?бине? булышчылары Икенче кечкен?л?р т?ркеменд? ?в?л?? буенча ш?гыль конспекты


Әбинең булышчылары
Максат: пластилиннан ике уч арасында шар әвәләп, аннан тартып, сузып озынча предмет ясарга өйрәтү.
Бурычлар:
- яшелчәләр турында белемнәрен ныгыту, капшап тышкы күренеше буенча аера белүләренә ирешү;
- балаларның хәтерен, игътибарын, аңга алуларын үстерү, әвәләү күгнекмәләрен камилләштерү;
- өлкәннәргә булышу теләге тәрбияләү.
Эшчәнлек барышы:
Картина буенча эш:
- Балалар, сез рәсемдә нәрсәләр күрәсез? (суган, кишер, кыяр...)
- Аларны бер сүз белән ничек атыйбыз? (яшелчәләр)
- Яшелчәләр кайда үсә? (түтәлдә)
Ишек шакыйлар, әби керә.
Әби:
Исәнмесез, балакайларым! Хәлләрегез ничек?
Карагыз әле, миндә нәрсә бар? Бу - серле капчык. Аның эчендә нәрсәләр барын беләсегез киләме? Әйдәгез капшап карап нәрсәләр икәнен беләбез.
Уен: “Капшап исемен әйт”
Әби: И- и, балалар. Мин әзрзк картайдым бугай. Хәтерем дә начарланып килә.
Тәрбияче: Әби, безнең балаларның хәтере бик яхшы. Әйдә тикшереп карыйк.
Уен: “Нәрсә югалды?”
Әби: Булдырдыгыз, балалар. Хәтерегез бик яхшы икән. Беләсезме, мин бу яшелчәләрдән бик тәмле ашлар пешерәм, салатлар ясыйм, кышка тозлап куям.
Тәрбияче: Әби, без дә балалар белән салат ясый беләбез.
Бармак уены: “Мы капусту рубим...”
Әби: Балалар, мин кышка кыяр, помидор бик күпләп тозлый идем. Быел кыяр әзрәк булды, тозлый алмадым шул.
Тәрбияче: Борчылма, әби. Без сиңа булышырбыз. Булышабызмы , балалар? Әбигә кыяр әвәләп бирәбезме?
Тәрбияче әвәләү алымнарын күрсәтә.
Балалар кыяр әвәлиләр.
Тәрбияче: Менә сиңа күпме кыяр, әби!
Әби: Рәхмәт, балалар. Мин аларны кышка тозлап куярмын.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әбигә кыяр турында шигырь сөйләп күрсәтәбез.
Огуречик, огуречик,
Не ходи на тот конечик.
Там мышка живет,
Тебе хвостик отгрызет!
Әби: Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, балалар. Сау булыгыз! (әби китә)
Йомгаклау .