Икенче кечкен?л?р т?ркеменд? ел ахырында уздырылган диагностика анализы


Икенче кечкенәләр төркемендә ел ахырында уздырылган диагностика анализы
Уздыру вакыты:15.05.2015-29.05.2015
Тикшерелде: 23 бала
Тәрбиячеләр: Хасанова Р. А.
Алеева Р. Т.
Икенче кечкенәләр төркемендә диагностика Р. А. Борһанованың “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы”на һәм Р. К. Шаехованың “Мәктәпкәчә белем бирү программасы”на нигезләнеп үткәрелде. Ел башында уздырылган нәтиҗәләргә караганда, балаларның белемнәре югарырак дәрәҗәдә булды. Балаларның белемнәрен әйләнә-тирә белән таныштыру, сөйләм теле, сынлы сәнгать эшчәнлеге,математик төшенчәләр формалаштыру, физик тәрбия бүлекләре буенча тикшердек.
Әйләнә-тирә белән таныштыру бүлегендә балалар үзләре яшәгән шәһәрне, республиканы, татар һәм рус милләтләрен беләләр. Балалар өлкәннәр хезмәте белән таныш. Тирә-юньдәге предметларны таныйлар, өлешләрен әйтәләр. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне аералар. Һава торышы, ел фасыллары турында күпчелек балалар сөйли белә, шулай да Г. Эмир, Х.Раян, Ш. Артур, Б. Таираның нәтиҗәләре уртача. Шулай ук үсемлекләр, хайваннар дөньясы буенча да сораулар бирелде. Югарыда әйтеп узылган балалар сорауларга җавап биргәндә, игътибарларын туплый алмыйлар, шуңа күрә сорауларга да кыенсынып җавап бирәләр. Әлеге балалар белән шәхси рәвештә эш алып барырга кирәк. Тулаем алганда балалар программа материалын яхшы беләләр. Балалар белән ел фасыллары турында ешрак кабатлануы мөһим.
Сөйләм теле буенча нәтиҗәләр дә шатландыра. Биредә В. Рамилә, Г. Мәрьям, З. Азат һәм Азалия, И. Дамир, К. Елена, М. Зәлинә,М. Данис, Н. Маргарита, Р. Самира, Х. Айдарның белем дәрәҗәләре югары. Күпчелек балалар рәсем буенча сорауларга җавап бирә. Ә менә хикәя төзегәндә кыенлыклар килеп чыга (А. Амина, Г. Эмир, З. Салих, К. Ранель, П. Карина, С. Адель, С. Денис, Х. Әнвәр, Х. Раян, Ш. Артур). Барлык балалар да диярлек аралашу әдәбен үзләштергәннәр, предметларны да төркемнәргә берләштерәләр. Г. Эмир, З. Салих, П. Карина, С. Адель, Ш. Артур сорауларга җавап биргәндә кыенсынып кала. Төркем буенча гомуми нәтиҗә ясаганда балаларның сөйләм үсешен уртача дип бәяләргә була.
Сынлы сәнгать буенча барлык балалар да диярлек югары дәрәҗәдәге нәтиҗәләр бирделәр. Балалар кәгазь, карандаш, буяу белән эшли беләләр. Күпчелек балалар төсләрне дөрес сайлыйлар, туры, вертикаль, горизонталь, авыш сызыкларны катнаштырып эшлиләр. Әвәләү, ябыштыру, рәсем ясау алымнарын беләләр. Бөтен эшне дә чиста-пөхтә ясарга тырышалар. Шулай да Ш. Артур, Г. Эмир, Х. Раян белән шәхси эшне күбрәк алып барырга кирәк. Гомумән алганда, әлеге бүлектә балаларның белем дәрәҗәләре уртача булды.
Математик төшенчәләр формалаштыру бүлегендә А. Амина, В. Рамилә, Г. Мәрьям, З.Азат һәм Азалия, И. Дамир, К. Елена, М. Зәлинә, М. Данис, Х. Айдарның нәтиҗәләре югары. Күпчелек балалар төп математик төшенчәләрне беләләр, шулай ук геометрик фигуралар һәм предметларны чагыштыра алалар. Тирә-юньдә ориентлаша белүләрен һәм белемнәрен ныгытырга кирәк дип саныйм.
Физик тәрбия бүлегендә:
Гадәти, аякны тездән югары күтәреп, аяк очына басып, колоннада 1әрләп, 2шәрләп,таралышып йөрүдә бөтенесе дә диярлек югары күрсәткечләр күрсәтте. Туры, әйләнә буйлап, предметлар арасыннан, тизлекне узгәртеп, биремнәр биргән вакытта кайбер балалар кыенсынып калалар, белем дәрәҗәләре уртача.
Төркемләп һәм төркемнәргә бүленеп 5-6м йөгерүдә баррлык балалар да югары нәтиҗәләр алды. Әйләнә буйлап, таралышып, кызу темп белән 10м га йөгергәндә белем дәрәҗәләре уртача.
Шуышу һәм үрмәләүдә балалар югары һәм уртача нәтиҗәләр алдылар.
Тәгәрәтү, чөю, ыргыту, тотып алу. Балалар тупны басып һәм утырып тәгәрәтү, ераклыкка ыргыту, өскә чөю, тотып алу күнекмәләрен яхшы ясыйлар.
Тигезлекне саклауга күнегүләр. Балалар туры юлдан, гимнастика эскәмиясеннән, бүрәнә буйлап, предметлар аша атлап йөри алалар. Авыш такта өстеннән йөргәндә уртача күрсәткечләр булды.
Балалар сикерү күнекмәләрен бик яхшы үзләштергәннәр, шулай да уртача нәтиҗәләр бирүчеләр булды. Ике аякта бер урында, алга таба2-3м ераклыкка, түгәрәктән түгәрәккә оста сикерәләр.
Сафта йөрү буенча күнегүләр. Балалар берәрләп саф-саф булып, түгәрәкләнеп, икешәр рәт булып тезелә, таралып баса алалар.
Барлык балаларның да актив хәрәкәт эшчәнлеге камилләштерелгән. Балаларда җитезлек һәм осталык кебек физик сыйфатлар камилләшкән. Шулай ук тотнаклылык, уңай нәтиҗәләргә ирешүдә үз дигәнендә нык торучанлык, оешканлык, мөстәкыйльлек кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләнелгән. Балалар үзләре төрле уеннар оештыра алалар, үзара ярдәмләшеп торалар.
Гомумән алганда, ел башында үткәрелгән диагностиканың нәтиҗәләренә караганда, ел ахырында белемнәре югарырак.