Балалар бакчасында башка милл?т балаларына татар телен ?йр?т?д? я?а педагогик технологиял?р куллану


Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №32 «Сказка» Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан
Тема: «Балалар бакчасында башка милләт балаларынататар телен өйрәтүдә яңа педагогик технологияләр куллану»
Воспитатель по обучению русскоязычных детей татарскому языку
Мухаметзянова Гульнара Фаритовна
I квалификационная категория “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан
башка заман өчен укытыгыз,
чөнки алар сезнең заманыгыздан
башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.
Р.ФәхреддинБүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Республикада белем һәм тәрбия бирүнең өр-яңа комплекслы программасы тормышка ашырыла. 2010-2015 елларга мәгарифне үстерүне күздә тоткан «Киләчәк» программасы ул. Яңа мәктәп, киләчәк мәктәбенең төп максаты - зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була алырмы?
Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, тәрбиячеләргә дә, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәресләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш. Нәрсә соң ул инновация? Инновация- латин сүзе. Безнең телгә тәрҗемә итсәк,”яңарту, яңалык, үзгәртү” дигәнне аңлата. Педагогик инновация - ул укыту һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләр. Бүгенге педагогик инновациянең төп бурычы - тәрбиячегә кирәкле яңалыкларны туплау - җыйнау, өйрәнү һәм классификацияләү.
Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану — тормыш таләбе.
Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Укыту процессында инновацион технологияләр куллану балаларда татар телен тагын да ныграк белергә кызыксыну уята.
Информацион технологияләрне куллану формалары:
1.Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.
2.Мультимедиалы презентацияләр куллану. Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп,материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.
3.Интернет челтәре ресурслары куллану .Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.
Уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану – заман таләбе.
Инновацион технологияләр белән укыту - уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.
 Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында ике дәүләт теле. Шуңа да безнең балаларның кечкенәдән үк рус телен дә, татар телен дә үзләштерү, ике милләтнең мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бар. Һәм бу юнәлештә төп рольләрнең берсен, әлбәттә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре башкара.
2012нче елда районыбызның барлык балалар бакчаларында ике дәүләт теленә өйрәтү буенча яңа укыту-методик комплектлар, инновацион технологияләр кулланыла башлады. Балалар бакчалары бүгенге көндә ноутбуклар, мультимедиа җиһазлары, күрсәтмә материаллар белән тәэмин ителгән.    Бу комплектлар балаларны  ике   дәүләт   теленә   өйрәтү, шул  телләрдә  сөйләшү, аралашу бурычларын үз эченә алды һәм безнең өчен көтеп алынган ярдәмлек булды. Балалар  белән эшчәнлекнең төп максаты инфомацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып  тел   өйрәтү, аралашу теләге тудыру. Чынлап та, бу комплектлар һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә, таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязмалар, бармак театрын үз эченә ала.     
Болар барысы да балаларның сүз байлыгын, сүзләрне отып калу аша хәтер, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы ике телдә дә диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.
Татар теле укыту методик комплекты эшчәнлекләрдә куллану өчен яңа программа, тематик план, календарь-көндәлек план, эш дәфтәре (балалар өчен), аудиоматериал, мультипликацион сюжетлар, күрсәтмә, таратма материал, диагностика чыгарды.
Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде. Һәр баланың белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була: беренчеләре ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, икенчеләре укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була.
Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Әмма бу сюжетлар гына безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерми. Шуңа күрә үз проектларымны да тормышка ашыра барам.
Анимацион сюжетларны, видеоязмалар карауның төрле алымнарын үз эшемдә кулланам. Мәсәлән, өзекне алдан карау, аннан тавышны ябып кабатлау барышында укучылардан диалог төзетү, яки, киресенчә, рәсемне аерып куеп, тавышка нигезләнеп, әсәрне уйнап күрсәтү.
Балалар бакчасында соңгы вакытта презентацияләр киң кулланыш ала.
Презентация-уку материалын слайдлар формасында бирү дигән сүз. Анда төрле сүзләр, җөмләләр, рәсемнәр, таблица, схемалар аудио һәм видео материаллар күрсәтелә.
Презентацияләр Power Point программасында эшләнә. Презентацияне тулы бер темага яки теманың аерым бер этабына гына да эшләргә мөмкин. Информацион-коммуникатив технологияләр балаларны активлаштыра һәм эшчәнлекне нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә. Презентация күрсәтмә материалны тәртипкә китерергә булыша. Зур экранда иллюстрацияләрне төрле зурлыкта яки аның аерым өлешләрен генә, иң әһәмиятлеләрен аерып алып , төрле төсләр белән күрсәтергә мөмкин. Иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә яки музыка фонында бирергә була. Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый ,иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә. Ә эмоцияләр , кичерешләр аша бирелгән белем үстерелешле укытуның нигезе булып тора.
Мондый программа белән танышканда , бала үзен кино караучы итеп хис итә, чөнки ул анын алдында бер-бер артлы кадрлар булып чыга.
Мультимедия технологиясе слайд - иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Интернет – татар әдипләренең һәм танылган язучыларның биографиясе белән танышу, шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга һәм алар булган җирләргә сәяхәт итү мөмкинлеге бирә.
Эшчәнлек барышында техник чаралардан- телевизор, DVD куллану да дәрескә жанлылык кертә.Телеведениенең ТНВ каналылында "Әкият дөньясында"тапшыруын видеога яздырып, кирәк вакытта дәресләрдә кулланырга мөмкин. (“Уенчыклар” темасын үткәндә “Тартмада нәрсә бар уенын карап программадагы балалар белән сүзләрне кабатлау Һ.б.к.)
 Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы эш формасының берсе – әсәрләрне сәхнәлештерү,сәхнәлештерелгән тамашалар, курчак спектакльләре. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, артистлык сыйфатларын үстерәләр. (“Өч кыз”, “Бала белән күбәләк”, “Шүрәле”, “Су анасы”, “Акбай”әкиятләрен сәхнәләштерү.)
   Татар теленә карата мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә. Шулай, балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта мин тыныч татар көйләре кабызам, бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра. (Шома бас”, “Танцы народов поволжья”, “Балалар өчен җырлар”)
    Инновацион технология формаларының берсе интеграль эшчәнлек булып тора. Интеграль эшчәнлек барышында тәрбияче төрле мәдәниятларны чагыштыру нигезендә балалар белән кешелекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алалар. (“Сөйләм телне” үстерү” – татар шагырьләренең әсәрләрен уку, “Математика” – төсләр, саннар, форма татарча әйтү, “Рәсем”, “Әвәләү”, “Ябыштыру” – татар халык киемнәрен атау, төс, форма, савыт-саба атамалары һ.б.к.)
Балалар бакчасы шартлары миңа башка милләт балаларына татар теле өйрәтүдә төрле видео техниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинет компьютер, мультимедиа, проектор, магнитофон белән җиһазландырылган. Ә бу мөмкинлекләр мине даими рәвештә укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә.
Заман таләбе буенча, балаларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар телен югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин. Татар теле өйрәнү эшчәнлегендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, баланың шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, төрле эшчәнлекнең үзара бәйләнешен булдыру, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү эшчәнлекнең эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.
Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Балаларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли.
Балачак чоры –үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья бит ул. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк.
Бүгенге балаларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.