 1 Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек 84 107 46 46 81 364
БСҮ 21 33 24 24 21 123
Барлыгы: 105 140 70 70 102 487