Ш?гыль : “Дуслар кир?к ??р кайда” Тема : “ Хезм?т ит?г? ишар? ит?че билгел?р” М?кт?пк? ?зерлек т?ркеме .


Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение
«Детский сад общеразвивающего вида № 7» МО
«Лениногорского муниципального района» Республики Татарстан
Шөгыль : “Дуслар кирәк һәр кайда”
Тема : “ Хезмәт итүгә ишарә итүче билгеләр”
Мәктәпкә әзерлек төркеме .


Составила:
внештатный инспектор ПДД
МАДОУ №7 Галимова Л.Р.
Лениногорск 2016 г.
ЭЧТӘЛЕК

1. Кереш .
2. Анализ.
3. Шөгыль эчтәлеге.
4. Өстәмә материаллар.
5 . Кулланылган әдәбият.
Кереш
Сонгы елларда республикабызда автотранспорт саны юлларда машина хәрәкәте көннән –көн арта бара . Шунын нәтиҗәсендә балаларнын юл-транспорт хәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яштән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенэ басым ясый. Балачакта алган белем хәм күнекмәләр яхшы үзләштерә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк “ юл әлифбасын“ өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру әти-әниләрнен, балалар бакчасы тәрбиячеләренен, барлык педагогларнын изге бурычы .
Мин үзем эшләгән балалар бакчасында нәниләрнен гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үзеңне хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз хәм дорес хәрәкәт итәргә өйрәтуче төрле чаралар үткәрәм.” Юлларыгыз имин булсын” “Светофор сигналлары, аларнын мәгънәсе” , “Урам аркылы кайдан хәм ничек чыгарга”, “Транспортны кайсы яктан әйләнеп үтәргә кирәклеге”, х.б. турында ныклы белем бирәм .
Балалар бакчаларында белем бирүнен төп формасы – шөгыль. Белемнен төпле, нигезле булуы шөгыльләрне ничек итеп уздыруга бәйле. Коры сөйләм яисә хәрдаим кисәтеп торулар белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәту буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый . Монын өчен хәр шөгыльгә җентекләп әзерләнәм, шөгыль вакытында күрсәтмә материалдан кин файдаланам : “Юл йөрү билгеләре” ,” Дидактик уеннар”,
“ Өстәл уеннары “ , “ Тренажер уеннар”. Шөгыльләргә әкият персонажлары балаларның яраткан уенчыклары “килү” дә нәниләрнең игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә. Катнаш(комплекслы) шөгыльләрнең нәтиҗәлеге дә хәркемгә мәгълүм. Бертөрле эш белән генә шөгыльләнү баланы арыта , ә икенче төр эшкә күчү игътибарын арттыра , анда кызыксыну уята. Шөгыльләрне уен формасында үткәрәбез яисә шөгыль барышында төрле уеннар кулланабыз.
Балалар тормышын күнел ачу кичәләреннән ,бәйрәмнәрдән башка күзаллап булмый : “ Юлдада акыл кирәк” , “ Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме”, “ Светофориядә кунакта дигән бәйрәмнәргә ЮХИДИ инспекторларын, ата- анарарны чакырып уздырдык. Группалар арасында “КВН” , ”Күнелле стартлар “, викториналар уздарабыз .
Шунысы шатландыра бакчабыз хезмәткәрләре, әти-әниләренең эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак безнең бакча балалары бер тапкыр юл транспорт хәләкәтенә очраганнары юк .
Шөгыль : “Дуслар кирәк һәр кайда”
Тема : “ Хезмәт итүгә ишарә итүче билгеләр”
Мәктәпкә әзерлек төркеме .
Программа эчтәлеге :
1) Баларны хезмәт итүгә ишарә итүче билгеләрне танырга өйрәтү .
2) Кисәтүче, күрсәтмә бирүче,махсус күрсәтмә бирүче, тыючы юл билгеләре турында күзаллауларын үстерү .
3) Балаларны юл билгеләрен белүнең әһәмиятенә төшендерү.
4) Балаларның бер-берсенә ярдәмчеллек, игътибарлылык тәрбияләү .
Методик алымнар :
Шөгыль узасы урынны әзерләү .
Сюприз момент .
Сораулар .
Проблемалы ситуацияләрне чишү .
Логик мәсьәләләр шишү .
Йомгаклау .
Сүзлек өстендә эш: Хезмәт итүгә ишарә итүче билгеләр, шифахәнә, ашхәнә, ашыгыч ярдәм , шәфкать туташы , чиста су .
Шөгыльгә кадәрле эш :Табышмаклар өйрәнү ,урамга экскурсия , юл йөрү кагыйдәләре буенча дидактик уеннар , юл билгеләре ясау .
Шөгыльгә җиһазлау .
Күрсәтмә материал : Юл билгеләре, рәсемнәр.
Таратма материал : Һәр балага төрле юл билгеләре .

