«С?лам?тлек н?рс? ул?»


Сәламәтлек нәрсә ул?
Максат: 1)Ничек сәламәт булырга? Авырганда үзеңә һәм башкаларга ничек ярдәм
күрсәтергә? Ничек авырмаска?
2) Дару үләннәре, аларны җыю,саклау һәм куллану турында сөйләшү.
3)Укучыларда үзләренең сәламәтлекләре турында кайгыртучанлык тәрбияләү.
Материал: «Әдәплелек дәресләре» (1-3 сыйныфларөчен,40-43 нче битләр)
В.Казыйханов «Әхлак дәресләре»
Җиһазлау: сәламәтлек, шәхси гигиена турында таблицалар, дару үләннәре һәм рәсемнәре,китаплар күргәзмәсе, магнитофон.
Дәрес барышы:
Уку мәсьәләсен кую.
-Балалар, бүгенге дәресне без юыну бүлмәсеннән башларбыз. Әйдәгез, сез кулларыгызны ничек юасыз? Шул турыда сөйләп күрсәтегез әле. (Кул юу хәрәкәтләре башкарыла) Башта кулны юешлиләр сабынлыйлар һәм юалар. Аннан соң гына чиста кул белән битне юарга кирәк . Кулларны селкеп,сөртеп корыталар. Балалар, без ни өчен мондый күнегүләр ясадык? Җавабын табышмак әйтеп табарбыз.
Дөньяда иң кирәк,
Иң кирәктән ни кирәк?
(Сәламәтлек, саулык)
-Димәк, балалар, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез?
2.Уку мәсьәләсен чишү.
- Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Сәламәтлек-ул чисталык. Менә бүген без шул турыда сөйләшербез.
1 нче бирем.
-Менә мин сезгә мисал китерәм, тыңлап карагыз әле. Наилә кибеттән кыяр сатып алды. Юлда кайтканда берсен ашады. Наилә нинди ялгышлык эшләде? (Төркемнәрдә тикшерү)
-Ул кыярны юмыйча ашады. Кибеттән, базардан алган яшелчә, җиләк-җимешне юмыйча ашарга ярамый.
2 нче бирем.
- Ә хәзер сез яратып ашый торган көнбагышны юып карыйк .Стаканда чиста су. Табакта көнбагышны юабыз. Игътибар белән карагыз. Су нинди булыр? Су пычранды. Шуңа күрә җиләк-җимеш,яшелчәне юмыйча ашаган кешенең авыруы мөмкин. Ничек? (Төркемнәрдә тикшерү)
(Микроблар таблицасы эленә)
- Безнең тирә-юньдә күзгә күренми торган микроблар яши. Мәсәлән: 1 гр. бүлмә тузанында 1 миллион чамасы микроб бар. Алар арасында файдалысы да, зарарлысы да була. Ләкин күбесе кеше өчен куркыныч. Алар төрле авырулар китереп чыгаралар. Менә хәзер мәктәпнең фельдшеры Раушания апагыз сезгә шул турыда сөйләр.(Мингазова Раушания чыгышы)
3 нче бирем.
- Сусаганда нинди су эчәргә кирәк?
-Класс бүлмәсен җилләтү ни өчен кирәк?
-Дөрес ашау-эчү сәламәтлек өчен кирәкме? (Төркемнәрдә тикшерү)
4 нче бирем.
-Ә хәзер иптәшегезне тыңлап китик әле. Ул сөйләгән шигырьдә сүз нәрсә турында бара? (Р.Миңнуллинның «Авырып ятканда» шигырен тыңлау)
Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә:
1.Шигырьдә сүз нинди бала турында бара?
2.Ул ничек авырый?
3.Малай нәрсә турында хыяллана? (Төркемнәрдә тикшерү)
- Ә менә авырып ятканда кешегә нәрсәләр ярдәмгә килә? Сез шуларны беләсезме?
5 нче бирем.
- Авырып ятканда кирәк булган даруларны без үзебез хәзерли алмыйбыз микән? Сезнең дару үләннәре турында ишеткәнегез бармы?Нинди дару үләннәрен беләсез?
- Дару үләннәре бик күп. Аларның төрлесе төрле авыру өчен кулланыла. Ләкин аларны дөрес итеп җыярга, киптерергә,врач киңәше белән генә эчәргә ярый. Эле сез кечкенә, сихәтле чәйләрне әниләрегез генә ясап бирсен.
(В.Монасыйповның «Шифалы врачлар» хикәясе буенча инсценировка)
3.Рефлексив-кабатлау этабы-Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
-Сәламәтлекне саклау өчен иртәнге зарядка,врач киңәшләре буенча чыныгу күнегүләрен үтәргә тырышыгыз. Сәламәтлек зур байлык икәнен онытмагыз.Сәламәтлегегез турында кайгыртып торыгыз һәм авырмагыз!