Татар теле д?ресене? технологик картасы. Тема: С?зг? лексик анализ ясау


Татар теленнән технологик карта
5 класс (татар төркеме)
Тема Хаталар өстендә эш. Сүзгә лексик анализ ясау
Максат 1. Сүзгә лексик анализ ясау үрнәге белән танышу; лексик анализ күнекмәсе булдыру.
2. Логик фикер йөртүне үстерү; үз хатаңны табып, төзәтә белү күнекмәсен ныгыту;
3. Укучыларда аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән эш итәргә,мөстәкыйль рәвештә эзләнергә өйрәтү.
Планлаштырылган нәтиҗә М: План буенча эшләү эзлеклелеген билгеләү күнекмәсен үстерү.
П: Сүзгә лексик анализ ясау тәртибен белү; сүзгә лексик анализ (телдән, язма) ясау.
Ш: Татар теленең байлыгын, матурлыгын аңлау, туган тел белән горурлану; сүзләрнең урынын белеп куллану, мөстәкыйльлелеккә омтылу.
Төп төшенчәләр Лексика, сүзнең лексик мәгънәсе
Предметара бәйләнеш Рус теле, татар әдәбияты
Төп чыганак
Өстәмә чыганаклар Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан: Татарстан китап нәшр., 2015.-159б.
Укытучы Аглиева Гөлназ Фоат кызы.
Дәрес этаплары Этапның эчтәлеге
II. Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек).
Максаты: укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү. сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.
Укытучының изге теләкләре, бүгенге эш өчен кирәкле сыйфатларны билгеләү, өлге буенча өй эшен мөстәкыйль тикшерү
II. Белемне актуальләштерү
Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау 1. Хаталар өстендә эш. Аңлатмалы диктанттагы хаталарны барлау.
- янәшә тартыклар
-хәз.заман хикәя фиг. заман кушымчасы (-ый, -и)
-ирен гармониясенең калын һәм нечкә вариантлары
-2нче зат фиг. кушымчалары(-сың, -сең)
2. Хәзер сез тест башкарабыз. Тест сораулары:
1).Лексикология  нәрсәне өйрәнә?
А) Сөйләм авазларын;
Б) Сүз төркемнәрен;
В) Телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасын.
2)Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре төрле булган сүзләр ничек атала?
А) Синонимнар;
Б) Антонимнар;
В) Омонимнар.
3).Чыпчык тезеннән фразеологик әйтелмәсенең антоним варианты нинди?
А) аз;
Б) күп.
В) начар
4) Алпавыт сүзе  кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан нинди сүз?
А) неологизм;
Б) Тарихи сүз;
В) Архаизм.
5)Кулланылыштан төшеп калган сүзләрне нинди сүзләр диләр?
А)яңа
Б) искергән
В)алынма
III. Проблемалы ситуация булдыру.
Максат: авырлыкларны ачыклау (ни өчен шундый сорау килеп туды? без әле нәрсәне белмибез?), дәрес максатын я теманы төп сорау кебек итеп билгеләү Уку мәсьәләсен кую.
-Темага алып килгән әңгәмә үткәрү:
- Укучылар, алдагы дәресләрдә без татар теленең лексик составы бертөрле генә булмавын, аның даими үзгәреп торуын, аһәңле һәм бик бай булуын күрдек. Бүгенге дәрестә мәгълүматларны эзлекле системага китерербез, белемебезгә бәя бирербез. Моның иң кулай юлы нәрсә дип уйлыйсыз? (сүзгә лексик анализ ясау)
IV. Яңа тема өйрәнү.
Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау -Төрле фикерләр тудырган, проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән әңгәмә.
-Лексик анализ ясау тәртибе белән танышу. (110 бит)
-Үрнәк буенча бер сүзгә бергәләп лексик анализ ясау
Дөнья мине үзгәртте:
Еламаска өйрәтте. (Хәсән Туфан)
Дөнья
1.Күп мәгънәле сүз: галәмнең бер өлеше; җир шары; безне чолгап алган бар табигать мохит; кешелек җәмгыяте; иҗтимагый чынбарлыкның бер өлкәсе; дөньялык һ.б.
Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – бик күп, зур).
Синонимы: Дөнья – җиһан, галәм, җир йөзе, җир шары,
антоним – ахирәт, омонимы юк.
2.Килеп чыгышы ягыннан - гарәп сүзе.
3.Кулланылыш өлкәсе ягыннан - гомумхалык сүзе.
4. Актив сүз.
5.Фразеологизмнар:дөнья бәясе, дөнья йөзе, дөнья кую, дөнья көтү, дөнья күрү, дөньяга килү, дөнья тигезләнү, дөньяга чыгу, дөньядан китү, дөнья бетү.
V. Ныгыту.
Максат: бергәләп, чиратлап яңа белемне кабатлау, терәк сигнал формасында теркәү
-фронталь эш,
-парлы эш,
-продуктив күнегүләр башкару. 1.Төркемнәрдә сүзләргә лексик анализ яса
-кул
-икмәк
-җир
2. ”Кайсы артык?”уены 226 нчы күнегү
3. Иҗади эш. №229 Сүзләр белән җөмләләр төзеп язу
4. Белемнәрне тикшерү 225нче күнегү
VI. Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Өй эше.
Максат: укучыларның үз укыу эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе
-Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты? Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?
-Өй эше.
1.Баш сүзенә лексик анализ яса
2.Баш сүзе кергән табышмаклар, шигырьләр, мәкальләр алып кил