Сингапур структураларын кулланып 4 класс ?чен татар теленн?н “Аергыч” темасына д?рес эшк?ртм?се


Сингапур структураларын кулланып 4 класс өчен татар теленнән “Аергыч” темасына дәрес эшкәртмәсе
Тема: Аергыч.
Максат:
Жөмләнең иярчен кисәкләрен өйрәнүне дәвам итү.
Аергыч турында мәгълүмат бирү, җөмләнең исем белән белдерелгән кисәген ачыклап нинди? кайсы? ничәнче? соравына җавап булып килүен ачыклау.
Игътибарлылык, чисталык, дус булу, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү.
Жиһазлау: презентация, интерактив такта, сораулар белән карточкалар, дүртәр кәгазь кисәге, стикерлар, парковка (кызыл, яшел, сары битләр ишек янында)
Кулланылган сингапур структуралары: Куиз-куиз трэйд, Раунд-робин, Конэрс, Таймд-Пэа-Шэа, Микс-Фриз-Груп.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше. Матур язу.
- Кыңгырау шалтырады, дәрес башланды!
- Кара-каршы, җилкәгә-җилкә партнерларыгыз белән исәнләшәсез! (жест белән)
- Кунакларга елмаеп тыныч кына утырабыз!
- Күзләрегезне йомып, без булдырабыз дип кабатлыйбыз!
- Мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә актив булуыгызны һәм яхшы билгеләр алуыгызны телим.
II. Yткәннәрне актуальләштерү.
Балалар, без сезнең белән узган дәрестә җөмләнең ике төрен өйрәндек. Нинди җөмләләрне җыйнак җөмлә дип атыйбыз? 10 секунд уйлагыз.
Ә хәзер җилкә партнерыгызга 30 секунд эчендә шушы сорауга җавап бирегез. Беренче булып А партнерлары җавап бирә. (30сек. звонок)
(... җавап бирә: Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип атала) Сез бу фикер белән килешәсезме? Рәхмәт.
Ә хәзер Б партнерлары 30 секунд эчендә җәенке җөмләләр турында аңлаталар.(30 сек. звонок)
(... җавап бирә: Баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләрдә булган җөмләләр җәенке җөмләләр була) Сез бу фикер белән килешәсезме? Рәхмәт.
- Укучылар, сез үз алдыгызда дүрт карточка күрәсез. Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Бу карточкадагы җөмләнең нинди булуын ачыклагыз. (15 сек. звонок)
Класста сез ике почмак күрәсез. Берсе җәенке, икенчесе җыйнак. Үз җөмләгез нинди булуына карап үз почмагыгызга барыгыз, үзегез белән карточкаларыгызны алыгыз. (Урыннарыннан торалар, урындыкны этеп куялар)
Почмакларда үзегезгә пар табыгыз, аңа “биш” бирегез. Бер-берегезнең җөмләләрендә баш кисәкләрне табыгыз. Сезгә 30шар секунд бирелә. Озынрак буйлы укучы башлый. (30 сек. звонок)
Икенче партнер (30 сек. звонок)
... үз җавабыңны укып кит. (2-3 укучы, дөрес җавапка кул чабалар)
Башка почмактагы укучы белән парлашып басыгыз, аңа “биш” бирегез. Бер-берегезнең җөмләләрендә баш кисәкләрне табыгыз. Сезгә 30шар секунд бирелә. Төймәсе күбрәк укучы башлый. (30 сек. звонок)
Икенче партнер (30 сек. звонок)
... үз җавабыңны укып кит. (2-3 укучы, дөрес җавапка кул чабалар)
Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.
III. Тема өстендә эш.
“Туган ягыбыз” шигырен уку (338 күнегү).
Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди сүз төркеменә карый?(Бер укучы җавап бирә)
Нәтиҗә чыгару: Укучылар, шигырьдәге матур, иркен, саф һавалы, күркәм, туган сыйфатлары исемне ачыклап җөмләдә аергыч булалар.
Нәрсә ул аергыч? 10 секунд уйлагыз.
