ФДББС 6нчы сыйныф. Татар теле. Исемн?рне? тартым бел?н т?рл?неше.


Тема: Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.
Максат: 1.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында белешмә бирү.
2.Кушымчаларның функцияләре турында күзаллау булдыру.
3. Тартымнарны аера белергә өйрәтү.
4. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.
5. Туганлык хисләрен үстерү.
Дәрес тибы: Яңа белем бирү.
Җиһазлау: дәреслек, ярдәмлек, схема
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге+
Укучы эшчәнлеге Уку-укыту гамәлләре
Мотива
ция Укучыларны саләмләү, уңышлар теләү.Тәрәзәгә чиртә,
Хәерле иртә!
Чемердәтеп тәнне
Салкын
Таң җиле исә.
Ул да гүя тели безгә
Хәерле иртә.
Безне яңа эшләр белән
Яңа көн көтә.
Сәлам сиңа өр-яңа көн,
Хәерле иртә. Саләмне тыңлау, бер-берләренә яхшы кәеф теләп эшкә керешү. Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;
әхлакый-этик бәяләү
социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү
Актуали
зация Изложение билгеләре белән танышу, нәтиҗәләр чыгару.
Хаталар өстендә эш башкару.
Теоретик белемнәрне янарту, сорауларга җавап бирү рәвешендә:
Татар телендә ничә килеш бар?
Килешләр ни өчен кирәк?
Килешләрнең исемен атагыз.
Бер исемне килеш белән төрләндерегез (парлап эшлиләр) Укучылар эшләрен сыйныфка тәкъдим итәләр.
Индивидуаль биремнәр өстендә эшлиләр.
Сорауларга җавап бирәләр. Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге
Прогнозлау(алдан фаразлау)
Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү,аның вакытлы характеристикалар
Укучы нинди авырлыклар белән очраша?
Дәреснең максатларын ачу. Укучылар тартым кушымчаларын аера белмиләр, үзенчәлекләрен аңлата белмиләр.
Укучыларга максатларны билгеләү өчен “Модель-Эйр-Гайд” эшен тикшерергә тәкъдим ителә.
Әй билгеләмә юк
Предметның кемнеке булуын күрсәтә. Затның яки предметның сөйләүчегә карагынлыгын белдерә. Һәр затның 2 төрле кушымчасы бар. Сүзләр төрләнгәндә, сүзнең грамматик мәгънәсе үзгәрә, ә лексик мәгънәсе үзгәрми. Без бүген нинди эш белән шөгыльләнербез? “Модель-Эйр-Гайд” таблицасын тикшерәләр. Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Планлаштыру;
Авырлык
тан чыгу юллары. Зат алмашлыкларын искә төшерү. Сорауларга җавап бирәләр, аңлаталар.
- проблеманың әйтелеше яки бирелеше
-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.
Яңа материалны аңлату. 1.Тартым белән төрләнү турында белешмә бирү, үзенчәлекләрен аңлату.
А.Мисаллар карарга, проблемалы ситуация тудырып, аны хәл итәргә. сорауга җавап табу (46нчы күнегү ярдәмендә).
Сүзләрне укыгыз. Сүзләрнең лексик мәгънәләрен аңлат.
Рус теленә тәрҗемә итегез.
Мәгънәле кисәкләрне билгеләгез, аларның үзенчәлекләрен анлатып карагыз.
Кушымчалар нәрсәгә ялгана?
Алар нәрсәне белдерә?
2. Кушымчаларның төрләре турында күзаллау булдыру өчен 47нче күнегү ярдәмендә проблемалы сорауларга җавап бирү.
Сүзләргә тартым кушымчалары ялгаганда кайчан нечкә, кайчан калын кушымча өстәлә?
3. Дәреслектәге кагыйдәне укып чыгу (25-26б..) Укучыларның нәтиҗәләре белән чагыштыру.
