Татар теленн?н Урман –безне? байлыгыбыз. Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?неше темасына ачык д?рес(4класс, рус т?ркеме)


Тема: Урман –безнең байлыгыбыз. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Максат: 1) укучыларның лексик-грамматик белемнәрен системалаштыру; 2) темага бәйле сүзләрне җөмлә калыплары аша үзләштерү; урман турында белемнәрен ныгыту. 3) Исемнәрне килеш белән төрләндерү күнекмәләрен үстерү. 4) укучыларга һөнәр сайлау юнәлеше бирү. 5)балаларның фикерләү сәләтен үстерү.
Материал: Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фатхуллова”Татар теле” Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныфы өчен дәреслек.
Җиһазлау. 1. Техник чаралар: компьютерда презентация.
                     2. Биремнәр язылган карточкалар.
Дәрес барышы.
.1.Оештыру.
1.Исәнләшү
- Бүген ничәнче число?
- Атнаның нинди көне?
- Бүген көн нинди?
- Кәефләрегез ничек?
- Артур, синең кәефең ничек?
- Ильястан сора әле, аның кәефе ничек?
- Айнур, син дәрескә әзерме? Аделинадан сора әле, ул дәрескә әзерме?
2. Өй эшен тикшерү. 1слайд
3. Фонетик зарядка.  2слайд.(Интерактив тактада [а], [ә], [ү], [н] авзлары кергән сүзләр язылган: урман, агач, чәчәк, үлән, елга, күл, чишмә, хайван ) - Укучылар башта [а] авазы кергән сүзләрне генә укып чыгыгыз. (Укучылар сүзләрне табып әйтәләр. Аннан соң аларны ( [ә], [ү] ,[н] авзлары кергән сүзләрне ә шулай ук) берничә укучы аерым-аерым дөрес итеп әйтә. Соңыннан бергәләп кабатлыйлар). - Бик яхшы. Әйдәгез, бу сүзләрнең русчага тәрҗемәсен искә төшерик. (укучылар тәрҗемә итәләр). 
II. Төп өлеш 
Дәрес темасын, максатын әйтү.
Табышмакка жавап бирү. 3слайд
Кат – кат үсемлекле
Аллы – гөлле чәчәкле,
Эре кызыл җиләкле,
Баллы – майлы гөмбәле
Чут – чут сайраучы кошлы,
            Төрле – төрле җәнлекле
             Кешегә файда бирүче
             Һаваны чистартучы             Ул нәрсә? (урман) – 4слайд.
Әйе, урман. Дәреснең темасы: Урман безнең байлыгыбыз. 5слайд.
Мин сезне бүген урманга чакырам. Тик урманга кергәнче өч кагыйдәне искә төшереп китик әле. Ниндиләр алар? 6слайд
- Шаулама!
- Чүпләмә!
- Рәнҗетмә!
Урман турында сөйләү: 7слайд
Урман -  кешенең иң якын  дусты. Ул йорт салырга бүрәнә, өй кирәк – яраклары һәм мебель өчен чимал, утын бирә. Җиләк – җимеш һәм дару үләннәренең чамасы юк. Ә саф һавасы ни тора! Урман үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Урманда рәхәтләнеп ял итәсең, сәламәтлегең ныгый, яшәү өчен яңа көч туплыйсың. Яшел төс күзләрне ял иттерә, тынычландыра.  Урман – безнең байлыгыбыз.   Шуңа күрә ул байлыкны кадерләп сакларга кирәк.
Ә урманны ничек сакларга соң?
(укучыларның җаваплары)
2. Слайд белән эш.
-сүзтезмәләргә кушымчалар өстәргә, килешен билгеләргә 8слайд.
Исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү.(уен аша)
9слайд.
