Призентация по татарскому языку Фатих Карим



Фатих Кәрим исемендәге республикакүләм фәнни – гамәли конференциясе
Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗаты
Җырым кала үткән юлымда
Эшне башкарды:
Фәнни җитәкчесе:


Эчтәлек
Кереш...........................................................................................................2 - 3
Төп өлеш
Җырым кала үткән юлымда ……………………………………………..4 - 8
Йомгаклау………………………………………………………………....9
Кулланылган әдәбият……………………………………………………..10Кереш
Кече яшьтән үк туган телемне, туган җиремне ихтирам итеп яшим мин. Җирдәге һәр кешегә үз туган шәһәре, авылы, районы аеруча якын. Ул – аның кечкенә Ватаны. Анда кеше беренче мәртәбә табигатьнең, аның янәшәсендәге әйберләрнең матурлыгын күрә. Менә шушы тәэсирләр аша туган якка һәрчак тугрылыклы булып калу, Ватанны олылау хисе, аның үткәнен барлау хисе барлыкка килә. Ватанны олылау – якыннарыңны, туганнарыңны, үзең яшәгән җиреңне, анда яшәүче кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итү, безнең бәхетле тормышыбыз өчен гомерләрен биргән якташларыбызны, язучыларны, шагыйрьләрне һәм аларның гаиләләрен барлау, милли мәдәнияткә, туган телгә мәхәббәт ул. Үземнең шушы матур, мул тормышта яшәвем өчен мин өлкән буынга рәхмәт әйтәм. Өлкәннәрне хөрмәт итү, сугыш ветераннарына дан җырлау – безнең бурычыбыз.
Сугыш кечкенә һәм зур булмый... Сугыш аяусыз һәм мәкерле, барлык яшәеш кануннарына каршы оештырылган әшәке һәм куркыныч була. Сугышны башка бернинди түбәнлекләр белән дә чагыштырып булмый, тереклек дөньясына ул алып килгән газапларны бернинди законнар, ант итүләр, үкенүләр аклый алмый.
1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде. Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да катнаштылар; язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт иттеләр; кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугыштылар; ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм иттеләр. Әдәбият Җиңүгә ышанычны ныгытуга зур иҗат ялкыны белән хезмәт итте. Бөек Җиңүне якынайтуда татар язучыларының өлеше гаять зур. Алар туплар тынып торган арада, гаҗәеп әсәрләр иҗат итәргә дә вакыт тапканнар. Дошманга каршы корал белән генә түгел, ә үткен каләм белән дә күтәрелгәннәр. Шундый әдипләребезнең берсе – патриот-шагыйрь Фатих Кәрим аерым урын биләп тора.
Фатих Кәрим үзенең тормышы һәм иҗаты, ялкынлы йөрәге, саф хисләре һәм какшамас рухы белән Муса Җәлилгә бик якын. Тик алар патриот шагыйрь исемен икесе ике шартта казаналар: Муса Җәлил “Моабит дәфтәрләре” һәм дошман тылындагы чиксез батырлыгы белән күтәрелсә, Фатих Кәрим бозлы окопларда кулындагы коралы һәм каләме белән үзенең корыч рухлы совет кешесе икәнлеген раслады. “Бу ике шагыйрьнең үзләренә генә хас уртак яклары бар, - дип язды С. Хәким, - аларны Бөек Ватан сугышы зур шагыйрь итте. Поэзия тавының алар икесе ике ягыннан күтәрелделәр... Татар поэзиясендә Муса Җәлилдән кала Фатих Кәрим кебек батырлык эшләгән яңадан бер генә шагыйрь дә юк. Ул – һәрвакыт Муса Җәлил белән рәттән атлап бара торган шагыйрь”. Күренекле рус совет шагыйре А. Сурков: “Бары тик олы батырлыкка ия булган йөрәк кенә иң тирән түреннән шундый шигырь юлларын чыгара ала”, - дип Ф. Кәрим поэзиясенә югары бәя бирде.