Ә хәзер һәр укучы беренче санда утыручыдан башлап шушы сорауга 30 секунд дәвамында җавап бирә. Аннан икенче укучы... Бу сорауга җавап бирү өчен без сезнең белән Раунд-Робин структурасын кулландык.(2 мин. Звонок)
Игътибар! (Укучылар кулларын күтәрәләр).
Рәхмәт (кулларын төшерәләр).
Минем сезнең җавапларыгызны ишетәсем килә. 1 өстәл №2 укучы, нәрсә ул аергыч?(...)
Рәхмәт утырыгыз.
Укучылар дәреслектән 339нчы күнегүне табыгыз. Шигырьне укыйбыз, нокталар урынына тиешле аергычларны куеп күчереп язабыз.
Укытучы искәртә: татар телендә исемне ачыклап, аергыч булып килгән сыйфат төрләнми, кушымчаларсыз кулланыла. Чагыштыру: холодный день, холодные дни – суык көн, суык көннәр... Эшегезне тәмамлагач төркемегез белән “Фейерверк” күрсәтегез.
- Игътибар! (Укучылар кулларын күтәрәләр).
Рәхмәт (кулларын төшерәләр).
Укучылар, сез үз алдыгызда дүрт карточка күрәсез. Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Карточканың өске өлешендә җөмлә. Сез шул җөмләдәге аергычларны табарга тиеш буласыз, ә карточканың астында дөрес җавап.
Мин әйткәч, барыгызда торасыз, урындыкларыгызны этеп куясыз. Кулларыгызда карточкалар була. Икенче төркемдәге укучы белән янәшә басасыз һәм аңа "биш" бирәсез. Үз җөмләгезне укыйсыз һәм аңа күрсәтәсез, әмма җавабын ябасыз. Ул җавап бирергә тырыша. Иптәшегезгә булышасыз. Аннары ул сезгә үз җөмләсен укый. Җавап биргәннән соң карточкаларны алмашабыз. (Бер бала кимендә 5-6 карточка алмаштырырга тиеш)
Звонок! Игътибар! (Укучылар кулларын күтәрәләр). Рәхмәт (кулларын төшерәләр). Иптәшегезгә рәхмәт әйтеп урыннарга утырабыз.
5) - Укучылар дәреслектән 342нче күнегүне табыгыз. Түбәндәге җөмләләрне аергычлар өстәп языгыз. Эшегез беткәч төркемегез белән чиер күрсәтегез. (Без булдырабыз!)
- Әйдәгез тикшереп китәбез. (Үзем бастырып сорыйм)
6) - Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк (Микс-фриз-груп). Мин музыка куям һәм сез класс буенча биеп йөрисез. Музыка беткәч, сез туктап каласыз, шуннан мин сезгә сорау бирәм. Аңа җавап берәр сан була. Җавапны сез миңа, берсүздә әйтмичә, төркемнәргә басып күрсәтергә тиеш буласыз. Аңлашылдымы?(...)
Ә хәзер барыбызда торабыз. Музыка.
Татар телендә ничә килеш бар? (6)
Без ничә сүз төркеме өйрәндек?(4, исем, сыйфат, фигыль, алмашлык)
Фигыльнең ничә заманы бар? (3)
“Кояш” сүзендә ничә хәреф бар? (4)
“Юлчы” сүзендә ничә аваз бар? (5)
7) 340нчы күнегүне табыгыз. Мөстәкыйль рәвештә татарчага тәрҗемә итеп языгыз.
Билге кую.
IV. Өй эше.
343нче күнегү.
V. Рефлексия.
Сез өч төстәге кәгазь битләрен күрәсез. Әгәр сез дәрестә бар материалны аңласагыз һәм сезгә дәрес ошаса, өстәлдәге яшел кәгазьне күтәрегез. Әгәр дәрес материалын аңлап, берәр сораугыз калса сары кәгазьне күтәрегез. Әгәр материал авыр булып, сез аны үзләштермәгәнсез икән кызыл кәгазьне күтәрегез.
Дәрес шуның белән тәмам. Рәхмәт. Сау булыгыз!