Шигъри с?хиф?.Укучылар Г.Тукай турында.Милл?тебез горурлыгы -Тукай


Милләтебез горурлыгы Тукай.“Су анасы”,”Шүрәле”не
Кечкенәдән ятладык.
“Туган тел”не көйли-көйли
Без укырга да бардык.
Кушлавычта тумасак та
Бер районнан инде без.
Шулай булгач Тукайны
Безнең якташ син дибез.
Кырлай авылы Шүрәлесен
Былтырны да без белдек.
“Сабыйга”,”Таз”шигырьләренә
Рәсемнәр ясап элдек.
Бөек Тукай иҗатын
Һәркем үз итә,белә.
“Кәҗә белән сарык”әкиятен
Сәхнәләштердек бездә.
Бөек Тукай Ватаны дип,
Зурлыйлар Арчабызны.
130 еллык юбилеена да
Чакырабыз барчагызны.
Арча районы Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Зәкиева Зилия.
“Гали белән Кәҗә” шигыренә ияреп.
Безнең сыйныф егетләре бигрәк тату кызлар белән.
Менә кызлар тәм-том сорый егетләрдән
Егетләр кызларны конфет белән кунак итә.
Кызлар рәхмәт укый: өй эшен күчертә.