Математика ф?ненн?н ?тк?релг?н ачык д?рес эшк?ртм?се. Тема: 3саны ??м цифры(1класс)


Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
МБГБУ «Ор башлангыч мәктәп – балалар бакчасы »

Тема: 3саны һәм цифры
(1 енче сыйныфта математика фәненнән үткәрелгән
ачык дәрес эшкәртмәсе.)


Максат:
- укучыларны 3 саны һәм цифры белән таныштыру;
- микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү;
- “сан” һәм “цифр” терминнарын дөрес куллануга ирешү; санау күнекмәсе, график күнекмәләр формалаштыру;
-тырышлык, пөхтәлек тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютерда слайдлар, магнитофон, магнит такта, буяу карандашлары.
Материал: математика 1класс -дәреслек 40- 41бит, мөстәкыйль эш дәфтәре 37-38бит,
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
1.Дәрескә әзерлекне тикшерү.
2.Уңай психологик халәт тудыру.”Елмаю” җыры яңгырый.
– Барыгыз да дәрескә әзерме, балалар? Әйдәгез , елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз! Иң элек шигырь юлларын тыңлап үтик әле.
“Уйла җитез, уйла тиз!
күп кат үлчә, бер кат кис!
Дәфтәрең чиста булсын!
Китабың көлеп торсын!”( Ш.Маннур)
- Автор бу шигыре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән? (көтелгән җаваплар)
- Балалар, математика тормышта иң кирәк, иң катлаулы һәм иң төгәл фәннәрнең берсе. Юкка гына “Математика – барлык фәннәрнең патшасы”, -димәгәннәр.Бу дәрестә барыгызның да тырыш һәм игътибарлы булуыгыз сорала.
II.Актуальләштерү .
1.-Балалар,карагыз әле безнең дәресебезгә кунак килгән .Сез аны таныйсызмы? (көтелгән җаваплар)
-Бик дөрес, балалар, тиен кызы .Ул аптырап калган әле- балалар бакчасына барыйммы,әллә мәктәпкәме? - ди.Сез аңа нинди киңәш бирер идегез?(җаваплар)
- Сезнең мәктәптә укыйсыгыз киләме?(җаваплар җөмлә төзеп әйтелә.)
- Белем нәрсәгә кирәк?
- Әйдәгез,тиенгә дә үзебезнең белемнәребезне күрсәтик әле.
2. -Тактада рәсемнәр.Шул рәсемнәргә туры килгән саннарны әйтегез әле(1,2,0; ), ә хәзер язып та куегыз.
Чагыштыра да беләсезме?
-уң якта нәрсә?
-сул якта нәрсә?...
-иң кечкенә сан кайсы?(0,1,2)
-2дән соң нинди сан килә?(3)
-ә без 3ле саны турында өйрәндекме әле?
III. Уку мәсьәләсен кую.
1.-Әйдәгез, бергәләп 1нче слайдны карыйк. (үз-үзләренә, аннары парларда бер-берләренә сөйлиләр)
-барлык рәсемнәрнең уртак билгеләре бармы?(җаваплар)
-бүгенге дәрестә без нәрсәләр эшләрбез?
-без нәрсәне белмибез әле?(3ле цифрын яза)
IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
Физкультминутка.(Слайт№2)
1.Дәреслек белән эш.
а) ярдәмче билгеләр белән таныштыру.б) №1.Әмиргә 3саны белән предметлар уйлап табарга булышу.
в) №2.Тамгалар арасыннан 3 цифрын тап.(фишкалар куй)
г) №3. 3цифрына охшаган предметларга яки аларның кисәкләренә фишкалар куегыз.(парларда эш)
2. Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү.
а) №1. 3цифрын язу.
- 3ле цифрын матур итеп дәфтәрләребезгә язып куябыз .(Парларда бер-берсенең дәфтәрләрен тикшерәләр.Үзбәя.)
б) №2. Рәсем астына тиешле цифрларны яз.
в) №3. Һәр тәлинкәдә өчәр булырлык итеп,алмаларны яса.
г) №4. Гөмбәләр санын яз,саннар арасына >,<,= тамгаларын куй.
Физкультминутка.
V.Өйрәнгән материалны ныгыту.
1Тәрбияви әңгәмә.Кәҗә бәтие турындагы әкиятне дәвам итү.
-Кәҗә бәтие сыерны ничәнче итеп санаган?
2. Эш дәфтәрләрендә эшләү.
-өйрәнгән саннарны иң кечкенәсеннән иң зурысына таба тәртип буенча яз.
3.Дәреслек.№6.
-уңнан өченче курчак рәсеме астына фишка куй.
- теләсә кайсы өч тупка фишкалар куй.
4.”Буталган цифрлар” уены.
VI.Рефлексия. Үзбәя.
VII. Дәресне йомгаклау.
-бүгенге дәрестә нинди сан белән таныштык?
-бу дәрес сезгә охшадымы?Светофор белән бәяләү.