Ялкынланып яшәү һәм иҗат итү теләге белән янган шагыйрь яу кырында ятып калганда аңа бары36 яшь иде. Ул, “шаулы шигъри хисләр диңгезенең дулкынчысы”, халык йөрәгенә кереп, ил хәтерендә сакланырлык шөһрәт казанып һәлак булды...
Әлеге язмада Фатих Кәримне патриот шагыйрь итеп кенә түгел, җир кешесе – сөйгәнен, балаларын, үз эшен яраткан шәхес буларак ачарга омтылыш ясалды.
Фәнни эшемнең максаты:
Ф. Кәримнең тормыш юлын һәм иҗатын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү;
Шагыйрьнең иҗаты үрнәгендә сугыш фаҗигасен ачыклау;
Өлкән буын кешеләренә, ветераннарыбызга хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү.
Фәнни эшемнең бурычлары:
Тема буенча әдәбиятны өйрәнеп, аны тәнкыйть күзлегеннән бәяләү;
Фактик материал туплау;
Җыелган материалларны анализлау;
Гомумиләштерүләр, нәтиҗәләр ясау;
Алынган теманы тулысынча яктыртып, үземнең фикерләремне эзлекле рәвештә язу;
Ф. Кәрим иҗатын һәм тормыш юлын тирәнтен өйрәнү.
Төп өлеш
Фатих Кәрим (Фатих Вәли улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварендә хәзерге Башкортстан АССРның Бишбүләк районы Аст авылында мулла гаиләсендә туа. Фатихка 8 яшь тулганчы ук, әтисе авырып үлә, малай әнисе карамагында кала. Башлангыч белемне ул туган авылындагы мәктәптә ала. 1922 елда, бертуган абыйсы Габдулла Кәримовка ияреп, Бәләбәй шәһәренә китә, педагогия техникумының хәзерлек группасына укырга керә һәм аны тәмамлый.
Ф. Кәрим заманы өчен укымышлы саналган гаиләдә үсә. Абыйсы шагыйрь Ярлы Кәрим – Октябрь революциясе өчен актив көрәшкән коммунист. Әнисе һәм апасы да әдәбият белән кызыксыналар, үзләре җырлар чыгаралар. Октябрьреволюциясе, гражданнар сугышы булачак шагыйрь күңелендә тирән эз калдыра. Бәләбәй техникумында Фатих булачак язучылар Гази Кашшаф, Кәшфи Басыйров белән бергә укый, кулъязма әдәби журналда катнаша башлый. 1925 елда Н.К. Крупская исемендәге яшүсмерләр йортында тәрбияләнгәндә, Ф. Кәрим комсомолга керә. 1925 – 1929 елларда Казан җир төзелеше техникумында укый.
Яшь комсомолецның энергиясе ташып тора. Ул укуда да, җәмәгать эшләрендә дә кайнап йөри, иң алдынгы укучыларның берсе була. Техникум комсомол оешмасының секретаре, профком председателе итеп сайлана. Кулъязма әдәби журналның редакторы буларак бик күп эшли, үзе дә язарга өлгерә. Җитез һәм хәрәкәтчән, эшчән табигатьле егетнең яшьлек дәрте аның беренче шигырьләренә дә хас.
Ф. Кәримнең беренче шигырь һәм фельетоннары 1927 – 1929 елларда Татарстан матбугаты битләрендә басыла башлый. Бу вакытларда татар поэзиясе социалистик реализм юлына ныклап аяк баскан иде инде. Авылда да, шәһәрдә дә яңа дөнья төзү өчен катлаулы һәм дәртле көрәш кызган чор. Ф. Кәрим татар совет поэзиясенең Такташ әйдәп барган шагыйрьләре сафына баса. Ул таулар казып, яңа төзелеш күтәрүче комсомол яшьләргә, аларның рухландыргыч хезмәтенә дан җырлап килә.
“ Без бик яхшы хәтерлибез: Фатих Кәрим язучылар арасына кызыл галстук таккан пионер кыяфәтендә килеп керде. Озакламый аның галстугы комсомол значогы белән алмашынды. Шуның белән бергә ул әдәбият - поэзия дөньясына да кайнап торган комсомол рухы алып килде ” , - дип язды аның яшьтәше һәм дусты Мирсәй Әмир.
