Татар теленн?н д?рес эшк?ртм?се Тезм? кушма ??мл?л?рне гомумил?штереп кабатлау (8 нче сыйныф)

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Хәерби урта гомуми белем мәктәбе”
Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Закирова Р.М.
Тема: Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.
Максат: Укучыларның тезмә кушма җөмләләр турындагы белемнәрне тирәнәйтү, ныгыту; аларда тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү күнекмәләре формалаштыру; тиз фикерләү һәм төгәл җавап бирә белү сәләтләрен үстерү; туган телне ихтирам итү, матурлыкны тоя белү сыйфатлары, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
У. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар. Бъген гадәти генә дәрес түгел, бездә кунаклар бар. Белемнәрегезне күрсәтик. Сынатмыйк. Бүгенге дәресне Н.Исәнбәт гыйбарәсе белән башлыйсым килә: СЛАЙД №1
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Сүз байлыгы фикерне кыска, үтемле, төгәл, мавыктыргыч, тәэсирле итеп белдерергә булыша. Сүзгә бай булу башка фәннәрне үзләштерү өчен дә әһәмиятле. Ул шәхеснең беренче күрсәткече дисәк тә ялгыш булмас.
Мин дә сезне “мәрҗәнне” чумып алырга, “коры”калмаска чакырам. Яңа сүзләр, кызыклы хәбәр ишеткәч я булмаса укыгач, хәтерегезгә “бу сүзне онытмыйм”, дип салып куегыз. Ә бу исә сүз байлыгын арттыруга китерер.
Гыйбарә нинди җөмләләр белән бирелгән?
У.Әйе, укучылар, без бүгенге дәрестә тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатларбыз.
СЛАЙД №2 ДӘФТӘРЛӘРГӘ ЯЗАБЫЗ.
Уникенче март
Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.
Максатыбыз тезмә кушма җөмләләр турында алган белемнәрне системага салу, ныгыту, камилләштерү.
Сез дәрестә төркемнәрдә эшләрсез. Дөрес җавап биргән төркем үзенә 1әр балл куеп бара.
Тезмә кушма җөмлә турында искә төшерик. “Әйе, юк” уены уйнап алабыз. Мин сезгә билгеләмәләр укыйм. Дөрес булса, “Әйе”, дөрес түгел дип уйласагыз, “Юк” дип тамгалыйсыз.
Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала.
Әйе
Тезмә кушма җөмләләрнең гади җөмләләре нинди чаралар ярдәмендә бәйләнүенә карап, 3 төргә бүләләр.
Юк
Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.
Юк
Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә гади җөмләне бәйләүче чаралар: санау һәм каршы кую интонаөиясе.
Әйе
СЛАЙД №3.
У. Ниниди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала?
Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала.
Тезмә кушма җөмләләр нәрсәгә карап ничә төргә бүленә.
Тезмә кушма җөмләләрнең гади җөмләләре нинди чаралар белән бәйләнүенә карап 2 төргә бүленәләр.
1 төркем теркәгечле тезмә кушма җөмлә турында, 2 төркем теркәгечсез тезмә кушма җөмлә турында мәгълүмат биреп китәр.
Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре үзара тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә. Тезүче теркәгечләр өч төрле булалар: җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр. Шул нигездә теркәгечле тезмә кушма җөмләләр өч төргә бүленәләр:
Җыючы теркәгечле тезмә кушма җөмләләр. Аларның гади җөмләләре үзара һәм, вә, да/дә, та/тә, ни-ни, тагын-тагын, янә-янә теркәгечләре ярдәмендә бәйләнәләр.
2. Каршы куючы теркәгечле тезмә кушма җөмләләр. Тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре үзара каршы куючы ә, ләкин, әмма, тик, бары, фәкать теркәгечләре аша бәйләнә.
3. Бүлүче теркәгечле тезмә кушма җөмләләр. Мондый җөмләләрнең гади җөмләләре үзара я, яки, яисә, әле-әле, әллә-әллә теркәгечләре белән бәйләнеп киләләр.
Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр үзара санау һәм каршы кую интонациясе ярдәмендә бәйләнәләр.
Санау интонациясе ярдәмендә бер үк яки төрле вакытта булган күренешләр теркәлә.
Гади җөмләләрнең санау интонациясе белән бәйләнүен белер өчен, һәм теркәгечен куеп карарга була.
Каршы кую интонациясе ярдәмендә бер-берсенә каршы куела торган җөмләләр бәйләнә.