Балалар юл йөрүгә өйрәтү бүлмәсендә ярым түгәрәк ясап утыралар .
Тәрбияче : Балалар , мин сезгә бер шигырь укыйм . Нинди юл билгеләре турында сөйләгәнне сез курсәтерсез .
Арысагыз, ачыксагыз
Һәрчак без кирәк бурырбыз,
Кайда нәрсә бар икәнен,
Хәбәр итеп без торабыз.
Зәңгәр дүртпочмак эчендә,
Мин сервиз билгеләре,
Билгеләрнең бик кирәге,
Безгә кирәк изгеләре
Сервис билгесе күрәмсең
Әнә, зур агач янында
Һәбәр итә, безгә шуны
“ Шифаханә” бар янында
Әйе , без әле бу билгеләрне белмибез
Тәрбияче: Ә ниндиләрен беләсез. Кисәтүче, күрсәтүче, тыючы. Һәр балага 1 билге бирелә һәм ул билгене нинди икәнен әйтә .
(СЛАЙД 1)
Ә бүген мин сезне хезмәт итүгә ишарә итүче билгеләр белән таныштырырмын билгеләр күрсәтелә .
(СЛАЙД 2)
1. Шифахәнә күрсәтелә . Бу билге янында шифахәнә бар икәнен күрсәтә
Зәнгәр дүртпочмак эчендә сезгә врачлар ярдәм итә ала.
(СЛАЙД 3)
2. Телефон , якында гына телефон элемтәсе бар икәнен хәбәр итә
(СЛАЙД 4)
3. Якында гына эчәргә яраклы су булуын искәртә .
(СЛАЙД 5)
4. Якында гына ашыгыч ярдәм пункты бар икәнен хәбәр итә.
(СЛАЙД 6)
Песи килеп керә :
(СЛАЙД 7)
Тәрбияче : Балалар ни булган песигә ник елый !
Песи: Урамнарыгызны казып бетергәнсез ! Тычкан дустым туган көненә чакырган иде , аягымны авырттырдым ? Кем миңа ярдәм итәр икән ?
Балалар: Әйдәгез әле песигә ярдәм итик !
Кайда ярдәм итәргә момкин песигә !
СЛАЙД.
Балалар Шифаханә билгесе торган җирдә . Әйдәгез әле песинең аягын бәйләтик .
Песи: И рәхмәт менә белгәч нинди яхшы икән .
Балалар ! Берәрегезнең кәрәзле телефоны юкмы ? Тычкан дустым борчылып торыр инде.
Тәрбияче: Песигә ярдәм итик инде
Балалар телефон булган җирне каян табарга була.
Менә песи зәнгәр шакмак эчендә телефон төшкән
Песи: Тычкан дустым мин “ Миләшкәй” б\б балаларыры белән юл билгеләре өйрәнәм . Бик күп әйберләр өйрәндем . Мине шуннан килеп ал ! Балалар минем бераз тамагым кибеп киткән иде миңа кайдан су эчәргә мөмкин булыр микән, кемнән сорыйм микән ?
Тәрбияче : Балалар , ә эчәргә яраклы суны кайдан алабыз ?
Балалар эчәргә яраклы су дигән билге янында .
СЛАЙД 8 .
Песи: Балалар сезгә бик зур рәхмәт .
Тычкан керә:
И-и рәхмәт балалар ! Минем кунагымны хөрмәт иткәнсез!
Без песи белән бик дус . Дуслар кайда да кирәк .
Мин дә сезгә бер уен әзерләдем .
Мин сезгә юл билгеләрен курсәтәм сез төрле хәрәкәт
Шифахәнә булганда (чүгәлибез)
Чиста су билгесе күрсәтсәм ( йөгерәбез )
Телефон күренсә ( як-якка бөгеләбез )
Рәхмәт сезгә ! Песи белән тычкан чыгып китәләр .
Балалар ә сезнең исегездә калды микән безнең буген өйрәнгән хезмәт итүгә ишарә итүче билгеләр .
Әйдәгез әле бер уен уйнап алабыз
1. “Аерма тап”
(СЛАЙД 9)
2.“Бүген өйрәнгән билгене әйт “
СЛАЙД 10 .
Ә хәзер сезгә табышмаклар әйтәм ,сез алдыгызда торган билгеләрдән шул билгене күрсәтегез .
ТАБЫШМАКЛАР :
1. Кирәк булса киңәш сорап
Элемтәгә керергә
Телефон эзләп табырга
Шушы билге булыша
2. Эчәсең килсә әгәр
Чатнап китсә авызың
Син дустым бер дә борчылма
Су табарга булышырмы
3. Кызыл хаҗ әйтә безгә
Юлда ярдәм бар сезгә
Тәрбияче :Балалар, әйдәгез әле үзегез дә бүген өйрәнгән хезмәт итүгә ишарә итүче билгеләренә табышмаклар уйлагыз .
Балалар табышмаклар әйтәләр .
Слайд 11.
Тәрбияче :Ә хәзер инде бу билгеләрне фломастер белән ясыйбыз .
Балаларга альбом бите бирелә .
Тәрбияче : Молодцы балалар, булдырдыгыз .
Шөгыльдә барыгыз да бик яхшы эшләдегез .
Бакчада да ,мәктәптә дә,
Өйдә дә бергә-бергә.
Юл билгеләрен бик яхшы
Кирәк шул өйрәнергә ,
Кагыйдәләрне белегез ,
Онытмагыз беркайчан ,
Бәләгә юлыкмагыз ,
Юл тәртипне ярата -диләр,
Шуны истән чыгармагыз !
Тема: Дуслар кирәк һәр кайда.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә хезмәт итүгә ишарә итүче билгеләрне өйрәтү шөгыле .
Максат: 1. Баларны хезмәт итүгә ишарә итүче билгеләрне танырга,куллана белергә өйрәтү.
2. Кисәтүче,тыючы,күрсәтмә бирүче ,махсус күрсәтмә бирүче билгеләр турында күзаллауларын үстерү.
3. Балаларның юл билгеләрен белүнең әһәмиятенә төшендерү.
4.Балаларның бер-берсенә ярдәмчеллек ,игътибарлылык тәрбияләү.
Компонентлы анализ .
а) Төшенчәле .
Яңа төшенчә - хезмәт итүгә ишарә итүче билгеләр
Терәк төшенчә - кисәтү ,күрсәтүче ,тыючы юл билгеләре .
б) эш алымнары
Яңа алым – юл билгеләре турында табышмак уйлап чыгару ,юл билгеләре ясау .
Терәк төшенчә -юл билгеләре турында табышмак чишү, юл билгеләрен кисәкләрдән төзү .
II. Техник-технологик анализ.
Рәсемнәр , слайд , карточкалар , юл билгеләре .
III .Оештырулы- экономик анализ
1. Шөгыльне юл билгеләре өйрәнү бүлмәсендә үткәрү .
2 .Бүлмәдә хезмәт итүгә ишарә итүче билгеләр кую .
3. Ял итү гимнастикасы әзерләү.
4. Шөгыльне рациональ бүлү .
5. Фломастер ,альбом битләре әзерләү
IV . Логик анализ .
1.Сюрприз момент
2. Шөгыльнең төрле этапларында проблемалы ситуация тудыру һәм терәк белемнәргә таянып аларны чишү : уен “Аерма тап”
3.Табышмаклар чишү.
4. Хезмәт итүгә ишарә итүче билгеләргә табышмаклар уйлау
V. Психологик анализ:
йомшак уртача Көчле
Махсус биремнәрне үтиләр, тәрбияче ярдәмендә сорауларга җавап бирәләр . әңгәмәдә катнашалар ,җавап бирәләр , юл билгеләрен таныйлар , ясыйлар . әңгәмә вакытында актив юл билгеләрен таный беләләр ,ни өчен кирәклеген аңлата беләләр .