Ф. Кәримнең башлангыч чор иҗатындагы лирик герой – үзенең бар уйлары, теләкләре белән яңа кеше. Ул – үз заманындагы сыйнфый көрәш вакыйгаларына да, киләчәккә дә нык ышаныч белән карый. Шагыйрьне илебездәге бөтен вакыйгалар җәлеп итә. Шул ук вакытта чит илләрдәге политик хәлләрне дә ул совет кешесенә хас тирән кызыксыну белән күзәтеп бара. Ил эчендәге уң һәм сул оппортунистларның явыз ниятләрен фаш итә, сыйнфый уяу булырга чакыра.
Утызынчы еллар дәвамында Ф. Кәримнең әдәби сиземе һәм зәвыгы, дөньяга карашы тиз үсә, чыныга, киңәя бара. Аның иҗат офыгы зурая, иҗтимагый – политик темалар янына лирик – интим хисләр өстәлә.Шагыйрьзур темаларны да лирик хис белән сугарып язу юлларын эзли. “Зәйтүнә” (1931), “Беренче бала” (1932) кебек шигырьләрдә үк инде лирик җылылык, мөлаемлык, эчкерсез ачыклык белән, табигый сөйләү сыйфатлары күренә башлый.
Иҗатының беренче чорында ук Ф. Кәрим – шагыйрь – гражданин, көрәшче һәм патриот. Һәр шыгырендә ул, бөтен дөньяга хаклылык һәм иреклелек нуры чәчкән социолизм иленеңтулы хокуклы гражданины буларак, ныклы ышаныч һәм горур хис белән сөйли.
Үз чорындагы ялкынлы көрәшнең батырларын – авылда һәм шәһәрдә яңа тормыш коручы, илебез чикләрендә сакта торучы замандашларын шагыйрь чын йөрәктән чакыра. Социалистик хезмәткә, киләчәкне төзү өчен көрәшкә чакырган яңадан – яңа шигырьләре, мәкаләләре, очерклары аның ил каршында зур җаваплылык хисе тоеп, олы хисләр белән, заман сулышын яхшы сизеп яшәүче булуы турында сөйли. Һәрвакыт алга, югарыга омтылып яшәү, һәр эшкә бөтен күңелне биреп, янып эшләү, иҗтимагый – политик активлык Ф.Кәримнең гомер һәм иҗат юлына хас.
Ф. Кәрим әле техникумда укыганда ук ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты аны “Яшь ленинчы ” газетасының җаваплы секретаре итеп билгели. Техникумны бетергәч, ул “Крестьян газетасы”нда эшләргә кала, башка газета һәм журнал редакцияләрендә эшли. Мондый хезмәт аңа тормыш сулышы белән бергә барырга, каләмен чарларга ярдәм итә. Ул әхлак, комсомол һәм хезмәт, әдәби хәрәкәт темаларына күп санлы очерклар, кечкенә хикәяләр, фельетоннар яза. 1928 – 1931 еллардагы ныклы эзләнүләр, уку һәм өйрәнү, тырышлык Ф. Кәримнең талантына шактый тиз үсү мөмкинлеге тудырды.
1931 – 193 елларда Ф. Кәрим татар совет әдәбиятында мактаулы урын тотарлык күренекле әсәрләрен иҗат итте. “Җиденче мич”, “Тавышлы таң”, “Илле егет”, “Аучылар” кебек поэмалары шагыйрьнең иҗаты яңа баскычка күтәрелә баруын раслаучы әсәрләр иде.
1933 елда Ф. Кәрим татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар редакциясенә мөдир булып билгеләнә. Бу җитди вазифаны 1937 елның урталарына кадәр башкарып килә. Татар совет балалар әдәбиятының мөһим мәсьәләләренә багышланган әдәби-публицистик һәм патриотик рухлы мәкаләләрен бастырып чыгара.