Каршы кую мәгънәсен гади җөмләләр арасына ләкин, әмма, ә, тик теркәгечләренең берсен куеп белергә мөмкин.
Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә, гади җөмләләрне аеру өчен, өтер, нокталы өтер, сызык куела.
Кискен каршы куюны яки вакыйгаларның кинәт алмашынуын белдерә торган гади җөмләләр арасына сызык куела.
Гади җөмләләрнең үз эчләрендә өтерләр булса. Яки алар, бик җәенке булып, бер-берсенә тыгыз бәйләнмәгән булсалар, андый җөмләләр үзара нокталы өтер белән аерыла.
Югарыда өйтелгән шартлар булмаганда, теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр бер-берсеннән һәрвакыт өтер белән аерылалар.
2. Җөмләнең ахырын табарга.Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга. (Дәфтәрдә эшләнә). Берәр укучы телдән җавап бирә. ( Укучыларга язып бирелә.)
- Тырышлык – зурлык, (ә ялкаулык – хурлык).
- Һөнәрле үлмәс, (һөнәрсез көн күрмәс).
- Эшләгән тук булган, (эшләмәгән юк булган).
- Яман гадәт әрәм итәр, (яхшы гадәт адәм итәр).
Эчтәлекләре буенча әңгәмә.
3. Тест сораулары. Слайд №4 – 8.
1. Кайсы билгеләмә тезмә кушма җөмләләргә туры килә?
а) үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора;
ә) гади җөмләләре үзара кушымчалар ярдәмендә бәйләнә;
б) гади җөмләләре үзара янәшә тору юлы белән бәйләнә;
в) үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора.
2. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрнең гади җөмләләре...
а) үзара интонация ярдәмендә бәйләнә;
ә) тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә;
б) теркәгеч сүзләр ярдәмендә бәйләнә;
в) ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.
3. Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре арасында нинди тыныш билгеләре куела?
а) нокталы өтер; ә) өтер; б) сызык; в) ике нокта.
4. Бай дигән даны бар, тик чыкмаган җаны бардигән җөмләнең төрен билгеләргә.
а) гади җөмлә;
ә) теркәгечле тезмә кушма җөмлә;
б) иярченле кушма җөмлә;
в) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.
5. Ашарга чакырдылар кермәдем җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела?
а) өтер; ә) сызык; б) нокталы өтер; в) ике нокта.
6.Аның тавышы бик йомшак, ягымлы әйткәннәре, бер-берсенә ятышлы килеп, җанлы гына үрелеп баралар җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела?
а) өтер; ә) сызык; б) нокталы өтер; в) ике нокта.
Командалар бере-берсен тикшерәләр.
СЛАЙД № 9. Җаваплар 1. (в); 2. (ә); 3. (ә); 4. (ә); 5. (ә); 6. (б).
Физкультминут. Күзләргә гимнастика.СЛАЙД №10.
Белем, күнекмәләрне ныгыту.Текст өстендә эшләү.СЛАЙД №11
Гөрләвекле яз табигатькә яңарыш алып килә. (1) 1)Җирдән кар да китмәгән, ә 2)таллар, ак песиләре белән тирә-юньгә ямь өстәп, кояш нурларында коена.
Язның кайбер көннәрендә салкынча җил дә искәләп куя. Шуңа да карамастан, кычыткан күбәләге, җир өстенә җылы нурларын сипкән кояш яктысыннан уянып, кар өстендә очып йөри. Кар-җәймә өстендә уйнаклаган күбәләк ак кәгазьгә төшерелгән бик матур бизәк кебек күренде миңа. Аның бизәкләре дә кар аклыгында бик җете иде. Төрле төсләргә манчылган һәр сызыгы һәм тимгеле күз камаштырырлык. Ул чибәр һәм бик тә нәфис җан иясе икән. Матурлыгына таң калып карап тордым. Күбәләкнең аркасы карасу-коңгырт. (2) 1)Саргылт канатлары каралҗым таплар белән чуарланган, 2)ике якка аерылып киткән пар мыегы да кара төскә манчылган.
Кычыткан күбәләге оча-оча арыды булса кирәк, каршымдагы карлыган ботагына төшеп чүгәләде. Канатларын җәеп, утырган җирендә хәрәкәтсез калды. Язгы кояшның җылы нурларында озак коенды ул. Кар астында, салкынча яфрак-юрган астында кыш буе йоклап, авызына энә очы кадәрле дә азык капмыйча хәлсезләнгәндер ул. Ә хәзер шифалы кояш нурында тәненә көч-сихәт ала. (151 сүз)(Касыйм Тәхаудан)
Текст буенча әңгәмә.
