БАЛАЛАРГА ?ХЛАК Т?РБИЯСЕ БИР?Д? Р.Ф?ХРЕДДИН МИРАСЫН ФАЙДАЛАНУ


Нестерова Р.С.
МБОО «СОШ №18» г.Альметьевск

БАЛАЛАРГА ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ БИРҮДӘ Р.ФӘХРЕДДИН МИРАСЫН ФАЙДАЛАНУ
Балалар – безнең киләчәгебез. Без аларның ярдәмчел, итагатьле, гадел һәм олыларны хөрмәтләүче шәхесләр булып үсүен телибез. Балаларда шундый сыйфатлар тәрбияләү мәктәп һәм гаиләнең уртак эше булырга тиеш.
Балалрга дөрес тәрбия бирүдә ата-ананың абруе көчле. Аларның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Шуңа күрә ата-аналар дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзләреннән башларга тиеш.
Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазифасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ә моңа тиешле педагогик белем алу, тәрбия бирү чараларын белү, үтәү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Мәктәп менә шул зур вазифаны башкара да инде. Бу юнәлештә Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып, түбәндәге темаларга ата-аналар җыелышлары, кичәләр һ.б. үткәрү зур әһәмияткә ия: “Гаилә учагы нинди булырга тиеш”, “Ата-ана әдәпләре”.
Әхлак тәрбиясе бирү мәктәптәге укыту – тәрбия проөессында һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Әхлакый тәрбия дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, этик нормалар булдыру һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төәендерү максатыннан, яшь буынга системалы тәэсир итүне аңлыйбыз. Элек-электән ата-ана, өлкәннәр, мөгаллимнәр балаларның игелекле, итәгатьле, тәртипле, кешелекле булып үсүенә нык игътибар иткән, гаиләдә ата-анага, әби-бабайга, мөгаллимнәргә һәм башка кешеләргә хөрмәт, тугрыклык хисләре тәрбияләү үзәккә куелган.
Р.Фәхреддиннең әхлак гыйлеменә багышланган хезмәтләре аеруча зур кызыксыну уята, чөнки аның кебек әхлак, тәрбия мәсьәләләренә игътибар биреп, бер-бер артлы китаплар чыгарган башка кешене күз алдына китерү мөмкин түгел.
Р.Фәхреддин хезмәтләре гасырлар дәвамында тупланган, халык тәҗрибәсенә нигезләнгән һәм алар – югары, әхлакый шәхес тәрбияләүдә мөһим чыганак. Укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә, милләтебез белән горурлану хисләре уятуда Р.Фәхреддин хезмәтләре, аның тормыш юлы безнең өчен үрнәк булып тора. Без, укытучылар, укучыларыбызны Р.Фәхреддин хезмәтләренә таянып, алар үрнәгендә тәрбияләсәк, киләчәк буын һичшиксез әхлаклы булып үсәр.
Һәр укытучы, нинди фән укытуга карамастан, Р.Фәхреддин хезмәтләреннән файдаланырга, иң беренче чиратта, “Адәбе тәгълим” китабы белән танышырга һәм практикада кулланырга тиеш. Укытучы буларак, мин Р.Фәхреддиннең хезмәтләрен кулланам. Мәсәлән, 7 сыйныфта Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә аналарга карата хөрмәт тәрбияләнә. Сыйныф җитәкчесе буларак, тәрбия сәнгатьләрендә Р.Фәхреддиннеңүгет-нәсыйхәтләренә өстенлек бирәм. Чөнки аның хезмәтләре гасырлар дәвамында тупланган, халык тәҗрибәсенә нигезләнгән мөһим чыганак.
Р.Фәхреддин бөтен гомере буе ата-аналарга, яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту проблемаларын уңай хәл итәргә, тәрбияви эчтәлекле хезмәтләр, методик кулланмалар булдырырга омтылучы һәм бөтен теләкләрен диярлек уңышлы рәвештә гамәлгә ашыручы данлы шәхес буларак тарихка керде.
Әдәбият
Р.Фәхреддиннең иҗади мирасы: Югары уку йортлары студентлары өчен дәреслек – кулланма /Р.Ш.Шаһиев. – Казан: РИЦ”Школа”, 2007. – 332б.
Фәхреддин Р. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан: Дом печати, 2001
Фәхреддин Р. Нәсыйхәт. – Казан, 2005.