Выступление по теме Укучыларга ?хлак т?рбиясе бир?


Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү
Гарипова Ф.С.
Зур Мәшләк урта мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
“Ярамый”ны бөтенләй белмичә үскән бала киләчәктә бәхетсез була.
Жан-Жак Руссо
Мәктәп бусагасын атлап керү белән бер сорау баш миен бораулый башлый. Нәрсә көтә мине бүген? Укучыларым нинди “бүләк” әзерләделәр икән?
Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр укучының аңына кагылмыйча үтми. Бигрәк тә хәзер. Чөнки без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа
ачышлар ясала торган заманда яшибез. Әлеге үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла, укыту-тәрбия өлкәсенә моңа кадәр билгеле булмаган ысулар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Компьютер технологиясе, интернет, кәрәзле телефон укучыларга белем бирүдә материал табуның, тапшыруның тизләтелгән ысулы булып кулланыла. Интернет аркылы кыска вакыт аралыгында әллә никадәр информация алырга була. Бөтендөнья локаль челтәренә тоташтырылган компьютерлар һәрбер мәктәптә бар.Бүгенге көн укучысына әдәбият укыту, язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, әсәрдә күтәрелгән проблемаларны табу, идеясен эзләү өчен шушы фән һәм техника өлкәсендәге яңа казанышларга нигезләнеп эшләү зарур.
Уку –укытуның, тәрбия бирүнең төрле ысулларын кулланып укытучы укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли. Моҗа ирешүнең юллары күптөрле. Программада каралган һәм дәреслектә бирелгән әсәрләр , язучылар иҗатын өйрәнү белән берлектә, укучыларның матур әдәбият белән кызыксынуларын арттыру, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү максатын күздә тотып, дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда бүгенге көн кадагына суга
торган проблемалар күтәргән язучылар иҗатын һәм аларның әсәрләрен өйрәнүгә зур урын бирелә.
Кешелекнең яшерен көчләр белән тыгыз элемтәсе барлыгын үзенең укучысына ышындырырга-инандырырга тырышкан язучы Н.Гыйматдинова әсәрләре, героик язмышы белән күпләрдә хөрмәт хисе уяткан халык шагыйре Ф.Яруллин, замана проблемаларын кыю рәвештә күтәреп, җанлы табигать вәкиле образы ярдәмендә гомумкешелек кыйммәтләрен, әхлак сафлыгын тәнкыйтьләүче Р.Мөхәмәдиев, Т.Галиуллин,М.Маликова , Ф.Садриев иҗатларына да еш мөрәҗәгать ителә.
Әсәр ничек сайлап алына соң? Әдәби әсәрне укучыга җиткерү өчен сайлаганда программа материалыннан тыш, өстәмә әдәбиятка мөрәҗәгать ителә. Бу очракта аларның балаларга эмоциональ-образлы тәэсире, укучының әлеге әсәрне аңлау дәрәҗәсе, мөмкинчелеге, яшь үзенчәлеге һ.б. шундый факторлар исәпкә алына. Туган як, туган төбәк шагыйрьләренең, язучыларының әсәрләрен өйрәнү дә үз халкын белән горурлану хисләре уята.” Мин яши торган җирдән дә танылган кешеләр чыккан”, дигән фикер укучыда “Ә нишләп әле мин алар кебек түгел?!. Мин дә алар кебек булдыра алыр идем бит”, дигән фикер уята.Бу уңайдан дәрес биргән вакытта остазым А.Яхин сүзләре, аның кинәшләре ярдәмгә килә. Язучы биргән кечкенә генә деталь дә зур чишелешкә ия икән бит, дип сөенә укучы үз соравына җавап тапкач. Дәрес үткәргән вакытта күбрәк кеше – җәмгыять , кеше – табигать , кеше – кеше дигән аралыкта фикер йөртергә , проблемалы сораулары шул күзлектән чыгып куярга туры килә.
Укучыларым төркемнәргә бүленеп эшләргә, аралашырга ярата . В. Давыдов: “Үсеш (развитие) бары тик аралашуы нәтиҗәсендә генә була ала ,” – дип язды. Моның шулай икәнен профессор Ә. Рәхимов та куәтли . Төркемнәрдә эшләүнең нәтиҗәле бер формасы булып
күбрәк проблемалы сорау куела торган дәресләргә дәрес- диспутлар, бәхәс дәресләр керә. Бу очракта укучы белән
укытучы, укучы белән укучы арасында бер – береңә ярдәм итү, киңәш бирү, булышу кебек сыйфатлар арта.Шундый дәресләр рәтенә түбәндәгеләрне (үз тәҗрибәмдәге дәресләр) кертергә була:
1.”Татар бәхете өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.”(Г.Тукай) ( М.Акъегетнең “Хисаметдин менла әсәре буенча йогаклау дәресе)
2.”Бәхет ни ул?”(Ш.Камалның “Акчарлаклар”повесте буенча дәрес эшкәртмәсе).
3.”Мәхәббәт –ул иске нәрсә...” ( Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы буенча).
4.”Кеше үз язмышына үзе хуҗа булырга тиеш!” (Г.Исхакыйның “ Көз” повесте буенча).
5.”Ана күңеле -балада, бала күңеле –далада” (Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясе буенча).
6.”Кеше китә-җыры кала”(М.МәҺдиевнең “ Кеше китә-җыры кала” повесте буенча).
7.”Бәхет беркемгә дә җиңел бирелми”( Ф.Яруллинның “Урман кызы”әсәре буенча).
8.”Без-табигать баласы!
Сөю дәртен, яшәү ямен
Безгә шуннан аласы,
Тик шуңа табынасы!”(Н.Гыйматдинованың “Болан” әсәре буенча) һ.б.
Бүгенге җәмгыять өчен бик тә актуаль булган әдәп – әхлак темасы әлеге дәресләрдә читтә калмый. Ә “әдәбият” – “әдәп” сүзеннән. Димәк, аның рухы һәм билгеләмәсе – әхлакны төзәтү, кешене тәрбияләү, әдәпле итү. Моның өчен ул үзенә хас алымнар, чаралар, кануннар белән эш йөртә, матурлык ярдәмендә рухландыра, әсәрләндерә; начарлыкны сурәтләп, нәфрәт тәрбияли.
Язмамның алдында китерелгән француз язучысы Ж.-Ж. Руссо сүзләре белән килешми мөмкин түгел. “Ярамый” сүзе хәзер сирәк яңгырый. Ә бит шул тыю сүзе астында
никадәр мәгънә салынган. “Әдәп нигезе-әхлак” дигән борынгылар. Нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен аңлату укытучы, тәрбияче иңнәренә төшә.Укучыларга
төпле белем бирү, гомумкешелек кыйммәтләрен аңлату, әхлак тәрбиясе бирү –бүгенге укытучының төп бурычы.