Өзек нәрсә турында? Табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Табигатькә караш нинди булырга тиеш? Тезмә кушма җөмләләр төзеп әйтеп карагыз әле. 1 төркем теркәгечле, 2 төркем теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр уйлый. Тәрәзәгә карасак, елның нинди фасылы?
СЛАЙД№12,13. Авылымда яз
2013 ел президентыбыз Указы белән – Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителде.
Табигатьне саклау өчен без нәрсәләр эшләргә тиеш?
Бирем: 1 төркем теркәгечле тезмә кушма җөмләне
2 төркем теркәгечсез тезмә кушма җөмләне табып синтаксик анализ ясыйсыз.
Синтаксик анализ хәбәрлекле үзәкләрне, яки грамматик нигезләрне билгеләүдән башлана.
Синтаксик анализ ясау тәртибе.
Җөмләнең грамматик нигезләре табыла, асларына сызыла.
Кушма җөмләдәге гади җөмлә чикләре билгеләнә.
Гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүе әйтелә, аларны үзара бәйләүче чаралар күрсәтелә.
Кушма җөмләнең схемасы төзелә, төре билгеләнә.
Кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасындагы тыныш билгеләре аңлатыла.
Кирәк булганда, гади җөмләләргә ситаксик анализ ясала.
Бу кушма җөмлә, 2 гади җөмләдән тора. Җөмләләр ә каршыкуючы теркәгече ярдәмендә бәйләнгән, алар берсеннән-берсе өтер белән аерылалар. Җөмләнең схемасы: //, ә //.Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.
Бу кушма җөмлә, 2 гади җөмләдән тора. Җөмләләр санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән, алар берсеннән-берсе өтер белән аерылалар. Җөмләнең схемасы: //, //. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.
Бирелгән схемалар буенча тезмә кушма җөмләләр уйларга. Дәфтәрләргә язарга.
Җир күптән туңды, ләкин кар яумады.
Әле яңыр ява, әле кояш чыга.
Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы.
Син адаштың, ләкин син яхшы идең.
Мин сөйлим, ә ул тыңламый.
Ни җил исми, ни яңгыр яумый.
Белемле үлмәс, белемсез көн күрмәс.
Тезмә кушма җөмләләр төзергә.
1.Җил. Буран. 2.Болыт. Яңгыр. 3. Яз. Кошлар. 4.Сентябрь ае. Укулар.
Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек?
Укучы: Тезмә кушма җөмләләр турында сөйлиләр.
Өй эше:
Яз турында турында кечкенә күләмле хикәя төзергә.
2. Җөмләнең ахырын табарга.
- Тырышлык – зурлык, ...
- Һөнәрле үлмәс, ...
Мәгънәләрен аңлатырга.
2. Җөмләнең ахырын табарга.
- Эшләгән тук булган, ...
- Яман гадәт әрәм итәр, ...
Мәгънәләрен аңлатырга.
Гөрләвекле яз табигатькә яңарыш алып килә. (1) 1)Җирдән кар да китмәгән, ә 2)таллар, ак песиләре белән тирә-юньгә ямь өстәп, кояш нурларында коена.
Язның кайбер көннәрендә салкынча җил дә искәләп куя. Шуңа да карамастан, кычыткан күбәләге, җир өстенә җылы нурларын сипкән кояш яктысыннан уянып, кар өстендә очып йөри. Кар-җәймә өстендә уйнаклаган күбәләк ак кәгазьгә төшерелгән бик матур бизәк кебек күренде миңа. Аның бизәкләре дә кар аклыгында бик җете иде. Төрле төсләргә манчылган һәр сызыгы һәм тимгеле күз камаштырырлык. Ул чибәр һәм бик тә нәфис җан иясе икән. Матурлыгына таң калып карап тордым. Күбәләкнең аркасы карасу-коңгырт. (2) 1)Саргылт канатлары каралҗым таплар белән чуарланган, 2)ике якка аерылып киткән пар мыегы да кара төскә манчылган.
Кычыткан күбәләге оча-оча арыды булса кирәк, каршымдагы карлыган ботагына төшеп чүгәләде. Канатларын җәеп, утырган җирендә хәрәкәтсез калды. Язгы кояшның җылы нурларында озак коенды ул. Кар астында, салкынча яфрак-юрган астында кыш буе йоклап, авызына энә очы кадәрле дә азык капмыйча хәлсезләнгәндер ул. Ә хәзер шифалы кояш нурында тәненә көч-сихәт ала.