М?кт?пк? ?зерлек т?ркеме ?чен УМК элементлары кулланып с?йл?м телен ?стер? ??м аралашу буенча ачык ш?гыль конспекты


МБМББО “Шөгер гомумүстерешле балалар бакчасы “Тургай” “ЛМР” МБ ТР
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен УМК элементлары кулланып сөйләм телен үстерү һәм аралашу буенча ачык шөгыль конспекты
Тема: Куяннан хат
Максат:
1.Хәрәкәтне, билгене белдерә торган сүзләрне сөйләмдә куллану; сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру; кечкенә диалоглар төзи белү күнекмәләре булдыру; рәсемгә карап кечкенә хикәя төзи белүләрен ныгыту.
2.Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашуны булдыру; балаларның хәтерен, игътибарын, биремнәрне мөстәкыйль рәвештә башкаруларын, балалар һәм олылар белән үзара татар телендә аралаша белү күнекмәләрен үстерү.
3.Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү.
Конспектны әзерләде:
1 категорияле татар
теле тәрбиячесе
Кашипова Р.Н.
Февраль 2016 ел
КУЯННАН ХАТ
Кирәкле материаллар:
Тәрбияче өчен: интерактив такта, ноутбук, магнитафон, күрсәтмә һәм таратма рәсемнәр.
Балалар өчен: битлекләр,туп, микрофон, телефон, пиктограммалар, куян, төлке, аю, керпе уенчыклары, кишер муляжлары, киселгән магнитлы рәсемнәр, магнитлы такта.
Әзерлек эше: Конспект төзү, слайдлар ясау, кирәкле материаллар туплау, балалар белән өйрәнгән лексиканы, уен сүзләрен кабатлау.
Сүзлек эше: Исәнме, хәлләр ничек? Син кем? Син нишлисең? Матур, зур, кечкенә, утыра, йоклый, сикерә, йөгерә, бии, ашый, бас, утыр, йокла, сикер, утыр, кул чабам, йоклыйм, сикерәм, тыпырдыйм, чана шуа.
Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше
Тәрбияче: Исәнмесез балалар!
Балалар: Исәнмесез!
Тәрбияче: Балалар, безгә бүген кунаклар килделәр. Без бүген аларга ничек итеп татарча сөйләшкәнебезне күрсәтербез. Әйдәгез алар белән матур итеп исәнләшик, аларның хәлләрен сорыйк.
Балалар: Исәнмесез кунаклар!
Кунаклар: Исәнмесез!
Балалар: Хәлләр ничек?
Кунакар: Әйбәт, рәхмәт!
Тәрбияче: Ә хәзер кунакларны саләмлик.
-Сары кояшка саләм,
Чиста һавага саләм.
Олылар һәм кечеләр
Сезгә чын йөрәктән саләм.
Тәрбияче: Балалар,килгән кунаклар безне белмиләр. Әйдәгез аларны үзебез белән таныштырып китик. Түгәрәккә басып, бер-беребезгә туп биреп, “Син кем?” уенын уйнап алыйк.
Сүзле уен: “Син кем?”
-Мин Артем. Миңа 6 яшь. Мин матур, зур, акыллы малай. Син кем?
-Мин Рамина. Миңа 6 яшь. Мин матур, зур, акыллы кыз.Син кем?
2. Төп өлеш: “Сюрприз”  
Тәрбияче: Балалар, экранга карагыз әле. Бүген минем ноутбукка электрон хат килде.Ләкин мин бу хатны кемнән икәнен белмим. Хатны укып китәсем килә:
Исәнмесез, балалар! Бу хатны сезгә дустыгыз яза. Ләкин мин сезгә үземнең кем булуымны әйтмим. Минем кем икәнлегемне беләсегез килсә, мин җибәргән биремнәрне эшләгез. Биремнәр гади түгел. Биремнәрне эшләгән саен, татар теле бүлмәсендә яшерелгән берәр киселгән рәсемне алып, магнитлы тактага ябыштырыгыз. Рәсемне җыйгач, мин сезгә күчтәнәчләр белән кунакка килермен. Уңышлар сезгә.
Хөрмәт белән сезнең дустыгыз!
 
1 бирем (бирем экранга чыга) : Үстерешле диалог “Телефоннан сөйләшү”

