С?лам?тлек ??м без.


Максат: Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше булдыру.
Таза-сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмиякә ия икәнен төшендерү.
Спорт белән шөгыльләнүгү кызыксыну уяту.
Бер-береңә карата миһербанлылык,ярдәмчел булу хисләре тәрбияләү.
Материал:”Мәгариф” журналлары, “Мәкальләр җыентыгы”,”Сәламәтлек программасы”
эшкәртмәсе,төрле зурлыкта кәгазьләр,плакатлар.
План.
Оештыру өлеше.
“Хай Файв”-бер-берең белән сәламләшү.
Укытучының кыскача сәламәтлек турында сөйләме.
Исәнмесез укучылар! Бу сүзне без көн саен әйтәбез. Сез,кешеләрнең очрашканда, шуның белән бер-берсенә сәламәтлек теләүләре турында уйлаганыгыз бармы икән? Бардыр дип уйлыйм, чөнки сәламәтлек –ул зур байлык. Сәламәт кеше генә тулы тормыш белән яши, уйный-көлә, җәмгыятькә бик күп файда китерә. Кызганычка каршы без сәламәтлек турында авырый башлагач кына уйлыйбыз. Сәламәтлек әле ул чисталыкта. Сез беләсез инде һәрвакыт чиста-пөхтә йөрергә кирәк, ә аның өчен нишләргә соң? (Өстәл номерларын әйтеп җавап алу.)
3.Әйдәгез әле укучылар бер уен уйнап алыйк”Мин,мин,мин һәм минем дусларым” дип атала.Мин сезгә җөмләләр әйтәм,әгәр дә сез ул җөмлә белән килешәсез икән
“Мин,мин,мин,минем дусларым” дип әйтерсез, ә инде килешмисез икән”Юк,юк Юк без түгел” дип әйтерсез.
-Кем салкыннан курыкмый, чаңгыда җитез атлый?
-Кайсыгыз армый-талмый көн саен сагыз чәйни?
-Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый?
-Кем чисталык яратмый,кулын юмыйча ашый?
-Кем ярата витамин,банан,алма,апельсин?
4.Физкультминутка эшләп алсак безнең күңелләребез тагын да күтәрелеп китәр. Киләсе эшебезнең төре ”Инсайд-хутсайд сёкл”дип атала.
Парлап басу ,аңлату һәм сораулар ярдәмендә хәрәкәтләнү.
-Сәламәтлек сүзе ничә иҗектән тора? (4)
-“Сәламәтлекне сакларга кирәк” җөмләсендә ул кайсы килештә һәм ул килеш ничәнче?(Төшем килешендә,4 урында тора.)
5.Эшебезне дәвам итик . Сез хәзер спорт белән сәламәтлек ,алар бер-берсенә ничек бәйләннгәннәр шул турыда үз фикерләрегезне языгыз. Үз җавабыгызны язгач сызык сызасыз да иптәшләрегезнең фикерен сорап язып аласыз. Икенче төрле без бу эшне “Ол райт раунд робин”дип атарбыз.
6.”Дәвам ит”уенын уйнап алабыз. Мин мәкаль әйтәм, ә сез дәвам итегез.
-Байлык- бер айлык, ә саулык-гомерлек.
-Чисталык- сәламәтлек нигезе.
-Саулык зур байлык.
-Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.
7.Сезнең алдыгызда төрле язулар. Бу урыннарда сәламәтлекне ничек саклап була? Һәр укучы үз фикерен яза. Җаваплар түгәрәк буенча бер тапкыр гына тыңлана,бу эш төре “Континиус раунд робин” дип атала.
-Мин-лицейда.
-Мин өйдә.
-Мин урамда.
-Мин ашханәдә. (Номерлап җаваплар тыңлана.)
8.”Сәламәтлек прогаммасы” турында кыскача әңгәмә.Һәр укучыга “Сәламәтлек” программасы өләшү.
-Спорт белән шөгыльләнү,хәрәкәтле уеннар,иртәнге гимнастика ясау.
-Чисталык,пөхтәлек саклау.
-Үз-үзеңне чыныктыру.
-Дөрес итеп вакытында туклану.
-Әдәпле, тәртипле,мәрхәмәтле булу.
-Тирә-як мөһитнең чисталыгын булдыру.
9.Йомгаклау. Күрәсез, сәламәтлекне ныгыту,саклау- һәркемнең кулыннан килердәй эш. Укучылар ,мин сезнең тормышка белемле генә түгел, ә сәламәт булып та аяк басуыгызны телим. Авырмагыз исәнлек-саулык сезгә.
Киртәләрне җиңәргә
Һәм спортны сөяргә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә.
Дуслык кадерен белергә
Һәм сәламәт булырга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә.
Арча районы Яңа Кенәр лицее филиалы
Сөрде башлангыч мәктәбе укытучысы
Бәйрәмова Ләйсәннең
“Сәламәтлек – минем юлдашым”
дигән темага ачык класс сәгате эшкәртмәсе.

Ноябрь,2013 ел.