Ф. Кәримнең Бөек Ватан сугышына кадәрге иҗатының төп мотивы: киләчәкне төзү, мактаулы хезмәт һәм тынычлык, дуслык өчен көрәш. Шагыйрь киләчәк дигән төшенчәне, хезмәтне чын гуманистларча аңлый. Аның карашынча, социалистик хезмәт – иң мактаулы хезмәт кенә түгел, ул – киләчәкнең бәхетле булуы өчен дә нигез. Ул хезмәткә дан җырлый; совет кешесенең бөек гуманистик сыйфатларын, кешелеклеген, туганлык, дуслык хисенә байлыгын күрсәтә. Үзенең шигырьләре белән яңа дөньяны төзүчеләргә ярдәм итәргә омтыла, шигырьләренең укучылар өчен кирәкле булуын чын йөрәктән тели.
Утызынчы еллар шартларында башлангыч репрессияләр җиле талантлы автор Ф. Кәримне дә читләп үтми. Нахак гаеп тагылып,1937 елның 29 декабрендә Ф. Кәримне кулга алу турында ордер языла. 1938 елның 3 гыйнваренда кулга да алына. Әлеге шагыйрьнең фаҗигале язмышын өйрәнгән Р. Мостафин фикеренчә, Ф. Кәрим “милләтче”, “пантөрекче”, “буржуазияне яклаучы”, “советка каршы эш алып баручы” буларак гаепләнә, уйлап чыгарылган “хәрби оешма” члены итеп теркәлә. Оешманың “җитәкчеләре” буларак, бу вакытта генерал Якуб Чанышев та, язучы Кави Нәҗми дә кулга алынган була.
Р. Мостафин билгеләп үткәнчә, кулга алган вакытта Ф. Кәримнең кулъязмаларын (4 папка), язылган калын дәфтәрләрен (5 данә), юка дәфтәрләрен (8 данә), блокнот һәм куен дәфтәрләрен (5 данә), китап һәм журналларын юк итәләр. Шулар арасыннан бары тик “Аникин” поэмасының – төп гаепләү актының гына сакланып калуы мәгълүм.
1940 елның 2 ноябрендә СССР Югары суды Ф. Кәримне гаепләү карарын шик астына ала. Чөнки бу вакытта инде “яшерен оешма эше” тикшерелеп, аның нигезсез булуы ачыклана. Нәтиҗәдә, Ф. Кәримнең югары органнарга бер-бер артлы язган хатлары үз вазифасын башкара: бераздан аның эше яңадан карала, әсәрләре яңа экспертизага бирелә. Коммисия әгъзалары – Ф. С. Семёнов һәм И. Х. Сабитов Ф. Кәрим әсәрләрендә, шул исәптән “Аникин” поэмасында да “ советка, революциягә каршы бернинди идеологик диверсия юк” дигән фикергә киләләр. 1941 елның 3 декабрендә шагыйрь төрмәдән чыгарыла.
Ф. Кәримнең иҗаты билгеле булса да, аның хатынына, гаиләсенә язган җылылык, сөю тулы эчкерсез хатлары укучы күзеннән читтә кала килде.Кадрия Ишуковага адресланган хатларның берничәсе өчтомлыкка кертелсә дә, анда шәхсән Кадрия белән икесенә генә кагылган өлешләр төшерелеп калдырылган.
Кадрия Гайнетдин кызы Ишукова белән Фатих Кәрим җир төзелеше техникумында укыганда, 1926 – 1927 елларда танышалар. Танышулары да гаять кызыклы килеп чыга. Тулай торак кухнясында тәлинкәсез, чынаяксыз аптырап торган сары бөдрә чәчле, зәңгәр күзле сөйкемле Кадрия кара-чутыр мөлаем бер егет үзенең кружкасын суза. Аларның дуслыгы менә шуннан башлана, һәм алар инде беркайчан да аерылмыйлар.
Кадрия ханымга язган хатларында Фатих Кәрим бөтен тулылыгы белән күз алдына килеп баса. Аларда ул – хатынының эчкерсез бер олы хис белән сөюче, кызларын өзелеп яратучы, аларны сагынучы ир кеше. Бу мәхәббәтне мин Таһир- Зөһрә мәхәббәтенә, алар язмышына тиңләр идем. Ф. Кәримне 1938 елда “халык дошманы” дип игълан иткәнчегә кадәр, бары ун елга якын гына алар бергә булып калалар. Ә соңгы сигез ел инде көтү – өметләнүләр эчендә үтә. Ләкин төрле нахак рәнҗетүле сүзләр ишетсә дә, Кадрия ханым балаларында әтиләренә карата ихтирам тәрбияләгән, аларны әтиләрен яратырга, аның кайтачагына, аның кыю кеше булуына ышаныч тудырган.
