Конкурс стихов. Абдулла Алиш эзл?ренн?н.


Әнием.
Битләремнән үбәсең дә,
Йомшаккаем диясең.
Иң-иң матур, иң-иң изге
Кадерле әнием син.
Күзләремә карыйсың да,
Уңган кызым диясең син.
Матур йөзең, ефәк чәчең
Яраткан әнием син.
Чәчләремнән сыйпыйсыңда
Авырган чакларымда.
Бар хәсрәтем, борчуларым
Югала шул чагында.
Битләремнән назлый синең
Җылы йомшак кулларың.
Син бит минем бик кадерле,
Иң сөйкемле әнием.
Матур чәчәкләр .
Матур чәчәкләр үстерәм Өебез тирәсендә.Минеке кебек бакча юкАвылда,тирә-юньдә.Астрасы бар,ромашкасыГөлчәчәге,ләләсе.“Өзеп кенә аласы,”-Диеп,букет ясауларынБер генә дә ошатмыйм.Өзгән,сулган чәчәкләрне,Кызганамын,яратмыйм.
Тыныч кына кар ява.
Тыныч кына кар яваКүктән җиргә бал тама.Нинди күңелле, рәхәт.Тышта салкын ,саф һава.Керәсе килми өйгә,Ни булды белмим бер дә?Күңел дә нидер көтә,Кар сарган матур чыршыКыш килүен белгертә.Кышын чана шуабыз,Уйныйбыз, шаярабыз.Чаңгы белән дә дус без,Тимераякта да без.
Тирә-якта шау-шу килә
Бездә бала-чага.
Кичкә генә безнең урам
Тавыштан тынып кала.
Мәктәпкә бара Сөмбелә
Мәктәпкә бара Сөмбелә,
Аркасында портфеле,
Кулында чәчәк бәйләме ,
Көтә аны иптәшләре.
Беренче сыйныфка килде.
Серле дөньяга керде.
Шушы көннән белем алуның
Күп көч соравын белде.
Җитез тырыш булды ул,
Бернигә карышмады.
Вакытында дәресен карады,
Бәйрәмдә дә читтә тормады.
Биергә дә оста ул,
Җырларга да оста ул.
Сүз остасы да менә дигән,
Матурлык та читләп үтмәгән.
Этем.
Минем этем Найда атлы,
Таныш булыгыз менә.
Үзе шаян, үзе җитез
Бар җиргә дә өлгерә.
Мин урамга чыктым исә,
Килә йөгереп яныма.
Әйдә уйныйк дигән төсле,
Алдымда боргалана.
Энем тупны типте исә,
Туп артыннан йөгерә.
Баскычларга менсә әгәр,
Ул да шунда сикерә.
Өебезнең сакчысы булыр,
Бераз гына үссен дә.
Әлегә песиләр белән
Талаша гына белә.
Шундый мөһим эш йөкләдек
Әле менә үзенә.
Ышанычны яулар өчен,
Үтә менә шуларны.
Тыныч йокылар теләп,
Кичен өйгә озатчы.
Иртән соңга калмас өчен,
Һау-һаулап безне уятчы.
Рәхмәт сиңа,нәни дустым,
Ышанычны акладың.
Сиңа саулык теләп кала,
Хуҗабикәң Сөмбелә.