Доклад на тему : Татар халык авыз и?аты ?с?рл?рен? таянып балаларга ?хлак т?рбиясе бир?.


Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү
Укучыларны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләүнең әһәмияте турында мәгърифәтчеләребез дә уйланган.Милли үзаңы,милли горурлыгы булган,үзенең тарихи тамырларын яхшы белүче кеше генә үз халкын ярата,үз милләте өчен янып-көеп йөрүче булып,шуңа сәләтле булып үсә.Шушы җитди һәм гаять җаваплы бурычны уңышлы хәл итүдә төп чыганакларның берсе-халкыбызның күңел җәүһәрләре булган фольклор әсәрләре.Милләтебезнең рухи дөньясын чагылдырган халык авыз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итү камил шәхес тәрбияләүдә мөһим роль уйный.
Татар милләтенең авыз иҗаты да,башка халыкларныңт авыз иҗаты кебек үк,әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә.Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре-яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып тора.Халыкның бай рухлы,кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре ,киң колачлы җырлары,тирән фәлсәфи әйтемнәре,тапкыр һәм үткер мәкальләре,табышмаклары,яшьләргә сабак бирердәй итеп иҗат ителгән риваять,дастан,легендалары һәм башка төр иҗат җимешләре киләчәк заман буынны тәрбияләүдә зур чыганак булып тора.Бу кыйммәтле мирасның тарихи һәм тәрбияви әһәмияте елдан-ел үсә.
Милләтебезнең күренекле мәгърифәтчеләре халык авыз иҗаты әсәрләренең зәвык,акыл,әхлакый тәэсир көченә,аларны өйрәнүгә һәрвакыт зур әһәмият биргәннәр.Күренекле мәгърифәтче һәм галим Каюм Насыйри халык әкиятләренең,бала тәрбияләүдәге әһәмияте ягыннан,хәтта балалар өчен махсус язылган башка әсәрләрдән югары торганлыгын ассызыклый, үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлегендә алардан киң файдаланган. Шулай ук сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да халык авыз иҗатына олы мөхәббәт һәм тирән хөрмәт белән караган.Аның бу карашы халык иҗаты турындагы хезмәтләрендә ачык чагыла: “Халык ядкарьлары-безнең бабаларыбызның тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр...Белергә кирәк ки,халык җырлары-халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер “,-диде ул “Халык әдәбияты “ исемле хезмәтендә.
Халык авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга тәрбия бирү чарасы булү белән бергә,әйләнә-тирә дөньяны танып белү чыганагы булып та хезмәт итә.Авыз иҗаты әсәрләрен үзләштерү процессында балалар халкыбыз тарихы,аның тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар белән дә танышалар.Без халык авыз иҗаты аша тормышның төрле тарафларын ,үткәннең дә ,үзебез тудыра торган хәзерге көннең дә бөек әһәмиятен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын ,фикерләү сәләтен үстерүгә булышлык итә.
Халык авыз иҗаты әсәрләренең бөтенесе дә диярлек балаларга тәрбия һәм гыйлем бирү идеяләре белән сугарылган.Халык авыз иҗаты әсәрләрен балалар яратып укыйлар,аларны чын күңелдән,гаять көчле хисләр,тойгылар аша кабул итәләр.Чөнки халык авыз иҗаты саф балалык,мәңгелек яшьлек хисләре белән сугарылган.Халык авыз иҗаты әсәрләренең һәр төренең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар.Шуны истә тотып,теге яки бу әсәрне өйрәнү процессында аның жанрына карап,махсус алымнарга таянып эш ителә.
Балаларның фольклор буенча гыйлемнәре көндәлек тормышта,үзара һәм өлкәннәр белән аралашу,халык иҗаты әсәрләрен мөстәкыйль уку ,фильмнар карау,сәнгать әсәрләре белән танышу процессында тулылана бара.Балалар зәвыгын үстерүдә,аларда халык авыз иҗатына мәхәббәт уятуда фольклор әсәрләрен өйрәнүгә багышлап уздырылган кичәләрнең, иртәләрнең, әһәмияте бик зур.
Милләтебездә ташка сугарылган канун тәртибендә яши торган сыйфатлар: тыйнаклык олыны-олы,кечене кече итә белү,хезмәттә ихласлылык ,җиренә җиткереп эшләү,чисталык-пөхтәлек,кунакчыллык,намуслылык,ата-ананы тәрбия итү,балаларга гыйлем-тәрбия бирү кебек сыйфатлар халкыбызның әхлакый хыял-идеялы булып саналганнар.
Тәрбия гаиләдән башлана. Шулай ук укытучы да укучыларга тәрбия бирүдә зур роль уйный. Әгәр укытучы белән бала өчпочмакның ике ягын тәшкил итсә, өченчесе – таянып торган ягы – ата-ана була .Кешегә яхшылык кылу,изгелек эшләү,кешелек-яшьтән үк тәрбияләнә торган күркәм әдәп-әхлак сыйфатлары.
Әхлак тәрбиясе нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү,начар эшләрдән кисәтү,нәрсәнең яхшы,нәрсәнең начар эш икәнлеген белерлек итеп тәрбияләп үстерү тора.Ата-ананың вазифасы үз балаларын кече яшьтән үк әнә шул таләпләрнең үзләштерүенә,аларның күнекмә булып әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт.Тәрбиянең иң гади чагылышы-баланың тыңлаулы булуы.Бу сыйфатны тәрбияләү бик мөһим булуын халык яхшы белгән.Чөнки тыңлаулы баланы эшкә өйрәтү җиңел,андый балада башка әхлак сыйфатлары да тизрәк формалаша.
Тәрбия өлкәсендә халык авыз иҗаты аеруча мөһим урын алып тора. Халык авыз иҗатында аның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге өлкәннәргә ихтирам,әдәплелек,дуслык,туган илгә булган чиксез мәхәббәт, дөреслек,сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.Халкыбызның әхлак тәрбиясендә балаларның өлкәннәрне ихтирам итә белүләренә нык игьтибар бирелә.Гүзәллек белән тупаслыкны, яхшылык белән яманлыкны буташтырмау , узара мөнәсәбәттә хөрмәт кебек сыйфатларны үз эченә туплаган татар фольклоры әкиятләрдә, мәзәкләрдә ,мәкальләрдә еш очратырга була.
Мәсәлән:
“Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан”,
“Акыллы атын мактар, кыланган үзен мактар”,
“Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган”һ.б.
Халык тарафыннан иҗат ителгән гади һәм образлы әсәрләр балалар күңеленә тиз үтеп керә.Халык поэзиясе балалар күңелендә яхшылыкка, гаделлеккә омтылыш тәрбияли.
Бүгенге көн шартларында әхлакый тотрыклы шәхес тәрбияләүдә халкыбызның тәрбия идеалларына түбәндәгеләр керә: гаделлелек,изге күңеллелек, шәфкатьлелек, кешелелек ,ихтирамлылык, тыйнаклык, тәүфыйклылык, итәгатьлелек,нәфесне тыя белү, хезмәт сөючәнлек,җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатлар.
Кулланылган әдәбият
1.Р.Х.Шәймәрданов,Р.Г.Сибгатуллин . Татар милли педагогикасы-Казан: “Матбугат йорты “нәшрияты, 2000