«Класс с?гатьл?ре, класстан тыш чаралар аша балаларга ?хлак т?рбиясе бир?»


Класс сәгатьләре, класстан тыш чаралар аша балаларга
әхлак тәрбиясе бирү
Хабибуллина С.Г., 6нчы класс җитәкчесе
Әхлак тәрбиясе бирү мәгариф системасында һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Әхлакый тәрбия педагогик теориядә һәм мәктәп эшчәнлегендә иң төп проблема булды һәм ул шулай булып калачак. Борынгы фәлсәфәчеләр: "Кеше ике тапкыр туа. Беренче тапкыр физик яктан, икенче тапкыр рухи яктан", – дигән. Икенче тапкыр туу иң катлаулы, дәвамлы процесс. Р.Фәхреддин әйткәнчә, әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек, кешелеклелек, намус, яхшылык һәм башка бик күп күркәм сыйфатларны бала күңеленә салу - һәрбер сыйныф җитәкчесенең төп максаты дип уйлыйм мин. Кешеләрдә әхлак кагыйдәләренең формалашуы билгеле бер яшьтә генә алып барыла.Иҗади үсеш технологиясенең атасы, психология фәннәре докторы, профессор Әхмәт Зәки улы Рәхимов тикшерүенчә, кызларда әхлак 8 яшькә, малайларда 12 яшькә тәмам формалашып өлгерә.
Әхлак ул- кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган , билгеле бер кыйммәтләрдә торган сыйфат.
Әхлакый тәрбия ул:
халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү;
җәмгыятьтә яшь буынны рухи әхлаксызлыктан коткару;
балаларда гомумкешелек кыйммәтенә аңлы караш тәрбияләү;
кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү;
югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру;
иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;
тәрбия бирү процессына әти-әниләрне катнаштыру;
йолалар нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Әхлакый тәрбия бирүнең эш формалары:
— әхлак дәресләре;
мәктәп күләмендә һәм сыйныфта ата-аналар җыелышлары;
әдәби-музыкаль кичәләр;
тәрбия сәгатьләре;
сәяхәтләр;
конкурслар, ярышлар;
сәламәтлек көннәре;
тестлар;
анкеталар;
индивидуаль консультацияләр.
.Әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата-ананың шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгамәләсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Укытучының ата-аналар белән аралашуы, эшчәнлек алып баруы бер максатка юнәлдерелә.
Яшь буынны намуслы, игелекле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең дә тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Сәнгатьлелек, тирән әхлакый эчтәлек, гади форма, балаларның танып-белү дәрәҗәсенә туры килү фольклор әсәрләрен балачакның аерылгысыз юлдашлары итә.
Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, такмаза, табышмак, әкиятләр балаларда тел матурлыгын тоемлауны тәрбиялиләр, танып-белү эшчәнлеген үстерәләр.
Ата-бабаларыбыз инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча гаять бай тәҗрибә туплаганнар. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән беррәттән, татар халкының гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре дә әхлаклылык тәрбияләүгә булыша.
Халкыбызның рухи мирасын китаплардан, газета-журналлардан гына түгел, ә бәлки үзебезнең милли төбәк җирлегенә таянып өйрәнү тормышка якынрак килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра.
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә традицион булмаган чараларның берсе булып балаларны дини культура белән таныштыру тора. Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияте искиткеч зур. Чөнки ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Ислам берәүне дә начарлыкка өйрәтми. Анда гел яхшылыкка гына өндәгән күпсанлы чакыру, вәгазьләр бар. Алар барысы да Ислам әхлагы нигезен тәшкил итә. Ислам әхлагын саклаган һәр кеше дә бәхетле, сау-сәламәт һәм рухи яктан көчле була, чөнки ул иманлы. Вил Казыйхановның ,,Иман дәресләре” дигән китабы балаларга диннең асылын аңлатырга, шуңа нигезләнеп, тәрбия бирергә нык ярдәм итә.Корьән сүрәләре, аятьләре, хәдисләр , ата-аналар аңларлык дәрәҗәдә баян ителгән.Кулланмада 36 дәрес эшкәртмәсе бирелгән
Мәктәп дәреслекләре һәм методик кулланмалар авторы Вил Казыйхановның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнгән ,,Әхлак дәресләре”дигән эшкәртмәләр җыентыгы баланың үзенә уйлап фикер йөртергә, эзләнергә, үзенең башыннан кичкән йә булмаса гаиләдә булган хәлләрдән тиешле нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.
Экскурсияләр дә тәрбия чыганагы булып тора. Виртуаль рәвештә булса да, сыйныф сәгатьләрендә бу эш формаларыннан файдаланабыз. Китапханәләр рухи байлыкны туплаучы, аны саклаучы һәм укучыларга җиткерүче булып хезмәт итәләр.
Берничә ел инде мин сыйныф җитәкчесе булып эшлим. Алда күрсәтеп узганча, тәрбия эшләрен халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылына, үзенчәлекле тәрбия алымнарына һәм әхлак чараларына нигезләнеп алып барырга тырышам. Шулай ук эшчәнлегемдә бөек педагог, күренекле галим, тәрбияче Риза Фәхреддин хезмәтләренә таянам.
Шәхес тәрбияләүдә, балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы минем өчен өстәл китабы булып тора. “Яшь вакытта тәрбия алмаган кеше, соңыннан тәрбия алмаячагын онытмагыз,” – дигән Р.Фәхреддин. Балалар шул хакыйкатьне аңларга тырышалар, һәрвакыт “Нәсыйхәт” китабы бүлекләренә мөрәҗәгать итәбез.
Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.