Укучылар алда өйрәнгәннәрен искә төшерәләр, аңлатмалы сүзлектән карыйлар.
Нәтиҗә чыгару. Кагыйдә белән чагыштыралар (25б.)
Таблиөаны карыйлар, төзелеш үзенчәлеген күзәтәләр, нәтиҗә ясыйлар.
Биремне телдән башкаралар, телдән дәлилләп аңлаталар.
-кирәкле информация туплау;
- билге-символлар
- модельләштерү
Логик
- билгеләрне табу максатыннан чыгып, анализлау
- җитмәгән компонентларны тулыландырып,синтезлау;
- чагыштыру,объектларны классларга бүлү, серияләү өчен критерийлар сайлау;
Материал
ны беренчел ныгыту. Кагыйдә ярдәмендә модель төзү
Тартым белән төрләнү
Берл. Күплек
1з. –ым\-ем\-м -ыбыз\ебез;
-быз\-без
2з. –ың\ең\ң -ыгыз\-егез
-гыз\гез
3з. –ы\-е; лары\- ләре
-сы\-се Укыйлар, фикер уртаклашып нәтиҗә ясыйлар, мәгънәсен аңлаталар. Күнегү өстендә эшлиләр.
Схеманы өйрәнәләр, алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерәләр. Фикерләрен сыйныфка әйтәләр. Мисаллар ярдәмендә дәлиллиләр. Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,
- логик фикерләү чылбырын төзү,
- исбатлау.
Телдән аңлату.
Физкультминутка Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек кошлар очалар?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай кошлар очалар.
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек йөри поездлар?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай йөри поездлар.
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек куян сикерә?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай куян сикерә. Тыңлыйлар, хәрәкәтләрне башкаралар. Ишетеп аңлау
Мөстә
кыйль эш. 50нче күнегүне башкару.
Сүздә нинди үзгәрешләр барлыкка килде, ни өчен? дигән сорауга җавап бирдерү. Укучылар мөстәкыйль эшлиләр.
Бер-берсенең эшен тикшерәләр.
Үрнәк буенча тикшерәләр, үзбәя.
Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү ,аның вакытлы характеристикалары. Контроль;
Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре. Төркемдә эшләү:
48нче күнегүне башкару.
Укучыларга эшләү рәвешен аңлату, үрнәк белән таныштыру. Укучылар укыйлар,телдән аңлаталар. Бергәләп эшлиләр, чагыштыралар.
сүзләрдәге кушымчаларны аңлаталар.
Дәфтәргә язмача теркәп куялар. Төркемдә эшләү Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. логик фикерләү чылбырын төзү,
Тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә
Рефлексия. Өй эше. Дәрескә йомгак ясау.
Нинди эш башкардык?
Нинди яңалык белдегез?
Кайсы эш катлаулы булды?
Үзегезнең эшегезне ничек бәяләр идегез? Үзбәя.
1.51нче күнегү.
2. Кагыйдәне ятлагыз 25-26б.
3. Иҗади эш. Бер мәкальне тема итеп алып мини сочинение языгыз. Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.
Әй Билгеләмә юк Әй Билгеләмә юк
Предметның кемнеке булуын күрсәтә. Предметның кемнеке булуын күрсәтә. Затның яки предметның сөйләүчегә карагынлыгын белдерә. Затның яки предметның сөйләүчегә карагынлыгын белдерә. Һәр затның 2 төрле кушымчасы бар. Һәр затның 2 төрле кушымчасы бар. Сүзләр төрләнгәндә, сүзнең грамматик мәгънәсе үзгәрә, ә лексик мәгънәсе үзгәрми. Сүзләр төрләнгәндә, сүзнең грамматик мәгънәсе үзгәрә, ә лексик мәгънәсе үзгәрми. Бәяләү таблицасы
ФИО Эйр-Гайд Сорауларга җавап бирү (партадашка) Мөстәкыйль эш (50нче күнегү)