Шагыйрьнең фронттан язган хатлары Кадрия ханымга кызлары Ада белән Ләйләне тәрбияләргә дә ярдәм иткән. ”Бәләкәй чагымнан ук әтине төштә күрергә хыяллана идем. Әтиемнең фронттан җибәргән хатларын әни кадерләп саклады. Аларны еш укый, яңадан күчереп яза, безгә күчертә иде. Сабый чактан әти дип саташып яшәгән кеше мин...” – дип искә ала чәчләренә көмеш кунган Ләйлә ханым. Әтисе турында сөйләгәндә, аның күзләреннән юксыну, сагыш, әтисен өзелеп ярату катыш яшьләр күренә. Әтиләренең Фатих Кәримне өзелеп сөюе кызларының йөрәгенә дә ялкынлы очкын булып күчкән.
Күпсанлы хатларыннан күренгәнчә, Фатих Кәрим фронттагы әдәби эшчәнлеге хакында күп һәм даими язган. Әсәрләренең язмышы белән кызыксынып торган. Дуслары, каләмдәшләренә дә вакыт тапкан.
Кадрия ханымга язган хатларында Фатих Кәрим бөтен тулылыгы белән күз алдына килеп баса. Аларда ул – хатынының эчкерсез бер олы хис белән сөюче, кызларын өзелеп яратучы, аларны сагынучы ир кеше. Бу мәхәббәтне мин Таһир- Зөһрә мәхәббәтенә, алар язмышына тиңләр идем. Ф. Кәримне 1938 елда “халык дошманы” дип игълан иткәнчегә кадәр, бары ун елга якын гына алар бергә булып калалар. Ә соңгы сигез ел инде көтү – өметләнүләр эчендә үтә. Ләкин төрле нахак рәнҗетүле сүзләр ишетсә дә, Кадрия ханым балаларында әтиләренә карата ихтирам тәрбияләгән, аларны әтиләрен яратырга, аның кайтачагына, аның кыю кеше булуына ышаныч тудырган.Шушы балам өчен, синең өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
“Ант”
Антына мәңге тугрылыклы булып калган хәлдә, Фатих Кәрим Ватан азатлыгы өчен үзенең гомерен дә бирә.
Сугыш – афәт, фаҗига, һәлакәт ул. Әнә шул фаҗигане, үз шигырь – поэмаларында үтемле сүзләр әйтеп, ачып бирә алуы белән дә шагыйрь олы хөрмәткә, данга лаек.
Шагыйрь иҗатында фашистларның ерткычлыгын, явызлыгын күрсәтә. Фронт тормышының хәтер һәм авыр шартларына карамастан, шагыйрь һәр биш минутын әдәби иҗат өчен файдалана. Ул Ватан сугышының авыр фаҗигасен рухи яктан да, физик яктан да кичерә, ләкин кешелек сыйфатларын, дуслык һәм бигрәк тә бер-берсен сатмаган образлар иҗат итә.
Фатих Кәрим – кешесезлекнең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул илебезнең барлык солдатлары сафында фашизм белән, үлем китерүче белән бугазлаша.
“Фашизмның язы юк!” – бу инде шигъри ачыш. Таң һәм яз, якты кояш һәм чәчәкләр, мәхәббәт һәм җыр – барысы да безнең яклы, безгә юлдаш. Шул чынлыкны аңлаган кеше буларак, Фатих Кәрим тик бер теләк белән:
Дошманга ялкын сибүче
Җил булып барсам иде,
Тәвәкәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде, -
дигән теләк белән яна.