Ял минуты. 10слайд
кошлар тавышы яңгырый .Балалар, күзләрне йомдык. Үзебезне матур агачлар үскән урманда йөрибез дип хис итик. Агачларга кунган төрле кошлар үзләренең дәртле җырлары белән безне озатып йөриләр. ( Укытучы музыка астында шигырь укый.) • Бәхетем ташып , күңел тулганда, • Йөземне шатлык яше юганда. • Мин киләм һаман җырлы урманга • Сандугач җырларын тыңларга . Ял итеп алдык , укучылар , дәресебезне дәвам итик. 
4.Дәреслек белән эшләү. 11слайд.
60бит, 3нче күнегү. Урман сүзенә сораулар куябыз.
Урман-халыкның байлыгы. Кешеләр өчен урманның файдасы бик зур. Бу урманда гөмбә күп. Без бу кечкенә урманны бик яратабыз. Җәен әбием белән урманга йөрибез. Без җиләк җыябыз, әбием файдалы үләннәр җыя. Без урманнан җәяү кайтабыз.
Дәфтәрләрдә эш. 12слайд.
Егерме икенче ноябрь.
Сыйныф эше.
Матур язу.
Урман – безнең байлыгыбыз.
5нче күнегү.
Төркемнәрдә эш. 13слайд.
1 төркем . Татарстанның табигате нинди?
Татарстан сүзен килеш белән төрләндерегез.
2 төркем. Урманда нинди агачлар үсә?
Агач сүзен килеш белән төрләндерегез.

3нче төркем. Урманны ничек сакларга ?
Урман сүзен килешләрдә төрләндерегез.
7.Куркыныч саннар. Урман турында белешмә бирү. 14 слайд.
Урманнарның мәйданы кими! һәр ел саен җир йөзеннән якынча 11 млн. га урман юкка чыга.
-Урман нидщн курка? (укучыларныж жаваплары.) 15слайд.
-Агачлар сөйләшә белсә: 16 слайд.
- Булып узган корылык урманнарга бик зур зыян салды. Татарстанда да хәл бик кискен тора. 2018 елга кадәр урманнарны үстерү стратегиясе расланган. Без дә моннан читтә калырга тиеш түгел. Халык: “ Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән,” – дип юкка әйтми. ( 14 слайд).
Әйе, кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш. Кайберәүләр урманны урманчы сакларга тиеш дип уйлап ялгышалар. Без дә үзебездән өлеш кертергә, аларга булышырга тиеш. Киләчәктә бәлки сез үзегез дә урманчы булып китәрсез. Бүгенге көндә безнең республикада авыл хуҗалыгы академиясендә һәм Любиян техникумында урманчылар әзерлиторган бүлекләр бар. Безгә урманчылар бик кирәк. Ул абруйлы һөнәр. Сентябрь аенда урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
( Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, 17 слайд).
Безнең районыбызда урманчыларга зур игътибар бирелә. Саба урманнары бөтен илгә танылды. Саба урманнарының даны еракларга таралуы урманчы Нургали Миннеханов исеме белән бәйле. Алмаз Шакиров башкаруында "Нургали урманнары" җырын тыңлап ял итеп алыйк. -Бик матур җыр. Чыннан да, урманнарыбыз шаулап үсә. 18слайд.
I I. Йомгаклау.
Урманнарны саклыйк.
Укытучы. Балалар, сез үскәч тә табигатькә, Җир- анага мәрхәмәтле, шәфкатьле балалар булып калырсыз дип ышанам. Ә сезнең табигатькә, Җир – анага нинди сүзләрегез бар?
Укучылар. – Сакларбыз, үсемлекләрне,
- Өзмәбез чәчәкләрне,
- Кош оясына тимәбез,
-Сакларбыз бөҗәкләрне.
- Агач куаклар утыртып,
Урманнар үстерербаз.
- Чишмә - күлләрне һәрвакыт
Без чистартып торырбыз.
Үзбәя. 19слайд.
Өй эше: 63бит, 11нче күнегү. 20слайд.
Саубуллашу. 21слайд.