VI .Тәрбияви анализ.
1. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту .
2 . Игьтибарлылык , әхлак сыйфатларын тәрбияләү.
3 . Урамда , юлда үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру .
ӘДӘБИЯТ :
1. “ Адымнар нык ,юллар имин булсын “ Казан 2002 142 бит
Авт.Л.Г. Ахметшина , З.Ф.Камалова ,Р.К. Әхмәтҗанова .
2. Н.Е. Цейплин , А.Д.Деминова .”Справочник по трудовому обучению М. Просвеәение 1983 г. Стр191.
3. Азбука дороңной науки 1 класс Под редакөией Р.Н.Минниханова И.А. Халиуллина Казань 1995 г. Стр 167
4. Учебный план и программы обучения детей правилам безопасного поведения на дорогах в дошкольных образовательных учреждения .Казань 1995 г.
5.” Правила дороңного движения старшая группа составитель Л.Б.ПодутиалВолгоград :ИТД «корифей» 96 стр.
6. Гөльбакча .Төзечүләре : Юсупова Ф.Ю.Камалова З.Ф. Борханова Р.А.
Казан ,Татарстан китап нәршияты ,1990 ел.
7.Адеева Н.Н.,Князева О.Л.Безопасность на улицах и дорогах Москва
,издательство АТС-ЛТД ,1997г.
8. Гарданов Х.Ш. Без китап яратабыз Казан, Татарстан китап наршияты .