1941 ел ахырында сугышка китеп, Фатих Кәрим гомеренең соңгы көннәренә кадәр фашизмга каршы көрәшә. “Халык дошманы” буларак, аңа фронтның алгы сызыгында сугышырга туры килә. Ә монда инде һәркем үлем сулышын анык тоеп йөргән. Шундый шартларда да Ватанга дан җырлаган әсәрләр иҗат иткән ул. Әдәбият галимнәре раслаганча, сугыш Фатихны шагыйрь буларак өлгерткән, кыска һәм җыйнак язарга өйрәткән.
Сугыш кырларында әдип 9 поэма, 2 повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза. Гади солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Мәскәү яныннан кузгалып китеп, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җитә. Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катнаша. Ике тапкыр яралана. Курку белмәс татар егетен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Үлгәннән соң Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек дип табыла.
“Подвиг народа” сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1945 елның 15 февралендә сапёрлар взводы командиры сыйфатында Пасмар елгасы аша күпер салганда, дошманның көчле артиллерия уты астында, бозлы суга кереп субай урнаштыруда катнаша. Күперне өлгерткәч, үзйөрешле артиллериягә юл ачыла. 1945 елның 19 февралендә Кенисберг янында 37.8 биеклеген яулаганда, кече лейтенант Кәримов батырларча һәлак була.
Йомгак
Шулай итеп, ил өчен бирелгән гомере бүгенге көндә дә халык тарафыннан искә алына. Фатих Кәрим 4 ел буе фронтның алгы сызыгында көрәшә. Туры мәгънәсендә утлар – сулар кичә. Шул ук вакытта татар әдәбиятының алтын фондына керердәй әсәрләр тудыра.Туган авылы Аетта (Башкортстан) һәм һәлак булган җирендә әдипне онытмыйлар. 2013 елда Ает авылының Ф. Кәрим исемендәге мәктәпнең 100 еллыгын билгеләделәр. Һәр ел бу мәктәптә Фатих Кәримов укулары үткәрелә. Башкортстанның төрле районнарыннан укучылар катнаша.
Сугышчы – шагыйрь гәүдәсе Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә Туганнар каберлегенә күмелә һәм мәһабәт монументта мәңгеләштерелә. Фатих Кәримне биредә онытмыйлар. Шагыйрь – геройга багышлап Багратионовск тарихи музеенда, үзәк китапханәдә, мәктәпләрдә төрле әдәби кичәләр, күргәзмәләр, Кәримов укулары үткәрелә. Шагыйрьнең ике телдә язылган шигырьләре һәм портреты белән 3000 почта открыткалары бастырыла. Багратионовск шәһәренең бер урамы Фатих Кәрим исемен йөртә. Әле күптән тугел генә бу урамда Лангер күле аша яңа күпер төзелә.
Ләйлә ханым Кәримованы мәктәп балалары, Милли музей оештырган әдәби кичәләрдә еш күреп була. Ул һәрвакыт әтисенең төсе итеп саклап килгән архив документлары, кызыклы мәгълүматлар турында бәян итә.
Әле быел фронтовик – шагыйрь “Фатих Кәримнең тормышы һәм язмышы” (“Жизнь и судьба Фатиха Карима”) дигән китап нәшер ителде. Аның авторы – Рамил Сарчин. Биредә татар милләтенең батыр улы хакында әтрафлы, тулы мәгълүмат бирелә.
Бүгенге көндә минем милләтем Муса Җәлил, Фатих Кәриме булган бөек милләт ул. Алар безнең горурлыгыбыз. Без, яшьләр, сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасен язучыларыбыз, шагыйрьләребез язган әсәрләр аша, бабаларыбыз сөйләгәнне тыңлап кына күз алдына китерәбез. Әмма теләгебез бер: Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары кебек сугышлар кешелек дөньясында иң соңгы сугышлар булсын иде.

Кулланылган әдәбият.
Без кайтырбыз туган илләргә: гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы. 15 томда.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2010.-5т.- 350 б.
Жизнь и судьба ФатихаКарима: биографический очерк, статьи / РамильСарчин. – Казань: татар.кн.изд-во, 2014. – 239 с., ил.
Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 5 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.
Хәзерге татар әдәбиятында яңарыш: фәнни мәкаләләр / А.А. Шәмсутова. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2010. – 205 б.