Тәрбияче : Сез бер-берегез белән үзара телефоннан сөйләшергә тиеш (балалар парлашып басып, телефоннан сөйләшәләр)
Артем:Исәнме Диана!
Диана:Исәнме Артем!
Артем: Хәерле көн!
Диана:Хәерле көн!
Артем:Хәлләр ничек?
Диана:Яхшы, әйбәт, рәхмәт. Хәлләр ничек?
Артем: Яхшы, әйбәт, рәхмәт.
Диана:Артем, син нишлисең?
Артем:Мин ботка ашыйм.Син нишлисең?
Диана:Мин уйныйм.
Артем:Сау бул, Диана!
Диана:Сау бул,Артем!
Тәрбияче: Без бу биремне үти алдык.Рәсемнең бер кечкенә, сары өстәл астында (балалар рәсемнең бер өлешен табып, магнитлы тактага куялар)
2 бирем: Сүзле уен: “Рәсем турында сөйлә”
Тәрбияче: Дустыбыз безгә рәсемнәр җибәргән. Сез бу рәсемгә карап сорауларга җавап бирергә тиешсез.Бу нәрсә? Нинди? Нишли?
Тәрбияче: Бу биремне үти алабызмы?
Балалар: Әйе.
(Балалар экранга карап, рәсем турында сөйлиләр).
-Бу керпе. Керпе матур, кечкенә. Керпе туп уйный. Һ.б.
Тәрбияче: Бу биремне дә үти алдык. Рәсемнең бер өлеше зур өстәлдә.(рәсемне табып, магнитлы тактага куялар)
3 бирем: Үстерешле диалог: “Корреспондент”
Тәрбияче: Без хәзер барыбыз да микрофоннар алып, килгән кунаклардан интервью алабыз. (балалар кунаклар янына барып, интервью алалар)
− Исәнмессез! Мин корреспондент! Сез кем?
− Мин Гөлнара Әсгатовна.
− Сезгә ничә яшь?
− Миңа 41 яшь.
-Сез кайда эшлисез?
-Мин мәктәптә эшлим.
-Сез кем булып эшлисез?
− Мин укытучы булып эшлим.
-Сезнең класста балалар күпме?
-Әйе, күп.
-Малайлар, кызлар бармы?
-Әйе.
-Ничә малай?
-5 малай.
-Ничә кыз?
-6 кыз.
-Сез нәрсә пешерергә яратасыз?
-Мин өчпочмак пешерергә яратам.
− Рәхмәт. Сау булыгыз.
− Сау булыгыз.
Тәрбияче: Ә рәсемнең бер өлеше тартмага яшерелгән.
4 бирем: “Цирк”
Тәрбияче: 4 биремне тыңлыйбыз. Балалар бу биремебез “Цирк” дип атала.Искә төшерик әле, циркта нинди хайваннар яши?
Дети: Бүре, төлке, аю, куян, керпе.
Тәрбияче: Кем дрессировщик була? Моның өчен без сезнең белән “Түбәтәй” җырлы-уенын уйныйбыз. Җыр беткәч, түбәтәй малай кулында калса, малайлар, әгәр дә кыз кулында калса, кызлар дрессировщик булалар.
Түп, түп, түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Кемдә килеп тукталды.(әгәр дә түбәтәй малай кулында калса- малайлар, ә кызлар кулында калса- кызлар дрессировщик булалар.. Бераз уйнагач рольләрен алышыналалар)
-Куян кил монда. Куян утыр! Куян сикер! Куян йөгер! Куян җырла! Куян бие! Куян йокла! Куян бас! (төлке, аю, керпе, бүре)
Тәрбияче: Сезнең алда битлекләр. Хәзер без сезнең белән битлекләрне киеп, “Бар монда зур төлке” җырын җырларбыз.
Җыр: “Бар монда зур төлке”(төлке, аю, куян, керпе битлекләре белән)
Тәрбияче: Ничек уйлыйсыз, бу биремне үти алдыкмы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: рәсемнең бер өлеше сондыкка яшерелгән.
5 бирем: “Күңелле шакмак”
Тәрбияче: Сез алдагы биремне тыңларга әзерме? Игътибар белән тыңлыйбыз. Безгә дустыбыз менә шундый зур, матур шакмак җибәргән. Шакмакны кулдан-кулга биреп, рәсемгә карап әйтегез: бу нәрсә? нишли? (балалар паласка түгәрәк ясап утыралар. Шакмакны бер-берсенә бирәләр. Рәсемгә карап, кемнең нәрсә эшләвен әйтәләр)
-Аю (төлке, куян, бүре,тычкан, үрдәк) чана шуа.
Тәрбияче: Рәсемнең бер өлеше шкафта.
 Тәрбияче: Балалар, безнең тагын бер бирем калды .Сез бу биремне тыңларга әзерме?
6 бирем: “Әйе, юк”
Тәрбияче: Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. Әгәр дә мин сезгә дөрес әйтсәм, сез “әйе” дип кул чабасыз. Әгәр дә дөрес әйтмәсәм, “юк” дип тыпырдыйсыз. Аннан соң нәрсә эшләвегезне әйтәсез. (Тәрбияче сикерә торган куян рәсемен күрсәтә)
Тәрбияче: Бу куян. (балалар кул чаба- “Әйе”) Куян йоклый (балалар тыпырдый “Юк”)
Тәрбияче: Сез нишлисез?
Балалар : Кул чабабыз, тыпырдыйбыз.
Тәрбияче: Артем, син нишлисең?
Артем: Мин кул чабам, тыпырдыйм.
Тәрбияче: Рәсемнең бер өлеше кечкенә урындыкта.
(балалар магнитлы тактада рәсемне җыеп бетерәләр)
Тәрбияче: Бу нәрсә?
Балалар: Куян.
Тәрбияче: Балалар без биремнәрне үтәп бетердек. Кем безгә хат җибәргән?
Балалар: Куян ( ишек шакый)
Тәрбияче: Кем икән? Балалар сорыйк әле.
Балалар: Кем анда?
Куян: Мин куян.
Тәрбияче: Әйдәгез куянны чакырыйк.
Балалар: Куян, кил монда.
(Куян биеп керә)
Куян:Исәнмесез балалар! Сез мин җибәргән биремнәрне эшләдегез. Сезгә бик зур рәхмәт. Моның өчен мин сезгә күчтәнәчкә апельсиннар алып килдем.
Тәрбияче: Куянкай,сиңа бик зур рәхмәт.Без дә синең килүеңә матур җыр өйрәндек, күчтәнәч әзерләдек. Балалар, әйдәгез куян турында матур җыр җырлыйк.
“Ак куян”
1.Ак куян, йомшак куян
Безгә кунакка килгән.
Койрыгы кыска гына
Колагы җиргә тигән.
2.Әйдәгез куянкайны
Кишер белән сыйлыйбыз.
Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр
Сикерешеп уйныйбыз.
3.Йомгаклау өлеше.
Тәрбияче: Балалар, без бүгенге шөгыльдә нәрсәләр эшләдек? Безгә кунакка кем килде? Ул безгә нәрсәләр алып килде? Әйдәгез хәзер куян алып килгән күчтәнәчләрне группага барып, тәмләп кенә ашыйк.